
- •Беренче тема
- •“Россия Федерациясе халыклары телләре турында”
- •Россия Федерациясе Законы [ 35: с.72-85]
- •“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы [24: 3-15 б.]
- •Мин һәм безнең гаиләбез
- •Күп нокталар урынына үзегезнең мәгълүматларыгызны куеп, текстны укыгыз, русчага тәрҗемә итегез.
- •Үзем турында
- •Өченче тема
- •Биремнәр.
- •Көндәлек режим
- •Дүртенче тема
- •Яраткан ашларым
- •Бишенче тема
- •6. Сүзләрне тартым белән төрләндерегез һәм һәрберсе белән бер җөмлә әйтегез.
- •Алтынчы тема
- •Текстны укыгыз һәм тәрҗемә итегез.
- •Татарстан табигате
- •Муса Җәлилнең кайсы шигырьләрен мәктәптә өйрәндегез? Шул турында диалог төзеп сөйләшергә әзерләнегез.
- •Алмашлыклар (местоимения)
- •Җиденче тема
- •Йортыбыз, фатирыбыз
- •5.Төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар кулланып, үзегезнең фатирыгыз (йортыгыз, тулай торактагы бүлмәгез)турында диалог төзегез.
- •Сигезенче тема
- •Биремнәр
- •Казан — Татарстанның башкаласы
- •Тугызынчы тема
- •Сөйләм үрнәкләрен тәрҗемә итегез.”Кибеттә” темасына диалог төзегез.
- •4.Текстны укыгыз, русчага тәрҗемә итегез һәм аңа исем куегыз.
- •Унынчы тема
- •Татар журналлары
- •Унберенче тема
- •Текстны укыгыз һәм тәрҗемә итегез.
- •Сабан туе
- •Спряжение условной формы
- •Уникенче тема
- •Текстны укыгыз һәм тәрҗемә итегез.
- •Идел буе физик культура, спорт һәм туристлык дәүләт академиясе
Өченче тема
-
гәүдә, баш, муен, чәч, күз, каш, маңгай, яңак, колак, авыз, ирен, керфек, борын, тән, кендек, терсәк, аяк, тез, бот, үкчә, сәламәт(-лек);
-
хастаханә, яхшы хис итү, авыру, “ашыгыч ярдәм” машинасы, сукыр эчәге, аш алдыннан, аштан соң, ике төймә дару, кара җимеш суы, тәҗрибәле, катлаулы, шәфкать туташы, кешелекле, иртәгә кадәр, игътибарыгыз һәм ярдәмегез өчен рәхмәт, тизрәк терелеп чык, гомумән, тамак шешү, температураны үлчәү, авыру турында бик озак сорашу, билгә кадәр чишенү, югары кан басымы, төгәл диагноз кую өчен, кан тапшыру, йөткерү, ютәлләү, томау, ютәл, сулау, яту;
-
үпкә кабару, дәвала, күңелсез, ни булды, чиратка язылып кайту, теш ямату, күз табибы, кем актык, кабул итү, ерактан начар күрү, күзлек, баш әйләнү, күңел болгану, тамак, ашказаны, сары авыруы, терелү, ял йорты, байлык, саулык;
-
чыгыш ясау, милли көрәш, ярыш, хөкемдар, көрәш осталары, абсалют батыр, ике тапкыр, дөнья чемпионаты, җинү яулау, уңыш, яшь категориясе, бөтендөнья, урын, дөнья таҗы, җыелма команда, шәхси зачет, команда зачеты, спорт төре, спорт белән шөгыльләнү, Олимпия уеннары, көмеш медаль, алтын медаль, этергеч, кешелеклелек, кабатланмас, омтылыш, шайбалы хоккей, танылган спортчы, дан казынырга, атказанган спорт мастеры, җиңү яуларга, лаек булырга, халакара ярышлар, спорт төре, физик тәрбия укытучысы, Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрылыгы.
Биремнәр.
1.Текстны укыгыз һәм әчтәлеген үзгәртеп (үзегезнең көндәлек режимыгыз турында) сөйләргә әзерләнегез.
Көндәлек режим
Иртән алтыда торгач, мин юынам, ашыйм, киенәм һәм академиягә китәм. Академиягә килгәч, мин дусларым белән очрашам, һәм без бергә дәресләргә барабыз. Һәр көн 5-6 сәгать укыйбыз. Безнең тарих, рус теле, химия... (биология, инглиз теле, әдәбият) дәресләре була. Дәресләр беткәч, мин китапханәгә керәм. Анда журналлар, газеталар укыйм, яңа китаплар белән танышам. Атнага биш тапкыр мин тренировкаларга йөрим.
Өйгә (тулай торакка) кайткач, мин ашыйм, эчәм һәм аннары ял итәм: телевизор карыйм, музыка тыңлыйм, дусларым белән телефоннан сөйләшәм. Ял иткәч, дәресләргә әзерләнәм: дәреслекләрне укыйм, математикадан тигезләмәләр чишәм, татар һәм инглиз телләреннән текстлар тәрҗемә итәм, тарихтан һәм әдәбияттан рефератлар язам, интернеттан кирәкле мәгълүматны эзлим һәм өйрәнәм. Өй эшләрен әзерләгәч, саф һавада йөрим, дусларым белән очрашам һәм аралашам.
Кайбер көннәрне без бергәләп бассейнга яки спортзалга барабыз. Ял көннәрендә мин күбрәк өйдә булам, әти-әнием белән төрле яңалыклар турында сөйләшергә яратам. Кайвакытта дусларым белән концертларга, дискотекаларга йөрим, спорт ярышларын да карарга яратам. Вакытымны файдалы һәм күңелле үткәрергә тырышам.
(Ф.С.Сафиуллинадан)
2. Тема буенча тәкъдим ителгән сүзләрне искә төшерегез һәм тәрҗемәләрен укып күрсәтегез.
3.Җөмләләрне дөрес итеп интонация белән укыгыз.
-
Хәлең ничек?
-
Сәламәтлегегез ничек? – Ярыйсы.
-
Врачка язылырга мөмкинме?
-
Врач кайчан килә?
-
Врачның исеме ничек?
-
Кайсы төшең (төшегез) авырта?
-
Минем башым авырта.
-
Минем ашказаным авырта.
-
Температурыгыз бармы?
-
Монда авыртамы?
-
Мин йөткерәм.
-
Мин начар күрәм.
-
Миңа күзлек кирәк.
4.Әлеге сүзләрне кулланып, тиешле интонация белән түбәндәге темаларга җыйнак диалоглар төзегез.
а) Сез телефон аша врачка ничек язылуыгыз турында бер-берегез белән диалог төзеп сөйләшегез.
б) Лексик минимум сүзләрен кулланып “Врачта” темасына диалог төзегез.
в) Сез салкын тидергәч ничек дәваланасыз? Шул турыда сөйләргә әзерләнегез.
г) Авырмас өчен нинди эшләр эшләргә кирәклеген аңлатыгыз.
5.Сүзләрне дөрес итеп укыгыз, тәрҗемә итегез; басымнарны куеп, күчереп языгыз.
а) сәлам, исәнме, хуш килдегез, рәхим итегез, түрдән узыгыз;
б) гафу итегез, кичерегез, зинһар, үтенеп сорыйм, авыр булмасмы, кыен булмаса, шатланып, ярый, яхшы, әлбәттә;
в) рәхмәт, теләк, котлау, тәбрикләү, бәйрәм котлы булсын, уку елы мөбарәк булсын
6.Җөмләләрне татарча язып бетерегез. Татар телендә җөмләдәге сүзләр тәртибенә игътибар итегез.
Халыкара ярышларда мин төрле илләрдән бик кызыклы спортчылар белән таныштым, күп мәгълүмат алдым, (спасибо вам за оказанную помощь).
Кадерле тренерым! Мин сезне (поздравляю с Днем защитников отечества).
Гафу итегез, ( не сможете ли показать вон то лекарство).
Кичерегез мине, (пожалуйста, я не смог заранее придти на тренировку).
Гафу ит, зинһар, ( я не смог добиться хороших результатов).
7. Сүзләрне тиешле тәртиптә куеп, җөмләләр төзеп языгыз.
Ярышларга, спортчылар, әзерләнә.
Академияда, Марат, укый, туризм, белгечлегенә.
Ярышында, халыкара, миңа, теләде, тренер, уңышлар.
Алсу, утенде, гафу, иптәшеннән, өчен, шалтратмавы.
Сезне, рөхсәт итегез, дәү әнием, таныштырырга, белән.
Сөйләшү, сезнең, күңелле, белән, узды.
-
Сорауларга җавап бирегез.
-
2012 елда Лондонда үткәрелгән җәйге Олимпия уеннарында бронза, көме һәм алтын медальләр яулаган Татарстан һәм Россия спортчыларыннан кемнәрне беләсез? Алар спортның кайсы төрләре белән шөгыльләнә?
-
2013 нче елда үткәреләчәк Универсиадага Казан (безнең уку йорты) ничек әзерләнә? Шул хакта диалог төзеп сөйләшегез.
-
Спортчылар тәрбияләү өчен, хәзерге вакытта әлеге факультетта нинди эшләр башкарыла?
8. Текстны укыгыз һәм тәрҗемә итегез, аңа исем куегыз.
Поволжская государственная академия физической культуры спорта и туризма выпустила большое колличество талантливых спортсменов мирового уровня. Среди выпускников Поволжской академии – выдающиеся спортсмены: Олимпийская чемпионка в беге с препятствиями, аспирантка академии Гульнара Галкина-Самитова, трехкратный чемпион России, нападающий Санкт-Петербургского «Зенита» Александр Бухаров, мастер спорта международного класса по марафону, участница Олимпийских игр в Атланте Фирая Султанова-Жданова, мастер спорта международного класса по плаванию – чемпион Европы, участник Олимпийских игр в Афинах Александр Зацепин, победитель Универсиады в Шеньчжене, тяжелоатлет Геннадий Муратов, молодые хоккеисты, чемпионы мира среди юниоров, победители зимней Универсиады в Эрзуруме и многие др.