Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
543
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

Тугызынчы сыйныф

М. Кашгарый шигырьләренең идея-тематикасы

Татар халкының рухи мирасы бик бай. Әдәбиятыбызның гасырлар белән исәпләнгән тарихы бар. Сакланып калган истәлекләрдән күренгәнчә, бик борынгыдан сакланган язма­ лар кыска формада булган. Зур күләмле әсәрләр, галимнәр билгеләгәнчә, VII-ХIV йөзләргә карый, һәм аларны динифәлсәфи трактатлар, гимннар, әдәбият яисә тарих буенча хезмәтләр, дәва рисаләләре, сүзлекләр тәшкил итә. М. Каш­ гарыйның «Диване лөгатет-төрк» җыентыгы — әнә шулар­ ның берсе. Ул үз эченә төрле жанр формаларындагы әсәр­ ләрне, шул исәптән поэзия үрнәкләрен дә туплаган.

Үзем танышкан кайбер әсәрләрнең идея-тематик эчтәлеге хакында язып үтәргә телим. Мәсәлән, «Алып Ир Тоңаның үлеменә элегия». Ул баһадир үлеме өчен язмышка үпкә рәвешендә язылган. Шигырьдә вакытның мәңгелеге, кеше гомеренең кыскалыгы, язмышның котылгысызлыгы, аның һичкемгә ташлама ясамавы турында сүз бара. Ә бит Ир Тоңа кебекләр аткан уктан тау күкрәге ертылган, аларның башына төбәгәндә, түбәләре кителеп үк очкан.

Шагыйрь хисләренең тирәнлегенә чик-чама юк. Алыптай ирләр үлгәндә, бәкләр кайгыра, ирләр бүредәй улый, ә ша­ гыйрь фәлсәфәгә бата.

Күңелемә ут якты, Төзәлгән ярам кузгатты, Үткән гомерне уйлатты, Сагыш көн-төн кимерер, —

ди ул.

Шигырьнең соңгы строфалары, бер караганда, алдагыла­ рына ябышып тормый кебек, чөнки анда заманның, әхлак­ ның бозылуы турында сөйләнелә. Ныклабрак уйлаганда, шагыйрьнең фикердә эзлеклелеген күрәсең: ул алып ирләр юкка чыккач булган хәлләр турында сөйли.

«Диван...»да сугышларны, аның ачысын, ул китергән югалтуларны, аның башкалар язмышына ясаган тәэсирен чагылдырган шигырьләр әле байтак. Күп очракта сугыш­

үтерешләр сюжетлы шигырь рәвешендә сурәт­ ләнгән.

Үгет-нәсихәт сүзләре дип йөртелгән һәм әхлак­ ка чакырган шигырьләрдә борынгылардан үрнәк

алу, зирәклеккә һәм әдәплелеккә чакыру мотивлары өстен­ лек итә. Белемле кешенең макталуы, байлыкның әхлакны бозуы, кеше мөнәсәбәтләрен катлауландыруы хакында сөйли алар. Шагыйрьләр юмартлык, ачык йөзле булу, кешеләргә хөрмәт күрсәтү кебек сыйфатларны мактый.

«Диван...»да мәхәббәт лирикасына да зур урын бирелгән. Алардан яшерен хисләр һәм аерылышу авырлыгы, очра­ шулар алып килгән бәхет, матурлык каршында ир күңеле­ нең көчсезлеге турында фикерләр табасың.

«Кыш белән җәй бәхәсе»н пейзаж шигыре дип карарга кирәк. Анда ел фасылларының кешегә авырлык яисә җиңел­ лек китергән сыйфатлары гәүдәләндерелә. Шагыйрь кыш һәм җәй алмашының табигый да, кирәкле дә бер агыш икәнлеген аңлатып бирә.

М. Кашгарый туплаган шигъри үрнәкләр борынгы ке­ шеләрнең табигать белән бик береккәнлекләрен, аңа бәйле­ лекләрен, кабиләара, илара мөнәсәбәтләрне физик, икъти­ сади көчлелек һәм акыл ноктасыннан торып хәл иткән­ лекләрен күрсәтә.

«Кисекбаш» китабы — суфичылык әдәбияты үрнәге

«Кисекбаш» китабы ХIV-ХV йөзләрдә язылган әсәр дип исәпләнелә. Ш. Мәрҗани исә аны болгар чорыннан калган әдәби мирас дип санаган. Өч йөз юллык кулъязма Октябрь революциясенә кадәр берничә мәртәбә басылган, мәд­ рәсәләрдә дәреслек сыйфатында файдаланылган.

Дастанның нөсхәләре бик күп диләр. Аның бүгенге көнгә кадәр халык арасында йөргәннәре дә юк түгел, имеш. Татар­ стан фондларында сакланган нөсхәләрдә дәрвишләр (суфи­ лар) башлыгы тәрикате Шәмси Тарази исеме бик еш телгә алына икән. Ш. Абилов фикеренчә, әлеге телгә алынган кеше Урта Азиядә яшәгән суфи шагыйрь Шәмси Тарази булырга тиеш.

Галимнәр, поэманы күчерүчеләрнең аны суфи­ чылык үрнәге дип тануы күзгә ташлана, диләр.

Әсәрнең к о м п о з и ц и я с е традицион рухта. Сөйләүче, гадәттәгечә, бер вакыйганы Алланың ярдәме белән сөйләячәген хәбәр итә, Гали батырлыкларына

мәдхия булуын белдерә. Суфичылык әдәбияты үрнәкләренә бик хас алым бу.

Сюжет үзе болай башлана. Мөхәммәд пәйгамбәр дүрт дусты һәм утыз мең көрәштәше арасында түрдә утыра. Аның сөйләп утырган чагында араларына Кисекбаш тәгәрәп керә, ул дин өчен җәфа чигүче кешенең башы булып чыга.

Үзенең яшәү дәверендә Кисекбаш 50 мәртәбә хаҗ кылган, Алланы күргән, аның белән сөйләшкән, күккә фәрештәләр янына менгән, Хозыр Ильяс белән дус булган, ярлыларга булышкан... Болар барысы да, әлбәттә, әсәрнең суфичылык рухында язылганлыгын күрсәтеп тора.

Кисекбаш Нур шәһәреннән (шәһәрнең атамасы суфичы­ лык символикасында бик популяр образ лабаса!) икән. Каян­ дыр бер дию килеп чыккан һәм аның хатынын тирән коега алып төшеп киткән, улының да, үзенең дә гәүдәсен ашап бетергән.

Шул вакыт Гали моңа ярдәм итәргә була. Дөлдел атына атланып һәм зөлфәкар кылычын алып, юлга чыга. Калган­ нар бераз аларны озата баралар һәм елап аерылышалар.

Шунда тагын да гаҗәбрәк хәлләр башлана: аягы-кулы булмаган Кисекбаш хәтта Дөлделне дә узып китә ала икән! Җиде көннән соң алар бер чүлгә җитәләр. Коеның кырые­ на бау бәйләп, Гали аска төшеп китә. Җиде көн һәм җиде төн узгач, ул төпкә төшә.

Гали, кое эчендәге бер тимер ишекне ачса, ай тик йөзле чибәрне күрә. Ул Кисекбаш хатыны булып чыга. Гали ха­ тынны һәм аннан тыш 500 мөселманны явыз тырнагыннан коткара. Аңа моның өчен дию белән нәкъ әкиятләрдәгечә көрәшергә туры килә.

Ә бит, бу диюнең башын кискәннән соң, ул әле тагын 300 диюне үтерә! Коедан һәркем күтәрә алган кадәр байлык алган була, әмма өскә чыга алмыйлар.

Галинең ялваруын ишеткән Алла аларга Җәбраилне яр­ дәмгә җибәрә. Кешеләр фәрештә канатларында өскә кү­ тәрелә. Шуннан соң Пәйгамбәр Кисекбашны яшь, чибәр егет­

кә әверелдерә. Сәхабәләр аңа хатынын кайтара­ лар, тергезелгән улына чапан бүләк итәләр.

Дастанда кычкырып торган суфичылык эле­ ментлары бик күп. Әйтик, Гали, дин юлындагылар­ ны һәм мескеннәрне яклап сугыш: башлаганчы, диюдән

ислам динен тануын таләп итә. Мөселман булмавын, кяферлеген күргәч кенә, аңа каршы сугыша. Дастан дин өчен, Алланы таныту өчен көрәшне тасвирлаган шикелле аңла­

шыла башлый. Изге юлдагыларга Бөек көчкә якынаю мөмкинлеге бирелү, аңа якынлыкның төрле баскычларын­ да торучылар тасвирлану, кайберәүләрнең аның белән оч­ рашуы һәм башка кайбер күренешләр шулай ук суфичы­ лык өйрәтмәләрен чагылдыра.

«Камышлы йорт бәнем туган илем иде»

С.Сараиның тормышы турында мәгълүматлар бик аз сак­ ланган. Аларны, нигездә, шагыйрьнең әсәрләреннән ачык­ лап туплаганнар.

С.Сараиның Камышлы төбәгендә туганлыгы бәхәс уят­ мый, әмма төрки галимнәр әлеге атаманы үз халыклары яшәгән урыннар белән бәйләп карый, шунлыктан Камышлының кайсы шәһәр яисә авыл булганлыгы хакында уртак фикергә киленмәгән. Әйтик, Дәүрәнов белән Маллаев исемле галимнәр аны хәзерге Хәрәзем өлкәсендәге Сарыкамыш авылы дип саныйлар икән. Минем үземне дә бу бик үк ышандырмый, чөнки аталышта аерма зур. Әдәби әсәрләрдә телгә алырлык урын атамасының совет чорына кадәр үк нык үзгәртелгәнлеге шикле.

Безнең галимнәр аның туу урынын шулай ук татар җир­ ләре белән бәйли. Бу аңлашыла да. Хәтта Татарстанның үзендә генә дә Камышлы исеме белән йөртелгән торак пункт­ лар бихисап. Куйбышев өлкәсендә, Башкортстанда да әле­

ге исем бик популяр. Алар арасында тарихи кулъязмалар­ да аталганнары, карталарда билгеләнгәннәре дә бар.

Тарихчы Равил Фәхретдинов С. Сараи Самара өлкәсенең Камышлы авылында туган дип исәпли. Ул инде Алтын Урда карталарында ук билгеләнгән була.

Бүгенге көндә галимнәр С. Сараи 1321 нче елда Камыш­

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]