Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
543
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

Хәмзә байга һич кенә дә ярап булмый. Читеген тарту да ошамый, идәнгә палас җәйгәнне дә ярат­ м ы й . Авызы тулы тупас сүз үзенең. Бибигә әйтмәгәнен калдырмый.

Хәмзә бай көнен бер кирәксезгә уздырган. Без моны чәч­ тараштагы әңгәмәдән чыгып та чамалыйбыз. Чәч алучы, эш кешеләре дип, кызыл кибетчеләрне аннан алга уздыра. Җитмәсә, ул акчага да саран әле. Үзенә күрсәткән хезмәтне тиеш бәяләми.

Ул үзен-үзе карарга күнекмәгән. Юыныйм, дисә, сабы­ нын китер, суын салып тор. Сөртенергә теләсә, муенына «эскәтер сал». Утырасы урындыгын да астына куярга кирәк.

Хәмзә байның бүгенге көне бигрәк тә бушка узган, ул хәтта намазга бармый калган, чөнки спектакль куйдырмау артыннан йөргән. Хәмзә байның кирәксез эш белән йөрүен белгәнгә; ни пристав, ни губернатор, ни полиция ярдәмгә килмәгән.

Бөтен дөньяны үзенчә яшәтергә теләгән әлеге тискәре картның гаиләсендә дә дәрәҗәсе юк. Ул заман яңалыгы белән көрәшеп йөргәндә, кыз-уллары, килен-кияүләре театр­ га чыгып шылганнар.

Пейзаж лирикасында чагыштырулар

Шигърияттә чагыштыруларның әһәмияте бик зур. Алар сөйләмне мәгънәлерәк, образ-детальләрне үзенчәлеклерәк, эш-хәрәкәтләрне кызыклырак, гомумән алганда, шигырьне баерак итә.

С. Рәмиев иҗатында да чагыштырулар мулдан кул­ ланыла. Бу бигрәк тә пейзаж лирикасында ачык чагыла. Пейзажны төрлечә аңлаталар. Мин аны киңлеккә ия, һәрь­

ягыннан ябык булмаган урынчалык тасвиры дип аңлыйм. Әйтик, бүлмә. Аның чикләрен диварлары билгели. Ул — ябык урын һәм пейзаж була алмый. Дөрес, бу минем ачыш санала алмый. Аны галимнәр әйткән инде.

Пейзажны табигать тасвиры дип кенә аңлаучылар да очрый. Болай аңлау — хата. Француз теленнән кергән бу сүз урын, ил мәгънәсен аңлата ич.

С. Рәмиевнең «Авыл» шигыренә нигезләнеп, үз фикере­ безгә ярашлы мисаллар китерик:

Әй, авыл, син мең шәһәрдән Мең кабат ямьле вә хуш: Бер кеше юк бер урамда...

Нинди тын һәм нинди буш.

Бәхәссездер ки, әлеге строфа — пейзаж лирикасыннан бер үрнәк. Шигырьне укый башлауга ук, безнең күз алды­ бызга төнге авыл урамнары килә. .Аның караңгы бушлык­ лары, авыл өстендә елмаеп торган ай... Китерелгән цитата­ да шагыйрь, бу тасвирны тудыру өчен, чагыштыруларга мөрәҗәгать итә. Авылны шәһәргә каршы куя. Беренчесе икенчесеннән ямьлерәк һәм кеше күңеленә хушрак икән­ не төрле дәлилләр белән раслый. Күкне ул фирүзәдәй күрә, ай яктылыгындагы җир өстен көмешкә тиңли. Әлеге ча­ гыштыруны нигезли, аның урман һәм тауларның сихри яктылыгы икәнлеген белдереп уза:

Һәм гаҗиб бер яктылыкта Җир көмеш төсле тора: Анда урман һәм дә таулар, Монда кырлар яктыра.

Шәһәр турында берни дә сөйләми шагыйрь, әмма без, нәкъ менә ул авылны шәһәргә каршы куйганга, аларны үзара чагыштырганга, сурәтнең икенчесен үз күңелебез белән тулыландырабыз. Шәһәрнең айны күрсәтмәгән биек йортлы урамнарын, кара корым каплаган күк йөзен күр­ гәндәй булабыз.

«Тукай» романында эндәш сүзләр

Күләмле әдәби әсәрләрне тел-сурәтләү чараларының бер генә төреннән башка да күз алдына китереп булмый. Диа­ логлы сөйләмне эндәшсез тудыру да аны коры, сөйләшүче­ ләрен кискенрәк холыклы итә.

Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романындагы кайбер өзекләрне укып күрсәтсәк кенә дә, сез минем фикер белән килешер идегез. Габдулланың Сапый абзыйлар йортына килеп төш­ кән чагы. Озын юлдан соң икесе дә йончыганнар, арыганнар. Энесен күрергә дип, Газизә апасы да Сапыйларга килгән. Аның моңсулыгына эче пошып, бераз үпкәләгән тавыш бе­

ләнрәк, Хәят апа: «Әйдә, Газизә җаным, түрдән уз!» — ди. Эндәшнең матурын, кеше күңеленә май булып ята торганын сайлый ул. Габдулланы гади генә, якын иткәндәй, үз исеме белән атый.

Газизә апасы чаршау артындагы җирән мыеклы кешегә сүзен: «Син, монда кара әле...» — дип башлый. Язучы син эндәше аркылы элекке гадәтләрне күрсәтергә тели торган­ дыр. Ир-хатын (безнең әби-бабаларыбыз, аларның да әбибабалары), гадәттә, бер-берсенә әнә шулай мөрәҗәгать иткән бит.

Яңа табылган каениш җизнә өчен — «Казан кунагы». Ул аңа шул гыйбарә белән эндәшә дә. Тавышын күтәрә төшә, сокланганын, яратканын, якын иткәнен һәм итәчәген дә күрсәтергә, бу йортта Габдулланың үз кеше булачагын аңла­

тырга тели.

Газизә апасы, Габдулла исеме янына әле җаным, әле акыллым сүзләрен куша. Габдулла кемдер өчен — шәкерт, кемгә­ дер — Габдулла гына, ә туганнарына тора-бара «улым»а әве­ релә. Димәк, эндәш сүзләр әйтелү тонын да, эндәшүченең икен­ че бер кешегә мөнәсәбәтен дә бик ачык күрсәтеп торалар.

Яз җитә

Күренекле татар шагыйре Хәсән Туфан сугыш бетүне дөньяның язы җитү белән бер күрә. Дөрес, «Гөлләр инде яфрак яралар» шигырендә табигать фасылы турында да сүз бара. Бик кызык бер уй күңелгә килә: сугыш нәкъ яз кө­ нендә тәмамланган лабаса!

Яфрак ярган гөлләр дә шигырьдә ике төрле яздан хәбәр бирә. Бу ел фасылын ятим балалар бигрәк тә тилмереп көтә, чөнки алар кышкы салкыннардан күшеккән, аның ризыксыз көннәреннән көчкә исән калган.

Тупларның каты гөрселдәве сугышның көчәюен дә, ахы­ рына якынаюын да күрсәтеп тора. Шагыйрь моны «Сугыш алласы »ның салюты рәвешендәге образлы гыйбарә аша җит­ керә.

Хәсән Туфан иҗатында читләтеп әйтүләр бик күп. Мета­ форалар шагыйрьләрнең талант дәрәҗәсен билгели. Дошман ягын, башкисәрләрне, чит ил басып алучыларын X. Туфан

бер аждаһага тиңли. Әкиятләрдәге явызлык сим­ волы «Гөлләр инде яфрак яралар»да матур кул­ ланылыш таба, аның мәгънәсе киңәеп киткәндәй була.

Күчерелмә мәгънәлелеккә нигезләнгән бу шигырь явыз­ ларны көч белән генә юк итеп булу, Җ и р йөзендә тыныч­ лыкның бик кирәклеге хакында сөйли.

Кызыл чәчәкләр

Г. Ибраһимов — татар прозасының чишмә башында тору­ чылардан.

Гасыр узгач та, ул иҗат иткән әсәрләрнең популярлыгы кимеми, әдипнең сөйләм матурлыгы көннән-көн шакка­ тыра.

Без үзебез белән булган вакыйгаларны еш кына башка­ ларга сөйлибез, кайвакыт хатларга салабыз, әмма бик сирәк­ ләребез генә язучы булып китә. Матур итеп сөйләү, язу оста­ лыгы һәркемгә дә бирелмәгән шул. Әлеге сәләт шул ук ва­ кытта кешенең үз телен ни дәрәҗәдә яратуын, милләтен ни дәрәҗәдә хөрмәт итүен дә күрсәтеп тора.

Бәхәссез: Г. Ибраһимов — зур талант иясе. Әгәр без ул иҗат иткән әсәрләрнең телен өйрәнсәк, аларның төрле сурәтләү чараларына байлыгын күрербез. «Кызыл чәчәкләр» дә — әнә шундыйлардан.

Язучы шактый тармаклы сюжетка ия бу әсәрне хикәя генә дип атый һәм башына: ««Кызыл чәчәкләр» хикәясе якты, азат көннәр өчен көрәш юлында һәлак булган ип­ тәшләргә багышлана», — дип язып куя. Әлеге эпиграфтан ук әдипнең яңа тормыш очен көрәшүчеләрне к ы з ы л чәчәкләргә тиңләве, аларга кызыл чәчәкләр китерүе аңла­ шыла. Гадәттә, яу кырында үлгәннәр каберенә кызыл канә­ ферләр салалар.

Кызыл чәчәкләр образы әсәрнең үкенечле язмышлар ха­ кында булачагына да ишарәли сыман. Кызыл төснең көрәш төсе, кан төсе булуы безнең һәммәбезгә мәгълүм, шунлыктан эпиграф булмаса да, без «хикәя»дә канкойгыч вакыйгалар турында сөйләнәчәген фаразлар идек.

Г. Ибраһимов, әсәрнең тәэсирен көчәйтү, мәгънәсен ки­

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]