- •Әхлак һәм әхлак вазифаларыбыз әхлак нәрсә?
- •Аллаһы тәгаләгә вә пәйгамбәребезгә карата булган вазифаларыбыз аллаһы тәгаләгә карата булган вазифаларыбыз
- •Пәйгамбәрләребезгә карата булган вазифаларыбыз
- •Үзебезгә карата булган вазифаларыбыз
- •Гаиләбезгә карата булган вазифаларыбыз
- •Балаларның ата-аналарына карата булган вазифалары
- •Туганнар һәм кардәшләрнең бер-берләренә карата булган вазифалары
- •Ватан вә милләтебезгә карата булган вазифаларыбыз
- •Бөтен кешелеккә карата булган вазифаларыбыз
- •Яхшы хәлләр — күркәм холыклар
- •Тугрылылык
- •Тырышлык
- •Мәрхәмәт вә йомшак күңеллелек
- •Ярдәмләшү вә юмартлык
- •Дуслык вә иптәшлек
- •Дусың акыллы булсын
- •Дусың динле, ышанычы көчле булсын.
- •Дусың яхшы әхлаклы булсын.
- •Дусың самими вә нәсихәт бирүче булсын.
- •Дусың серләрне вә гаепләрне саклаучы булсын.
- •Сабырлык
- •Гыйбадәтләрне сабырлык белән кылу.
- •Гөнаһ эшләр кылмаска сабыр итү.
- •Шөкер, шөкер итү, шөкер кылу
- •Олыларга хөрмәт, сабыйларга сөю
- •Вәгъдәдә тору
- •Начар хәлләр — ямьсез. Холыклар
- •Ялган вә хәйлә
- •Гайбәт сөйләү — кеше яманлау
- •Кеше үтерү
- •Аракы эчү
- •Отышлы уеннар уйнау
- •Зина кылу
- •Ифтира — яла ягу
- •Тәкәбберлек
- •Хөсет вә көнчелек
- •Балаларга исем кушу
- •Акика корбаны
- •Ир балаларны сөннәткә утырту
- •Сәламләшү
- •Рамазан вә корбан бәйрәмнәре
- •Корбан чалулар корбан бәйрәме корбаны
- •Мәет корбаны
- •Хаста зиярәте
- •Кабер зиярәте
- •Никах вә өйләнү
- •Гашура көн
- •Рагаиб кичәсе
- •Мигъраҗ кичәсе
- •Бәрәгать кичәсе
- •Кадер кичәсе
Балаларга исем кушу
Балаларга исем кушу Пәйгамбә сөннәтләреннәндер. Бала тугач, бер атнадан бал исемен кушарга кирәк. Ул берничә көн элек, яки соң булсв да ярый. Пәйгамбәребез Хәзрәти Мөхәммәд (с.г.в.), баласы Ибраһим туып, бер атнадан соң мал суеп, халыкны мәҗлескә җыйган. Кунаклар ашап-эчкәннән соң, барлык чакырылган кеше алдында балага исем кушылган. Шул ук көнне баланың чәчләре кыркылган вә чәчләренең авырлыгы кадәр көмеш акча ярлыларга сәдака итеп өләшенгән.
Балага исем кушканда баланың бер колагына азан, икенче колагына камәт укылыр. Азан вә камәттән соң бала өчен дога кылыныр. Догадан соң да бер яисә өч мәртәбә баланың колагына исеме кычкырып әйтелер. Шуның белән исем кушу тантанасы тәмам булыр.
Ата-ананың баласына карата булган беренче вазифасы шушы дини тантана белән башланыр. Исем кушу вазифасын үтәгәндә балага матур вә мәгънәле исем кушарга кирәк. Пәйгамбәребез әйтә: "Кыямәт көнендә үз исемнәрегез вә аталарыгызның исемнәре белән чакырылачаксыз. Шуның өчен балаларга гүзәл исемнәр кушыгыз." Пәйгамбәребез ямьсез вә мәгънәсез исемнәрне яратмаган. Берәр авыл яки шәһәргә барса, беренче итепбу җирнең исемен сорый, әгәр бу җирнең, авылның мәгънәле бер исеме булса, шатлана, мәгънәсез исеме булса, ул исемне яратмаганы йөзеннән күренә, торган булган.
Хәзрәти Айшәдән килгән бер хәдис буенча Пәйгамбәребез мәгънәсез вә ямьсез исемнәрне алыштыра торган булган.
Пәйгамбәребезнең иптәшләреннән Саид бин Әл- Мүсәябнең бабасы Һазн Пәйгамбәребез белән очрашкан вакытта Пәйгамбәребез бу кешедән сораган:
Исемең ничек?
— Һазн (Кайгы).
Синең исемең Сәхл (Җиңеллек) булсын.
Юк, бабам кушкан исемемне алыштырмыйм, — дигән, теге кеше вә үлгәнче шул исем белән йөргән.
Һазннең оныгы Саид бин Әл-Мүсәяб болай дигән: "Бабам исемен алыштырмады, әмма без дә һич бервакыт кайгыдан котылмадык."
Балага исем кушканда диккать итәргә кирәк булган икенче бер мәсьәлә дә бар. Аллаһы Тәгаләнең "Аллаһ" дигән исеменнән башка аның тагы 99 исеме бар. Боларга Аллаһның сыйфатлары диелә. Күп кешеләр бу сыйфатларны да баласына исем итеп куша. Ләкин Ислам галимнәренең әйтүләре буенча, бу сыйфатларның кай- берләрен балага исем итеп кушарга ярамый. Мәсәлән: Халик (бар итүче, тәңре), Рахман (колларына каршы бик мәрхәмәтле), Коддус (кимчелексез), Мөхәймин (бөтен барлыкны саклаучы), Әл-Мөтәкәббир (бик олы, бик биек). Аллаһка гына мөнәсәбәтле бу исемнәрне кешеләргә кушу хәрәм санала. Әгәр бу исемнәрне балаларга исем буларак кушкан очракта бу исемнең башына Абд (кол) сүзен куярга кирәк, ягъни: Абдулхалик, Абдурахман. Башка галимнәрнең фикеренчә, Аллаһның сыйфатларын аңлата торган кайбер сүзләрне кешеләргә исем буларак кушарга ярый. Ләкин кешеләр бу сыйфатларга лаек булырга тиешләр. Мәсәлән: Галим (белүче), Сәми (ишетүче), Басир (күрүче), Кадир (көче җитүче). Шулай булса да, бу исемнәрнең алдына Абд сүзен куллану хәерлерәк исәпләнә.
Акика корбаны
Туган бала өчен чалынган корбанга Акика корбаны дип әйтелә. Бу корбанны чалу мөстәхәптер. Акика корбаны — бала нигъмәте өчен, корбан чалып, Аллаһка шөкер- ана кылу димәктер. Ислам галимнәренең әйтүенчә, Акика корбаны баланы бәла-казадан вә хасталыклардан саклаячак. Кыямәт көнендә дә ата-анасына шәфәгатьче булырга сәбәпче булачак.
