Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
543
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

Юкка гына Жорж Саядларны, Эмиль Золяларны да укымаган ич ул!

Кеше күзләр белән аңлаша. Егетнең күңеле төшкән туташ та, мәгънәле караш ташлап, аңа би­

тараф түгеллеген аңлатып өлгерә. Бу үзара якынаюда аның тарафыннан беренче адымнар була. Егетне солдат хезмә­ теннән көтеп алган, аңа хисләрен озак еллар җуймаган кызны бәхетле гаилә тормышы көтә. Салих бабайның өйләнү вакыйгасы әнә шундый бер истәлек булып аның күңеленә мәңгегә теркәлә.

Галиябану һәм Хәлил — иске гадәт-йола корбаннары

Галиябану һәм Хәлил. Галиябану һәм Исмәгыйль. Хәлил һәм Исмәгыйль. Өч кеше арасында булган мөнәсәбәтләр, хисләр тарихын тудырган әсәр ул — «Галиябану» драмасы. Олы мәхәббәтне бернинди сәбәпләрнең, киртәләрнең дә юк итә алмавын раслаган пьеса.

Галиябану белән Хәлилне иске гадәтләр корбаннары дип карап буламы икән? Өлешчә була да торгандыр. Шул ук вакытта проблеманы гореф-гадәтләргә генә кайтарып кал­ дыру да пьесадагы вакыйгаларны бик тар аңлау, мө­ нәсәбәтләргә тирән уза алмау һәм барыннан да бигрәк холыклар бирелешенә игътибар итмәү булыр иде.

Пьесаның беренче күренешләреннән үк Бәдри белән Гали­ мәнең байлыкка кызыгулары күренеп тора. Бәдри, кызын Исмәгыйльгә биреп, кайберәүләр белән исәп-хисап ясамакчы, үзеннән хәллерәкләр рәтенә узмакчы. Гореф-гадәтләр кызны егет янына чыгаруны тыйса да, йорт янында сызгыру­ чыны Исмәгыйль дип уйлагач, тизрәк Галиябануны аның янына җибәрмәкчеләр. Бай кияү, алам, дип торганда, «хан кызында гына була торган бозыклыгы» ишетелсә дә, күз йомарга торалар. Монысы да гадәт-йолага ятып бетми. Иң кызыгы: кызны авыл баена бирәм дип уйлап йөргән атаананың башына Галиябану белән Хәлил арасында мәхәббәт хисләре бардыр дигән уй да килми бит әле.

Исмәгыйльнең үзсүзлелеген генә кара син! Масайган бай малайлары барында, Галиябану кебек чибәр авыл кызлары­ ның хәле мөшкел инде. Андыйлар кулга төшмәсә, «үз исем­

нәрен таптатмас өчен, андыйлар һәртөрле юлга ке­ рергә әзер». Хәлилен дә үзсүзле түгел дип әйтеп булмый. Дорфалыгы белән Исмәгыйльне чыгы­ рыннан бик тиз чыгарасын да белә югыйсә, янын­

нан кыз белән тиз арада китеп кенә барасы да бит...

Инде Бәдри абзыйга килгәндә, Галиябануның: «Безнең әти бик аумалы кеше ул», — дигән сүзләре аның тагын бер сыйфатын күрсәтә булса кирәк. Кыз әле аларны байлыкка сатылырга мөмкин дип тә саный.

Без ата кешенең каты теллелеген һәм каты куллылыгын да күрәбез.

Дөрес, әти-әнинең үз сүзен үтәтергә теләве вакыйгалар барышын катлауландырса да, Хәлил белән Галиябану үле­ мендә төп рольне уйный дип әйтеп булмый. Алар, әлеге традицияләргә, байларның максат-омтылышларына каршы килеп, үз бәхетләрен яклау юлына басалар, әмма бу очракта аерым бер кеше сыйфатындагы Явызлык шул юлга аркылы төшә.

Егет кешене кыюлык бизи

1914 нче елда дөнья күргән «Акчарлаклар» повесте шул чорның сезонлы эшчеләре тормышын тасвирлый. Аның үзәк герое Гариф та — шуларның берсе.

Ш. Камал бу әсәрдә вакыйгаларны игътибарны җәлеп итәрлек тәфсилле сурәтли. Сезонлы эшчеләр арасында көчкүәте белән аерылып торган яшь егетләр бер Гариф кына түгел. Диңгез кузгалган бер вакытта Сафаның үз-үзен тоты­ шын гына искә төшерик. Сикерә-сикерә, неводчыларга яр­ дәмгә йөгерә ул.

Егетләр, дулкыннарны җиңеп, көймәгә үрмәлиләр. Өч пар ишкәкне алты кеше бер уңайга күтәреп салып, су эченә уза. Көч белән ишкәнгә, салкынны да тоймыйлар алар.

Бөтен балыкчылар диңгезне җиңгән егетләргә соклану хисе белән карый, ярга чыкканнан соң, аларга яхшы сүз әйтә. Татар яшьләре андыйлар арасында күпчелек. Шәрәфи абзый исә уңган егеткә — Гарифка ярдәм итәргә ашыга.

Балыкчыларның батырлыгын диңгез дә таныгандай була. Ул торган саен усаллана бара, көчлеләрдән җиңелергә телә­ ми. Җ и л улый, сызгыра.

Үз-үзләрен аямыйча, табигать күренеше белән бил алышкан егетләр минем дә мәхәббәтемне яула­ ды.

«Киләчәккә хатлар» әсәренең үзәк идеясе

Идея — әсәрдә уздырылган фикер яки фикерләр җыелма­ сы. Үзәк идея — минем уйлавымча, алар арасында калку­ ландырып куелганы, аерым торганы, игътибарны тагын да ныграк җәлеп иткәне.

«Киләчәккә хатлар» поэмасының үз заманындагы уңышы әнә шул төп идеягә бәйле булган да инде. Ул әсәрнең һәр бүлегендә төрле формаларда кабатланып бара. Поэманың беренче кисәгендә Һ. Такташ:

Без яңа җир, Яңа кеше өчен

Җирдә зур дау алып барабыз, —

дип яза, ул көрәшнең «начар кешеләр»гә каршы юнәлде­ релгәнлеген белдерә.

Икенче бүлек әлеге көрәшнең нигезен күрсәтеп бирә. Ул — «фронтлардан илнең һәр почмагына җәелгән» сыйн­ фый көрәш. Үзара сугышлар яңага — сыйныфсыз җәмгы­ ятькә илтәчәк. Күрәсез, шагыйрь фикердә кабатлана. Дөрес­ рәге, беренче бүлектә язганнарын Һ. Такташ һаман киңәйтә, ачыклый, ассызыклый бара.

Яңа кеше өчен көрәшне һәр шәхес алып бара. Ул кешенең ике «мин»е арасында оеша, ягъни һәркем бантындагы кар­ шылыклы фикерләр арасыннан дөресрәген, заман өчен га­ делрәген, лаеграгын сайлап ала. Һ. Такташ, шәхеснең эчке каршылыклар көрәшен күрсәтү өчен, Мохтар карт образын тудыра.

Поэма ахырында сыйныфлар арасындагы көрәшнең пла­ нетада төрле иҗтимагый стройлар арасындагы көрәш төсме­

рен алуы чагыла.

Һ. Такташ: «Киләчәккә хатлар» поэмасында чор сулышын сурәтләүдә зур уңышларга ирешкән, илдәге вакыйгаларга үз мөнәсәбәтен белдергән һәм аны үзәк идея рәвешеңдә ча­ гылдырган.

Яраткан уеным

Яраткан уеннарым бик күп минем. Шулар ара­ сыннан берәрсе турында булса да сөйлим әле.

Авыл малайларының көне күбрәк эштә уза. Әниләр биг­ рәк тә җәйне көтеп тора, кул арасына керер идегез, диләр. Бары тик озын кичләр генә безнең карамакка кала.

Капка төбе утыргычларындагы кызлар янына җыелабыз да алар оештырган уеннарда катнашабыз. Иң кызыгы «Ва­ тык телефонлы» уйнау, минемчә. Беренче бала башына ни килсә, шуны күршедәгесенең колагына әйтә, анысы — икен­ че күршесенә. Шуннан китә инде, китә...

Рәт ахырына чыкканда, ул сүздән җилләр искән була. Уен­ ның оештыручысы сорагач, һәркем үзе ишеткән сүзне ка­ батлап күрсәтә. Аңа кадәрге утыручының сүзе бозылган бул­ са, аннан берәр җәза үтәтәләр. Ә бит кайберәүләр, кызык өчен, «телефон аша килгән сүзне» юри аңлашылмаслык итеп әй­ тәләр, кайвакытта үзләре үк бозалар да. Бу хәлләргә һәркем көлеп кенә карый: уен гына бит ул, бары тик кичке ял уены.

Халкымның күнел байлыгы

Халыкның күңел байлыгы аның сөйләм телендә чагыла. Аерым бер кешенең матур һәм дөрес сөйләме дә шулай ук аның белем дәрәҗәсен, рухи сыйфатларын чагылдыра.

Яшүсмерләр сөйләме белән олы буын кешеләренең арала­ шу әдәбендә аерма бик зур була. Әти-әниләр мәкаль-әйтем- нәр кушып сөйләшергә яратса, иркәләү-назлау кушымчала­ рын мулдан кулланса, без иптәшләребезгә бәяләмәле эн­

дәшләр белән мөрәҗәгать итәбез, төрле кушаматлар тагабыз. Кушаматсыз авыл кешесе булмаса да, аны башка кешегә тагу, кешенең исемен бозу — бик зур әхлаксызлык, яман

чирләрнең берсе.

Мин иншамда кешегә эндәшләрнең бик матурлары булуы турында сөйләргә телим. Мин аларны әбиемнән еш ишетәм. Ул безгә, бәләкәчләрем, йомшакларым, бәгырькәйләрем, ди, тагын әллә нинди ягымлы сүзләр белән эндәшә.

Әбиемнең кечкенә генә мәче баласы бар. Нинди генә наз­ лы сүзләр әйтми ул аңа. Тырнакларын тырпайткан чагын­ да — кычыткан баласы, усалкаем, ашарга теләмәгәндә —

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]