Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Уч.пос. (2).docx
Скачиваний:
11
Добавлен:
27.05.2015
Размер:
117.26 Кб
Скачать

ПОВОЛЖСКАЯ ГОСУДАРСТВЕННАЯ АКАДЕМИЯ ФИЗИЧЕСКОЙ КУЛЬТУРЫ, СПОРТА И ТУРИЗМА

КАФЕДРА СОЦИАЛЬНО-ЭКОНОМИЧЕСКИХ ДИСЦИПЛИН, СЕРВИСА И ТУРИЗМА

ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК

Учебное пособие

Утверждено ученым советом

Поволжской государственной академии

физической культуры, спорта и туризма

от «» 2012 г.

Протокол №

Составитель

Кандидат педагогических наук,

старший преподаватель кафедры социально-экономических дисциплин, сервиса и туризма

Г.В. Галавова

Рецензент

Татарский язык: Учебное практическое пособие для студентов направления 034300.62 «Физическая культура». – Казань:

От автора

Учебное практическое пособие состоит из трех частей. В первой части даются упражнения для повторения грамматических конструкций татарского языка и отработки навыков и умений составления диалоговой и монологовой речи. Данная часть пособия составлена по следующему принципу: а) в начале каждого урока дается опорная лексика; б) текст для чтения и активизации лекции и грамматических конструкций; в) задания на развитие коммуникации и контрольные вопросы на повторение грамматики.

Во второй части даются тексты для чтения и развития речи.

В третьей части даются тексты познавательного и характера повышенной сложности для желающих самостоятельно продолжить усвоение курса татарского языка.

Беренче тема

  1. Тема буенча бирелгән сүзләрне укыгыз һәм сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итегез, “Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында”гы Законына нигезләнеп җөмләләр төзегез.

дәүләт, җәмгыять, халык, милли, милләт, икетеллек, мөстәкыйль, хокук, дошманлык, мөнәсәбәт, иҗтимагый, бертавыштан, мәнфәгать, шартнамә, вәкаләт, хакимият, сәяси, сәясәт, үзидарә, милек, түбәнсетү, гореф-гадәт, максат, мәгариф, кабул итү, җыелма, тәрбия, белгеч, дин, иҗат итү, икътисад, рухи-әһлакый, һөнәр, өстәмә, фән, ашыру, йола.

“Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында”гы Законга нигезләнеп, 1992 нче елдан татар һәм рус телләре дәүләт телләре статусын алдылар. Җәмгыятьтә үз урынын таба алырлык, конкурентлыкка сәләтле белгечләр әзерләү максатын күздә тотып, татар телен тирәнтен өйрәнелә башлады.

“Россия Федерациясе халыклары телләре турында”

Россия Федерациясе Законы [ 35: с.72-85]

Әлеге 1807-1 нче номерлы закон 1991 нче елның 25 нче октябрендә кабул ителә. Ул барлыгы 7 бүлектән , 28 статьядан тора.

Россия Федерациясе халыклары телләре – Россия дәүләтенең милли байлыгы ул.

Россия Федерациясе халыклары телләре дәүләт тарафыннан саклана һәм яклана.

Дәүләт Россия Федерациясенең барлык территориясендә милли телләрнең, икетеллекнең һәм күптеллекнең үсешенә йогынты ясый.

Әлеге закон Россия халыклары телләрен саклауга һәм аларның тигез хокуклы мөстәкыйль үсешенә юнәлдерелгән; ул – юридик һәм физик затларның эшчәнлеген хокукый яктан җайга салуны формалаштыру системасына нигез салу; әлеге закон положенияләрен тормышка ашыру өчен, норматив-хокукый актлар эшкәртү максатларыннан булдырылган.

Россия Федерациясендә теләсә нинди телгә саксыз караш, дошманлык хисләре пропагандлау, Конституция тарафыннан кабул ителгән милли сәясәт принципларына каршы килүче каршылыклар тудыру, телләрне куллануда тыюлар һәм өстенлекләр бирү һәм “Россия Федерациясе халыклары телләре турында” Россия Федерациясе Законын башка яктан бозулар катгый тыелган.

Әлеге законның кайбер статьялары тәкъдим ителә.

2 нче статья. Россия Федерациясе халыклары телләренең тигез хокуклылыгына дәүләт гарантияләре.

  1. Россия Федерациясе халыклары телләренең тигез хокуклы булуы – халыкларның һәм шәхеснең туган телләрен саклау һәм үстерү, аралашу телен сайлау һәм куллану иреге хокуклары җыелмасы ул.

  2. Россия Федерациясе бөтен халыкларына да, аларның санына карамастан, туган телне саклау һәм үстерү, аралашу телен сайлау һәм куллану иреген гарантияли.

  3. Россия Федерациясе һәркемгә, аның чыгышына, иҗтимагый торышына һәм милегенә, расасына һәм милләтенә, җенесенә, белеменә, дингә мөнәсәбәтенә һәм кайда яшәвенә карамастан, туган телне куллану, аралашу, тәрбияләү, укыту, иҗат итү телен ирекле сайлау хокукын гарантияли.

  4. Россия Федерациясе халыклары телләренең тигез хокуклылыгы закон нигезендә саклана. Теге яки бу телне куллануда, Россия Федерациясе законнары тарафыннан каралган очраклардан тыш, беркем дә чикләүләр яки өстенлекләр кертә алмый.

10 нчы статья. Россия Федерациясе халыклары телләрен өйрәнү һәм укыту.

  1. Дәүләт Россия Федерациясе халыкларына туган телләрен һәм башка телләрне өйрәнү һәм укыту өчен шартлар тудыра.

  2. Рус теле, Россия Федерациясенең дәүләт теле буларак, гомүми урта белем бирү һәм һөнәри белем бирү уку йортларында өйрәнелә.

  3. Республикаларда дәүләт телләрен һәм башка телләрне укыту үзләренең законнары нигезендә алып барыла.

  4. Россия Федерациясенең үз язуы булмаган һәр халкы туган телендә язуын булдыру хокукына ия. Дәүләт моның өчен кирәкле шартлар тудыра.

  5. Дәүләт Россия Федерациясе халыкларының барлык телләрен фәнни нигездә өйрәнү өчен шартлар тудыра.

Татарстан Республикасы Конституциясенең [35: с. 205] 8 нче статьясында болай дип әйтелгән:

  1. Тигез хокуклы татар һәм рус Татарстан Республикасында дәүләт телләре була.

  2. Татарстан Республикасы дәүләт власте, җирле үзидарә органнарында, Татарстан Республикасы дәүләт оешмаларында Татарстан Республикасы дәүләт телләре тигез кулланылалар.