Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

Тесты ДЯ для студ

..doc
Скачиваний:
17
Добавлен:
18.03.2015
Размер:
126.98 Кб
Скачать

Древние языки

Идел-Урал ареалына караган телләрне күрсәт

казах, кыргыз, үзбәк

якут, шор, хакас

төрек, сары уйгур, уйгур

татар, башкорт, чуваш

Төрки телләрнең ничә таралыш ареалы бар:

3

7

6

5

Төрки телләр гаиләсенә караган телләр типологик яктан нинди төркемгә керә?

агглютинатив

флектив

полисинтетик

аморф

Орхон-енисей язмаларының төп график үзенчәлеге:

сонант язу

вокал язу

консонант язу

веляр язу

Орхон-Енисей язмаларына беренчеләрдән булып кем дешифровка ясый?

Бартольд

Катанов

Томсен

Рамстедт

М.Кашгарлының танылган 3 томлык сүзлеге ничек атала?

“Мөкаддимәт әл-әдәб”

“Диване лөгат-әт төрк”

“Мөхакамәт әл-лөгатайн”

“Китабы булгат ал-муштак фи-лугати ат турк уал кифчак”

Угыз төркеменә караган телне күрсәтергә:

тофалар

төркмән

тува

татар

Тоникук исеме кайсы язма истәлектә очрый

“Кутадгу билиг”

“Кодекс куманикус”

“Кыйсса-сел әнбия”

Орхон-енисей язмалары

“О языке якутов” хезмәтенең авторы

Й.Бенцинг

О.Бетлингк

В.Котвич

М.Казембек

Көнчыгыш хун тармагына карамаган телне билгеләргә

чуваш

якут

казах

гагауз

Иң борынгы төрки алфавит ничек атала?

уйгур язуы

иероглиф

рун язуы

пиктограмма

Орхон-енисей язмаларындагы есидиң фигыленең дөрес тәрҗемәсе:

эссе

ишең

ишетегез

әчеде

Күлтегин истәлегенә язмадагы йети егерме сан исемен цифрлар белән күрсәт:

140

27

13

17

Иң борынгы төрки язмалардагы кылынмыс фигыле нинди заман формасында?

билгеле киләчәк

хәзерге

үткән

билгесез киләчәк

Орхон-енисей язмалары кая язылганнар?

ташка

кәгазьгә

телдән телгә күчкәннәр

агач каерысына

Урта Азиядә рун хәрефләре белән башкарылган борынгы язмалар нинди төргә карый?

Талас язмалары

Орхон язмалары

Енисей язмалары

уйгур язмалары

Орхон-енисей язмаларындагы саб сүзенең татар телендәге синонимы:

сап “ручка”

сәбәп “причина”

сау “доить”

сүз “слово”

Борынгы олур фигылендә нинди аваз төшеп калган?

г

т

д

н

А.Самойловичның классификациясе өчен нигез булган төшенчәләрнең берсе “будь” мәгънәсе белән бәйле булмаган вариант:

ол

бул

бүл

пул

Орхон-енисей язмаларында кытай халкы нинди этноним белән теркәлгән?

чигил

чин

табгач

таңут

*кү “распространяться” тамыры татар телендәге нинди сүз белән семантик яктан бәйләнгән?

күр

күч

көч

көй

Борынгы төрки телендәге инәк сүзенең хәзерге татар телендәге синонимы:

кәҗә

киек

сыер

болан

Борынгы төрки телендә нинди иҗек тибы очрамый?

С (сузык)

ТС (тартык+сузык)

ТСТТ (тартык+сузык+тартык+тартык)

ТТСТ (тартык+тартык+сузык+тартык)

Борынгы уйгур телендәге йарук сүзе рус теленә ничек тәрҗемә ителә?

“половина”

“блеск”

“соревнование”

“судьба”

Борынгы уйгур язма истәлекләрендә нинди эчтәлек өстенлек алган?

ханнар тормышын сурәтләү

дини эчтәлек

илләрне басып алу

революцион эчтәлек

А.Самойлович классификациясе буенча чагатай төркеменә караган сарик формасы рус теленә ничек тәрҗемә ителә?

“спрашивать”

“овца”

“желтый”

“просачиваться”

Сүзләрнең килеп чыгышын өйрәнә торган тел тармагы ничек атала?

этимология

этнология

идеография

историография

Урта төрки чорда тел ситуациясенә нинди вакыйга зур тәэсир ясый?

Бөек Ватан сугышы

Октябрь революциясе

монгол-татар яулары

Петербург шәһренә нигез салу

Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү телгә ничек тәэсир итә?

дәүләтнең чикләре киңәя

гарәп алынмалары үтеп керә

тел әдәби нормаларга салына

китаплар басыла башлый

«Грамматика башкирского языка» хезмәтенең авторы:

Н.А.Баскаков

А.Н.Кононов

Җ.Г.Киекбаев

Н.К.Дмитриев

Тарихи тамырдаш сүзләрне тап

атлы, аткару, азык

атлау, адым, аяк

ачкыч, адаш, атыл

алты, артык, анда

Агглютинатив телләрнең тамыры өчен нинди үзенчәлек хас?

тамыр озын

тамыр тотрыклы

тамыр үзгәрүчән

тамыр калын

Биш санының этимологиясе нинди сүз белән бәйле?

баш

бил

беләк

бармак

“Ырк битиг” (“Книга гаданий”) язма истәлеге нинди борынгы тел белән бәйле?

кыпчак

чагатай

болгар

уйгур

Чуваш телендәге ура сүзенә татар телендә нинди сүз тәңгәл килә?

урын

аяк

ара

уян

Баба теленә караган форманы кире торгызу нинди термин белән белдерелә?

транскрипция

реконструкция

трансформация

редукция

“Куаншим пусар”, “Сигез йүкмәк” нинди борынгы телнең язма истәлекләре?

кыпчак

болгар

уйгур

сәлҗүк

А.Н.Самойлович телләрне төркемләүдә нинди сан исемен нигез итеп алган?

сигез

сиксән

туксан

тугыз

«Сodex cumanicus» истәлеге нинди жанрга карый?

поэма

җыр

мәкалә

сүзлек

Күл-Тегин, Моян-Чура, Могилян хан истәлегенә кайсы язмалар багышланган?

Qutadgu bilig;

Орхон-Енисей;

Codex cumanicus;

Нәћҗел Фәрадис.

Нинди борынгы тел турында сүз бара: Мисыр, Сирия дәүләте территориясендә таралган, төрки телләрнең j группасына карый, сүз башында саңгырау k, t киң кулланыла, язма истәлек Котб «Хөсрәү вә Ширин».

коман (кыпчак) теле

болгар теле

сәлҗүк теле

мәмлүк-кыпчак теле

«Тюркологиянең батыры» дип кемгә әйтәләр?

К.Гали

К.Насыйри

М.Кашгарлы

Э.В.Севортян

Орхон-енисей язмаларын кем беренче тапкыр рус теленә тәрҗемә итә?

В.В.Радлов

А.Н.Самойлович

О.Дерфер

А.Зайончковский

XIX (60 ее.) чоры тюркологиядә кем исеме белән бәйле?

О.Бетлингк;

Г.Рамстедт;

В.Котвич;

В.Радлов.

Төрки телләрнең р-группа, д-группа, тау-группа, таглык, таглы, ол группасы кем тарафыннан төзелгән классификациядә аерыла:

О.Рясянен;

А.Самойлович;

К.Менгес;

В.Богородицкий

Татар телендәге бул фигыле тарихи яктан нинди сүз белән тамырдаш?

буш

пеш

бел

баш

Болгар төркеменең төп үзенчәлекләрен күрсәтегез.

Сүз белән яңгырау тартыклар килү;

Озын сузыкларның булуы;

р ~ з, л ~ ш;

хәзерге заман хикәя фигыль -йорум/-арым кушымчалары ярдәмендә ясала.

Кыпчак төркеменә караган тезмәне тап:

якут, тува, тофалар;

азербайҗан, төрек, төркмән;

чуваш, гагауз, татар;

казах, кыргыз, башкорт.

TÜN ночь: tün udusïqïm kelmädï – ночью не приходил мой сон. Кайсы сүзлектән алынган?

Төрки телләрнең этимологик сүзлегеннән;

Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән;

Борынгы төрки сүзлегеннән;

Төрекчә-татарча сүзлектән.

Тарихи яктан тамырдаш сүзләрне тап

белем, беләк, белен;

сын, сыз, суз;

сана, сайла, сагын;

сөз, сөзәк, сүз.

«Борынгы тел» шартлы термины белән нинди телләр атала?

V-VIII гасырлардагы тел;

әдәби әсәрләрнең теле;

гарәп язуы;

коммуникатив функцияләрен югалткан тел.

Төрки телләрнең үсешендәге иң борынгы чорны күрсәтергә:

Хун дәвере;

алтай эпохасы;

Казан ханлыгы чоры;

б.э. Х гасыры.

Алтай тел берлеге нинди тел гаиләләрен берләштерә?

славян, баск, һинди

семит-хәмит, картвель, дравид

чукот, фин-угор, роман-герман

төрки, монгол, тунгус-маньчжур

Төрки телләрнең С.Е.Малов тарафыннан төзелгән классификациясе нинди принципка нигезләнә.

тарихи;

структур;

географик;

лингвистик.

Кайсы борынгы язма истәлек ханнар-каганнар тормышын, алар алып барган сугышларны сурәтли?

«Мөкаддимәт әл әдәб»;

Орхон-енисей язмалары;

«Алтын ярук»;

«Мәхәббәтнамә».

«Алтын ярук» язма истәлеге атамасындагы «ярук» сүзе татар телендәге нинди сүз белән мәгънәдәш?

ярдәм;

җәренгә;

ярыш;

җәрәхәт.

Борынгы уйгур теле таралган урынны күрсәтергә.

Урта Азиядә;

Кавказда;

Япониядә;

Кытайда.

«Кутадгу билиг» поэмасы нинди борынгы телдә язылган?

чагатай;

болгар;

караханит-уйгур;

угыз.

Борынгы текстларда еш очраган тиши сүзенең тәрҗемәсе:

зуб

дырявить

самка

сон

«Халык» төшенчәсе борынгы төрки язма истәлекләрдә нинди лексик берәмлек ярдәмендә белдерелә?

*el [эл];

*kiši [киши];

*bodun [бодун];

*kol [кол].

Төрки халыклар гарәп язуыннан күпме файдаланалар?

100 ел;

1000 ел;

20 ел;

200 ел.

Карлук төркеменә караган төрки телләрнең үсеше өчен кайсы борынгы тел нигез булган?

уйгур;

болгар;

сәлҗүк;

чагатай.

Якут, тува, хакас, шор телләре төрки телләрнең кайсы ареалына карый?

Идел-Урал;

Кавказ,

Чит ил телләре;

Себер

Н.А.Баскаков классификациясе буенча татар теле төрки телләрнең кайсы тармагына карый?

уйгур-угыз

кыпчак-болгар

угыз-кыпчак

угыз-болгар

Кайсы галим төзегән классификация географик принципка нигезләнә?

В.Богородицкий

С.Малов

М.Кашгарлы

Г.Рамстедт

Иң борынгы төрки язма истәлекләр кайсы дәвергә карый?

Алтай;

борынгы төрки;

урта төрки;

яңа төрки.

Орхон-енисей язмаларына кем беренче тапкыр дешифровка ясый?

С.Е.Малов;

Г.Рамстедт;

Н.А.Баскаков;

В. Томсен

Түбәндә сурәтләнгән язма истәлек кем хөрмәтенә куелган? Ул “Монголиядәге Орхон елгасы буенда табылган, 8 гасырда язылган, таш стела пирамида рәвешендә, Зур һәм Кече язмадан тора, тарихи сурәтләүгә корылган”

Кашгарлы;

Күлтегин

Кули Чура

Каюм Насыйри.

Борынгы төрки кедик “дичь”, адак “нога”, күдәгү “жених”, едгү “хороший” сүзләрен татар теле белән чагыштырганда нинди фонетик күренеш күзәтелә?

д авазының төшеп калуы;

бу сүзләр татар теле белән бәйле түгел

д авазының й авазына күчеше

д авазының саңгыраулашуы.

Кайсы сүз Орхон-енисей язмаларындагы “привязывать” мәгънәсенә туры килә?

ба

не

кү

сү

Кайда [г] авазының [w] авазына күчеше күзәтелми?

агыл “деревня”

агыр “тяжелый”

багыр “душа”

сакын “думать”

Борынгы төрки үгүз сүзенең татар телендәге параллеле:

үгез “бык”

ага “течет”

игез “близнецы”

уңыш “урожай”

Борынгы төрки үкүш сүзе рус теленә ничек тәрҗемә ителә?

“молозиво”

“много”

“раскаиваться”

“рычать”

Борынгы сәлҗүк теле нинди тармакка караган телләр өчен нигез булган?

угыз

уйгур

карлук

кыпчак

Кайсы борынгы телнең язма истәлекләре аз сакланган?

караханит-уйгур

болгар

мәмлүк-кыпчак

алтын урда

“Нәһҗел фәрадис” атамасы ничек тәрҗемә ителә?

“Нәсел шәҗәрәсе”

“Тирән тамырлар”

“Юрау китабы”

“Оҗмах баскычлары”

Бүгенге көндә төрки телләр гаиләсенә караган телләрнең саны күпме?

25-27

30-35

100 дән артык

7-8

Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасында төрки телләрнең нинди тармагына караган тел билгеләре күбрәк?

уйгур

угыз

кыпчак

болгар

“Хөсрәү вә Ширин” әсәренең оригиналы кайда саклана?

Парижда

Лондонда

Астанада

Чебоксарда

Поляк Э.Пекарский кайсы төрки халыкларның 3 томлы сүзлеген төзи?

тува

шор

хакас

якут

В.В.Радлов Себер территориясенә экспедиция нәтиҗәсе буларак күптомлы нинди хезмәт әзерләп бастыра?

“Татар грамматикасы”

“Төрки сөйләшләрнең сүзлеге тәҗрибәсе”

“Төрки телләрнең тарихи-чагыштырма грамматикасы”

“Төрекчә-татарча сүзлек”

Нинди борынгы төрки язма истәлекнең исеме рус теленә “Познание, ведущее к счастью” дип тәрҗемә ителә?

“Куаншим пусар”

“Кыйссаи Йосыф”

“Кутадгу билиг”

“Китаби дәдәм Коркуд”

Караханит-уйгур теле кайсы ареалда таралган була?

Себердә

Ерак көнчыгышта

Урта Азиядә

Европада

Караханит-уйгур теленең истәлекләре нинди язу белән башкарылган

рун

кириллица

латын

гарәп

“Диване лөгат-әт төрк” сүзлегенең оригиналы кайда саклана?

Санкт-Петербургта

Улан-баторда

+Стамбулда

Токиода

“Диване лөгат-әт төрк” сүзлегенең төп принцибы:

чагыштырма

фонетик

орфографик

структур

М.Кашгарлы сүзлегендәге чагмур һәм татар телендәге яңгыр сүзләрен чагыштырганда нинди фонетик күренеш күзәтелә?

чиратлашу

ассимиляция

протеза

метатеза

Нинди язма истәлектә төрки халыклардагы 12 еллык хайван циклы атамалары сурәтләнә?

“Кутадгу билиг”

“Диване лөгат әт-төрк”

“Кыйссаи Йосыф”

“Алтын ярук”

Телне диахрон яктан тикшерү нәрсә ул?

телне бүгенге көн күзлегеннән генә карау

хәзерге тел формаларын борынгы формалары белән янәшә кую

дөрес язу кагыйдәләрен барлау

җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен табу

Билгелелек-билгесезлек теориясенең авторы кем?

Н.А. Баскаков

Җ.Г. Киекбаев

К.М. Мусаев

Т.М.Гарипов

Сары уйгур телен кайсы галим ныклап тикшерә?

Э.Р. Тенишев

Н.И. Егоров

А.Т. Кайдаров

А. Ширалиев

Түбәндәге чараларның кайсы билгелелекне белдерә?

күплек кушымчасы

-з форманты

[и] авазы

[а] авазы

Түбәндәге чараларның кайсы билгесезлекне белдерә?

фигыльнең -ган /-гән кушымчалары

фигыльнең -ды/ -де кушымчалары

бер сүзе

бу алмашлыгы

“Гора” төшенчәсенең кайсы фонетик варианты төрки телләрдә очрамый?

таг

даг

тау

таң

Төрек телендәге кырмызы сүзе нинди мәгънәви төркемгә карый?

форма

характер

хайван

төс

Нинди төрки телдә озын сузыклар бар?

башкорт

казах

якут

чуваш

Нинди төрки телдә сингармонизм законы һәрвакыт күзәтелми?

азербайҗан

төркмән

гагауз

+үзбәк

“Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел. Бүтән телләрдән бер дә ким түгел…” дигән юлларны кем әйткән?

Мәүлә Колый

Утыз Имәни

Каюм Насыйри

Габделҗаббар Кандалый

Тофалар телен кайсы галим ныклап тикшерә?

Рясянен

В.Рассадин

В.Радлов

Г.Рамстедт

Б.Юнусалиев нинди телнең тамыр-нигезләрен өйрәнә?

кыргыз

казах

карачай-балкар

кумык

Э.В.Севортян тюркологиядә нинди казанышы белән таныла?

азербайҗан телен ныклап тикшерә

язма истәлекләрне өйрәнә

төрки телләрнең этимологик сүзлеген төзи

татарча-русча сүзлек төзи

Телләрнең кардәшлеген билгеләгәндә нинди билгене исәпкә алу кирәкми?

регуляр фонетик тәңгәллекләргә

лексик байлыкның уртаклыгына

халык санына

грамматик күрсәткечләрнең уртаклыгына

Кием сүзен реконструкциялргә:

*кийим

*кий

*кедим

*кези

Түбәндәге сүзләрнең кайсы формасы кое “колодец” белән бәйле түгел?

*кодок

*коток

*козок

*копок

Нинди шәһәрнең атамасы таш “камень” төшенчәсе белән бәйле?

Ашхабад

Чаллы

Москва

Стамбул

Күрсәтелгән килешләрнең кайсы Орхон-енисей язмаларында гына очрый?

төшем

корал

иялек

юнәлеш

Күлтегин истәлегенә түбәндәге язмада фигыльләр татар теленә ничек тәрҗемә ителәләр: Түрк будун үчүн түн удымадым, күнтүз олурмадым.

укымадым, үлмәдем

уйнамадым, алынмадым

йокламадым, утырмадым

онытмадым, өлгермәдем

“Кутадгу билиг” истәлегендәге кайсы сүз татар телендә палатальләшә?

кöŋül “душа”

söz “слово”

sаčϊtsа “рассеяться”

tilä “желать”

“Кутадгу билиг” этик-дидактик поэмасы буенча акыл күрке (матурлыгы) нәрсәдә?

Укуш кöркi тыл ол, бу тыл кöркi сöз,

Кiшi кöркi jÿз ол, бу jÿз кöркi кöз.

күздә

+телдә

йөздә

күздә