Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Уч.пос. (2).docx
Скачиваний:
24
Добавлен:
27.05.2015
Размер:
117.26 Кб
Скачать

Алтынчы тема

а) ел фасыллары, кыш, җәй, яз, көз, кар, гөрләвек, яшелләнү, таң, йолдыз, сукмак, нур, изге, җиләс җил, ләззәтләнү, күз алдына китерү, вакытлыча, саргаю, кибү, чиксез, кадерен белү, кешелек, тыюлык, чара күрү, аяз, кояшлы, суык, салкын, салкынча, җилле, җылы, кызу, эссе, яңгырлы, томанлы;

ә) һава торышы, метеорологик мәгълүмат, һава температурасы, температура төшү (күтәрелү), яңгыр (кар, боз, яңгыр катыш кар) яву, чиләктән койган кебек яву, ләйсән яңгыр, салават күпере чыгу, төнлә, көндез, иртән, кичен, томан төшү, кырау төшү, кояш кыздыру, күк күкрәү, яшен яшьнәү, җил (буран, давыл) чыгу, быел, узган ел, киләсе ел, ел буе, әбиләр чуагы;

климатның тискәре шартлары, кар аз булу, кырау, корылык, кызу коры җил, кабатлану, үсемлекләр үсү чоры.

Биремнәр.

  1. Текстны укыгыз һәм тәрҗемә итегез.

Татарстан табигате

Татарстанның табигате матур, бай, серле һәм төрле. Калын зур урманнар да, тигез далалар да бар анда.

Татарстан Республикасын “дүрт елга иле” дип тә йөртәләр. Аның аша Идел, Чулман, Агыйдел, Нократ елгалары ага. Ык, Зәй, Мишә, Чирмешән, Зөя, Казансу елгалары – аларның кушылдыклары. Кечкенә елгалар, күлләр дә күп анда. Казан янындагы Аккош күле, Зәңгәр күл һәм шәһәр эчендәге Кабан күле барыбызга таныш. Алар бик уңайлы ял итү урыннары булып тора. Татарстан климаты уртача: кышлары артык салкын түгел, ә җәйләре түзә алмаслык эссе булмый. Бу турыда Г.Тукай: “Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава; җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява”, - дип язган иде.

Шуңа күрә республиканың бай табигате, йомшак, саф һавасы иген үстерергә дә, терлек үрчетергә дә уңайлы.

(Гомәр Башировтан)

­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­­

серле – таинственный кушылдык – приток

тигез – ровный таныш – знакомый

дала - степь уртача – умеренный

Чулман – Кама түзә алмаслык – нестерпимый

Нократ – Вятка уңайлы - удобный

  1. Муса Җәлилнең кайсы шигырьләрен мәктәптә өйрәндегез? Шул турында диалог төзеп сөйләшергә әзерләнегез.

Үткәннәрне искә төшерәбез

Алмашлыклар (местоимения)

Зат алмашлыклары: мин, син, ул, без, сез, алар.

Сорау алмашлыклары: кем?нәрсә? нинди? ничә? ничек?

Күрсәтү алмашлыклары: бу, теге, шул, әнә, менә, андый, шундый, алай, болай, шушы.

Билгеләү алмашлыклары: һәр, бөтен, һәммә, барысы, һәркем, үз, барлык.

Билгесезлек алмашлыклары: әллә кем, әллә нәрсә, әллә ничек, әллә нинди;кемдер, ничектер, кайчандыр; кем дә булса, кая да булса.

Юклык алмашлыклары: беркем, бернәрсә, беркайчан, бернинди, беркайда;һичкем, һичнәрсә,һичкайда.

Тартым алмашлыклары: минеке, синеке, аныкы, безнеке, сезнеке, аларныкы.

Б.к. бу, шул

И.к. моның, шуның

Ю.к. моңа(-р)-га, шуңа(-)-рга

Т.к. моны, шуны

Ч.к. моннан, шуннан

Ур-в.к. монда, шунда

  1. Тәрҗемә итегез.

Барлык ел фасылларында, һәркемнең кешелеклеге, шулар арасында, беркайчан да кояш кыздырмый, бөтен Татарстаннан эзлиләр, әллә нинди һава торышы, әнә салават күпере чыкты, һәркемнең күз алдына китерү.

  1. Ул алмашлыгын килеш белән төрләндереп, 6 җөмлә төзеп языгыз.

  2. Сүзләрнең тәрҗемәләрен туры китерегез.

вакытлыча ночью

чиксез осенью

бертуктаусыз безгранично

җәен зимой

көзен в прошлом году

кышын временно

язын днем

төнлә беспрерывно

көндез летом

еш будущий год

быел весной

узган ел каждый год

киләсе ел часто

ел буе целый год

ел саен в этом году

  1. Радио һәм телевидение дикторы ролендә бүген нинди һава торышы булуы турында сөйләгез.

  2. Сезгә кайсы ел фасылы ошый?Ни өчен? Шул турыда алмашлыкларны кулланып монолог сөйләгез.