Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Rahman2004.pdf
Скачиваний:
543
Добавлен:
04.02.2016
Размер:
1.65 Mб
Скачать

Сөзешкәк

Башмак танабызга Сөзешкәк дип исем куш­ тым. Абзар ишеген ачар хәл юк, маңгаен сузып,

минем каршыма килә. Колак артларын кашып җибәргәч, күңеле йомшый аның, сырпаланырга, киемгә ышкынырга тотына.

Иртә белән мин аны болынга арканга төшерәм. Әнисе дә аннан ерак түгел — көтү эчендә. Сөзешкәккә әбәттә су китер­ гәнне карап, сөенеп торадыр әле.

Сөзешкәк әнисе кебек сөтле сыер булачак дип уйлыйбыз. Әбием кич белән җилемнәрен эзләгән, тарткалаган итә. Хо­ дай бирсә, булыр да!

Наилнең әнисе нигә елый?

Наил әнисенең нигә елаганлыгын аңламый. Ул сабый әле. Яхшы чаңгысы булгач, бөтен кеше сөенергә тиеш дип белә. Наилнең әнисе исә аның ятимлегенә кимсенеп, әтисе юклыгына көрсенеп елый. Улының кичә, әтисен эзләп, ур­ манга барганын белгән ул. Солдат абыйсы янында ничек сөенгәнлеген күргән. Наилгә янәшәсендә терәк булырлык, эшкә өйрәтерлек ир кеше булу кирәклеген аңлаган.

Ана күңелен Наилнең үзен тынычландырыр өчен әтисе хакында уйлап чыгарган әкияте дә, ир кешесез калган өйнең ямьсезлеге дә йомшаткан.

Бәхетле көн

Бүген мин бәхетле дә инде. Рәсем дәресендә беренче биш­ лене алдым. Моңа кадәр, ничек кенә тырышып ясасам да, сурәтләр бик ямьсез, кыйшык та мыйшык килеп чыга иде. Әллә кулның остаруы җитте, әллә баш рәсем серенә төше­ нерлек хәлгә килде, вазага суга куелган чәчәк нәкъ чынга охшап чыкты.

Рәсем укытучысы иптәшләремә күрсәткәч, чәчәкле битне үзенә бирүемне үтенде. Киләсе елгы укучыларга да күрсә­ тәчәк ул аны, аннан соңгы укучыларга да. Абыеңны мәктәп­ тә бик озак хәтерләячәкләр әле. Гап-гади бер рәсем куллар­ дан-кулларга күчәчәк. Ничек сөенмисең инде?!

Бәхетле көн

Май аенда мәчебез кечкенә генә, йомшак кына балалар алып кайтты. Берсеннән-берсен аерыр хәл юк, абый белән бүлешеп бетерә алмыйбыз. Алга да алабыз,

борынны да ялатабыз, үзебез дә үбәбез. Әниләре юып кына тора аларны. Үзен исә без юабыз.

Исән-сау калганына бик сөендек мәчебезнең. Балаларын да чит кешеләргә бирергә уйламыйбыз. Әниләре янында аякка бассыннар инде. Туганнар күп безнең, һәрберсенә бе­ рәрдән генә бүләк итәрбез әле.

Өйдә җан ияләре арткан көн бәхет китерә икән. Кунаклар килгәндә дә шулай рәхәт бит.

Бәхетле көн

Әтием Себердә эшли минем. Нефть торбаларын эретеп ябыштыра. Акча да күп түлиләр үзенә. Кайтканын дүрт күз белән көтәбез. Сумкасы тулы җиләк-җимеш була аның.

Әтиең булгач рәхәт. Тамак тук, өс бөтен. Ул Казанга кайт­ кан көнне тагын да рәхәтрәк. Алдына утырсам, һич төшәсем килми. Минем әти бит ул! Әйбәт әти. Юмарт әти. Акыллы әти.

Казан

Татарстанның башкаласын бик матур исем белән ата­ ганнар. Казанда аш пешә. Казанда чәй кайный. Димәк, Казан — элек-электән бик кунакчыл шәһәр.

Казан Казан ханлыгының да башкаласы булган. Шул заманнан калган истәлекләр шәһәребездә бихисап. Аның Кремле генә дә ни тора!

Соңгы елларда Казан тагын да матурайды. Колшәриф мәчете төзелде. Театр биналары гел яңартылып тора. Урам­ нар киңәя. Яңа йортлар саны арта. Ял итү урыннары да ачылып кына тора.

Казанны туристлар да ярата. Ул безнең милләтебезне баш­ ка ил халыкларына да таныта.

Үс, Казан, тагын да матуррак бул! Мин дә синең белән башкалам дип горурланырмын.

Яз

Язны кызларга охшатам мин: холкын белү кыен. Киемнәрне салдырып, көлеп-елмаеп килгән

була да әллә кая кача. Кар ява башлый, агачларга бәс куна, җылы сырмада да калтыратырга тотына.

Язны кызларга охшатам мин: чәчәкле күлмәк кияргә ярата. Чишмә юлларын ача, тәрәзәләрне юа, сайрый, җыр­

лый.

Язның төсе матур. Язның теле матур. Язның күңеле җы­ лы. Яз сәер. Яз күңелле. Яз — кызлар кебек!

Яз

Яз җитте. Бакча эшләре башланды. Кишер, редис ор­ лыклары түтәлләргә сибелгән инде. Чәчәкләр чәчелгән. По­ мидор, кыяр үсентеләре тәрәзә төпләрендә утыра. Бәрәңге­

не утырттык. Кайчан тишелер дип көтәбез.

Көтү чыкты. Болыннарда үләннәр куерып килә.

Чәчү тәмамланды. Кырлар матураеп калды. Инде Сабан­ туйлар да якынлаша.

Мин бакча яратам

Безнең бакчабыз бик зур түгел, шулай да анда үстерелгән ризыклар кыш чыгарга җитә. Болар: чөгендер, кәбестә, кишер, помидор, кыяр, баклажан, кабак һәм башкалар.

Баклажанны соңгы елларда гына утырта башладык. Аны үстерүне үз өстемә алдым. Орлыкларны тәрәзә төбендәге савытларга кыш көнендә үк чәчәм, су сибәм. Үсентеләр ко­ яшка үрелгәннән соң, гел боргалап торам: бер якка гына карап үсмәсеннәр.

Көрәк белән җир казу, тырмалау эше — әти белән икебез­ неке. Әни күбесенчә чүп утый, чөгендер белән кишер арала­ рын сирәкли.

Карлыганны бергәләп җыябыз. Көз көне күпләп коелган алмаларны да бергәләп турыйбыз, киптерәбез.

Алмагачларны язын әти агарта. Абый аңа корган ботак­ ларны кисәргә, төреп яисә буяп куярга булыша. Кортлардан,

бөҗәкләрдән саклауны әти безгә тапшырмый. Агу­ ны бик саклык белән сибәргә кирәк, сезгә иртә әле, ди.

Куак-агачлар яфракларын коеп бетергәнне көтәбез дә тагын бергәләп бакчага чыгабыз. Аларны җыеп алып, тирән чокырларга күмәбез. Әти бакчада учак яккан­ ны, сукмаклардагы корган үләннәрне яндырганны яратмый. Туфракта кирәкле җан ияләре дә бар, яшәсеннәр, җирдә урын һәркемгә җитә, ди.

Дуслык көче

«Дуслар дус булып кала» әсәрендә хайваннар тормышы тасвирлана.

Көчлерәге йомшаграгын юк итәргә генә тора җан ияләре­ нең. Кешеләргә бу яхшы билгеле, шуңа күрә Нуякны куа килгән төлкенең хәйләкәр тырнагыннан коткаралар да инде алар.

Нуяк башта кешеләрнең үзенә ярдәмгә килгәнен аңлап та бетерми шикелле, чөнки әнисенең аучы турында әйткән сүзләрен бик яхшы хәтерли ул.

Бүреләр булып бүреләр арасында да чирү гадәтенә каршы барырга батырчылык иткәннәре була икән. Батыр Вар­ тул — әнә шундыйлардан. Әлбәттә, бүренең куянны котка­ руы әкияттә генә була ала. Шулай да Вартулның Нуякка күрсәткән яхшылыгы безне ышандыра, һәм бу вакыйганы үз тормышыбызга күчереп карыйбыз. Авыр чакта ярдәмгә ташланган таныш булмаган кешеләрне исебезгә төшерәбез.

Телләр белү нигә кирәк?

Мин әллә ничә тел беләм. Инглизчәгә, русчага мәктәптә өйрәтәләр. Өебездә бик матур итеп татарча сөйләшәбез.

Бераз гына марича да аңлыйм мин. Җ ә й көне Мари Илендәге Бәрәңге районына кайтам. Анда кайбер татарлар да марича яхшы гына сөйләшә. Әбием дусларым белән ара­ лашырлык итеп бу телгә дә өйрәтте.

Татарча яхшы белгәч, төрекләрне, үзбәкләрне, казахларны да яхшы аңлыйсың икән. Быел Казахстанның Караганда

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]