- •Беренче тема
- •“Россия Федерациясе халыклары телләре турында”
- •Россия Федерациясе Законы [ 35: с.72-85]
- •“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы [24: 3-15 б.]
- •Мин һәм безнең гаиләбез
- •Күп нокталар урынына үзегезнең мәгълүматларыгызны куеп, текстны укыгыз, русчага тәрҗемә итегез.
- •Үзем турында
- •Өченче тема
- •Биремнәр.
- •Көндәлек режим
- •Дүртенче тема
- •Яраткан ашларым
- •Бишенче тема
- •6. Сүзләрне тартым белән төрләндерегез һәм һәрберсе белән бер җөмлә әйтегез.
- •Алтынчы тема
- •Текстны укыгыз һәм тәрҗемә итегез.
- •Татарстан табигате
- •Муса Җәлилнең кайсы шигырьләрен мәктәптә өйрәндегез? Шул турында диалог төзеп сөйләшергә әзерләнегез.
- •Алмашлыклар (местоимения)
- •Җиденче тема
- •Йортыбыз, фатирыбыз
- •5.Төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар кулланып, үзегезнең фатирыгыз (йортыгыз, тулай торактагы бүлмәгез)турында диалог төзегез.
- •Сигезенче тема
- •Биремнәр
- •Казан — Татарстанның башкаласы
- •Тугызынчы тема
- •Сөйләм үрнәкләрен тәрҗемә итегез.”Кибеттә” темасына диалог төзегез.
- •4.Текстны укыгыз, русчага тәрҗемә итегез һәм аңа исем куегыз.
- •Унынчы тема
- •Татар журналлары
- •Унберенче тема
- •Текстны укыгыз һәм тәрҗемә итегез.
- •Сабан туе
- •Спряжение условной формы
- •Уникенче тема
- •Текстны укыгыз һәм тәрҗемә итегез.
- •Идел буе физик культура, спорт һәм туристлык дәүләт академиясе
“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы [24: 3-15 б.]
Әлеге закон Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан беренче тапкыр – 1992 нчн елның 8 нче июлендә, ә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелгән яңа редакциясе 2004 нче елның 1 нче июлендә кабул ителә. Ул барлыгы 6 бүлектән, 27 статьядан тора. Закон Татарстан Республикасы халыкларын, аларның мәдәниятләрен һәм телләрен һәрьяклап үстерү, җәмгыятьнең икътисади һәм рухи-әхлакый алга китешендә һәр халыкның иҗади куәтен, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен мөмкин кадәр күбрәк куллану, кеше хокукларын гамәлгә ашыру зарурлыгына нигезләнеп эшләнә.
Татарстан Республикасында нинди дә булса телгә карата дошманлыкны һәм түбәнсетүне пропагандалау рөхсәт ителми, кайсы телне куллануга карамастан, теләсә нинди кимсетүләр, шул исәптән һөнәр буенча чикләүләр тыела.
Әлеге закон рәсми мөнәсәбәтләрдә телләрнең кулланылышын хокукый көйләүгә нигез булып тора.
Әлеге законның кайбер статьялары китерелә.
3 нче статья. Телләрнең хокукый хәле.
Татарстан Республикасында тигез хокуклы татар һәм рус телләре дәүләт телләре була.
6 нчы статья. Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы.
Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан эшләнә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан раслана.
Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасында Татарстан Республикасы территориясендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрнең эшләвен тәэмин итү, Татарстан Республикасында дәүләт телләрендә һәм башка телләрендә әдәбият бастырып чыгаруга ярдәм итү, Татарстан Республикасы күпмилләтле халкының тел культурасын камилләштерү максатында, мәгариф системасын үстерү һәм башка юнәлешләр күздә тотыла.
Татар теле Татарстан Республикасы дәүләт теле статусында торгызу, саклау һәм үстерү, аны һәрьяклап өйрәнү һәм камилләштерү турындагы бүлек Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасының состав өлешен тәшкил итә.
8 нче статья. Тәрбия һәм уку – укыту телен сайлау хокукы.
Татарстан Республикасында гражданнар тәрбия һәм уку – укыту телен ирекле сайлау хокукына ия. Балаларны туган телгә өйрәтү – ата-аналарның граждан бурычы.
Мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә, гомуми белем бирү мәктәпләрендә, урта, махсус урта һәм югары уку йртларында укыту тәрбияләү теле законнар нигезендә билгеләнә.
9 нчы статья. Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне өйрәнү һәм укыту.
Татарстан Республикасында дәүләт гражданнарга туган телне өйрәнү һәм укыту өчен шартлар тәэмин итә.
Дәүләт аккредитациясе булган, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләреннән гайре, Татарстан Республикасы дәүләт телләрен буларак татар һәм рус телләре, татар һәм рус телләрендә әдәбият дәүләт мәгариф стандартлары нигезендә өйрәнелә. Гомүми белем бирү учреждениеләрендә, башлангыч һәм урта һөнәр белем бирү учреждениеләрендә татар һәм рус телләре тигез күләмнәрендә өйрәнелә.
Татарстан Республикасының башка мәгариф учреждениеләрендә башка мәгариф учреждениеләрендә дәүләт телләре һәм бүтән телләр гамәлгә куючы (гамәлгә куючылар) тарафыннан һәм (яисә) мәгариф учреждениесе уставында билгеләнгән тәртиптә законнар нигезендә өйрәнәлә һәм укытыла.
Дәүләт тиешле фәнни-тикшеренү учреждениеләрендә һәм югары уку йортларында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне фәнни тикшерү өчен шартлар тудыра, Татарстан Республикасы дәүләт телләре буенча белгечләр әзерләүне тәэмин итә.
2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы [24: 17 – 69 б.]
Әлеге программа “Татарстан Республикасы телләре турында” гы Татарстан Республикасы Законының 7 нче статьясы нигезендә Югары Советының 1994 нче елның 20 нче июлендәге 2186-XII номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасының дәвамы булып тора.
2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы – региональ максатчан програамма. Ул, тиешле федераль программалар белән беррәттән, Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне, шулай ук республикадан читтә татр телен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен, конкрет оптималь шартлар тудыруга юнәлдерелә. Программа түбәндүге бүлекләрдән тора:
-
Проблеманың асылы.
-
Программаның төп максатлары һәм бурычлары.
-
Программаны гамәлгә ашыру механизмы.
-
Программаны гамәлгә ашыруны тикшереп торуны һәм программада күрсәтелгән чараларның нәтиҗәлелеген бәяләүне оештыру.
-
Программа чаралары структурасы.
-
2004-2013 нче елларга исәпләнгән Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру чаралары.
Биремнәр
-
Тема буенча сорауларга җавап бирегез һәм биремнәрне үтәгез.
-
“Россия Федерациясе халыклары телләре турында” Россия Федерациясе Законы кайчан кабул ителгән?
-
Аның төп максаты нидән гыйбәрәт?
-
Әлеге законның 10 нчы статьясында милли республикаларда, шул исәптән Татарстан Республикасында да, дәүләт телләрен һәм башка телләрне өйрәнү, укыту турында нәрсә дип әйтелә?
-
Кайсы документта Татарстан Республикасында татар һәм рус телләренең дәүләт телләре буларак тигез хокуклы дип саналуы турында әйтелә?
-
“Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы кайчан кабул ителә?
-
Югарыда әйтелгән законда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне өйрәнү һәм укыту кирәклеге турындагы статьяда нәрсә дип әйтелә?
-
“Россия Федерациясе халыклары телләре турында” Россия Федерациясе Законы, “Татарстан Республикасы һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үст буенча 2004-2013 елларга исәпләнгән Татарстан Республикасы дәүләт программасы турында җыйнак монологлар яки диалоглар төзегез.
Икенче тема
Аралашу әдәбе (исәнләшү, танышу, сабуллашу). Мин һәм безнең гаиләбез.
әти, әни, дәү әти, дәү әни, апа, абый, эне, сеңел, кыз, ул, онык, игезәк, бертуган, ерак туган, якын туган, туганнан туган, әби, бабай, егет, кияү, кәләш, килен, хатын, ир, каенана, үги әни, үги әти, кода, кодагый, туган-тумача, таныш-белеш, балдыз, җизни, аеруча, гадәти, хакында, мәдәният, мәгълүматлар, шөгыльләнергә, мөмкинлек, күңел ачарга, әйтем, гадәт.
Истә калдырыгыз (Запомните)!
Специфичные татарские гласные звуки: [ә], [ү], [ө].
Специфичные татарские согласные звуки: [w], [ң], [къ], [гъ], [h], [‘] (hәмзә).
В отличие от русского алфавита, который, как известно, состоит из 33 букв, татарский алфавит состоит из 39 букв. Для обозначения фонетических особенностей татарского языка в алфавит введены буквы ә, ө, ү, ң, h, җ которых нет в русском алфавите. Остальные специфичные согласные звуки обозначаются на письме буквами, имеющимся в алфавите:
[w] – “в” (вакыт, авыл, вакыйга);
[къ] – “к” (кода, холык, онык);
[гъ] – “г” (гомер, гаилэ, уңган);
[‘](hәмзә) – “ь” (мәсәлә), “э” (тәэсир), “ъ” (Коръән).
Биремнәр.
-
Тема буенча бирелгән сүзләрне укыгыз һәм тәрҗемә итегез.
-
Татар телендәге үзенчәлекле авазларны дөрес әйтеп, текстны укыгыз, русчага тәрҗемә итегез.
