Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Исламда әхлак габдрахман кая.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
152.5 Кб
Скачать

Туганнар һәм кардәшләрнең бер-берләренә карата булган вазифалары

  • Ата-анадан кала безгә якын булган кешеләр — туганна­рыбыздыр. Үзебезне яраткан кебек без аларны да шулай ук яратырга тиешбез. Ата-ананның вафатыннан соң иң олы ул — ата, иң олы кыз — ана урынындадыр. Яшьрәк туганнар абый-апаларына хөрмәт кыларлар. Алар да яшьрәк туганнарына ата-ана шәфкате күрсәтерләр; туганнар ата-анадан калган мал вә акчаны тигезлек белән бүлешерләр, мирас мәсьәләсендә бер-берләрен рәнҗетмәсләр. Туганнар арасында иң күп үпкәләшүләр бу мәсьәләгә караганга күрә, моңа аеруча дикъкать итәр­гә кирәк;

  • туганнар һәм кардәшләр бер-берләре белән яхшы яшәрләр, кайгы вә шатлыкларын уртак итәрләр;

  • туганнар, якын яшәсәләр, үзара йөрешерләр; арала­ры ерак булса хатлар вә телефоннар ярдәмендә элемтәдә торырлар. Туганнар арасындагы мондый мөнәсәбәтләргә Ислам динендә "сила-и рәхим" диелә. Пәйгамбәребез бер хәдисендә болай дигән: "Ризыгы мул, гомере озын булу­ын теләгән кеше кардәшләренең хәлен белсен, аларны зиярәт кылсын";

  • бай кешеләр ярлы туган һәм кардәшләренә ярдәм итәрләр. Динебез буенча зәкать вә сәдака ярлыларга би­релер. Ләкин кардәшләр арасында ярлылар булса, аларга бирү саваплырактыр;

  • туган һәм кардәшләр бер-берсенә карата хата эшләсәләр, гафу ителерләр, үпкә тотмаслар, чөнки дине­бездә өч көннән артык сөйләшмичә тору дөрес саналмый.

Ватан вә милләтебезгә карата булган вазифаларыбыз

Дине, теле, мәдәнияты, гореф вә гадәтләре бер булган кешеләрдән барлыкка килгән җәмгыятькә (халыкка) милләт, диннәре вә телләре бер булмаса да, шул ук ватан­да яшәүче кешеләргә ватандаш диелер, һәр кешенең ва­танына вә милләтенә карата булган вазифалары бар:

  • ватандашлар арасындагы инсани мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен ул мәмләкәтнең хөкүмәте билгеле канун­нар кабул итә. Безнаң вазифаларыбыздан берсе — бу ка­нуннарны хөрмәт итүдер, чөнки кешеләр кануннарны та­нысалар, һәрвакыт рәхәт һәм тыныч яшәрләр;

  • ватандашлар керемнәренең бер өлешен хөкүмәткә салым рәвешендә түләрләр. Бу акча белән хөкүмәтләр ватандашлар өчен кирәкле булган эшләрне башкарырлар. Мәсәлән, хастаханәләр, мәктәпләр, юллар, фабрикалар корырлар. Хөкүмәт сораган салымны төгәл иттереп түләү — мөһим бер ватандашлык вазифасыдыр;

  • Ватанны саклау акча белән генә чикләнми. Әлеге көн­дә милләтләр үз байлыкларын вә ватаннарын саклар өчен йөз меңнәрчә гаскәр тоталар. Кешеләрнең ватаннарына мал вә җан бурычлары бар. Мал бурычы салым белән, җан бурычы гаскәрлек белән түләнер. Вакыты җиткәч, гас­кәрлек вазифабызны үтәү — бер ватан бурычыдыр;

  • мәмләкәтнең идарәчеләрен ватандашлар сайларлар. Сайлау вакытында яхшы кешеләрне хөкүмәткә яисә пар­ламентка сайлау һәм дә, сайлауларга катнашып, тавыш бирү — шулай ук ватанга вә милләткә карата булган вазифаларыбыздандыр;

  • башка халыклар арасында азчылык тәшкил итүче милләтләр өчен иң авыр нәрсәләрдән берсе — үз динен вә мәдәниятен саклаудыр. Милләт өчен аеруча әһәмиятле булган бу мәсьәләләргә җитәрлек игътибар бирелмәсә, халык югалыр. Шундый аяныч хәлгә калмас өчен һәрберебез хәлебездән килгән кадәр динебез вә милләтебез өчен тырышып файдалы эшләр эшләргә тиешлебез. Бу милләтебезгә карата булган иң мөһим вазифаларыбыз­дан берседер.