Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
534
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

образын тудыруда, мәгърифәт мәсьәләләренә ка­ рата фикерләр уздыруда чагыла.

С. Сараи иҗаты, аның «Гөлестан...»ы нәзыйрә­ челек алымнарын өйрәнүдә бер үрнәк була ала.

«Китабе Гөлестан бит-төрки» әсәренең идея-тематик эчтәлеге

С. Сараиның «Гөлестан...» хезмәте — тартмалы компози­ ция белән язылган катлаулы төзелешле әсәр. Анда төрле жанр һәм жанр формаларын очратырга була. Бу, үз чира­ тында, бездә хикәя, повесть, новелла, әкият, мәзәк, мәсәл, мәдхия, нәсыйхәт, робагый, хикмәт һәм башкаларның бик борынгыдан ук килүен, эчтәлекнең дә байлыгын күрсәтеп тора.

«Гөлестан...» тоташ сюжетлы түгел, тезмә һәм чәчмә аралаштырып язылган әсәрләр тупланмасы ул. 8 бабка темати­ кага бәйле рәвештә бүленгән һәм түбәндәгечә исемләнгән: I — патшалар тормышы, II — дәрвишләр әхлагы, III — аз белән канәгать булу кирәклеге, IV — эндәшмичә торуның файдасы, V — мәхәббәт һәм яшьлек, VI — картлык һәм зәгыйфьлек, VII — тәрбиянең тәэсире һәм VIII — әңгәмә әдәбе турында. Шул ук вакытта аңа композицион бөтенлек хас. Борынгы традицияләр буенча, аның берничә битен ке­ реш һәм бетем өлешләре тәшкил итә.

Бабларның исемнәре үк аның яшәү нормаларын пропа­ гандалавын күрсәтеп тора. Автор мораль уку белән генә шөгыльләнми. Кешеләр тормышында киң таралган, билге­ ле, булырга мөмкин вакыйга-күренешләргә нигезләнеп, ма­ тур әхлакый сыйфатларның җәмгыятьне тотып тору, ке­ шеләр арасында мөнәсәбәтләрне җайга салу чарасы икән­

леген исбатлый.

Әсәрнең идея эчтәлеге шуны күрсәтә: шагыйрь әхлакый төшенчәләрне яшәеш мәсьәләләре белән тыгыз берлектә ту­ дыра. Хезмәттән чыккан төп фикерләр: җәмгыять тә, аның аерым бер әгъзасы да камиллеккә омтылырга тиеш, аның һәр социаль төркеменең үз урыны бар, бу төркемнәр, кеше­ ләрнең яшәү мәгънәсе бер-берсенә игелек кылуда, шул юл аша да бәхеткә ирешүдә.

Шушы фикерне уздыру өчен, шагыйрь бик күп гыйбрәтле вакыйгалардан файдалана, бер генә сыйныфка да өстенлек бирми. Теләсә кайсы кеше кылган эш-гамәлләрне гомумкешелек принципла­ рыннан чыгып бәяли.

«Китабе Гөлестан бит-төрки» әсәренең поэтикасы

«Гөлестан...» тел-сурәтләү чараларының һәртөрлесенә бик бай. Борынгы әдәбиятта синтаксик чаралардан инверсия бик еш һәм үзенчәлекле кулланылган икән. Аннан чәчмә текстларда да мул файдалану, бигрәк тә аерымланган хәл­ ләрне җөмлә ахырына кую сөйләмне тезмәгә якынайта, эчке ритм тудыруда зур роль уйный. Шагыйрьнең 1999 нчы елда басылып чыккан җыентыгыннан моңа мисалларны күпләп китерергә була. Әйтик, 66 нчы биттәге 17 нче хи­ кәят — бик уңышлы мисал.

Бер үк сүзләрнең тигез аралыкта кабатлануы, халык мә­ кальләренең эчке төзелешкә кертелүе, синтагмаларның еш кына бер озынлыкта килүе дә әсәргә урнашкан хикәятләр­ нең яңгырашын матурайта, ритмик итә.

Инверсия алымы шигырьләрдә аеруча еш кулланыла. Халык чыгарган мәкаль-әйтемнәр шигырь тукымасына да мулдан кертелә.

Өченче бабның 21 нче хикәятенә хәзер дә халык кулла­ на торган «Агач күрке — җимеш, ирнеке — юмартлык» мәкале кергән.

Шагыйрь уйлап тапкан гыйбарәләр исә үзләре дә еш кына мәкаль һәм әйтемнәргә якын. Бу шигырьне күчерелмә яисә асмәгънәле, кинаяле итүгә булыша, үгет-нәсихәтне киме­ тергә, шул ук вакытта тагын да үтемлерәк гыйбрәт бирергә ярдәм итә.

Минем бер мисалны, үзем аңлаганча, бүгенге телдә ки­ терәсем килә:

Әйа тамак ишеген үзе теләп ачкан, Юмартлык белән ачып, көч белән япкан.

Шагыйрь, өзектән күргәнегезчә, киң итеп ачкан мәгънәсен юмартлык белән ачу гыйбарәсе аша бирә.

«Гөлестан...»да тел-сурәтләү чараларыннан эндәшләр бик күп. Алар тематикага бәйле кулла­ ныла: әй мөәззин, и мөганни (җырчы), әй солтан һ.б.

Теләсә кайсы әсәрдән тропларга да бик күп мисаллар китерә алыр идек. Алар арасында милли әдәбиятыбызның буеннан-буена кабатланганнары да бар. Болар: сахра җиле, гомер бәкасы, гамь хуры. Мисал:

Сахра җиле тик гомер бәкасы (гомернең мәңгелеге) кичте,

Гамь җәүре (хәсрәт газабы) дәгый фәрәх сафасы (зур рәхәтлекләр) китте.

Гомер агышын, яшәү мәгънәсен белдерүдә файдаланылган әлеге образлар шигырьнең фәлсәфилеген бик көчәйтә. Берен­ че юлда алар киңәйтелгән чагыштырулар ясауда кулланыл­ ган дип тә карап була: сахра җиле озынлыгындагы гомер.

Әсәрдә бик матур эпитетлар, алар ярдәмендә туган гыйба­ рәләр бар. Мәсәлән, мин китапның 98 нче битеннән тапкан «җәяүле мескеннәр»не шулай бәялим. Эпитетлар аеруча мәхәббәтне, тышкы матурлыкны тасвирлаган шигырьләрдә күп: бер камәр (ай) йөзле, тавышы матур гашыйк (104 б.).

Шагыйрь лирик геройлары турында, җырласа-җырламаса да, күңелне яулар яисә ул җырчы күп белер, ләкин аның сүзен ишеткән кәефсез булыр, кебек сүзләр әйтә. Минемчә, ул бу очракта антитеза һәм янәшәлек алымы куллана. Бер үк кешенең уңай һәм тискәре сыйфаты янәшәлектә тасвир­ лана. Шул ук вакытта монда аларны каршы кую да бар.

Һәм әле беренче карашка уңай кебек күренгән сыйфатның да тискәре нәтиҗәсе бирелүне шулай ук капма-каршылык дип атарга мөмкин.

Текстларда традицион образлар аеруча еш очрый: таң вакыты, җан бәхете, нәфес азыгы... Кайбер әсәрләрдә сино­ нимик рәттән бик матур файдаланылган: гариб, йуксыл кеше, мөфлис (мескен).

Лексик чараларга без кулланылган сүзлек составын кер­ тәбез. Монда гарәп-фарсы алынмалары бик күп, соңрак чор әсәрләр белән чагыштырганда, фарсы сүзләре күбрәк, чөнки «Гөлестан...» — фарсы ядкаренә нәзыйрә, һәм шул ук ва­ кытта ул заман әдәбиятында фарсы сүзләренең күплеге һәм

фарсы әдәбияты традицияләренең байлыгы гому­ ми бер сыйфат булганлыкны да истән чыгарырга ярамый.

С. Сараига, күргәнегезчә, үзенчәлекле, бик образ­ лы фикерләү хас. Ул тәфсилле уй сөрешен отышлы гыйба­

рәләр яисә матур образлар белән алмаштыру сәләтенә ия.

Мөхәммәдьяр — поэмалар остасы

Мөхәммәдьярны поэмалар остасы дип бәяләү белән киле­ шәм. Аның күләмле әсәрләре үткән заманда ничек актауль яңгыраган булса, хәзер дә шул куәтне саклыйлар.

Шагыйрь язган «Төхфәи мәрдан»ны гына искә төшерик. Аны «Егетләр бүләге» дип тәрҗемә итү гадәткә кергән. Та­ рихчы һәм әдәбиятчы М. Госманов аны үзенчә аңлата һәм хаклы булса кирәк. Әсәрдә сүзнең бары тик ил тоткан иратлар турында гына баруыннан чыгып, ул аны «Ил агалары­ на бүләк» дип аңларга тәкъдим итә.

Поэма тормыш-көнкүреш, пейзаж парчаларыннан, әхлак нормаларын пропагандалаган хикмәтләрдән тора. Аның үзә­ генә Кеше образы куелган. Борынгы чор һәм Урта гасыр әдәбиятында, гуманлылык идеясе алга сөрелгәндә, зур бер күтәрелеш күзәтелә. Галимнәр хәзер аны Европа әдәбият фәнендәге кебек Яңарыш чоры дип атыйлар.

Хикәятләрнең тематикасы киң, чөнки шагыйрь тормыш­ ны һәрьяклы яктыртырга алына. Аларның Мөхәммәдьяр­ ның үзе тарафыннан иҗат ителгәнлеген яисә берәр каләм иясеннәнме, халык авыз иҗатыннанмы алынганлыгын автор үзе күрсәтеп бара.

«Төхфәи мәрдан»ның композициясе, язылу алымнары традицион. Шагыйрь китапны язу эшенә бисмилла белән керешә, башта Алла һәм Пәйгамбәрне зурлый.

Шагыйрьнең үз күңеле белән сөйләшкән урыннары әсәр­ нең бик кызыклы өлешләре булып тора. Шагыйрь хисләре, фәлсәфәсе күзгә ташлана.

Мөхәммәдьяр бөтен иҗаты белән гадел идарә итү фәлсә­ фәсен уздыра. Аның мирасына гомуми күзәтү ясау Золым һәм Явызлык көрәшенең үзәккә куелуын, кешенең игелекле хезмәт белән, дөньяны алга җибәрү өчен яшәргә тиешлеге

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]