Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
543
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

ның шулай икәнлеген белә, әмма ачыктан-ачык әйтми. Без исә моны Мәүлиянең шуннан соңгы үз-үзен тотышы аша чамалыйбыз.

Хикәяләүче безне геройларның хис-кичерешлә­ ре һәм эчке уйлары белән дә таныштыра. Бу фикер сөре­ ше һәм эш-хәрәкәт бәйләнешен күрсәтә. Укучыга кеше психологиясен, бигрәк тә бала күңелен ныграк аңларга ярдәм итә.

Беренче укытучы

Беренче укытучым — Лилия апа. Дөрес, мин ул җитәк­ ләгән сыйныфка нибарысы бер генә ел йөрдем. Иң элек күргән мөгаллим булгач, ничек аны беренче дип санамый­ сың инде?!

Мин аны бик ярата идем. Ул да мине яраткандыр дип уйлыйм, чөнки минем яхшы укуымны, дәрестә дөрес итеп җавап бирүемне тели һәм бишлене бик күп куя иде.

Аннан соң миңа башлангычта икенче укытучылар да бе­ лем бирде, әмма мин ал арның һәрберсендә Лилия апаның сыйфатларын эзли торган булдым. Аның кебек сөйләшә­ ләрме, киенәләрме, аңлаталармы, аның кадәр беләләрме...

Югары сыйныфтагы хатын-кыз укытучыларны да мин еш кына Лилия апага охшаулары өчен дә яраттым.

Сыйныфташларым

Безнең алтынчылар мәктәбебездә шаянлыклары белән дан тоталар. Алардан тәрәзә төбендәге гөлләргә дә, спорт залын­ дагы инвентарьларга да, диварлардагы плакатларга да һич тынгылык юк.

Ә бит шаян булсалар да, бик яратам мин аларны. Үзләре ваталар, үзләре төзәтәләр, бүтән андый булмаска дип сүзләр бирешәләр, тик үзгәрә генә алмыйлар. Сыйныф җитәкчебез, шук малайларыбызга файдалы шөгыль табарга кирәк, ди. Мин дә шулайрак уйлыйм. Ишегалдын карап тотсынннар, гөлләрне үзләре үстерсеннәр, спорт секцияләренә йөрсеннәр. Бу башкалар эшләгән, тудырган әйберләрнең кадерен бе­ лергә өйрәтәчәк.

Җиденче сыйныфка без акыллыланып, тагын да зуррак үсеп килербез, кирәкмәгән гадэтләре­ бездән дә котылырбыз.

Казансу

Казансу елгасы кечкенә генә бер инештән башлана. Казан артындагы Казанбаш, Казанка авыллары яныннан ук ага ул. Вак-вак инешләрне, чишмәләрне куша торгач җәелә, мул сулы елгага әверелә.

Арча эшчеләр бистәсенә җиткәндә, инде ул шактый киң бер елгага әверелә. Болыннарны икегә бүлеп, борылып, бор­ маланып ага-ага да Иделгә барып кушыла.

Казан эчендә ул аеруча матур күренә. Көзләрен, Кремль диварлары буена утырып, көннәр буе аның ялтыравык күк­ рәгенә карап торганым бар. Җәйләрен мин аның ярларында балык тотам, ярына сибелгән комнарына ятып кызынам, яр буе әрәмәлекләре эчендә эссе вакытларда хәл алам.

«Без кырык беренче ел балалары»нда

вакыйгалар барган чор

М. Мәһдиевнең атаклы повестен укый башлаганчы ук, без анда сурәтләнгән вакыйгаларның Бөек Ватан сугышы чорына караганлыгын беләбез, чөнки аның 1941 нче елда башланганлыгы һәркем өчен бик яхшы таныш.

Повестьның дәреслекләргә кергән өлеше Арча педагогия училищесы коридорларын тасвирлаудан башланса да, язучы тиз генә укучыларның монда килгәнче эшләгән эшләрен сөйләп бирүгә күчә. Бу эшләр аларның ир-атларсыз калган авылда бөтен авырлыкны үз җилкәләренә күтәрүләрен күр­ сәтеп тора. Җир сукалаганнар, ат җиккәннәр, шул атта аш­ лык, бәрәңге ташыганнар алар.

Бу малайларның аңын сугыш сүзе томалаган. Язучы әнә шулай ди. Аларның инде күбесе ятим, караучысыз. М. Мәһдиев аларны шуңа күрә тәртипсез дип атый, әмма без бу тәртипсезлекләрнең бик кечкенә генә булуын, хәзерге тормышта очраган начарлыклар янында бик вак нәрсәләр икәнлеген тиз аңлап алабыз.

Сугыш чоры балалары урман, кыр ризыклары белән туена. Язучы шул хакта әйтергә дә оныт­ мый. Алар укудан бизгән, эшкә күнеккән, әмма әниләре, җитәкчеләр шул көн белән генә яшәми.

Сугыш беткәч, белемле кешеләргә кытлык башланасын, укы­ тучыларның да бик кирәк буласын белә алар, әнә шуңа күрә балаларын көзнең бер көнендә укырга җибәргәннәр.

Әсәр геройлары үзләрен зурларга тиң күрә, башкаларның да шулай санауларын тели. «Фронтка икмәк җитештергән малайлар» бит алар! Аларга рус теле укытучы алтмыш яшь­ лек Мәскәү татарының: «Шапки снять!» — дип әйткән бо­ ерыгы кырыс сугыш чоры мөнәсәбәтен күрсәтеп тора.

Училищеда олы яшьтәге укытучыларның белем бирүе дә мөгалимнәрнең сугышка алынуы хакында сөйли.

Шулай итеп, повестьның беренче битләреннән үк без су­ гыш чоры тормышы, авылы, вакыйгалары белән таныша башлыйбыз.

Әйбәт тә минем әби!

Әйе шул, әйбәт тә инде минем әби! Үзе матур, үзе акыллы, үзе яшь! Иртән, матур күлмәкләрен киеп, үкчәле туфлиләрдә эшкә чыгып китә. Көзге каршысына килеп, чәчләрен төзәтә, ирененә иннек сөртә. Ул урамнан узганда, тирә-якны хуш­ буй исе күмә.

Дусларымның әбиләре инде олы яшьтә, ә минеке әле кыз­ лар кебек. Уенчыклар кибетендә сатучы булып эшли ул. Берсеннән-берсе матур курчаклар, тизйөрешле машиналар белән өебезне тутырып бетерде инде! Әле бәйрәм, әле туган көн дигән булып, әле башка бер-бер сылтау табып, гел миңа бүләк алып кайтып тора. Шулай булгач, ничек яратмыйсың инде аны!

Шөһрәтне нәрсә үзгәрткән?

Өстенә ишелеп төшкән данны теләсә кем җиңел генә күтәрә алмый. Берәүләр югалып кала, калган гомерен фай­ далы эшләргә багышлый алмый. Икенчеләр үзләреннән каһарман ясауларын бөтенләй яратмыйлар. Өченчеләр мин­

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]