Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Исламда әхлак габдрахман кая.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
152.5 Кб
Скачать

Ярдәмләшү вә юмартлык

ЮМАРТЛЫКүзенә нинди дә булса файда килүне өмет итмичә мохтаҗларга ярдәм итүгә юмарт­лык дип әйтелә.

Бер үк җәмгыятьтә төрле кешеләр яши. Алар арасында көчлеләр дә, зәгыйфьләр дә, байлар да һәм ярлылар да, кечкенәләр дә вә олылар да, галимнәр дә вә наданнар да бар. Кеше, дөньяда никадәр бай, никадәр көчле-куәтле булса да, бер үзе генә яши алмас иде, Ул, башка кеше­ләрнең ярдәменә дә мохтаҗ. Шуның өчен динебез үзара ярдәмләшүне фарыз кылган.

Ярдәмләшү вә юмартлык Коръәндә дә фарыз кылынган вә Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә дә макталган.

Юмартлыкның киресе булган саранлык хәрәм кылынган. Пәйгамбәребез Хәзрәти Мөхәммәд (г.с.в.) бер хәдисендә түбәндәгечә боерган: "Юмартлык — ботакларын дөнь­яга сузган җәннәт агачларыннан берседер. Кем бу бо­такларның берсенә тотынса, ул аны җәннәткә тартыр. Саранлык — ботакларын дөньяга сузган җәһәннәм агачларыннандыр. Кем бу агачның ботагына тотынса, ул ботак кешене җәһәннәмгә тартыр."

Ислам тарихында иң зур юмартлык күрсәткән кеше, шик тә юк, Пәйгамбәребез Хәзрәти Мөхәммәдтер. Аның иптәшләреннән Җабир (г.а.) шулай дип сөйләгән: "Пәйгамбәребездән нәрсә сорасаң да һич кире бормый иде. Булса бирә, булмаса бирергә вәгъдә кыла иде."

Кешеләр арасында сөю вә мәхәббәтне арттырган иң мөһим нәрсә — үзара ярдәмләшү һәм юмартлыктыр. Аллаһ сөйгән колларын юмартлык тойгысы белән яраткан.

Пәйгамбәребез бер хәдисендә: "Шик тә юк, юмарт ке­ше Аллаһка, кешеләргә вә җәннәткә якын, җәһәннәм­нән ерактыр. Саран кеше Аллаһтан, кешеләрдән вә җәннәттән ерак, җәһәннәмгә якындыр," дигән.

Динебездә ярдәм ике өлешкә аерып карала:

  • матди ярдәм: мал вә акча белән ясалган һәртөрле ярдәмнәр;

  • мәгънәви ярдәм: кайгылы кешеләрне тынычландыра торган сүзләр белән юату, кешеләрнең хаталарын күргән­дә — үгет — нәсихәт бирү, белемебез белән кешеләргә хак вә хакыйкатьне аңлату, кешеләргә карата көләч йөзле, татлы телле булу һәм моңа охшаган эшләр.

Бу ике төрле ярдәмнең дә савабы бардыр. Коръәндә Аллаһы Тәгалә болай боера: "Кем бер хәерле вә гүзәл эш эшләсә, ул кешегә ун кат савап булыр. Кем бер начар эш эшләсә, аңа газап арттырып кылынмас, җәзасы эш­ләгән гөнаһы кадәр булыр." ( Әнгам сүрәсе, аять 160).

Үзара ярдәмләшү вә юмартлыкның кыйммәтен арттыр­ган нәрсә — кылган изгелекләребезнең Аллаһ белән без­нең арабызда серле калуыдыр. Ярдәм вә ярдәмләшү белән мактану дөрес түгел. Чөнки яхшылык эшләсәк тә, начар­лык кылсак та — барлык эшләгән эшләребез Аллаһы Тәгалә өчен мәгълүмдер.

ӘДӘП ВӘ ХАЯ

ӘДӘП — тәрбия, гүзәл әһлак, нәзакәтлелек димәк­тер.

ХАЯ — оялу, Аллаһтан куркып, начар эшләрдән сак­лану, тартыну димәктер.

Мөселман булган кеше өчен иң мөһим нәрсәләрдән бер­се — әдәп вә хаядыр. Әгәр кешеләрдә әдәп вә хая, Аллаһы Тәгаләдән курку вә социаль контроль булмаса, дөнья тор­мышының тәртибе бозылыр иде. Кеше эшләгән хата вә гөнаһларыннан оялмаса, башкалардан тартынмаса, Ал­лаһтан курыкмаса, аны начар вә ямьсез эшләрдән тукта­тып булмас иде. Ул вакытта мәмләкәтләр дә, явыз кешеләр кулында калып, рәхәтлек вә тынычлык бетәр, тормышның тәме китәр иде.

Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим-шәфкать күрсәтер. Андый кеше үзен түбәнәйтә торган хәрәкәтләрдән ерак торыр. Мондый эшләргә очраса, оялыр, бите кызарыр һәм вөҗданы газапланыр. Бу тойгыларга ия һәм хуҗа булган кеше әдәпле вә өстен кеше дип санала. Әдәп вә хая барлык кешеләрдә дә бертөрле булмый. Кайбер кешеләр ялгышлык белән генә, белми яисә сиз­мичә, берәр хата эшләсәләр, көннәр буе оят кайгысыннан котыла алмыйлар. Кайберләре исә зур гөнаһлар, гафу ителмәслек хаталар эшләсәләр дә, исләре китми. Чөнки алар, кызганычка каршы, әдәп вә хаяларын, вөҗдан той­гыларын югалтканнар. Шуның өчен дә, ислам дине буенча, әдәп вә хая кешеләрне ямьсез эшләрдән туктаткан бер калкан, зур гөнаһлардан саклаучы чара дип. кабул ителә.

Ислам дине кануннары буенча кешегә һич кенә дә гөнаһ эшләргә ярамый. Ләкин, кемгә дә булса, берәр сәбәп белән, гөнаһ исәпләнгән берәр эш эшләргә туры килсә, аны барлык кеше күз алдында кыларга ярамый. Чөнки начар вә ямьсез эшләр, кешедән кешегә иярә торган бер хасталыктыр. Шуның өчен дә әгәр кеше хаталык кылса, аны, башкаларга начар үрнәк булмасын өчен әйләнә- тирәдәгеләргә күрсәтергә ярамый.

Пәйгамбәребез бер хәдисендә болай дигән: "Оялмаган кеше теләгәнен эшләсен." Димәк башкалардан оялмаган кеше һәр төрле начар эшләргә дә сәләтле. Гөнаһлы кеше кылган гөнаһлары өчен һичшиксез тиешле җәзасын күрәчәк. Пәйгамбәребез башка бер хәдисендә аны болай аңлата: "Кешеләрдән оялмаган, Аллаһтан да оялмас."

Кешеләрнең оялуы ике төрле була:

  • Аллаһтан оялу;

  • кешеләрдән оялу.

Аллаһтан оялу кешеләрдән оялудан да өстен, чөнки Аллаһтан оялу кешеләрне һәртөрле явызлыклардан вә усаллыклардан туктатыр.