Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
543
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

Ул шундый кызыклы итеп укыта иде ки, мине, ялкау кызны, ... сочине­

ниеләр язарга хирысландырды.

С.А. Толстая

Өй эшенә — сочинение

Укучы язган сочинение — укытучы хезмәтенең көзгесе. Бер яктан, ул аның грамматик кагыйдәләрне белү дәрәҗәсен күрсәтә, икенче яктан, әдәби әсәр эчтәлеген үзләштерү-үз- ләштермәвен дә чагылдыра. Әгәр сыйныфта башка фәннәрдән сәләтле бала да инша яза алмый икән, укытучы үз-үзенә, мин теманы аңлата аламмы, дигән сорау бирергә тиеш. Шул ук вакытта сочинениегә осталык еллар дәвамында хаталар өстендә эшләү, әле билгеләр куелгач та, үтелгәннәрне тагын бер кат анализлау, язма эшләр буенча фикер алышулар һәм һәрдаим сочинение язу нәтиҗәсендә генә барлыкка килә.

Инде шактый гына танылган каләм тибрәтүче булсам да, шуны ышанып әйтә алам: әдәби әсәр буенча аңлап языл­ ган тирән эчтәлекле сочинениеләр бары тик югары сый­ ныф укучысына гына хас. Алардан шуны таләп итәргә кирәк тә. Ә инде бишенче — җиденче сыйныф укучыларын мөмкин кадәр хыялга күнектерегез, дөнья матурлыгын үзенчә күрүенә шаккатыгыз, баладагы шушы сыйфатлар­ ны тагын да үстерегез. Аларны хыялый булганы өчен, күңе­ ленә килгәнне оялмыйча яза алганы өчен яратыгыз! Фәнни фикердә дә, иң беренче чиратта, үз-үзен ялганламавын бәя­ ләгез. Әгәр шулай эшләсәгез, сезнең укучыларыгыздан кем дә булса аермачык хәтта әдәбият юлыннан китәчәк.

Без җыентыкта һәр сыйныфка да урын бирдек. Дәреслек­ кә кергән бер генә авторны да күз уңыннан читтә калдырма­ дык. Еш кына югары сыйныфлар өчен сочинениеләрнең дә биремнәрне үтәүнең үзенчәлекле юлы икәнлеген сез үзегез дә күрерсез. Һәр уку елының гадәти темалары барлыгы ту­ рында сүз йөрткән идек. Без аларны кабатларбыз, әмма сый­ ныфтан сыйныфка тирәнәйтә барырбыз. Бишенче, алтынчы, җиденчеләр өчен дәреслек буенча язылган иншалар, нигез­ дә, әсәр артындагы биремнәрне үтәү рәвешендә башкарылыр.

Кайберәүләрнең теләкләрен искә алып, унберенче сый­ ныфта укучылар өчен план үрнәкләре һәм алар буенча языл­ ган сочинениеләр дә тәкъдим иттек.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]