Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
543
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

белемнең ни дәрәҗәдә кирәклеген аңлата алган ана алдында, әлбәттә, баш ияргә кирәк. Шушы ныклыкны, бәхеткә өметне сүндермәү — ананың изге бурычы.

«Мин дә акылдан язсам, Раббани улымның бәбәйләрен кем карар?..» — ди ул хәсрәтенең иң ташыган бер көнендә. «Ана бу сүзләре белән гап-гади бер фәлсәфи хакыйкать­ не — тормышның мәңгелеген раслый». Галимнәр әнә шун­ дый фикергә килгән. Килешергә кирәк.

Маһисәрвәр апаны һәр баласы бик якын итә. Хикәяләү­ че герой аның йөз-төсенә соклана, Хәвадис абыйсында ча­ лымнарын да мулдан таба: «зәңгәр күзле, озынча матур йөзле, аксыл җитү чәч; ул буйга да Ниязкул камышыдай төз...»

Җырчы, гармунчы — Маһисәрвәр апа яклары. Димәк, бик нечкә күңеллеләр. Хәвадис үлемен тасвирлавы да аның хыялыйлыгын, хислелеген күрсәтеп тора. Җеназа укыган­ да очып килгән күбәләкне ул улының рухы кайту дип са­ ный.

Раббани үлеменнән соң икенче көнгә Маһисәрвәр апаның чәчләре ап-ак булып агара. Тыштан үзен бик тыныч тоткан ананың эчке кичерешләре хакында әнә шул кылганга охшап калган чәчләр әйтмимени инде?!

Мондый сабырлык алдында баш ияргә генә кала. Ана дигән бөек исем алдында тезләнәсе килә.

Сигезенче сыйныф

Батырлык турында дастан

«Идегәй» — төрки халыклар дастаны. Мин аның казах телендәгесе белән дә танышкан идем. Ул күләмлерәк тә икән, эчтәлегендә дә бераз аермалык бар. Тугандаш халыклар аны берничә нөсхәдә туплаганнар, чит кавемнәрнекен дә язып алганнар, эшкәрткәннәр һәм «Идегәй батыр» исемле китап чыгарганнар.

Әлеге җыентыкта казах галимнәре А. Сәйдимбәк һәм Б. Акмүкәнова бу әсәрне батырлык турында җыр дип атаган­

нар һәм аны тарихи каһарманлык җырларының иң көчлесе дип бәяләгәннәр. «Идегәй»гә кереш сүздә аның татарча нөсхәсенең бик күптән дөнья күрүе хакында әйтелә. Бу миндә көчле горурлык

хисләре уятты. Китапта нәкъ менә татар галимнәренең аны кайтарырга омтылулары, сугыш чорында шуңа бәйле рәвештә тәнкыйтькә алынулары, аннан соң башка халык­ ларның да бу эпосны теркәргә, өйрәнергә куркулары ха­ кында языла.

Ә бит бу дастанга торгынлык елларында рус галимнәре дә игътибар иткән икән. Бары тик В.М. Жирмунский исем­ ле атаклы әдәбиятчы аның хакында зурлап сөйләгәннән соң гына, «Идегәй»не халыкка кайтару турында сүз йөртергә мөмкинлек туган.

Батырлар турында халык иҗат иткән әсәрләр күп. Кур­ какларны мактап җырлар язылмаган элек. Идегәйне мин бу әсәр аша төрки халыкларның каһарманы, аларның дәүләтчелеген саклауда үзеннән зур бер өлеш керткән шәхес итеп күз алдына китерәм. Ил тынычта, аңа уңай мөнәсәбәт сакланганда, гади кешеләр кимсетелмәгәндә, ул шул илгә, аның хөкемдарларына бик теләп хезмәт итә, ә инде сарай эчендә башбаштаклыклар башлангач, ханнар үзара мал бүлешә бантлагач, күңеле якын иткән яктан торып көрәшә.

Идегәй патша да була алыр иде, әмма традицияләр буенча хакимияткә Чыңгызлар токымыннан булган кеше килергә тиеш. Борынгы ышанулардан күренә: алар Аллаһы Тәгалә идарә өчен яраткан бөек затлардан саналганнар. Хан ыру­ ының тамырларыннан гади кешеләр каны акмаган. Димәк, Идегәй традицияләргә, ата-баба рухына тугры булып калган, социаль иерархия сакланырга тиеш дип санаган. Улы Норадынга ул халкы булмаган хан юклыгы хакында әйтә. Бу башта үз артыңнан халыкны ияртү яисә электән халыклы булырга кирәклек турында сөйләмиме?

Шулай да кем чынлыкта — ханнар нәселеннән, кем — юк хәл ителмәгән мәсьәлә булып кала. Туктамыш белән бәхәсләшкән Норадын бик күп ханнарның үзләрен чыңгызлылар дип атауларын, ә чынлыкта алай булмавын әйтә. Үзен исә хан нәселен дәвам итүче дип раслый. Ике нурдан ялганып яралган, атка атландырмасалар да иярли алган, гарәпчәгә укытмасалар да аңлаган, акылы белән дөнья серлә-

ренә ирешкән, гәүдәгә башка батырлардан калку булган, гаделлеге белән дан тоткан морза баласы, бер җирем дә Чыңгызныкыннан ким түгел, ди. Шул ук вакытта аның әнисе Айтулы — Ал Гомәр

ханның кызы да.

Ә бит әле ул — Идегәй би баласы да, ә Идегәйнең әни­ се — кайберәүләр сөйләвенчә, пәри кызы һәм аның батыр­ лыгы, олпатлыгы, егәрлеге әнә шул тамырына да бәйле.

Кемгә генә хезмәт итсә дә, патшалар Идегәйне бәяләп бетермәгәннәр, аннан көнләгәннәр. Бу хакта аның кулыннан үлгән һәм икесен дә бертуган пәри кызлары баласы дип белдергән Кара Тиен Йосынчы да искәртә. Үз кулың белән ханнар нәселеңне кол итәр, әмма синең каршыңда бил бөк­ мәс, ди.

«Идегәй» дастаны — көрәшләр дастаны ул. Без монда шул чорның кайсы батыры белән генә очрашмыйбыз. Кемгә, ничек хезмәт итсәләр дә, алар үз илләрендә кыюлык нокта­ сыннан бәяләнгәннәр.

Тарих көрәшләр чылбырыннан тора. Узган заманнарда, күзгә-күз карашып бил алышканда, кешенең физик сый­ фатлары гел алгы планга чыккан.

Без — сугышлар яклы халык түгел. Бүгенге сугышларда акыл зур әһәмияткә ия, ә физик көчнең әһәмияте юк дияр­ лек. Шулай булгач, батырлар турында дастаннарны саклау,

өйрәнү кирәкме соң? Кирәк. Мондый тарихлар безгә бер генә сугышның да илгә бәхет китермәвен сөйли һәм ул йөзләгән, меңләгән батыр ир-атларның гомерен дә өзә әле. Тарихлардан килгән хакыйкать әнә шундый.

Субра карт

1988 нче елда басылган «Идегәй» дастанына кереш сүздә Илбарис Надиров исемле галим түбәндәге сүзләрне яза: «Әсәрдә исемнәре тарихка билгеле булмаган һәм тулысынча халык хыялында туган образлар да байтак. Арадан берничәсен генә телгә алыйк. ... Менә күрәзәче һәм җырчы Субра карт. Аңа 195 яшь. Алтын Урданың утыз ханын күреп бел­ гән, кодрәтле бер хикмәт иясе ул. Үзенең килеш-килбәте һәм зирәк зиһене белән Субра карт әкият персонажларын искә төшерә».

Күргәнегезчә, югарыда китерелгән өзек Субра картның уйдырма образ булуы хакында. Ә бит тарихчыларга андый шәхес билгеле! Р. Бердибай исемле бер галимнең язмасында бу хакта: «Та­

рихта аты мәгълүм Сыпыра җырауның гомер кичкән ва­ кыты...» — дигән юллар бар. Нугай мирза заманнарына кадәр үк яшәгән ул, аннан соң да гомер кичергән.

Субра карт образын тудыруда дастаннарга хас арттыру алымнары кулланылса да, алар да чынбарлыкка шактый якын. Йөз генә ел яшәмәгән кешеләр юкмыни?! Бар. Бәлки, аның тышкы сурәте көлкерәктер, әмма детальләрне нигезләп була. Олы кешенең сөякләре таралырга гына тора, сүз сөй­ ләгәндә, авызы кибә. Аның иякләрен бәйләү, иреннәренә чи ефәк урау мине бер дә гаҗәпләндерми.

Җырчыларның дәрәҗәсе патшалар заманасында бик зур булган. Аны да әнә алтын көймәдә (арбада) алып киләләр, арбасын гөлләр белән түшиләр, астына мамык ястыклар җәяләр, үзенә күп бүләкләр бирәләр.

Субра җырауның әйткәннәре Идегәй язмышын тискәре якка бора. Бер яктан караганда, ул барысын да алдан күрә кебек. Икенче яктан, аны ханга яманлык эшләячәк итеп күрсәтеп, икесенең арасының чын-чынлап бозылуына да сәбәпче була.

Качып киткән Идегәйне ничек алдап юлыннан борырга, үтерергә кирәклеген дә ул әйтә. Шул ук вакытта Субра карт моны сарайны таркатмас өчен дә эшли кебек.

Әйе, ул да, аның тирәсендәге башка геройлар да катлаулы мөнәсәбәттә, каршылыклы заманда яшиләр. Һәрберсе иле турында да, шул ук вакытта үз иминлеге һәм байлыгы ту­ рында да кайгырта.

Кыскасы, мин үзем Субра картны гомере буена төрле патшаларга хезмәт күрсәткән, балда-майда яшәгән сарай шагыйре кебегрәк аңлыйм. Аның тапкырлыгын, алдан күрүчәнлеген, беркемнән дә курыкмавын, телгә осталыгын уңай сыйфатларыннан саныйм.

Салих бабайның өйләнүе

Татарның танылган язучысы, мәгърифәтчесе, җәмәгать эшлеклесе, матбагачысы, журналисты Фатих Кәриминең

«Салих бабайның өйләнүе» исемле хикәясе җый­

нак кына сюжетлы булса да, тирән мәгънәгә ия. Ул әби-бабаларыбызның яшәү рәвешенә, горефгадәтләренә хөрмәт уята. Төп герое булган Са­ лих бабайның хатын-кыз затына карата олылыклы

мөнәсәбәте бүгенге ир-атларның күбесенә уңай үрнәк була ала.

Салих бабай XX гасыр башында мөселман кызларына алга киткән Америка илләрендәге кебек караш таләп итә, чөнки аларны һәрьяктан камил, ирләрдән дә югарырак торган җаннар дип саный: «Хатын вә кызлар бик нечкә калепле вә үткен зиһенле буладыр. Анларның бер урта дәрәҗәдәгесе дә җавап турысында үткен зиһенле бер ирне туктата аладыр. ... Әгәр бездә дә Америка гадәтләре бул­ са, минем илә тәәһһөл итүене (өйләнүне) бу кызга шун­ дук тәкълиф итеп, күпер өстендә туй ясаган булыр идем».

Әдәплелеккә бары тик әдәплелек белән генә якын килә­ сең. Начар сүзне татар кызлары тыңлап та тормаячак, ки­ теп барачак! Аларга исем яшерү, бераз чытлыкланып алу, шаяру да ят нәрсә түгел.

Европа әдәбиятыннан хәбәрдар, белемле, шул ук вакыт­ та милли традицияләрне дә ташламаган Салих башка төрле кызларга үзе дә карамаячак. Мәгърифәтче әдипләр, өйләнү мәсьәләсендә, мондый якларга бик игътибар итәләр, алар өчен геройның укымышлылыгы, тышкы матурлыгы, зы­ ялылыгы бик мөһим. Егет белән кызның бер-берсенә һәрь­ яктан пар булуы мәҗбүри бер шарт дәрәҗәсендә. Һич югы берсе икенчесе ирешкән уңышларга омтылсын, аның ярдәме­ нә таянсын!

Бу хикәядә татар каләм ияләренең ике гасыр чигендә төрле философларның, психологларның язганнарын укыган­ нары әллә каян күренеп тора. Әнә шул алар язганнарга үзләреннән элгәре әдипләр мирасында булмаган сыйфатлар да өсти икән. Мин бу хакта танылган галимнәрнең фәнни язмаларыннан укып белдем. Шуларга нигезләнеп, үзем дә аерым фикерләргә килдем.

Салих язмышка, алдан билгеләнгәнлеккә бик ышана икән бит. Бу ноктадан караганда, ул Гаяз Исхакыйның «Очрашу яки Гөлгыйзар» геройларына охшаган. Бик романтик рухлы да әле ул герой. Табигатьне ярата, көчле сөю белән сөя.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]