Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
543
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

почык борын, аяк очларында ятканда — йомшак йомгак, мырауҗан, ди. Тагын нинди генә сүзләр тапмый әле ул?! Күрәсез, әбием теленнән тәнкыйть сүзләре дә бик килешле килеп чыга, ягымлы эндәш

кебек ишетелә, чөнки иркәләү-назлау кушымчалары куша ул.

Күрше апаларыннан да матур сүзләрне кызганмый әби. Ахирәткәеме дә, җанкаемы да, апакаемы да калмый.

Әбиемнең күңеле бай булуга шик тә юк. Әлеге байлык аның телендә үк чагыла бит!

Тарихлардан килгән хакыйкать

Н. Фәттах совет чоры татар прозасы кысаларында, тәүге язучы буларак, бо­ рынгы тарихны әдәби чагылдыру юлына басты.

X. Әшрәфҗанов

Нурихан Фәттах — тарихи романнар остасы. Без шулай дип беләбез, галимнәр шулай дип таный. Тарихны әдәби формада кабат торгызу — җиңел эш түгел. «Ител суы ака торур»да татар халкының үткәндәге аерым бер чоры ышан­ дырырлык итеп тасвирлана. Язучы тоталитар режим шарт­ ларында да милли дәүләтчелегебез мәсьәләсен әдәби әсәр аша күтәргән һәм без киләчәктә узарга тиешле хак юлны билгеләгән.

«Ител суы ака торур»да, ыру-кабиләләрне берләштерү юлы белән, Идел-Чулман болгарларының дәүләт төзүе ха­ кында сүз бара. Романның төп геройлары булган Тотыш һәм Аппак шул чорның катлаулы вакыйгалары эчендә кай­ ныйлар. Алар язмышында ыру белән кабилә; кабилә — хан; дин һәм ыру-кабилә, дәүләт башлыклары; кабиләара, дәүләтара каршылыклар зур роль уйный.

Кабиләләр, мөстәкыйльлекләрен саклап калырга теләп, Алмыш хан сәясәтенә каршы күтәреләләр. Ә бит Алмыш хан бик акыллы җитәкче була. Ул болгарларны хазар ха­ кимлегеннән коткаруга, ислам динен таратуга зур көч түгә, бердәм дәүләтне оештыруда аңа да таяна.

Тотыштан да киләчәктә әнә шундый акыллы хакимдар чыгачак. Ул тигезсез орышта үзенең ба­ тырлыгын, кыюлыгын күрсәтеп өлгерә инде. Иң мөһиме: ул туган җирен, әти-әнисен, халкын яра­

та. Аның батырлыгына хан булып хан таң кала.

Романны язганда, Н. Фәттахның фантазиягә генә таян­ мавы, тарихны ныклап өйрәнүе, андагы әле моңарчы һәркем өчен билгеле булмаган яңа катламнарны күтәреп чыгуы күренә. Ул үз милләтенең милли горурлыгын үстерергә, данлыклы үткәненә карата анда мәхәббәт уятырга тели.

Кешеләрне шатландыру — үзе бәхет

«Җанны өшетә торган салкын коры кич килде.

Көндез алдаучан җылы булып торды да, төш авышуга, мә сиңа, зират тавыннан өзлексез җил исә башлады». Әнә шундый салкын бер көндә авыл үсмерләре, ат җигеп, Чаллы элеваторына юлга чыгалар. Малларны да абзарга куып керт­ кән чак. Карт-корылар мич тирәсендә җылына.

Егетләрнең авыр юлын Олы су үзәнлегеннән килгән җыр тавышы җиңеләйтә. Кызның тавышы йөрәкне өзәрлек моң­ лы, ягымлы. Аның җыры юлаучыларның бөтен барлыгын биләрлек, «каралып-куерып килгән офыкларны күмеп ки­ тәрлек». Ибраһим да сихри тавыш эчендә калгандай була һәм бөтен кайгы-хәсрәтләрен оныта, кыз кебек үк, бәхет диңгезендә йөзә.

Әдилә белән танышуыбыз әнә шулай башлана. Миңа ул кешеләрне шатландырыр өчен яратылган, шуннан бәхет та­ бучы бер җан кебек аңлашыла.

Әдилә Сарсаз авылындагы апасыннан калган ятим бала­ ларга әни назы өләшә, карчык-корчыкларга бәетләр көйли, җизнәсенә бәхет китерерлек кәләш эзли, тол калган күрше хатынын ирле итә, алар гаиләсен соңыннан да ярдәменнән ташламый: олы кызларын, үзенә бик ияләнгәнлеген күреп, янына алдыра...

Ибраһимга көч бирердәй матур сүзләр дә таба Әдилә. Бергәләп олауда барган көнне алар башкалардан алгарак китәләр. Егет аның кулларының, күңеленең җылысын тәүге мәртәбә бик тирәннән шул көнне тоя: «Сугышның беренче

аенда ук ятим калып, тол ананың сыңар канаты астында, туйганчы аш ашамыйча, күңел юанырлык кием кимичә, кайчагында кимсенеп тә, кай­ чагында чамасыз гарьләнеп тә яшәп килгән сы­

нык күңелне нишләттең, Әдилә? Гомер онытырлык итмә­ дең...»

Кешеләрне шатландырган Әдиләне, сугыш заманында яшәсә дә, бәхетсез дип әйтеп буламыни?!

Туган җирем, эчкән суым

Шигърият кешенең рухи дөньясының чагылышы булып тора, ул лирик геройның әйтәсе килгән уй һәм хисләрен кыска гына, шул ук вакытта образлы тел аша укучыга җит­ керә. Саҗидә Сөләйманованың «Туган җирем, эчкән суым!» исемле шигырен карап узыйк. Аңа куелган атаманың ук эндәш рәвешендә булуы күзгә ташлана. Стильне билгеләүче тел-сурәтләү чаралары әсәрдә аеруча күп.

Иркәләү-назлауны күрсәтүче кушымчаларны иң якын кешесенә карата куллана шагыйрә: әнисенә, әнкәй, дип дә­ шә. Тәмле-татлы кебек парлы (кушылган) синонимнардан, кара-ак, ачы-татлы кебек антонимнардан файдалана. Даими эпитетлар аеруча күп бу шигырьдә: олы хисләр, эчкән су, туган як, тәпи баскан җир, сулар һава...

Күңел түре, тел очында йөрү, яуда баш салу, ана сөте белән салыну... — фразеологик әйтелмәләр.

Сынлаңдырулар да юк түгел: болыннарым сагына, кыр­ лар чакыра... Шагыйрә янәшәлекләрне дә мул кулланган. Ул шулар ярдәмендә авыл кешесе яратуының сүздә бул­ мыйча, эштә икәнлеген күрсәтә.

«Туган җирем, эчкән суым!» гыйбарәсенең төрле урыннар­ да кабатланып килүе шигырьнең строфаларын үзара беркетә, үзәк фикерне эзлекле бирүгә ярдәм итә, укучының игътиба­ рын бер объектка, аерым фикергә туплый, тасвир күчешлә­ рен әкренәйтә, аһәңлелеген арттыра.

Әнә шундый поэтик чаралар ярдәмендә С. Сөләйманова бездә Туган илне ярату хисләре тәрбияләргә омтыла.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]