Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
534
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

Ананың соңгы көннәре җиткәндә, күмү мәшәка­ те һәркемне борчый. Ул турыда сүз чыкса, кияү­ нең чырае сытыла, үпкәләшергә үк тотыналар. Әбигә рәхимсезлектә кияү, килен янында башка­

лар — чүп кенә!

Суфиянның хатыны — марҗа, карыйбыз, дип тормый. Ул белән кыз, оят икәнлеген аңласалар да, әбине больница­ га илтеп салу, үлгәч тә, шуннан гына күмү белән килешәләр.

Бу вакыйга безгә ни турыда сөйли? Кеше башка горефгадәтләрне тотса, синең белән бер милләттән булмаса, дә­ рәҗәле урында эшләсә, аңа башкаларны аңлау, алар теләген үтәү авыр. Милли йолаларны бозу, балигълык яшенә кергәч, гаилә корганда ук башланырга мөмкин.

Вакыты җиткәнлеген белгән карчыкны ирексезләп хас­ таханәгә илткән, болай да кабергә ятасы булса да, гаиләдә үз сүзләрен уздыра алмыйча, аны цемент идәнле таш бүлмәгә төшертеп куйдырган балалар һәм аларга гомерен багыш­ лаган, нечкә күңелле ана. Башкалар янәшәсенә куеп кара­ ганнан соң, аның образы тагын да калкуланыбрак киткән шикелле тоела.

Өй артында шомыртым

Бәләкәй чагымда күрше апасы җәй ахырында әчкелтемтатлы шомыртлар белән сыйлый иде. Телләрне камаштырса да, тәме икенче җәйгә кадәр җитә.

Әтием, әйтә торгач, үзебезнең өй артына да шомырт утыртты. Шул якка караган тәрәзәләрне ачам да, язларын өйгә аның хуш исен кертәм. Янына килгән бал кортлары­ ның, күбәләкләрнең саны-чамасы юк!

Без шомырт чәчәкләрен өзмибез. Суда алар тиз шиңәләр. Шомырт исе артык күп тулган һавада табиблар да йокларга киңәш итми. Ул башны миңгерәүләтә икән.

Ә менә тәрәзәдән аз-азлап кергән шомырт исләре йөрәк­ ләрне кузгатып куйгандай итә, тышка, табигатькә чакыра.

Безнең шомырт кечкенә әле. Шул тәрәзә биеклеге генә. Аның туйганчы ангарлык җимешләре дә булмый. Мин үсеп җиткәндә, инде ул да зур агач булыр. Мин аны ераклардан сагынып кайтырмын.

Хәсән — минем яшьтәшем

Г. Ахунов — озак еллар дәвамында татар про­ засының алгы сафларында барган каләм иясе. Ул халкыбызга бик зур әдәби хәзинә калдыра. Шул байлык эчендә «Артышлы тау буенда» исемле күләмле әсәре дә бар.

Хәсән — повестьның үзәк герое. Кәлимәт малайлары аны «ат чебене» дип йөртәләр, чөнки ул ун яшеннән бирле атлар янында чуала. Карый да, җигә дә белә. Бу эшләргә әтисен­ нән дә остарак кебек ул.

Чакырып алмасаң, атлар яныннан ашарга да кайтмый Хәсән. Чикылтыкның яралавы да атларга булган мәхәббәтне киметми анда.

Хәсән баштарак шофер, паровозчы булыр кебек. Ул бит атларны менә дигән иярли! Яхшы укый, тимер айгырлар­ ны җиңү аңа берни тормаячак, әмма ул нефтьче һөнәрен сайлый.

Бала чактан ук кыен хәлләргә түзәргә өйрәнгән Хәсән, эшче булгач та, киртәләрне бер-бер артлы һәм сыкранмыйча гына үтеп чыга.

Нефть табучылар арасында табигатьне яраткан, аны сак­ ларга әзер Хәсән кебекләр күбрәк булырга тиеш. Минемчә, Гариф Ахунов безнең кебек һөнәр сайлау алдында торучы­ ларга шулай дип әйтә шикелле.

Маһисәрвәр апа — бөек ана!

Инша өчен бирелгән темадан бик үк канәгать калмадым. Мин, Маһисәрвәр апа — сабыр ана, дип әйтер идем. Балала­ рын үз кулы белән бер-бер артлы җирләп тә, тормыштан ваз кичмәгән, һаман да калганнары өчен яшәргә кирәк дип санаган бит ул!

Хәсән Сарьянның «Бер ананың биш улы» повестен уку үтә авыр. Һәрдаим аерым бер фаҗигале язмыш һәм шуны кичергән ана өчен борчыласың. Бер бала — бер кайгы, биш бала — биш хәсрәт икән ул. Шатлык-сөенечләр китерсәләр дә, авыр елларда гомер иткән Маһисәрвәр апа кичергән кай- гы-хәсрәтләр күбрәк. Һаман яхшыракка өмет итеп, тулар­ ның барысына түзә ул.

Балаларын зур кешеләр итеп үстерергә теләгән, барысына

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]