Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Syfat.docx
Скачиваний:
33
Добавлен:
10.02.2015
Размер:
35.07 Кб
Скачать

Сыйфат

Сыйфат, предметның яисә затның билгесен белдереп, нинди, кайсы сорауларына җавап бирә. Сыйфатлар исемне ачыклап киләләр; исем белән бәйләнештә килгән сыйфатлар ярашмыйлар, ягъни сан, килеш, тартым белән төрләнмиләр:

тәрбияле бала – тәрбияле балалар – тәрбияле баланың – тәрбияле балабыз

зур йорт – зур йортлар – зур йортларга – зур йортларыбыз

Татар телендә сыйфатлар, эш-хәлнең билгесен белдереп, фигыльне дә ачыклап килә алалар, бу яктан алар рәвешләргә охшый.

Яхшы машина. – Яхшы эшли.

Матур кыз. – Матур киенә.

Асыл сыйфатлар

Асыл сыйфатлар предметның яки затның эчке һәм тышкы билгеләрен, төсен, физик халәтен, холкын, тәмен, күләмен, зурлыгын белдерә: матур шәһәр, акыллы кеше, зәңгәр күк, тәмле ризык, чиста бүлмә, каты чикләвек, кечкенә бала, биек манара. Асыл сыйфатлар дәрәҗә белән төрләнә.

И туган тел, и матур тел! Әткәм-әнкәмнең теле (Г.Тукай).

Җылы сүз – җан азыгы.

Булат сөйгән кызы Мәйсәрәгә зәңгәр шәл бүләк итә.

Нисби сыйфатлар

Нисби сыйфатлар предметның яки затның башка предметлар белән төрле мөнәсәбәтләреннән килеп чыккан билгеләрне белдерәләр: фәнни мәкалә, дипломлы егет, җәйге кич, көндәлек эш, өске кат, аскы бүлмә.

Нисби сыйфатлар һәрвакыт ясалма булалар һәм дәрәҗә белән төрләнмиләр.

Татарлар – кунакчыл халык.

Безне туганчыл, ярдәмчел итеп үстергән әти-әниебезгә без бик рәхмәтле.

Сыйфат + исем, исем + сыйфат төзелмәләре

Сыйфат, исемнән алда килеп, аның билгесен ачыклый (ягъни аергыч булып килә).

Матур шәһәр.

Тәрбияле балалар.

Салкын кыш.

Кышкы юл.

Сыйфат, исемнән соң килеп, аның билгесе турында хәбәр итә (ягъни хәбәр булып килә).

Шәһәр матур.

Балалар тәрбияле.

Кыш салкын.

Юл кышкы.

Җөмләдә сыйфатларның урыны

Сыйфатлар җөмләдә төрле урыннарда килә ала:

  • күбрәк исемне ачыклап килә һәм аның алдында урнаша:

Кәрим – озын буйлы егет.

Бакчабызда матур чәчәкләр үсә.

  • предмет яки зат турында хәбәр итеп, җөмлә ахырында урнаша:

Гөлшатның күзләре яшел.

  • процессның билгесен, үтәлү рәвешен белдереп, фигыль алдыннан килә:

Дустым күңелле яши.

Сыйфат дәрәҗәләре

Төп дәрәҗә

Төп дәрәҗә – сыйфатларның төп формасы; аның махсус күрсәткече юк: ак кар, зур шәһәр, акыллы бала.

Чагыштыру дәрәҗәсе

Чагыштыру дәрәҗәсе бер предметтагы билгенең башка предметтагы билгедән артыграк булуын белдерә. Бу форма -рак/-рәк кушымчасы ярдәмендә ясала:

зур  зуррак

яхшы  яхшырак

матур  матуррак

Бу китап кызыклырак.

Бездә кыш салкынрак.

Синнән дә якынрак, синнән дә кадерлерәк кешем юк.

Искәрмә: сүз ахырында п /б, к/г тартыкларының чиратлашуы күзәтелә:

шәп шәбрәк

биек биегрәк

Чагыштыру дәрәҗәсен белдерү өчен, караганда, чагыштырганда бәйлек сүзләре дә кулланылырга мөмкин.

Бу шәһәр теге шәһәргә караганда зур (зуррак).

Бу шәһәр теге шәһәр белән чагыштырганда зур (зуррак).

Артыклык дәрәҗәсе

Артыклык дәрәҗәсе билгенең башка предметларның билгесе белән чагыштырганда артыграк яисә гомумән югары булуын белдерә. Аның күрсәткечләре төрле:

1) иң, бик кисәкчәләре ярдәмендә ясала: бик матур йорт, иң матур йорт; бик зур шәһәр, иң зур шәһәр;

2) сыйфатларның беренче иҗегенә п яки м хәрефе өстәлеп кабатлана. Бу ысул төсне, сирәгрәк форманы, физик халәтне белдергән сыйфатлар өчен хас:

ак  ап-ак

сары  сап-сары

якты  яп-якты

караңгы  кап-караңгы

яшь  япь-яшь

яшел  ямь-яшел

3) кабатланып ясалган сыйфатлар интенсивлыкны белдерә: зур-зур йортлар, матур-матур кызлар;

4) артык, гаять, үтә кисәкчәләре ярдәмендә ясала: артык зур бүлмә, гаять зур агач, үтә авыр көн.

Синең кулларың бик йомшак.

Урамда ап-ак кар ява.

Шәһәрдә зур-зур йортлар төзиләр.

Шкаф гаять биек, ишектән сыймаска мөмкин.

Кимлек дәрәҗәсе

Кимлек дәрәҗәсе билгенең гадәттәгедән кимрәк булуын белдерә. Асыл сыйфатларның барысы да кимлек дәрәҗәсен белдерә алмый. Ул предметларның төсен, тәмен, физик халәтен белдергән сыйфатларга гына хас. Кимлек дәрәҗәсен белдерүдә -кылт/-келт (-гылт/-гелт), -келтем, -су, -сыл/-сел, -елҗем кушымчалары кулланыла:

сары  саргылт

кызыл  кызгылт

яшел  яшькелт

әче  әчкелт / әчкелтем

ал  алсу

зәңгәр  зәңгәрсу

кара  карасу

ак  аксыл

күк  күксел / күгелҗем

Кимлек мәгънәсе башка чаралар ярдәмендә дә белдерелә ала:

  • гына/генә (кына/кенә) кисәкчәсе:

матур  матур гына

гади  гади генә

йомшак  йомшак кына

  • бераз рәвеше:

салкын  бераз салкын

тар  бераз тар

Өстендә кызгылт күлмәк, башында яшькелт яулык.

Бакчада матур гына чәчәкләр үсеп утыра.

Бу күлмәк бик матур, ләкин бераз тар.

Сыйфат ясалышы Ясалма сыйфатлар

-лы/-ле кушымчасы

-лы/-ле кушымчасы - продуктив сүз ясагыч кушымча; исемнәр, сыйфатлар, сирәгрәк саннар, хәбәрлек сүзләр һәм исем фигыльләрдән сыйфатлар ясый. Бу сыйфатлар предметның яки затның ниндидер билгегә ия булуын, уңай бәяләүне белдерәләр.

яңгыр  яңгырлы көн

акыл  акыллы кеше

тәм  тәмле өчпочмак

бала  балалы хатын

ак  аклы күлмәк

яшел, зәңгәр  яшелле-зәңгәрле яулык

җиде  җиделе лампа

биш  бишле билгесе

кирәк  кирәкле әйбер

тиеш  тиешле җавап

түләү  түләүле уку

чигү  чигүле яулык.

-сыз/-сез кушымчасы

-сыз/-сез сүз ясагыч кушымчасы -лы/-ле кушымчалы сыйфатларга карата антонимик мәгънәдәге сыйфатлар ясый: предметның яки затның ниндидер билгегә ия булмавын яисә билгенең җитәрлек булмавын, тискәре бәяләүне белдерә.

Бу кушымча исемнәргә, сирәгрәк модаль сүзләргә һәм исем фигыльләргә ялгана:

яңгыр  яңгырсыз көн

бала  баласыз хатын

акыл  акылсыз кеше

тәм  тәмсез ризык

сөт сөтсез чәй

кирәк  кирәксез әйбер

тиеш  тиешсез җавап

түләү  түләүсез уку.

-лы/-ле һәм -сыз/-сез кушымчалы сыйфатлар һәрвакыт антоним булмыйлар: җирле сөйләш (җирсез сөйләш мөмкин түгел), вакытлы эш (вакытсыз эш мөмкин түгел), кичсез кайтмау (кичле кайтмау мөмкин түгел), катлаулы мәсьәлә (катлаусыз мәсьәлә мөмкин түгел).

Искәрмә: -лы/-ле һәм -сыз/-сез кушымчалары сүзләрне бер-берсенә бәйләү өчен дә хезмәт итә һәм рус телендәге с, без предлоглары белән килгән исемнәргә туры килә: тәрәзәле бүлмә, тәрәзәсез бүлмә, синсез күңелсез.

-гы/-ге кушымчасы

-гы/-ге (-кы/-ке) сүз ясагыч кушымчасы, исемнәргә, вакыт рәвешләренә ялганып, урын яки вакыт мәгънәсен белдергән сыйфатлар ясый:

кыш  кышкы юл

яз  язгы кич

җәй  җәйге яңгыр

көндез  көндезге ял

элек  элекке дуслар

хәзер  хәзерге әдәбият

соң  соңгы хәбәрләр

өс өске кат

эч  эчке кием

тыш  тышкы ишек

Бу кушымча урын-вакыт килешендәге исемнәргә дә ялгана: урмандагы җиләк, судагы балык, өйдәге гөлләр.

-чан/-чән кушымчасы

-чан/-чән кушымчасы сыйфатлар ясалышында продуктив түгел, ул исемнәргә, сирәгрәк фигыльләргә ялгана. Бу сыйфатлар кешенең эчке сыйфатларын, характерын белдерә: эшчән, кызыксынучан, икеләнүчән, таләпчән, уйчан, сүзчән, оялчан, хезмәт сөючән.

-чыл/-чел кушымчасы

-чыл/-чел кушымчасы сыйфатлар ясалышында продуктив түгел; ул исемнәргә, сирәгрәк сыйфатларга ялгана. Алар мәгънәсе белән кешенең билгеле бер өстенлеккә ия сыйфатын, нәрсәгә дә булса һәвәслеген белдерә: кунакчыл, ярдәмчел, туганчыл, вакчыл, сакчыл.

-гыч/-геч кушымчасы

-гыч/-геч (-кыч/-кеч) кушымчасы сыйфатлар ясауда катнаша: башлангыч, тетрәндергеч, шаккаткыч, хәлиткеч, искиткеч.

-ныкы/-неке кушымчасы

-ныкы/-неке кушымчасы, исемнәргә һәм алмашлыкларга ялганып, предмет­ның иялек мөнәсәбәтен, ягъни кайсы затка каравын белдерә.

Телефон кызныкы.

Күлмәк әнинеке.

Аудитория университетныкы.

-ныкы/-неке кушымчалы сүзләр, иялек килеше кушымчасы кебек, иялек мөнәсәбәтен белдерә, ләкин аннан аермалы буларак, һәрвакыт җөмлә ахырында килә.

Чагыштырыгыз:

Әминәнең китабы. – Китап Әминәнеке.

Минем телефоным. Телефон минеке.

Искәрмәләр:

-ныкы/-неке кушымчасы күплек һәм тартым кушымчаларыннан соң да ялганырга мөмкин: дусныкы  дустымныкы  дусларымныкы.

-ныкы/-неке кушымчалы сүзләр, исемләшеп, сан, килеш белән төрләнеп, җөмләдә төрле урыннарда килә ала.

Әминәнең телефоны өйдә калган, шуңа күрә ул минекен алып торды.

-дагы/-дәге кушымчасы

-дагы/-дәге (-тагы/-тәге) кушымчасы катлаулы кушымча булып санала. Ул -да/-дә (-та/-тә) урын-вакыт килеше кушымчасы һәм -гы/-ге (-кы/-ке) сүз ясагыч кушымчасы ярдәмендә ясала.

-дагы/-дәге (-тагы/-тәге) кушымчасы исемнәргә ялганып килә һәм урын мәгънәсен предмет яки затның билгесе буларак белдерә:

вазадагы алмалар

Камиләдәге чәчәкләр

шкафтагы күлмәк

мәктәптәге балалар

Искәрмә: -дагы/-дәге (-тагы/-тәге) кушымчасы күплек һәм тартым кушымчалы сүзләргә дә ялганырга мөмкин: дәфтәрдәге язу  дәфтәрләрдәге язу  дәфтәрләребездәге язу.

-лык/-лек + -лы/-ле кушымчалары

Бер үк тамырга бер-бер артлы берничә ясагыч кушымча ялганып килергә мөмкин.

-лык/-лек кушымчалы исемнәргә -лы/-ле кушымчасы ялганып, ясалма сыйфатлар барлыкка килә.

Мәсәлән, күзлекле сүзенең ясалышы түбәндәге тәртиптә бара:

күз күзлек – исемнән исем ясалган;

күзлек күзлекле – исемнән сыйфат ясалган.

-лыклы/-лекле кушымчалы ясалма сыйфатлар телдә актив кулланыла: эш-лек-ле, истә-лек-ле, дан-лык-лы, шат-лык-лы, тугры-лык-лы, эз-лек-ле, үзенчә-лек-ле.

Кушымчалар башка тәртиптә дә ялганырга мөмкин: лык/-лек кушымчасы -лы/-ле кушымчасына ялганып, исемнәр ясала: әдәп-ле-лек, күңел-ле-лек, игьтибар-лы-лык, чыдам-лы-лык, түзем-ле-лек.

-ый/-и кушымчасы

Гарәп алынмаларына -ый/-и кушымчасы ялганып, алынма сыйфатлар ясала. Гарәп теленнән кергән бу кушымча сингармонизм законына буйсынмый: мәдәни тормыш, фәнни мәкалә, икътисади кризис, иҗтимагый хәл, тарихи вакыйга, рәсми очрашу.

Рус һәм Европа телләреннән кергән алынма сыйфатларның ясалышы

Сөйләмдә рус теле аша Европа телләреннән кергән ясалма сыйфатлар киң кулланыла; аларның мәгънәсе һәм әйтелеше рус телендәгечә саклана. Алынма сыйфатлар нисби сыйфатлар булып килә һәм дәрәҗә белән төрләнмиләр: географик карта, объектив бәя, федераль закон.

Алынма сыйфатлар кыскартылып яисә кушымчалар ярдәмендә ясала:

: конкрет, реаль;

-ик: философик, географик, космик, математик;

-ив: актив, объектив, коммуникатив, норматив;

-ль, -аль, -ональ: театраль, федераль, территориаль;

-он: телевизион, традицион;

-ар/-яр: популяр, элементар.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]