Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
543
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

ме?! Ә начарлык эшлиләр икән, дуслыкларының да кирәге юк! Куркып тормагансың әнә, Госман­ ның да йөзен аркылыга ярып төшергәнсең. Ә мин андый түгел. Чебенгә дә кул күтәрә алмыйм.

Вәсиләгә, кыйный алмадым, дигәнсең. Анысын дөрес эш­ ләгәнсең: аңа җәзаның гомергә үтмәслеген биргәнсең бит инде.

Кызларның да матурын, булганын сайлый беләсең син, Айдар! Әйттем ич, бар яктан молодец, дип! Эшлисең, теләгә­ неңә ирешәсең, кул кушырып утырмыйсың.

Повестьны тагын бер кат укып чыгарга уйлыйм. Фике­ рем үзгәрсә, тагын язармын.

Хәзергә хуш!

Рифат.

Шулай үлде Ватан улы

Фатих Кәрим, Муса Җәлил, Абдулла Алиш... Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган татар шагыйрьләре, әл­ бәттә, алар гына түгел. Аның шулай булуы кызганыч та, чөнки, әгәр исән булсалар, татар әдәбиятына, халкына хезмәт итәрләр иде.

Ф. Кәрим язмышы белән дә, шигырьләре белән дә үзен үлемсез итте. Сугыш башлануга ук фронтка юл тоткан ша­ гыйрь, ул беткәндә, 1945 нче елның 19 нчы февралендә, батырларча һәлак була.

Сугыш авазлары тынганга да бик күп еллар узгач, ши­ гырьләрен кайтып-кайтып укыйсың да шундый фикергә киләсең: ул язмышны үзе сайлаган, үлемен дә чакырып китергәндер, ахрысы.

Шулай үлде Ватан улы Сугыш барган кырларда: Сагынган саен, без аны Бик биеккә, зәңгәр күккә Күтәрербез җырларда, —

дигән юлларны язган каләм иясенең исемен бүген башка­ лар данлый. Ф. Кәрим турында китаплар язалар, иҗатын ныклап өйрәнәләр, юбилейларын зурлап уздыралар.

Ватан өчен сугыш кырларында үлү мотивы Ф. Кәримнең

бөтен

иҗатын

сугара. «Ант» шигырендә лирик

герой

баскан

җ и р е н н ә н чигенмәскә ант итә.

1942 нче елны язылган ул. Әле сугыш линиясе безнең файдага үзгәрмәячәк. Димәк, лирик герой

үлемгә дә әзер.

«Ватаным өчен» шигырен дә югарыда әйтеп узган мотив тәмамлый. Шагыйрь, фикерне ассызыклар өчен, шулай эш­ ли торгандыр.

Ватан өчен үлү Ф.Кәрим шигырьләренең лирик героенда бервакытта да үкенеч хисләре тудырмый, чөнки ул аның җиңү китерәсенә, эшләгән эшләре исемен мәңгеләштерәсенә ышана.

Үлемне җырга тиңли шагыйрь:

Үләм икән, үкенечле түгел Бу үлемнең миңа килүе,

Бөек җыр ул — Бөек Ватан өчен Сугыш кырларында үлүе.

Акъәби

Йомшак кына җәйге җил исә. Дала буйлап кылганнар йөгерә. «Әнә көмешләнеп дулкынланган кылганнар арасын­ да ак яулык бөркәнгән, алъяпкыч бәйләгән, күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырган кечкенә буйлы арык кына бер әби кизәк җыеп йөри. Сул беләгендә аның иске чиләк, уң кулын­ да нечкә таяк. Шул таягы белән ул кизәкне чирәмнән купта­ рып әйләндерә дә аннары иелеп алып чиләгенә сала». Ә. Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре әнә шушы күре­ нештән башланып китә.

Бераздан без әби өчен утын дигән нәрсәнең бик кадерле икәнлеген, аның ялгыз яшәвен беләбез. Аның балалары юк микәнни, дин уйлап куябыз.

Акъәби белән күбрәк таныша барган саен, аны кызгану һәм бер үк вакытта аңа соклану хисләре артканнан-арта бара. Көне гел эштә узса да, картлыгы, бераз чирләп торуы аның хәлен авырайткан инде.

Җитмештән узган карчыкның авылда яшьтәшләре бик аз калып бара. Аннан олылар арасында үзен һаман килен

санап йөрткән һәм Акбикә дип атаган Миңлебай карт бар әле.

Акъәбинең яшәү рәвеше бик гади генә. Тормы­ шы да мулдан, иркен дип булмый. Эчтән балчык

белән сылаштырылган җир идәнле алачыкта яши ул. Са­ выт-сабасы да барлы-юклы гына, ә казаны җирдән аз гына күтәреп салынган, калай морҗасы туры гына кыектан чыгарылган учагы өстендә утыра. Ашаган ризыгы — ниба­ рысы буш умач.

Ярый әле Акъәбигә күршеләре гел ярдәм иткәләп тора. Аны гомер буе кешеләргә игелек кылып кына яшәгәне өчен ярата торганнардыр инде. Авырганда, хәлен белеп, чәен эчерткәләп яшиләр алар.

Гомерен җимерек алачыкта уздырган карчыкның калада уллары булуына күңелнең ышанасы да килми. Дөрес, әби алар янына күченә ала, әмма ул ата-баба нигезен, туган туфрагын — рәнҗетергә, ялгыз калдырырга, туган-тумача­ сының каберен — караучысыз итәргә, яшьли үлгән сабый­ ларын ташларга — аларның мәетен дә ана җылысыннан мәхрүм итәргә теләми.

Ялгыз башын авылда асрый алса да, йөрәк сагышын баса алмый Акъәби. Шул хис аның авыруын көчәйтә, үлемен якынайта торгандыр да инде. Ул балаларының ялга кайту­ ын, сабыйлар тавышын көтеп яши.

Әби илгә укымышлы балалар, зур кешеләр үстергән. Алар­ ның кайберләре инде лаеклы ялда. Белем алып, зур кешеләр булып, әбине сөендерсәләр да, элегрәк тә ана сүзен бик тотма­ ганнар. Полковник улы Суфиян әнә марҗа кызына өйләнгән, ялын күбрәк алар ягында уздыра. Балалары бер кәлимә баш­ кортча белми. Әбигә аның әзмәвердәй улы Геннадий белән рәхәтләнеп сөйләшү мөмкинлеге дә юк. Ярый әле, карчыкны сөендереп, үзендә башкорт каны агуын таный.

Күренеш арты күренеш әби хәленең мөшкеллеге турын­ да сөйли. Ул үлем түшәгендә ятканда да, мөселман карчык­ ларына хас гадәт буенча, ябыгып, сулып китүеннән ояла, хәтта еларга әзер тора. Хәл белергә кайткан, инде алып китәргә уйлаган кыз белән кияүне ничек итеп сыйларга белми, аш өлгертә алмавына эче поша. Үзе көткән бәхет — балаларының кайтуы да күңеленә моңсулык бирә аның, чөнки ул шушы бәхетнең тиздән югаласын сизенә.

Акъәби белән бөтен авыл саубуллаша. Аягына чак тәпи басканы да ул утырасы машина янында боргалана. Карчык янына килгән хатын-кызлар­ ның һәммәсе нидер сизенә шикелле, әмма очра­

шырга насыйп булуын телиләр. Таякка таянган бер кортка бу хәлләрне тынычрак уздыра. Акъәби белән ул, ахирәттә күрешик, дип хушлаша.

Карчыкның кәфенлеген авылда онытып калдыруы да күңелдәге шомнарны арттыра. Авыл Акъәбие, аның авылдагы тормышы шушы урында өзелә.

Акъәби

Ә. Еники иҗатын элек-электән ярата идем. «Әйтелмәгән васыять» әсәре, андагы Акъәби образы мине бөтенләй әсир итте.

Акъәбинең бөтен тормышы кешеләргә, иленә, балаларына игелек кылып узган. Ул бервакытта да үзенә килгән авыр­ лыктан зарланмаган. Яшь сабыйларын, ирен югалткан. Сыкранмыйча түзгән, балаларын үстерәсе, укытасы, кеше итәсе булган. Һәм ул боларның һәммәсенә ирешкән. Шәһәрдә үз урыннарын тапкан ул һәм кызлары гына аның турында бөтенләй онытканнар диярлек. Дөрес, алар акча­ сын биргәлиләр, бик сирәк кенә кайткалыйлар да, авыргач, карар өчен, үзләре янына да алып китәләр. Шул ук вакыт­ та бу балаларда ана күңелен аңлау омтылышы юк. Авыл кешеләрендәге нечкә тоемчанлыктан мәхрүм алар.

Акъәбинең туган нигезеннән китмәвенең бер сәбәбе шул җир туфрагына күмелгән борынгыларның, үз якыннарының рухын рәнҗетмәүгә кайтып кала. Аның алар янында күмеләсе, гоме­ рен гадәтләнгән яшәү рәвеше белән тәмамлыйсы килә.

Шул ук вакытта шәһәргә — балалары янына күченү анага аларга үлем түшәгендә соңгы васыятен әйтеп калдыру мөм­ кинлеге дә тудыра. Кызганыч ки, ул туган туфрагына, ире янәшәсенә күмелми. Аның ата-бабадан килгән кадерле истә­ лекләре әрәм-шәрәм ителә. Ананың соңгы теләген тыңларга һичкемнең вакыты табылмый.

Урынсызга рухы рәнҗетелгән бер башкорт карчыгы ул — Акъәби. Якты күңелле, сагышлы йөзле, гап-гади авыл карчыгы.

Акъәби

«Ә ни өчен Акъәби, ни өчен кара әби түгел?» Ә. Еники «Әйтелмәгән васыять»тә шагыйрь теле

белән безнең алдыбызга әнә шундый сорау куя, әмма, шу­ лай булмаганда да, сорау туар, һәм әсәрнең буеннан-буена без аңа җавап эзләп укыр идек.

«Минем исемем Акбикә, — ди карчык, бу көтелмәгән сорауга бераз пошынып. — Кыз чагымда мине Аксылу дип йөртәләр иде, кияүгә чыккач, Аккилен булдым, аннары Акҗиңгә, ә хәзер менә Акъәби...»

Бу юллар карчык узган тормыш юлының барлык бас­ кычларын чагылдыра. Авылдашлары аның аклыгына, пакь­

легенә гомер буе басым ясаган лабаса!

Кешенең исеме үк аның язмышын билгели, дип әйтүчеләр хактыр. Акбикә исеме бервакытта да начар мәгънәгә үзгәртелми, аңа яман кушаматлар йокмый. Нечкә күңелле шагыйрьгә әнә шундый әсәр, үзен дә аңлый белерлек кеше кирәк. Авыру карчык янына килеп, ул аның хәлен белешә, һәр сөйләгән истәлеген сүзен бүлмичә тыңлый.

Без ике арадагы сөйләшүдән Акъәбинең ерак бер бабасы­ ның Юлкотлыга нигез салуын беләбез. Димәк, нәкъ менә аның балалары өчен авыл иң кадерле бер җир булырга, бервакытта да калдырылмаска тиеш.

Шагыйрь, карчык кебек үк, борынгы йолаларның оны­ тылмаска тиешлеге хакында фикер йөртә, яңа байлыклар янәшәсендә аларга да урын бар дип саный. Әби каберендә аның хакында иң дөрес, иң соңгы сүзне әйтеп калырга тели ул. Укучыга төп образны аңлауда бик булыша.

Акъәби, Аллага ышанганга, үлгәч, шуның хозурына ба­ рам дип белгәнгә, гомерен намуслы уздырган. Аның мөсел­ манча җирләнәсе, җир өстеннән инде туганнары иңендә уз­ ган соңгы юлына ак кәфенгә киенәсе килә.

Карчык өчен Юлкотлы кешеләреннән дә зуррак халык, ана теленнән дә кадерлерәк тел, туган туфрактан да газизрәк туф­ рак юк. Ул буш сүзләр сөйләүче балаларына әнә шул хакта әйтергә талпына. Гади авылдан чыгып, зур кешеләргә әве­ релгәнлегегезне онытмагыз, әтиегез кебек олы җанлы булы­ гыз, дип әйтергә талпына, бөтен теләгәннәрен җиткерә алмаса да, сүз арасында гына мөселманча җирләргә кушып өлгерә. Улы Суфиян уйламыйча гына вәгъдәсен дә биреп ташлый.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]