Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Исламда әхлак габдрахман кая.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
152.5 Кб
Скачать

Хөсет вә көнчелек

ХӨСЕТ — Кемнең дә булса байлыгыннан, нигъмә­теннән, аның эшләреннән сәбәпсез көнләү, аның юкка чыгуын, югалуын теләү.

Хөсет — ислам динендә гаеп күрелгән вә хәрәм кылынган бер эштер. Кешенең яратылышында, ягъни барлыгын­да һәрвакыт хөсет булса да, моны ул эчендә саклап тотса, башкаларга аның зарары тимәс иде.

Пәйгамбәребез Хәзрәти Мөхәммәд (с.г.в.) болай дигән: "Бөтен кешеләр дә көнчедер. Ләкин, кулы вә теле белән көнләүне күрсәтмәсә, ягъни уртага чыгармаса, бу көнчелек кешегә зарар итмәс."

Хөсет җәмгыятьтә һәрвакыт кенә вә дошманлык ките­реп чыгарыр, кешеләр арасында хөрмәт, сөйге вә мәхәббәтне бетерер. Шуның өчен Пәйгамбәребез шулай боерган: "Кешеләр көнләшмәсәләр, тынычлык вә яхшылык эчендә яшәрләр иде." Шуның өчен дә мөмкин кадәр көнчелектән ерак торырга, мондый зарарлы елан­ның койрыгына басмаска кирәк. Чөнки көнченең үзенә дә, башкаларга да зарары тияр.

Хөсет кеше эчендәге вә башындагы начар уйлар арка­сында һәрвакыт тынычсыз булыр, аның рәхәте вә хозуры булмас. Көнчелек хасталыгы көнчене әкрен-әкрен генә ашап бетерер. Ләкин көнче моны үзе сизмәс. Шуның өчен дә хәдистә "Хөсет ул кадәр адәләтледер, беренче итеп көнчене яндырыр," дигәннәр.

Пәйгамбәребез бер хәдисендә бу турыда түбәндәгечә әйткән: "Ут, утыннарны ашап бетергән кебек, хөсет тә эшләнгән изгелекләрне, савапларны ашап бетерер."

Пәйгамбәребез хөсетне ике нәрсәдә — белемдә һәм бай­лык теләүдә җаиз дигән. Болар асылда хөсет түгел, кызы­гудыр. Бу турыда Пәйгамбәребез түбәндәгечә аңлаткан: "Хөсет ике нәрсәдә булыр. Аллаһы Тәгалә бер кешегә бе­лем бирер, ул кеше дә бу белеме белән хәләлне, хәрәмне белеп, Аллаһ кушканча яшәр. Аллаһ бер кешегә мал, бай­лык бирер, ул кеше дә малы вә байлыгы белән изгелекләр эшләр, ярдәмнәр итәр, сәдакаларын, зәкатьләрен бирер. Менә бу кешеләргә кызыгып, алар шикелле булырга теләү хөсет саналмас." Бу хәдистән аңлашылганча, башкалар­ның белеме һәм байлыгына кызыгу көнләшү түгел, ә бары тик шул нигъмәтләрнең үзебездә дә булуын теләүдер. Бу уй кешеләрне тырышлыкка өндәгәне өчен мөбахтыр, гөнаһ түгелдер. Икенче яктан, хөсет Аллаһның язмышына риза булмау димәктер. Чөнки һәр нәрсә Аллаһның теләге, Аллаһның язмышы белән булыр. Кешеләргә мал-мөлкәтне, байлыкны, саулыкны, нигъмәтне һәм моңа охшаган барча нәрсәләрне бирүче — Аллаһы Тәгаләдер. Дрньядагы барлыкларның һәммәсен Аллаһы Тәгалә туендырыр, Ал­лаһның биргән ризыклары, нигъмәтләре өчен көнләшү дөрес түгел. Мондый кешеләр өчен Ал^аһ "Коръән"дә болай дигән: "Әй Мөхәммәд (с.г.в.), Аллаһка ышанмаган кя- ферләрме Раббыңның рәхмәтен бүләләр? Без алар ара­сында дөнья тормышында булган майсетләрне бүлдек. Бер-берләренә эш эшләтмәк өчен, аларның берәүләрен берәүләреннән өстенрәк дәрәҗәләргә күтәрдек, ягъни аларны ризыкта һәм башка нәрсәләрдә төрлечә кылдык..." (Зухруф сүрәсе, аять 32).

Хөсетнең көнчеләргә дә зарары зур. Шайтан тәкәбберлеге, Хәзрәти Адәмнән көнләп, хөсетлеге вә сәҗдә кылмаганы өчен мәңгегә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән куылды. Дөньяда иң беренче эшләнгән зур гөнаһ хөсет аркасында булды. Хәзрәти Адәмнең улы Ка­бил туганы Хабилне көнләшү аркасында үтерде. Шулай итеп, кешелек тарихында иң зур гөнаһларның берсе эшләнде.

Туганнары, Йосыф пәйгамбәрдән көнләп, аны коега салдылар. Ләкин Аллаһы Тәгалә Йосыф пәйгамбәрне бу бәладән коткарды, аның дәрәҗәсен үстереп, үзен патша кылды. Кайбер Ислам галимнәре хөсет һәм көнләшү турында болай диләр: "Хөсет — шифасы табылмаган бер хасталыктыр." Бу хасталыктан котылыр өчен, Аллаһның язмышына риза булып, бер-береңнән көнләшмәскә генә кирәк.

Пәйгамбәребез хөсет турында түбәндәгеләрне әйткән: "Бер-берегездән көнләшмәгез, бер-берегездән бизмәгез, арагызга суыклык кертмәгез, бер-берегездән аерылма­гыз, сезне бер-берегезгә бәйләгән сөйге бауларын өзмәгез. Әй Аллаһның коллары, кардәш булыгыз."

ГӨНАҺ

ГӨНАҺ — ахирәттә кешенең газапта калуына сәбәп булачак сүзләргә, эшләргә вә хәрәкәтләргә гөнаһ ди­елә.

Ислам динендә гөнаһлар ике өлешкә аерыла. Болардан беренчесенә ГӨНАҺ-И КӘБАИР (зур гөнаһлар), икенче­сенә ГӨНАҺ-И САГАИР (кечкенә гөнаһлар) диелә. Кай­бер Ислам галимнәре: "Гөнаһ гөнаһтыр, аның кечкенәсе, зуры булмас", дип бу гөнаһларны болай бүлүгә каршы төшәләр. Бу турыда бәхәсләр әле дә дәвам итә. Гөнаһларны ике өлешкә бүлгән галимнәр "Коръән" аятенә таянып эш итәләр: "Әгәр сез Аллаһ тарафыннан тыелган гөнаһларның зурларыннан саклансагыз, сездән кечкенә гөнаһларны да ерагайтырбыз. Сезне шәрәфле бер урынга күтәрербез (Ниса сүрәсе, аять 31).

Кайбер Ислам галимнәре буенча зур гөнаһлар унҗидедер:

— үзеңне Аллаһка тиң күрү;

  • зур гөнаһларны дәвам итү, аларны ташламау;

  • Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзү;

  • Аллаһы Тәгаләнең гафу итәчәген онытйп, газабына ышану;

  • ялган таныклык бирү;

  • намуслы вә гөнаһсыз бер хатынга яла ягу яисә сүгү;

  • сихер белән шөгыльләнү;

  • кешеләрне алдар өчен дөрес булмаган мәсьәләләрдә ант итү;

  • аракы яки башка исерткечләр эчү;

  • ятим малын ашау;

  • белеп вә теләп фаиз ашау;

  • зина кылу;

  • ливата кылу — шул ук җенестәге кешеләр арасында якынлык кылу;

  • кеше үтерү;

  • башкаларның малын яисә акчасын урлау, яки отышлы уеннар белән кешенең малын, акчасын кулга төшерү;

  • ата-анага каршы тору.

  • Аллаһы Тәгалә үзенә тиң күрүдән “башка бөтен гөнаһларны гафу итәр. Бу, әлбәттә, һичшиксез гафу ите­лер дигән сүз түгел. Аллаһы Тәгалә кешеләрнең гөнаһ эшләвен теләмәс. Әгәр, гөнаһ эшләгән булсалар, алардан тәүбә көтәр. Әгәр кол, Аллаһка ялварып, эшләгәннәренә үкенеп, киләчәктә ул хатаны эшләмәскә вәгъдә бирсә, Аллаһ каршында тәүбә итсә, иншаллаһ, Җәнаб-и Хак бу колын гафу итәр, чөнки "Коръән"дә Аллаһы Тәгалә шулай дигәндер: "Аллаһның рәхмәтеннән өметегезне өзмәгез... (Зөмәр сүрәсе, аятҗ 53). Мөэмин-мөселман һәр заман Аллаһның рәхмәтеннән өметен өзмәс.

ДИНИ ЙОЛАЛАРЫБЫЗ

  1. Балаларга исем кушу

  2. Ир балаларны сөннәткә утырту

  3. Сәламләшү

  4. Бәйрәм вә бәйрәмләшү

  5. Корбан чалулар

  6. Хәстә зиярәте

  7. Кабер зиярәте

  8. Никах вә өйләнү