Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
543
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

Ә бит аның башка сурәте дә бар. Әсәр ахырында тагын сәүдә белән шөгыльләнүче яшь егет ул.

Дәрдмәнд шигырьләрендә тасвирлау чаралары

Закир Рәмиев — татар дөньясында зур эз калдырган шә­

хес. Ул — химаяче, матбагачы, сәнәгатьче һәм шагыйрь дә. Бүгенге танылган шагыйрьләрнең күпчелеге нәкъ менә аны үзләренең остазлары саный.

Шагыйрьне шигырь таныта. Шигырьне нәрсә укырлык итә? Әлбәттә, образлылык. Тел-сурәтләү чаралары арасын­ да эпитетлар да бар.

Дәрдмәнднең «Рәсем» әсәрен карыйк. Сүз нинди дә булса сурәт турында бара икән, аны төсне, форманы аңлаткан эпитетлардан башка күз алдына да китереп булмый. Чыннан да, әлеге шигырьдә дә шулаймы?

Тәнкәен ак, түшкәйләрен киң яраткан, Биткәенең иң очында миң яраткан; Саклар өчен зифа буен яман күздән, Чәчкәйләрен аяк белән тиң яраткан!

Тән, түш, чәч, буй төшенчәләренең һәрберсе янында бик отышлы табылган эпитетлар килгән икән. Бит тасвиры исә андагы бер үзенчәлекле детальне атау юлы белән тудырыл­ ган.

Нәвоидан алынган булса да, шигырь татар теленең бөтен үзенчәлеген, матурлыгын чагылдыра. Шагыйрь яраткан ке­ шегә карата кулланыла торган иркәләү кушымчаларын бик мулдан куллана. Шигырь юлларының ахырында кулланыл­ ган бер үк сүзләр, төгәл рифмалар янында килеп, строфаны бик яңгырашлы итәләр.

Бу әсәр читтән карап торып төшерелгән матурлыкта ка­ мил бер кызның рәсеме кебек кабул ителә, аңа атама да шул юл белән сайланган булса кирәк.

Бер строфалык бер шигырь. Хәтта ул гына да шагыйрь талантының мөмкинлекләре турында сөйли ала.

Вакыйгаларга бәйле язмышлар

К. Тинчуринның «Җилкәнсезләр» комедиясендә 1910-1924 нче елларда Россиядә барган зур вакый­ галарның аерым кешеләр язмышында чагылышы тасвирла­ на. Әсәр үзәгенә Нуретдиннәр гаиләсе куелса да, геройлар

саны алар белән генә чикләнми.

Башта автор тарафыннан зуррак игътибар бирелгән кай­ бер геройлар белән танышып чыгыйк. Сәүдәгәр Нуретдин, аның гимназист кызы Дилбәр, студент улы Давыт һәм зә­ гыйфь баласы Рөкыя. Бер гаиләдә туып-үссәләр дә, холыкла­ ры, үз-үзләрен тотышлары, хыяллары, яшәү рәвешләре, тирәюньгә бәяләре белән бер-берсеннән шактый нык аерылалар.

Батырханны, уйнаучылар белән таныштырганда, әдип «зыялы» дип кенә атый. Сөнгатьнең исә социалист икәнле­ ген дә әйтеп куя. Димәк, зыялылар катлавы да бердәй түгел.

Фәттах исемле персонаж — вак кул бай, спекулянт, яшәү рәвеше һәм бер үк вакытта карашлары да үз социаль төрке­ меннән булган Нуретдиннекеннән шактый нык аерыла. Ә инде Мисбах хаҗи зур сәүдәгәр буларак билгеле.

Сәхипгәрәй — Хәрби шура вәкиле, офицер.

Болардан тыш геройлар арасында бай катламга хезмәт итеп көн күргән эшчеләр, хезмәтчеләр дә бар.

Илдә барган инкыйлаб бу кешеләрне бер-берсеннән тагын да ныграк ераклаштырган, чөнки кем өчендер яңа офыклар ачылган, кемнеңдер мал-мөлкәтен югалтуы бар, өченче бе­ рәүләрнең хакимияткә үрмәләү, башка социаль катламга үсү мөмкинлекләре барлыкка килгән.

Сугыш вакыйгалары да кешеләр яшәешенә үзгәрешләр керткән. Нуретдиннәр гаиләсе аның сузылуын, зур табыш китерүен тели, анда катнашырга уйламый да. Хуҗа кеше, патша күңеленә ачу сорап, Аллага ялвара.

Батырхан карашынча, тынычлыкны саклап калу өчен, тугандаш халыкларны корбан итәргә мөмкин. Ул гаскәри киемен һәркемнән алда киеп өлгерә.

Батырхан, Сөнгать кебек, аерым бер социаль катламнар­ ның, әйтик, пролетариат мәнфәгатен генә яклау ягында тү­ гел, бөтен милләтне алга җибәрергә, бер көчкә әверелергә кирәк дип саный. Ул лашманнар җыеп йөри. Һәм, милли абруйны күтәрү өчен, күпләгән ватандашларының гомере өзелүне кирәк таба.

Башта Германиягә каршы көрәш ялкыны белән янган Батырхан, хакимияткә большевиклар кил­ гәннән соң, аларга каршы көч туплау белән шөгыльләнә. Кайбер байларның һәм милли зыя­

лыларның күңелендә милли дәүләт төзү хыялы да көчәя, алар заман шау-шуларыннан файдаланып калырга, милли полклар төзергә уйлыйлар.

Эшчеләр сыйныфыннан башка һичкемнең язмышы үз­ ләре теләгәнчә борылыш алмый. Байларның бөтен байлыгы юкка чыга. Аклар хезмәтче хәленә төшерелә. Мисбахның көн күрүе тагын да авыррак.

Аларның байлыкларын башта милли ил төзим дип хыял­ ланучылар талаган. Аннан эшчеләр сыйныфы каерып алган. Мисбахның әйтүенә караганда, байлар хәерчеләнгән, башка­ лар барыбер баемаган.

Җитмәсә, байларның, аларга хезмәт иткән Зыялыларның, милләтчеләрнең көне санаулы калып бара. Без моны ГПУ кешеләренең ишек кагуыннан, геройларның, котылу өчен, идән астына төшеп качуларыннан күрәбез.

Ил тормышындагы зур вакыйгалар кешеләр күңеленә вәсвәсә сала, матди тормышларын авырайта, милләтнең төр­ ле катламнарын үзара дошманлаштыра. Әсәрдәге өзектән күренгәнчә, бу көрәшнең ахыры бер дә булмас кебек. Ба­ тырхан кебекләр инде үзләренең көчләрен дөньяны чорнап алучы марксизм-ленинизм идеяләренә, аларны тормышка ашыручыларга каршы туплау эшенә керешәләр.

Бүгенге көндә яңадан Батырханча уйлаучылар күбәйде, эшчеләр сыйныфының мәнфәгатьләрен кайгырту гаепкә алына, милли идеяләр алгырак планга чыгарыла. Әле күптән түгел генә тәнкыйть утына алынган Батырхан кебекләрне без ничек бәяләргә тиеш, бу күпләр өчен катлаулы бер мәсьәлә булып кала.

Ә бит төптәнрәк уйласаң, чыннан да, Батырхан үз заманы өчен бик аек фикер йөрткән. Дөрес, ул еш кына алданган. Мәсләген дә алмаштырган, әмма бервакытта да милли үзбил­ геләнү идеясенә каршы чыкмаган. Шул ук вакытта байлар катламы тарафыннан соң чиккәчә изелгән эшчеләр сыйны­ фының хәле кабат мөшкелләнә. Милли зыялылар алар ха­ кында һич кайгыртмый. Инде син дә ни өчен аларның башка социаль катламнарга шикләнеп карауларын, үзләренә фи­

кердәш итмәүләрен, бары тик пролетариат дикта­ турасына гына нигезләнгән дәүләт төзергә ом­ тылуларын аңлыйсың.

«Җилкәнсезләр»не укыгач, тормышның, соци­ аль катламнар арасындагы мөнәсәбәтләрнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуына шаккатасың һәм үзеңне дә иксез-чик­ сез диңгез кочагында чайкалган йомычка кебек хис итә баш­ лыйсың.

«Җилкәнсезләр»дә көрәш тасвиры

К. Тинчурин «Җилкәнсезләр» әсәрендә төрле социаль төр­ кемнәрнең инкыйлаб елларында тарих сәхнәсендә барган көрәшен тасвирлый.

Менә сәүдәгәр Нуретдиннәр гаиләсе. Аның да, балалары­ ның да киләчәккә өмете юк, чөнки большевиклар, эшче хал­ кы идарә иткән илдә башкалар хисабына баючыларга көн булмаячак. Шул ук вакытта андыйлар турыдан-туры мыл­ тык алып көрәшергә дә курка. Рөкыя фикеренчә дә, әгәр байлар катламы сөйләгән сүзләренең бик азын гына тор­ мышка ашырса да, алар хәерчеләр дәрәҗәсенә төшерелеп, итек ямап көн күрмәс, каршы якның үзен бетергән булыр иде.

Менә Батырхан. Аның социаль чыгышын (төркемен) язу­ чы зыялы дип билгели, әмма зыялыларның кайсы тарма­ гына караганлыгын әсәр башында күрсәтеп куймый. Без зыялыларга укымышлылар, галимнәр, укытучылар, табиб­ лар һәм башкалар кергәнен беләбез. Алар, гадәттә, хаким сыйныфка хезмәт итә. Батырхан образы да шул хакта сөйли. Ул, әле аклар, әле кызыллар ягына чыгып, баш исәнлеген кайгыртып йөри.

Акларны байлар, сәүдәгәрләр, динчеләр (имам, хаҗи һ.б.) якласа, эшчеләр, Сөнгать кебек түбәннән күтәрелгән яшьләр кызыллар тарафына баскан. Аларның үз тормышларына хуҗа буласылары, бар кеше тигез булган җәмгыятьтә яшисе­ ләре килә. Большевиклар әнә шуны вәгъдә итәләр дә.

Әдип хыяллары җимерелгән, яшәү максатлары калмаган социаль төркемнәрне «җилкәнсезләр» дип атый. Алар диң­ гездә кая барырга белмичә чайкалган җилкәнсез көймәгә

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]