Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
543
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

лыда туган дигән фикердәрәк торалар. Ул, белем алу максаты белән, Сарайга килә һәм шуңа бәйле рәвештә тәхәллүс ала. Бу аның шагыйрь буларак нәкъ шул елларда өлгергәнлеген, танылганлыгын

исбатлап тора.

XIV гасырның икенче яртысында Сарайда иҗат шартла­ ры авырлаша, С. Сараи да, озын юллар үтеп, Мисыр-Сүри­ ягә барып чыга. Аерым шигырь юлларыннан аның бу эшкә мәҗбүр ителүе, туган туфрагыннан куылуы турында нәтиҗә чыгарырга мөмкин. Мәсәлән, ул болай ди: «Мин илгә тугры­ лыклы ир идем. Язмыш миңа ни өчен мондый җәбер ки­ терде?»

Идарә төрки мәмлүкләр кулында булган бу илдә сәнгать, фән-мәгърифәтнең чәчәк аткан чоры була. Шагыйрьнең шул туксанынчы еллар башында анда яшәве хакындагы юллар әсәрләренә теркәлеп калган. Идел төбәгеннән килгән галим­ нәр, сәнгатькәрләр Мисырда бик дәрәҗәле саналган. С. Са­ раи да, язу эшенә осталыгы буенча танылгач, инша диванына (канцеляриягә) эшкә билгеләнгән.

Шагыйрь калдырган мирасның эчтәлеге аның дәүләт тор­ мышында зур роль уйнаганлыгын күрсәтә, чөнки ул иҗти­

магый вакыйгаларның асылын тирән ача, үз мөнәсәбәтен белдерә. Шул дәвердә ил белән идарә иткән Әхмәд солтанның яшәү рәвеше белән килешми, аның илнең тотрыклылыгына, ныклыгына битарафлыгын күрә, шуңа ачынып ши­ гырьләр яза. Ул 1396 нчы елда Мисырда вафат була.

«Камышлы йорт бәнем туган илем иде»

С. Сараиның иҗатын өйрәнү эше аеруча илленче еллар башында, бигрәк тә Төркиядә җанланып китә. Алтмышын­ чы елларда Үзбәкстанда С. Сараи иҗатын өйрәнүгә бик күп галимнәр тартыла. Җитмешенче еллар уртасына аның ха­ кында инде берничә саллы китап басылып чыга. Төрки ха­ лыкларның уртак шагыйре дип исәпләнгәнгә күрә, С. Са­ раиның иҗаты — төрек, үзбәк, татар галимнәренең зур игъ­ тибар үзәгендә. Шул ук вакытта аны рус, венгр галимнәре дә өйрәнгән.

Сараичылар арасында танылган филологлардан Ф. Күпре-

лезадә, Э. Фазыйлов һәм башкалар бар. Татар галимнәреннән Төркиядә яшәүче А. Баттал-Тай- мас, Мәскәүдән Әмир Нәҗип, Казаннан Хатип Гос­ ман, Равил Фәхретдинов, Шакир Абилов, Габдрах-

ман Таһирҗанов, Равил Әмирхановлар С. Сараи эшчәнлеген өйрәнүдә зур эш башкардылар.

Соңгы елларда С. Сараи иҗаты белән иң күп шөгыльләнү­ челәрнең берсе — Хатип Миңнегулов. Ул С. Сараи хакында уку-укыту әсбаплары, монография, күпсанлы мәкаләләр яза, докторлык хезмәтенә бүлекчә урнаштыра. 1999 нчы елда исә, аның моңа кадәр фәнгә билгеле булган барлык әсәрләрен бер­ гә туплап, «Гөлестан. Лирика. Дастан» исеме белән китап бас­ тырды һәм аңа тирән эчтәлекле кереш мәкалә урнаштырды.

Бүгенге көнгә С. Сараиның ике кулъязмасы билгеле. Шу­ ның берсе Голландиянең Лейден университеты китапханә­ сендә саклана. Бу китап Р. Дози исемле галим тарафыннан инде 1851 нче елны ук телгә алына. Әлеге кулъязманы иң элек 1954 нче елда төрек галиме Фәридун Үзлүк «Гөлестан тәрҗемәсе» исеме белән бастырып чыгара.

1969 нчы елда венгр галиме А. Бодроглигети чыгарган ин­ глиз телендәге 450 битлек китапта аны алдагы елларда өйрәнү тарихы да, әсәр хакында инде шактый кызыклы фәнни фи­ керләр дә, текст үзе һәм аңа сүзлек тә бар. Казанда исә аның аерым әсәрләре латин шрифтында алтмышынчы елларда дөнья күрә. Аерым китап буларак кайбер язмалары 1980 нче елда, анда да бары тик гарәп хәрефләрендә генә басыла.

Соңрак «Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыга­ наклары» китабына аның иҗатыннан үрнәкләр кертелә. Төрле дәреслек-хрестоматияләрдән, «Татар поэзиясе анто­ логиясе»ннән һәм башка чыганаклардан да С. Сараи иҗаты­

на кагылышлы материаллар белән танышырга була. Татар галимнәренең төрле китапларыннан Камышлы йорт­

та туган, дөньяның төрле почмакларында яшәгән С. Сараи турында мин әнә шундый мәгълүматлар тупладым.

«Китабе Гөлестан бит-төрки» һәм назыйрәчелек

Фәндә «Китабе Гөлестан бит-төрки» дип йөртелгән кү­ чермә XIV гасыр азакларында төзелгән дип исәпләнә, кайбе­

рәүләр бу эшне шагыйрь үзе башкарган дип саный. Әсәр эчтәлеге аның Мисырдан Идел-йортка, Кы­ рымга кайтканлыгын, Төркия аркылы Голландия­

гә килеп эләгү мөмкинлеген раслый.

Китапка кертелгән аерым әсәрләрнең язылу вакыты ачык­ ланган. «Гөлестан бит-төрки» үзе 1391 нче елны төгәлләнгән һәм Мисыр солтаны Заһир Сәйфетдин Бәркүк сараенда олуг вәзир хезмәтен башкаручы әмир Бәтхаска багышланган. С. Сараи иҗатында ул иң төп урынны алып тора.

Әсәр XIII гасырда яшәгән фарсы телле әдәбиятларның бөек классигы Сәгъди Ширазиның «Гөлестан» әсәренә нигез­ ләнеп язылган. Әлеге китап бөтен дөньяда мәгълүм була, күп телләргә тәрҗемә ителә, дәреслек-хрестоматия буларак кулланыла һәм аеруча фарсы, төрки телле әдәбиятларда яңа әсәрләр язылуга этәргеч бирә.

Борынгы чыганакларда еш кына төп авторны күрсәтмә­ гәннәр дә, әмма С. Сараи күп кенә хикәятләрен, Шәйх Сәгъди әйтер, дип башлаган. Беренчедән, ул чыганакны билгеләп узган. Икенчедән, абруйлы исемгә сылтау ясап, сүзнең дәрәҗәсен, үтемлелеген арттырган.

Дөрес, С. Сараи шигъри текстларга үзгәрешләр дә кертә. Һәм аларның кайвакыт аерым максатлары бар. Әйтик, ул киңәш интонациясен көчәйтеп узарга тели, текстның тәэсир көчен арттыра яисә оригиналдагы фикерләрне тирәнәйтә, киңәйтә. Болардан тыш Сараи кайвакыт Сәгъди чәчмә белән биргәннәрне дә тезмәгә әйләндерә. Бу аның күңеленә ша­ гыйрьлекнең якынрак булуын күрсәтеп тора.

Сәгъди әсәренең дә, шул ук вакытта С. Сараиныкының да үткәндәге мирасыбыз белән тыгыз бәйләнеше бар. Алар­ да «Коръән»нән өзекләр, гарәпчә хәдисләр күп. Изге ки­ таптан алынган булганлыктан, С. Сараи аларның кайберләрен гарәп телендә генә урнаштыра һәм шәрехләп тор­ мый.

Төрки телле «Гөлестан...»ның, үз элгәресе кебек үк, фольклор белән бәйләнеше дә күренеп тора. Сараи кайвакыт Сәгъди китергән мәкаль-әйтемнәрне тәрҗемә итсә дә, мөм­ кин булган очракта, аларга тиң төрки берәмлекләр белән алмаштыра. Аерым деталь-сурәтләрне дә ул еш кына үз тормышыбыздан ала һәм аның төрки-татар укучысына якынлыгына, җиңел аңлаешлылыгына ирешә. Бу очракта

ул әдәбиятта булган ныклы иҗат тәҗрибәсенә, укучы зәвыгына һәм ихтыяҗына да таяна.

Әсәрдә тасвирланган күренешләрнең саны шул­ кадәр күп ки, ул шагыйрь яшәгән чор атмосфера­

сын шактый тулы күзалларга ярдәм итә. Хикәятләрнең үзәгенә төрле социаль чыгышлы кешеләр, аларның эш-га­ мәлләре, уй-теләкләре, фикер-кичерешләре куела. Без, шу­ лардан чыгып, җәмгыятьнең шактый катлаулы структура икәнлеген, ил-халык язмышының һәр кешенең шул җәмгы­ ятьтә кылганына бәйлелеген, үзара мөнәсәбәтләрне җайлау­ ның шактый катлаулылыгын да күрәбез. Димәк, С. Сараи Сәгъдинең фарсы телендәге әсәрен үз иҗатында очраклы гына файдаланмый. Ул аның, чорның иҗтимагый-сәяси, рухи ихтыяҗларына җавап бирә.

Сәйф Сараи әсәрен, нигездә, шулай булса да, тәрҗемә генә дип саный алмыйбыз. Ике авторның кулъязмаларын чагыштыру галимнәргә шактый зур аермалыкларны табар­ га булышлык иткән. Аларның адресланган кешеләре, язы­ лу сәбәпләре дә төрле. Дөрес, ике әсәрдә дә бүлекләр, хикә­ ятләр саны, аларны урнаштыру тәртибе әллә ни аерылмый. Хәтта С. Сараи чәчмә өлешләрне төп нөсхәдәгечәрәк би­ рергә тырыша.

Без прозаик әсәрләр тәрҗемәдә үзләренең асыл мәгънә­ ләрен әллә ни югалтмавын беләбез, әмма шигъри калыпка салынган фикерне, бер телдән икенчесенә күчергәндә, үз­ гәртмичә саклау авыр. Автор, телиме ул, юкмы, оригинал­ дан ераклашырга мәҗбүр була. Һәм С. Сараи язган шигъ­ ри строфаларда да яңа яисә нык үзгәртелгән юллар шак­ тый.

Кыскасы, шигъри текстлар нәзыйрә алымы белән языл­ ганнар. Шунысы кызыклы факт: төрки халык иҗатчыла­

ры озак гасырлар дәвамында дөнья әдәбиятлары тарихын­ да билгеле әсәрнең шигъри юлларын тәрҗемә итәргә ба­ тырчылык итмәгәннәр, кирәк очракта чәчмә белән мәгънәсен генә биреп узганнар. Сараиның бу эшкә алынуы аның әдәби осталыгының зурлыгын, үз осталыгын чамалавын күрсәтеп тора.

С. Сараи фарсы шагыйре язганнарга гына да таянмый, үз каләм ияләребез булган Кол Гали, Йосыф Баласагуни, Котб традицияләрен дә дәвам итә. Бу бигрәк тә хөкемдар

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]