Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
543
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

шәһәреннән ерак булмаган «Жартас» санаториен­ да дәваланган идем. Казахлар белән үз телемдә генә аралаштым. Әби-бабалардан килгән гореф-га­ дәтләрне ташламавым, кечелекле булуым, татар­

ча яхшы сөйләшүем өчен андагы олы кешеләр мине бик яраттылар. Без бертуганнар кебек яшәдек.

Алтынчы сыйныф

Моң

Моң сүзе җырның көйләре белән бәйле, әлбәттә. Без, бу җыр моңлы, монысы моңсыз, дип әйтәбез. Әлеге төшенчә көйнең кеше күңеленә үтү дәрәҗәсенең күрсәткече кебек. Аһәңнәренең төрлелеге, катлаулылыгы турында сөйли. Ул еш кына сагышлы дигән төшенчәгә дә якын тора. Ә бит шул ук вакытта шатлыклы моңнар дип әйтү дә бар! Бу оч­ ракта тагын яңгыраш, көй күздә тотыла.

Шулай да моң сүзенең мәгънәсе, минемчә, киңрәк. Аны хәтта аңлатып бетереп тә булмый. Ул хәтта башка телләргә тәрҗемә дә ителә алмый. Аның мәгънәсен, сөйләм эчтәлеген­ нән чыгып, якынча гына икенче телдәге сүз белән белдерә­ ләр.

Моң көндәлек тормышыбызда күңел кичерешләренең катлаулылыгын, табигать фасылларының гаҗәеплеген, хәсрәтнең тирәнлеген аңлатканда да ярдәмгә килә.

Моң ул — хис. Табигатьтән бер тавыш килмәгәндә дә, моң тойгандай буласың. Кайбер истәлекләрне хәтереңә ките­ реп тә моңланасың: күңелең нечкәрә, сагышка батасың, бо­ егасың, җаныңа нидер җитми кебек тоела.

Моңны кайберәүләр кешенең җырны башкару стиле яисә тавышы белән дә бәйлиләр. Бу очракта ул мелизм дип йөр­ телгән музыкаль терминны алмаштыра.

Моң — тойгы. Мин аны безне чорнаган һәрнәрсәдән: төс­ ләрдән, җилләрдән, көннәр алмашынуыннан, дулкыннар тирбәнешеннән, хәтта болытларның иренчәк кенә агып бары­ шыннан да тоям.

Моңның үз төсе, үз сурәте дә булгалый. Мин аны әтиемне

югалткан әнием күзләрендә дерелдәвен, тамагы ач мәче баласының керфек очларына кунганын күрәм. Төн караңгылыгы моңның төнге сурәтедер шикелле. Көн яктысы — моңнарның шаты, ә кай­

вакыт күңелне якты сагышка төрә торганы.

Моң

Кайгы-хәсрәт кичергән халыктан да моңлырак халык бул­ мый. Көйгә салынган сүзләрен аңламаганда, бер халык еш кына икенче бер халыкның җырларын үз итми, чөнки ул әлеге милләт кичергәннәрне үз башыннан үткәрмәгән.

Берәүләргә мәхәббәт җырлары ошый. Икенчеләр сугыш турындагыларын ярата. Өченчеләргә әниләр хакындагы җырлар якынрак. Минемчә, һәркем күңелендә йөрткән моң­ га аваздаш көйләр эзли. Берсе сөйгәненнән аерылган, икен­ чесе ятимлектә үскән, өченчесенең сөйгән яры сугышлардан кайтмаган.

Мин җырларның барысын да бик яратам, әмма моңлыларын — йөрәккә үтеп кереп, аны актарып ташлагандай итә торганнарын үзрәк күрәм. Халык җырларының күпчелеге шундый. Алар ил, милләт язмышы турында сөйли.

Артистларыбыз кайвакыт электән җырланган җырлар­ ның сүзләрен, көйләрен үзгәртә, аның камиллегенә зыян китерә. Милли җәүһәрләрне сакларга кирәк. Аларның безгә гасырлар аша кичкәнлеге сизелеп торсын.

Сабан туе — хезмәт туе

Җәйнең беренче атнасында авылларда Сабантуйлар уз­ дырыла. Әлеге милли бәйрәмгә, эчтәлегенә туры китереп, соңгы елларда зур үзгәрешләр кертелде. Ул кыр батырларын бүләкләүдән, мәйдан уртасына чыгарып, рәхмәтләр әйтүдән, олылаудан башлана.

Әтием — комбайнчы. Ул Сабан туен бик көтеп ала, чөнки Күлле Кимедә аннан да булганрак, аннан да уңганрак башка һичкем юк. Быел аңа өстәл бүләк иттеләр. Әтиемнең ярдәм­ чесе булгач, мине дә онытмадылар. Беренче сентябрьдә мәк­ тәпкә өр-яңа букча белән барачакмын.

Сабан туенда авыл эшчәннәренә кунакка кай­ тучылар сокланып, зур хөрмәт белән карый. Кол­ хоз рәисе дә үзләре турында җылы сүзләр әйткәч, аларның тагын да тырышыбрак эшлисе, кешеләр­

не сөендерәсе килә. Шулай икән, Сабан туеның хезмәт бәй­ рәме булуы турында әйтеп тормаска да мөмкин. Әйе, ул — авыл хезмәтчәннәренең иң олы бәйрәме!

Асиясе, Нәсимәсе...

Татар халык җырларының бик күбесе кызлар исеме белән аталган. Моның берничә сәбәбе бар дип уйлыйм.

Беренчедән, хисле кешеләр күбрәк мәхәббәт темасына, сөеклеләренә багышлап шигырьләр яза. Сөйгәннәренең исемнәрен шулай мәңгеләштерәләр яисә үзләренең кемгә атап язганнарын халыкка, әлеге кызга белгертергә телиләр. Әгәр аңа көй чыгарыла икән, ул җырга әверелә. «Ал Зәй­ нәбем», «Асылъяр», «Гөлмәрфуга» җырлары шулай туган­ дыр. Еш кына җырның көе һәм сүзе кеше күңелендә берь­ юлы да барлыкка килә. Безнең авылның бер егете сөйгән кызы турында «Гөлмәрьям» исемле җыр чыгарган булган, әмма ул сезнең барыгызга да таныш шул исемдәге җырга һич кенә дә охшамаган.

Икенчедән, гасырлар дәвамында онытылмаслык, кешеләр күңеленә үтеп кергән мәхәббәт тарихлары бар. Аларның да кызлар исеме белән аталуы табигый. Кайбер җырлар һәр заман өчен яңгырашлы бәетләр, легендалар, кыйссалар ни­ гезендә дә барлыкка килә һәм алардагы үзәк герой исеме белән атала.

Кайбер җырларга кыз исеме кермәгән, әмма ул атамалар­ га куелган. Болары күп очракта — сәхнә әсәрләреннән. Куел­ ган исем әлеге җырны кем башкарганны күрсәтеп тора. Саҗидә Сөләйманова шигыренә Мәсгут Имашев көй язган «Гүзәлия җыры» «Утлар яна учакта» пьесасында яңгырый. Таҗи Гыйззәтнең «Ташкыннар» драмасында Гайнавал баш­ карган җыр да аның исеме белән халык арасында популяр­ лашып киткән. Монда композиторның (Җәүдәт Фәйзинең) таланты да зур роль уйнагандыр дип уйлыйм.

Өченчедән, кызлардан да матуррак, камилрәк, акыллырак

җан ияләре бар микән? Ә шагыйрьләр, җырчылар элек-электән ир затлары булган. Кызлар үз хислә­

рен урамга чыгармаганнар, гармун уйнап, урам

әйләнеп, к е ш е л ә р ишетерлек итеп җ ы р л а п йөрмәгәннәр. Алар, тәрәзә төбендә, сәке өстендә, чишмәдә кер чайкаганда, тын гына моңланганнар. «Галиябану»ны гына искә төшерик. Әлеге җырда нәкъ шул хакта сүз бара да.

Матурлык турында, кызлар хакында ничек җыр язмыйча түзәргә кирәк?!

«Беренче театр»ның бер герое

Г. Камалның «Беренче театр» пьесасын бик яратып укы­ дым. Андагы кешеләрне бу заманда чыра яндырып та таба алмыйсың! Хәмзә бай үзе генә дә ни тора!

Әсәрнең исеменнән үк күренгәнчә, пьеса театр туып, ны­ гып килгән бер заманда язылган. Хәмзә бай әнә шул хәл­ ләргә берүзе каршы торырга уйлаган. Әлбәттә, аның кебек тискәре, яңалыкны кабул итә алмаган байлар ул вакытта бик күп булгандыр. Г. Камал шуларның берсен татар сәх­ нәсенә менгезгән.

Драматург аның портретын бик кызык итеп тасвирлый. Урамнан, кеше арасыннан кайтып керсә дә, ул мәчет картын хәтерләтә: өстенә — намаз туны, аның эченнән — бишмәт, инде аның да астыннан кыска җиңле камзул кигән; ба­ шында — ак бүрек, яшел кәләпүш; чалбар балагын ак тас­ ма белән бәйләгән. Җәй эссесендә, йскечә яшим дип, кат- лы-катлы киенә, ямьсез кыяфәттә йөри ул.

Хәмзә байның иске фикерле икәнлеген драматург үзе үк әйтеп куйган, әмма моның шулай икәнлеген эчтәлек тә бик яхшы күрсәтә.

Г. Камал кайбер персонажларны — Хәбибрахманны, Би­ бине аңгыра дип атый. Хәмзә бай өендә яшәгән кешеләрнең акылга сайлыкларына аптырарга кирәкми. Хәер, әлеге Биби берьюлы барысын да акылга утырта түгелме соң?!

Хәмзә байның хәрәкәтләре бик кызык. Ачу белән, акаеп йөргәч, ул әле аңа, әле моңа сөртенә. Мәдрәсәдәге әчелек башмакларына да ачуы бар аның.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]