Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Исламда әхлак габдрахман кая.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
152.5 Кб
Скачать

Тәкәбберлек

ТӘКӘББЕРЛЕК — үзен башкалардан өстен күрү, үзен олылап, башкаларны түбән күрү димәктер.

Исламиятнең иң зур максатларыннан берсе — ке­шеләрне, бер-беренә якынайтып, татулыкта яшәтү, дөньяда вә ахирәттә бәхетле итү. Ләкин Аллаһы Тәгалә үзенең колларын холык вә табигать ягыннан да төрле итеп бар иткән. Кайбер кешеләр ихлас күңелле һәм кямил, кайберләре исә каты күңелле вә тәкәббер булалар.

Шайтан — тәкәбберлеге һәм үзен һәркемнән дә өстен күргәне өчен Аллаһның рәхмәтеннән мәңгегә куылгандыр.

Тәкәбберлек ислам динендә хәрәмдер.

"Коръән"дә Аллаһы Тәгалә болай боерган: "...Аллаһ мактана торган тәкәббер кешеләрне яратмас." (Ниса сүрәсе, аять 36). "...Тугрысы Аллаһ тәкәбберләрне сөймәс." (Наһил сүрәсе, аять 23). Тәкәбберлеккә бары тик Аллаһы Тәгалә генә махсустыр. Аллаһның 99 сыйфатыннан берсе ӘЛ-МӨТӘКӘББИРдер. Тәкәбберләнгән кеше Аллаһның ачуын китерер. Бер кутси хәдистә Аллаһ шулай боера: "Азәмәт вә тәкәбберлек минем киемем. Кибрия, ягъни олылык минем тукымамдыр. Тәкәбберлектә вә олылыкта миңа тиң булырга теләгән кешенең билен сындырырмын."

Коръән аятьләрендә тәкәбберлектән сакланырга ки­ңәш ителә. Мәсәлән, Җәнаб-и Хак шулай боера: "Җир йөзендә тәкәбберләнеп йөрмә. Чөнки син җирне тишә алмассың, буең да тауларга җитмәс." ( Исра сүрәсе, аять 37).

Пәйгамбәребез дә тәкәбберлек турында бер хәдисендә шулай боерган: "Тәкәбберләнгән кешене Аллаһ түбән төшерер, ихлас күңелле кешенең исә дәрәҗәсен күтәрер."

Нуһ пәйгамбәр, вафатыннан бераз әүвәл, балаларын үз янына чакырып китергән һәм, васыять итеп, аларны ике нәрсәдән — Аллаһка тиң һәм тәкәббер булудан тыйган.

Пәйгамбәребез һәрвакыт ихлас күңелле булган вә безләргә дә шундый булырга дип әйтеп калдырган. Пәйгамбәребезне беренче мәртәбә күргән бер гарәп, ан­нан куркып, калтырый башлаган. Ул вакыт Пәйгамбәребез: "Әй иптәш, курыкма! Мин дә Көрәеш тар­магыннан арпа икмәге ашаган бер хатынның баласымын", дип эчкерсезлеген күрсәтеп, ул кешене юаткан, ул үзенең пәйгамбәрлеге белән бер вакытта да мактанмаган.

Кешеләр арасында байлыгы, нәселе, дәрәҗәсе, белеме белән мактанучы тәкәбберләр бар. Кайс бин Мутатия исемле бер кеше, Пәйгамбәр мәчетенә намаз укырга килгәндә азан вакытын көтеп торучылар арасында бер­ничә гарәп булмаган мөселманны күргәч, шулай дигән: "Бу Ираннан килгән Сәлман-и Фарисигә, Хабәшистаннан килгән Билал-и Хабәшигә вә христианлыгын ташлап, мөселман булган Сухайби Румигә ни була? Болар да сез­нең арагызда утырганнар. Боларның берсе дә гарәп түгел. Без гарәпләр исламияткә зур хезмәтләр кылдык. Исламият халык арасында гарәпләр аркылы таралды", дип, үзе­нең кәвеме белән тәкәбберләнгән. Кайснең сүзләрен Пәйгамбәребезгә сөйләгәннәр. Намаз укыганнан соң Пәйгамбәребез, җәмәгатькә сүз сөйләп, шулай боерган: "Раббыгыз бер Аллаһтыр. Әтиегез дә бер әтидер, ягъни Хәзрәти Адәмдер. Динегез дә бердер. Гарәплек сезнең әниегез дә, әтиегез дә түгелдер. Ул бер телдер. Гарәпчә сөйләшкән кеше гарәптер, дип, кешеләрне нәселе вә кәвеме белән тәкәбберләнүдән тыйган.

Миңа тәкәббер кеше димәсеннәр, мине ихлас күңелле кеше дисеннәр, дип, һәрнәрсәгә риза булу да дөрес түгел. Мөселман вәкарь ияседер. Вәкарь тәкәбберлек тә түгел, аның киресе дә түгел, ә бәлки төгәл урта бер юлдыр. ИСРАФ

ИСРАФ — акча, мал вә Аллаһ тарафыннан безгә би­релгән нигъмәтләрне сәбәпсез туздыру яки әрәм итүдер.

ИКТИСАД — ризык һәм малны дөрес һәм сакчыл куллану.

Исраф кылучыларга мөсриф диелә. Аллаһы Тәгалә мөсриф кешеләрне сөймәс. Исрафның киресе саранлык­тыр. Исраф та, саранлык та ислам динендә хәрәмдер. Чөнки боларның беренчесе ризыкны, акчаны вә малны әрәм-шәрәм итү булса, икенчесе, киресенчә, бу нигъмәтләрне, акчаны, малны үзеннән һәм башкалардан кызганып, кирәгенчә файдаланмау. Бу ике якның уртасы иктисадтыр.

Ислам дине бөтен эшләрдә урта юлны тәүсия итә. Пәйгамбәребез дә бер хәдисендә болай ди: "Эшләрнең хәерлесе — урта юлдыр."

"Коръән"дә Аллаһы Тәгалә юмарт кешеләрне мактап сөйләгән вакытта шулай боерган: " Аллаһның коллары арасында шундыйлары бар, Алар малларын сарыф иткән вакытта исраф кылучылар белән сараннар арасында урта бер юл эзләрләр. " (Фуркан сүрәсе, аять 67). Димәк, алар малларын исраф кылмаслар, саран да булмаслар.

Һәр эштә исрафлык хәрәмдер. Мәсәлән, бер шәкерт, үзенә кирәкле мәктәп әйберләрен: каләм, бөтергеч, үткәргеч кебек нәрсәләрне артыгы белән алып, кайберләрен кулланмыйча яисә бераз кулланып ташласа — бу исрафлыктыр. Бер кешегә берничә костюм яки аяк ки­еме җитеп тә, ул бик күп яңа киемнәр алып, аларны һич

кулланмаса, бу исрафлыктыр. Ашханә яки рестораннар­да ике савыт аш белән тукланырга мөмкинлек булган хәлдә дә, биш-алты төрле аш китерергә кушып, аларның бер өлешен ашамыйча калдыру да шулай ук исрафлыктыр. Намаз вә госел тәһарәтен алганда суны артык куллану, кирәкмәгән хәлдә өйдә, кибеттә, эш урынында утларны яндыру, ашларны, җимешләрне артыгы белән алып, аша­мыйча калдыру вә чүпкә түгү дә исрафлыктыр, гөнаһтыр. Менә мондый кешеләр өчен Аллаһы Тәгалә "Коръән"дә шулай дигәндер: "Шик тә юк, артыгы белән туздыручы­лар — шайтанның кардәшләредер..." ( Исра сүрәсе, аять 27).

һәрнәрсәдә исрафтан тартынырга кирәк. Хәтта гыйбәдәт кылганда да безгә урта юл тәүсия ителгән. Пәйгамбәребезнең иптәшләреннән берсе көне-төне намаз вә "Коръән" укыган, көндезләрне дәвамлы ураза, тоткан. Беркөнне бу кешенең хатыны, Пәйгамбәребезгә барып: "Әй Аллаһның илчесе, минем ирем дәвамлы гыйбәдәт кы­ла. Мине һәм балаларны карарга вакыты юк, безне авыр хәлдә калдырды", дигәч, Пәйгамбәребез, иптәшен чакы­рып, гыйбәдэтләрен вә уразасын бераз азайтырга һәм га­иләсе вә балалары өчен вакыт табарга кушкан.

Кайбер кешеләр акча вә малларыннан тыш вакытларын да исраф итәләр. Вакыт та Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрдәндер. Аны яхшы вә файдалы эшләр өчен генә кулланырга кирәк. Пәйгамбәребез көнне өч өлешкә бүлә торган булган. Бер өлешен гыйбәдәт белән, икенче өлешен гаилә, өченче өлешен халык эшләре белән үткәргән. Ха­лык эшләре өчен бүленгән вакыты җитмәсә, гаиләсе өчен бирелгән вакытны кулланган. Гыйбәдәт өчен бүленгән ва­кытын киметми торган булган.

"Коръән"дә Аллаһы Тәгалә болай ди: "Заман белән ант итеп сөйлимен." (Асыр сүрәсе, аять 1). Шул рәвешчә, Ал­лаһы Тәгалә вакытның кешеләр өчен никадәр әһәмиятле икәнен аңлаткан. Пәйгамбәребез дә бер хәдисендә түбәдәгеләрне әйткән: "Ике нигъмәт бар, кешеләрнең күбесе боларның кыйммәтен аңламыйча калалар. Бе­ренчесе — саулык, икенчесе — буш вакыт." Димәк ки, буш вакытларын юкка уздырган кешеләр дә, вакытны исраф кылып, гөнаһ эшләгән булып саналырлар. Кыямәт көнендә кешегә гомерен ничек вә нинди эшләр белән уздырганы турында да сорарлар. Ашау-эчүдә, киемдә, өй кирәк ярак- лары алганда да исрафтан тартынырга кирәк. Кирәгенчә генә алып, артыгын әрәм-шәрәм итмәскә кирәк.

"Коръән"дә Аллаһ болай дигән: "Әй адәм балалары, мәчеткә барган вакытта яхшы киемнәр киеп барыгыз. Ашагыз, эчегез, ләкин исраф итмәгез, чөнки Аллаһ ис­раф кылучыларны сөймәс." ( Аграф сүрәсе, аять 31 )

Димәк, ару-пакъ киенергә, хәләл нәрсәләрдән теләгән кадәр ашарга, эчәргә ярый, ләкин беркайчан да исраф кылырга ярамый.