Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
543
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

минләнә, әллә кемгә әверелә, кешеләрдәге үзенә булган соклану хисен нәфрәткә, җирәнү тойгысы­ на әверелдерә. Шөһрәт бу үзгәрешләрнең барысын да кичерә. Башта ул кызның батуында үзен гаеп­

ле үк саный, макталуларны урынсыз дип бәяли, бирелгән бүләкне дә алырга кыенсына. Әмма бер вакыйга аны үзгәртеп куя. Газета битләрендә аның хакында материал бирелү, күкрәгенә суга батучыны коткарган өчен бирелә торган медаль эленү малайда мактанчыклык, эрелек хисе уята.

Минемчә, моның бер сәбәбе батырлыкның аңсыз эшләнү­ ендә булса, икенчесе, аның дан атына башкалар тарафыннан мәҗбүри рәвештә атландырылуында. Гадиләне коткарып күккә күтәрелгән Шөһрәтне кыз кабат җиргә төшерә. Ул исә дусларын, яшәү тәмен югалта.

Ф. Яруллинның «Ак төнбоек» хикәясе яхшылык эшләү­ нең начар максатларны күздә тотып башкарылырга тиеш түгеллеге хакында сөйли.

Җиденче сыйныф

«Сөембикә» бәетендә Манара образы

Әдәби әсәрләрдә аерым предмет образлары бик зур мәгъ­ нәгә ия. Алар аерым фикерләрне тәэсирлерәк уздырырга ярдәм итәләр, шулардан кайберләрен калкуландырып, алгы планга чыгарып куялар һәм поэтик яңгырашны көчәйтәләр.

«Сөембикә» бәетендә үзенчәлекле шигъри образларның берсе — Манара. Сөембикә-ханбикә, дәүләтнең элеккеге кө­ чен күрсәтү, ханның исемен, борынгыларның да атын мәңге­ ләштерү йөзеннән, Хан кабере өстенә Манара төзеткән була. Әлбәттә, көндәшләренең дә, Мәскәү патшалыгының да бу эшкә ачуы чыга. Мәскәү кенәзләре үзләренең өстенлекләрен күрсәтергә, Казанны буйсындырырга телиләр. Манараны юк итү — Казан Кремлен, пайтәхетне дә алу дигән сүз.

Сөембикә манарасы тынычлык, ирек, дәүләтчелек сим­ волына әверелә. Ханбикәнең, Казан белән саубуллашканда, нәкъ менә Манарага эндәшүе бик тә табигый:

«Ярабби, манарам, белмисең, кайда барам! Калдырдым инде сәни, тәкъдиргә юкдыр чарам».

Әлеге юлларда Сөембикәнең Манарасыз калуы хакында гына әйтелми, аның ханбикәлек исемен дә югал­ туы турында сөйләнелә. Сөембикә үзе корган бу биек бина­ ның үз исемен дә мәңгеләштерәсен белә, икебезнең гомер бер озынлыкта булыр, дип белдерә.

Бәетче хак: Манара тарихының, аның иясе Сөембикә исе­ менең татар кешесенең күңеленнән киткәне юк. Хан мәчете дип тә йөртелгән әлеге бина Хансарайның бер бизәге, авыр елларның телсез шаһиты булып, Казан уртасында күкләргә үрелеп утыра.

Әбүгалисина образында педагогик карашлар чагылышы

XIX гасырның атаклы мәгърифәтчесе Каюм Насыйри каләменнән бик күп проза әсәрләре чыккан. Шуларның бер­ се — «Әбүгалисина» повесте.

Әсәрнең кайсы да булса бер герой исеме белән аталуы әле­ ге образның үзәккә куелуы турында сөйли, ягъни башка пер­ сонажлар әлеге геройга мөнәсәбәттә ачылалар, аңа карата нин­ ди гамәлләр кылсалар, шул гамәлләре буенча бәяләнәләр дә.

Каюм Насыйриның мәгълүм повестенда үзәк геройның Әбүгалисина икәнлеге, шулай итеп, безгә әсәр белән таныша бантлаганчы ук билгеле була. Көнчыгышта шул исемне йөрт­ кән танылган табиб (аны хәтта химбиолог дип атарга мөм­ кин!), каләм иясе яшәгән. Әлеге реаль кеше тормышы бик күп язучыларның әсәрләренә нигез биргән дә инде. Каюм Насыйрига кадәр дә аның хакында бик күп китаплар иҗат иткәннәр.

Мәгърифәтчелек идеяләрен (шул исәптән педагогик ка­ рашларын да) дөньяга таратырга теләгән, үз халкын да бе­ лемле, мәдәниятле итеп күрергә теләгән татар язучысы, әлбәттә, бары тик һөнәрле, белемле кеше язмышын сөйләп, укучыны үз фикерләренә якынайта, күзаллауларын киңәйтә алган. Әбүгалисинаның галимлеккә күтәрелү юлы — ул милли зыялылар узарга тиеш бер юл, белем бирү система­ сындагы баскычлар.

Эчтәлеккә күз ташлыйк. Гыйлемгә һәвәслек нәселдән дә килә. Шул ук вакытта бер гаиләдә үк төрле балалар үсәргә, алар нәселнең төрле кешелә­ ренә охшарга мөмкин. Әбүгалисина белән Әбел­

харис та, бертуган булуларына карамастан, зирәклектә берберсенә тулаем ук охшамаганнар. Алар башкалардан да аерылып торалар, укытучы сөйләгәннәрне тиз үзләштерәләр, яхшы укыйлар, әмма Әбүгалисина туганыннан зиһенлерәк була.

Шул ук вакытта язучы табигый мөмкинлекләре чикләнгәнрәк кешенең дә, тырышлык куйганда, зур белемнәргә ирешә алуы хакында әйтә. Повестьның герое Әбүгалисина да бик теләп көнен-төнен белем җыя бит. Баланың белем үзләштерүгә сәләте физик ял белән үрелсә, тагын да яхшы­ рак. Олылар дәрәҗәсендә фикер йөртсә дә, Әбүгалисина яшьтәшләре белән туп тибә, урамда уйнап йөри.

Кеше һәрьяктан камил булырга, яшь чактан ук төрле фәннәрне үзләштерергә тиеш. Язучы шулай уйлый. Ул ту­ дырган геройларның бигрәк тә яшәеш асылына, әйберләр­ нең төзелешенә, яралу серенә төшенәсе килә. Андый бе­ лемнәрне туплаган китаплар бу вакытка язылган була инде. Димәк, Каюм Насыйри безне узган чор галимнәренең бе­ лемнәренә таянырга, алардан гамәлдә файдаланырга, яңа тәҗрибәләр ярдәмендә тагын да тирәнәйтергә чакыра.

Кыскасы, Каюм Насыйри, кеше бала чагыннан белем туплау эшенә керешергә һәм аның белән гомере буена шөгыльләнергә тиеш, дип саный.

Мин Кисекбашны ничек итеп күз алдына китерәм

Сынлы сәнгатьтә Тукай тасвирлаган Кисекбашны туды­ ручылар булган инде. Китапларга иллюстрацияләр рәве­ шендә дә кергән ул. Әгәр үзенчәлекле бу геройның сурәтен миңа ясарга кушсалар яисә поэма буенча сәхнә өчен сцена­ рий язарга туры килсә, мин аны нинди кыяфәттә һәм эчтә­ лектә иҗат итәрмен икән? Дөресрәге, мин Тукай каләме тудырган әдәби геройны ничек аңлыйм?

Кисекбашны хикәяләүче башта тәгәрәп килүче ташка охшата, аның хәтта трамвайларны узуын әйтә. Шагыйрь

аның аяк-куллары, гәүдәсе булмавы хакында да сүз йөртә. Болары — сүз уйнату гына. Кисекбаш­ ның шундый булуы табигый: баш гәүдә түгел ич инде ул.

Тукай героеның йөзен бик тәфсилле тасвирлый. Сакалы ак, йөзе нурлы, күзе яшьле, авызы — гел сөйләп торуда.

Кисекбаш мондый мескен хәлгә ничек килгән соң? Ул элек кем булган? Нинди эшләр белән шөгыльләнгән? Бу хак­ та Г. Тукай үзенең героеннан гына сөйләтә. Ул — туксан тугыз мәртәбә хаҗга барган, мөселман шәһәрләрен бик күп күргән, ун ел депутат булып торган, сәүдә иткән һәм шак­ тый гына кеше өлешенә дә кергән, хатын-кызлар белән мәхәббәт уеннары уйнаган хаҗи. Картайгач кына алган хатыны һәм баласы бар. Күргәнегезчә, шактый икейөзле кеше икән. Бер караганда, дин юлында йөри, икенче кара­ ганда, шуларның савабын бетереп, ярамаган эшләр эшли.

Кисекбашның сөйләгәннәре бик ышандыра, аның хәтта арттырып җибәргәнен сизмисең дә. Туксан тугыз мәртәбә хаҗга бару өчен генә дә, берничә йөз ел яшәргә кирәк. Әле шул арада депутат булып сайланасы, сәүдәсенә дә, башка­ сына да җитешәсе...

Кисекбаш — шул ук вакытта реаль тормышка нигезләнеп туган образ. Башына чалма урап, дин сүзен сөйләп тә, үзе кеше өлешенә керергә чирканмаганнар тормышта очрашты­ ра, әлбәттә.

Кисекбашны күтәреп карау һичбер кешенең көченнән килми, әмма моны аның изгелегенә юрыйлар. Шагыйрь беркатлы адәмнәрдән тагын көлә. Әйе, изге, ди, чөнки аңа фанатизм, наданлык, кирелек, мең пот сыра пары сыйган. Тукай тагып арттыра! Кеше буе башта (әле аның анысы да — арттыру!) шулкадәр эчемлек һич кенә дә була алмый. Трамвай кадәр дә булмаган башта ун вагон наданлык, бер мең вагон минбеләмлек булсын әле!

Кул-аягы да юк герой хакында Тукай әнә нинди юллар яза:

Ул Кисекбаш күрде дә бу тәкъваны, «Тимә хатынга!» — дип бармак яный.

Ашыкканда, Кисекбашның аткан уктан да кызурак очу­ ын кара син!

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]