Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
543
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

ңәйтү максатыннан, борынгыдан килгән традици­ яләргә дә ияреп, укучыга иң элек үз тормышын­ нан кечкенә генә бер хикәят сөйли. Ул аны тари­ хи вакыйгаларга бәйле рәвештә исенә төшерә ке­ бек.

Әсәр герое бала вакытта авыл аша узып баручы бер моса­ фир аңа бер уч тутырып орлыклар бирә, аларны чәчәргә, карарга, үстерергә, үрчетергә киңәш итә. Бөтен авыл, тирәяк озакламый кып-кызыл чәчәкләргә күмелә.

Элекке вакытларда яхшылык таратып, һөнәр өйрәтеп, белем өләшеп йөрүче мәгърифәтчеләр булган. Карт миңа әнә шундый бер кеше дип аңлашыла. Язучы бу очракта игелекле эшләрнең, булышлык итсәң, киң таралуын аңла­

тырга тели.

Соңгы вакытта әсәрдәге кызыл чәчәкләрне ямьсезләп аңлатучылар да юк түгел. Анда үч тарату, үтерешләр бил­ гесе күрәләр, ә бит әдип бу чәчәкләргә бары тик яхшы эшләр мәгънәсе генә салган һәм революцияне дә — изге гамәлдән, аның хакындагы фикерне таратучыларны да яхшы ке­ шеләрдән санаган. Кызыл орлыкларны чәчүчеләрне дөнья­ ны шакшыдан, чүптән арындыручылар, кешеләр күңеленә дәва алып килүчеләр, аларга ярдәм кулы сузучылар дип санаган ул.

«Башлангыч» әсәрдән дөрес фикер чыгаруга юнәлеш бирә дә инде. Мин, заманга ярашу өчен, китапларда язучы уз­ дырган фикерне бозып аңлатуны яратмыйм. Аның белән килешмәскә, язучы кебек уйламаска мөмкин, әмма аның ни хакында әйтергә теләгәнен аңлауга ирешергә кирәк.

«Кызыл чәчәкләр»дә Зәңгәр Чишмә образы

Г. Ибраһимов тудырган табигать тасвирлары, төрле күре­ нешләр аның прозасын бик үзенчәлекле итә. «Кызыл чәчәкләр» әсәрендә образ-пейзажга мисаллар шактый, шу­ лай да алар арасында күзгә иң ташланып торганы — Зәңгәр Чишмә сурәтедер.

XX гасыр башында иҗат ителгән әсәрләрнең шактые нин­ ди дә булса авыл күренешен бирүдән башлана. «Кызыл чә­ чәкләр»нең төп өлеше дә шулай. Бу тасвир, мәгърифәтчелек

әдәбиятыннан башка эчтәлектәге прозага күчкәндә, элекке традицияләрдән язучының ничек файда­ ланганын күрсәтеп тора.

«Хисаметдин менла», «Җиһанша хәзрәт» по­ вестьларында да авыл кешеләренең төрле дәрәҗәдә яшә­ вен күрсәтү бар. Бу уңай үзәк геройның, үз көче белән, белеменә һәм һөнәренә таянып, ныклы, уртача тормыш алып баруын күрсәтү өчен кирәк. Бер яктан, ул — һөнәргә, бе­ лемгә ия булмаган кара халыкка, икенче яктан, байлыгын милләт файдасына тотмаган, алай гына да түгел, аның алга китешенә, күзе ачылуына комачаулык кылган байлар кат­ ламына каршы куела.

Ә инде тәнкыйди реализм белән язылган әсәрләрдә авыл кешеләренең тормышындагы контрастлыкны күрсәтү соци­ аль каршылыкларның нигезен ачу өчен кирәк. Кешенең матди тәэмин ителеше һәм карашлары арасында да һәрва­ кыт тыгыз бәйләнеш яши.

Мәгърифәтче язучылар прозасыннан аермалы буларак, «Кызыл чәчәкләр»дә авыл тасвирында детальләштерү көч­ лерәк. Язучы инде материаль тормышны ачып бирү белән генә канәгатьләнми, Зәңгәр Чишмәне табигатьнең гүзәл бер почмагы итеп тә күрсәтә, аңа романтик буяулар да өсти.

Хикәяләүче геройның үз туган ягына гашыйклыгы берен­ че җөмләдән үк сизелә: «Агыйделнең киң болыннар, зур таулар арасыннан боргаланып-боргаланып аккан җирендә үзенең зурлыгы, йортларның төзеклеге белән кечерәк шәһәргә охшашлы бер авыл бар...»

Зәңгәр Чишмәнең кечкенә күлен дә диңгезгә тиңли әдип, бакчаларында үскән чәчәкләрен, болыннарындагы печәннә­ рен дә гайре табигый итә. Ул аның саен хыялына киңрәк урын бирә бара: «... өч яклап тезелгән таулары, катлаукатлау баскычлашып, югары болытларга сузылалар; урман­ нарда меңәр еллык карт наратлар, чыршылар җәен-кышын яшәреп, шаулашып утыралар; елгалар, күлләр буеннан сөзәк сырт булып җәелеп киткән киң басулары шундый бәрә­ кәтлеләр ки, вакытында җылы яңгыр яуса, кояшлы аяз көннәр булса, бу яланнарның мамык кебек йомшак, көзге төн болытлары кебек куе кара туфраклары ярты дөньяны туйдырырлык нигъмәтләр бирәләр».

Г. Ибраһимов, туган ягыбыз табигатен сурәтләгәндә, эпи­

тетларны күп сипкән, гипербола алымын да кул­ ланган. Соклану хисе, санау интонациясе белән кушылып, тасвирның тәэсирен арттырганнан арт­ тыра барган.

Авылның табигатькә бәйле күренешен биргәннән соң, әдип кеше байлыклары тудырган төзелешләрне тасвирлауга күчкән: «Авылның уртасында зур базар кайный: аның ике ягыннан биек матур сарайлар, зур тимер йозак белән бик­ ләнә торган ак таш: кибетләр тезелеп китәләр...»

Г. Ибраһимов шуннан соң урта хәлле кешеләрнең урта­ ча өйләрен, инде бераздан тәмам ярлы тормышлы кешеләр­ нең каралты-кураларын игътибарга ала.

Яраткан әдибебез «Кызыл чәчәкләр»не ни өчен пейзаж тасвирыннан башлый соң? Аңа геройларның төрле социаль чыгышлы, төрле максатлар белән яшәүче, төрле дәрәҗәдә көн итүче кешеләр булуын күрсәтү кирәк. Шушы сурәт­ ләрдән соң ул нәкъ менә геройлар белән таныштыра башлый да: «Мин менә шул чит өйләрнең берсендә тудым.

Язмыш дулкыннары белән бер кавышып, бер аерылып яшәгән дүрт иптәшем дә шул авылның төрле урамнарын­ да, байлыгы-төзеклеге төрлечә булган төрле өйләрдә туыпүстеләр.

Арабыздан тик Шаһбазның гына кайда туганлыгын бел­ миләр».

Г. Ибраһимов әсәрнең буеннан-буена авыл тасвирын ту­ лыландыра бара, әмма кабат аның күренешләренә әсәр ба­ шындагы кадәр тукталмый инде.

Илсөяр миңа кайсы ягы белән ошады?

Маякчы кызы Илсөяр — күңелгә кереп калган әдәби ге­ ройлар арасында. Барыннан да бигрәк күп белергә теләве белән сокландыра ул мине. Мәрдән абзый аның сораула­ рына җавапны бер дә иренмичә бирә. Димәк, кыз да әтисе кебек күпбеләр булып үсәчәк.

Хәер, Мәрдән абзый да Илсөярнең үзенә охшавын бик тели. Хикәяләүче кызның ярдәмчел, шәфкатьле булуын әйтә. Әтисенә, бабасына бик игелекле бала ул — Илсөяр. Шул сыйфатларын үземдә дә булдырырга телим.

Илсөярнең әти-бабасының сүзен тыңлавы, һәр кушканнарын җиренә җиткереп үтәп баруы да — аның уңай якларыннан. Ул кайвакыт үз яше өчен мөмкин булмастай кебек эшләрне дә башкара.

Әти-бабасына ягымлы тавыш: белән генә эндәшә, иркәләргә, иркәләнеп алырга да онытмый кыз.

Илсөяр сер саклый белә. Димәк, үзе дә партизаннарга охшаган. Илсөярдә ир малайларда гына була торган һөнәр­ ләр дә күп. Менә мин үзем аның кебек оста итеп сызгыра белмим. Шул һөнәренә кызыгам да инде!

Илсөяр турында кайберәүләр, табигать белән дус булгач, бер дә курку белми, дип әйтә. Бу һич дөрес түгел, әмма шунысы бар: Илсөяр курку хисенә үзен җиңәргә бирми. Кызыксынучанлыгы да еш кына курку тойгысын онытырга, аңа бирешмәскә ярдәм итә. «Шикле бабай» белән урманда булган хәл әнә шуны күрсәтә. Бөтенләй курыкмау ул — юләрлек билгесе. Кирәкмәгәннән курку турында да шулай дип әйтергә була. Илсөяр андый түгел. Ул бик акыллы. Вакыйгаларны анализлый һәм кирәк бер нәтиҗәгә килеп эш йөртә.

Андагы кычкырып торган уңай сыйфатларны санап бе­ тердем шикелле.

«Бакчачы турында баллада»да төп фикерләр

Әдәбият дәресендә Илдар Юзеев исемле шагыйрь, аның иҗаты белән таныштык. Аның инде егермедән артык кита­ бы бар, ә үзе исә поэмалар, балладалар остасы буларак таныл­ ган икән.

«Бакчачы турында баллада» үзенең җиңел укылышлылыгы белән сокландыра. Рифмаларның камиллеге аша ирешә моңа шагыйрь. Ә бит балладаның фикерләре дә бик кызыклы.

Бакча үстергән, тау-ташлар арасында чәчәкләр балкыткан бакчачы картка дан җырлый шагыйрь. Аны җиргә бе­ реккән, туган туфрагын яраткан имән агачына тиңли. Җир эшкәртүнең көч, сабырлык соравы хакында әйтә.

Хезмәт аша кешеләрне, табигатьне сөендерерлек матур­ лык дөньяга килә, ди шагыйрь балладасында.

Ма т у р л ы к ны яратмаган вәхшиләр дә бар.

И.Юзеев аларны еланнар образы аша тудыра. Та­ бигатьтә мөмкин булырдай эшләр белән кешеләр тормышындагы хәлләрне янәшә куйгандай итә.

Шул ук вакытта явызлыкка каршы торып булу хакында да әйтә шагыйрь. Кемнәрнеңдер гомере өзелгәннән соң, авыр хәсрәтләр кичергәннән соң килгән җиңүнең дә күңел ярала­ рын басмавы турында сөйли.

Шул матурлыкны саклап калган, яшәткән, тудырган бак­ чачы да онытылырга мөмкин икән, чөнки тормыш алга бара, яңа матурлыклар, яңа җан ияләре туа, яңа җырлар иҗат ителә. Шунысы сөенечле: югалган матурлык, дөньядан кит­ кәннәр хакында сагышлы көйләр онытылмый. Бу киләчәктә ялгышлар кабатланмасын өчен кирәк.

«Мәүлия нигә көлде?» әсәрен хикәяләүче

Ибраһим Гази — хикәяләр остасы. Аның әсәрләре еш кына балалар тормышын чагылдыра. Бу кечкенә геройлар­ дан без үзебезне танып алабыз.

Хикәяне яраттыруда вакыйгаларны сөйләүченең роле бик зур. «Мәүлия нигә көлде?» бик кызык хәлләр турында. Хи­ кәяләүченең вакыйгаларда катнашмавы аны укучыга якы­ найта, ул безнең белән үзенә генә таныш бер серне бүлешкән кешегә охшап кала. Күңелгә авыл хәлләрен таратучы биләм­ че апалар да, бүрәнә өстендә көлке сөйләп утырган авыл картлары да килә. Язучы кайвакыт алар сөйләменә хас бул­ ган җөмләләр дә куллана. Борынгылар әйтмешли, дип, үз сүзләрен ныгытып куя ул.

Хикәяләүченең Мәүлияне бик яратканы күренеп тора, әмма ул аның кирәксез сыйфатлардан азат булуын тели. Үзе белгән ниндидер аерым бер кызны гына тасвирламый бит язучы. Юк-барга ышанучы балалар азмыни?! Димәк, әдип балаларны бик ярата. Ул аларга хас кайбер тискәре сыйфатларның әти-әниләреннән күчүен, гаиләдә тәрбиялә­ нүен күрә. Мәүлиянең әнисенә, әле карт булмаган кешегә, хорафатлыкның килешмәвен дә әйтә ул. Мәүлиягә килгән авырлыкларда аның өлеше барлыгын да белдереп куя.

Мәүлияне бозауга бәйле вакыйга үзгәртәчәк. Язучы мо­

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]