
- •Беренче тема
- •“Россия Федерациясе халыклары телләре турында”
- •Россия Федерациясе Законы [ 35: с.72-85]
- •“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы [24: 3-15 б.]
- •Мин һәм безнең гаиләбез
- •Күп нокталар урынына үзегезнең мәгълүматларыгызны куеп, текстны укыгыз, русчага тәрҗемә итегез.
- •Үзем турында
- •Өченче тема
- •Биремнәр.
- •Көндәлек режим
- •Дүртенче тема
- •Яраткан ашларым
- •Бишенче тема
- •6. Сүзләрне тартым белән төрләндерегез һәм һәрберсе белән бер җөмлә әйтегез.
- •Алтынчы тема
- •Текстны укыгыз һәм тәрҗемә итегез.
- •Татарстан табигате
- •Муса Җәлилнең кайсы шигырьләрен мәктәптә өйрәндегез? Шул турында диалог төзеп сөйләшергә әзерләнегез.
- •Алмашлыклар (местоимения)
- •Җиденче тема
- •Йортыбыз, фатирыбыз
- •5.Төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар кулланып, үзегезнең фатирыгыз (йортыгыз, тулай торактагы бүлмәгез)турында диалог төзегез.
- •Сигезенче тема
- •Биремнәр
- •Казан — Татарстанның башкаласы
- •Тугызынчы тема
- •Сөйләм үрнәкләрен тәрҗемә итегез.”Кибеттә” темасына диалог төзегез.
- •4.Текстны укыгыз, русчага тәрҗемә итегез һәм аңа исем куегыз.
- •Унынчы тема
- •Татар журналлары
- •Унберенче тема
- •Текстны укыгыз һәм тәрҗемә итегез.
- •Сабан туе
- •Спряжение условной формы
- •Уникенче тема
- •Текстны укыгыз һәм тәрҗемә итегез.
- •Идел буе физик культура, спорт һәм туристлык дәүләт академиясе
Биремнәр
1.Текстны укыгыз һәм тәрҗемә итегез, саннарны табып, дөрес язылышына игътибар итегез. Казан турында үзегезнең җөмләләрегезне өстәп языгыз.
Казан — Татарстанның башкаласы
Казан — борынгы шәһәр. Ул Иделнең буенда урнашкан. Казанның мәйданы — ике йөз сиксән сигез кв. км. Анда бер миллионнан артык кеше яши. Шәһәр җиде районга бүленгән: Вахитов, Совет, Киров, Мәскәү, Идел буе, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары.
Казанның үзәгендә тарихи һәйкәл — Кремль балкып тора. Биредә Президент Сарае, Сөембикә манарасы, Благовещение соборы һәм Кол Шәриф мәчете урнашкан. Кремль каршындагы мәйданда герой—шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә һәйкәл куелган.
Казанның Кремль урамында, иң матур биналарның берсендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе урнашкан. Аның каршында — бер мең сигез йөз дүртенче елда төзелгән мәшһүр Казан университеты. Биредә бөек ачышлар ясалган, атаклы галимнәр эшләгән. Университет — Татарстанның, Казанның горурлыгы. Башкалабызда берсеннән-берсе матур биналар, урамнар, истәлекле һәм тарихи урыннар шактый күп. Алар арасында Милли музей, Сынлы сәнгать музее, Казан шәһәре хакимияте бинасы, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры һәм башкалар.
Казан — эре сәнәгый үзәк. Биредә самолетлар, вертолетлар, медицина җиһазлары, магнитлы тасмалар, мех һәм тегү әйберләре, дарулар һәм башка югары сыйфатлы товарлар житештерелә. Казанда эшләнгән әйберләр төрле республикаларга, чит илләргә чыгарыла.
Казан — фән үзәге. Биредә Россия Фәннәр академиясенең Казан филиалы, Татарстан Фәннәр академиясе, күпсанлы фәнни-тикшеренү институтлары урнашкан. Казан Идел буе дәүләт университеты, техник һәм технологик, педагогика, энергетика һәм медицина университетлары, авыл хуҗалыгы академиясе, архитектура һәм төзелеш академиясе, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм, финанс - экономика һәм коммерция институты һәм башка югары уку йортларында меңнәрчә студент белем ала. Әлеге югары уку йортларында утыз биш меңгә чамасы студент белем ала.
Казан — танылган мәдәни үзәк. Шәһәрдә алты театр эшли: М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, В.Качалов исемендәге Зур рус драма театры, К.Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театры, Яшь тамашачы театры, Курчак театры. Биредә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе, «Казан» милли-мәдәни үзәге, күпсанлы мәдәният сарайлары, китапханәләр бар.
Бүгенге Казан зур, матур, мәһабәт. Ике мең бишенче елда башкала тантаналы төстә меңьеллыгын бәйрәм итте.
(Ф.С.Сафиуллинадан)
2. Саннарны язмача языгыз.
11, 17, 19, 23, 35, 46, 125, 134, 1217, 10 281; 3,5; 2,7;8,9;13,27; 1,181.
-
7,9 саннарын килеш белән төрләндерегез.
5. Җөмләләрне кирәкле сүзләр өстәп укыгыз
1. Казан........урнашкан. 2. Ул......районга бүленгән. 3. Казанда тарихи урыннар арасында.........һ.б. 4. Казан эре ...... үзәге. 5. Анда .......җитештерелә. 6. Казанда ........һәм башка югары уку йортларында меңнәрчә студент белем ала. 7. Анда ......театрлары эшли.
6. Саннарны файдаланып, түбәндәге сорауларга җавап бирегез.
1. Сезгә ничә яшь? Туган елыгызның датасы белән бергә әйтегез.
2. Сезнең гаиләдә ничә кеше бар? Алар ничә яшьтә?
3. Сез ничәнче йортта, ничәнче катта һәм ничәнче фатирда яшисез?
4. Сезнең подъездда һәр катта ничәшәр фатир бар?
5. Сез укырга ничәнче автобус (троллейбус, трамвай) белән барасыз?
6. Сезнең көн саен ничә пар дәресегез була?
7. Шимбә көнне ничә сәгать укыйсыз?
8. Көнегезнең дүрттән бер өлешен спортка багышлыйсызмы?
-
Мөстәкыйль рәвештә татарчага тәрҗемә итегез.
Пятое, десятое, двадцать пятое, семнадцать, тридцать первое, первый курс, тридцатое августа, двадцать второй дом, одиннадцатый класс, две тысячи двенадцатый год, по тридцать, по тридцать пять, по шестнадцать, по четыре, по двадцать пять студентов, приблизительно пять человек, ноль целых пять десятых, одна четвертая, два литра молока, пять книг.
-
Түбәндәге ситуацияләргә туры килгән диалоглар төзегез.
-
Сезгә башка шәһәрдән туганыгыз (я дустыгыз) килде. Аны Казанның кайсы урыннары белән таныштырыр идегез?
-
Экскурсовод ролендә туристларны тимер юл вокзалыннан Кремльгә алып барырга кирәк.