Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Исламда әхлак габдрахман кая.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
152.5 Кб
Скачать

Начар хәлләр — ямьсез. Холыклар

  1. Ялган вә хәйлә

  2. Гайбәт сөйләү — кеше яманлау

  3. Урлау

  4. Кеше үтерү

  5. Аракы эчү

  6. Отышлы уеннар уйнау

  7. Зина кылу

  8. Ифтира — Яла ягу

  9. Тәкәбберлек

  10. Исраф

  11. Хөсетлек — көнчелек

  12. Гөнаһ

Ялган вә хәйлә

Башкаларны алдар өчен әйтелгән вә дөрес булмаган сүзләргә ялган диелә. Динебездә хәрәм кылынган зур гөнаһлардан берсе — ялгандыр.

Коръәндә Аллаһы Тәгалә болай дип боера: "...Ялган сүздән сакланыгыз." (Хаҗ сүрәсе, аять 30). "Әй, мөэминнәр, Аллаһтан куркыгыз! Сөйләгән вакытта чын дөресен сөйләгез." (Аһзаб сүрәсе, аять 70).

Тормышыбыздагы бик күп күңелсез хәлләр ялган ярдәмендә килеп чыга. Хәйлә, алдау, золым, хаксызлык, адәләтсезлек, ышанычсызлык, дошманлык, татусызлык, тынычсызлык кебек нәрсәләр барсы да ялган нәтиҗәсен­дә барлыкка килә.

Ялганчының үз — үзенә ышанычы юктыр, кешелеклелеге вә иманы зәгыйфь.

Пәйгамбәребез бер хәдисендә "Ялганнан сакланыгыз. Чөнки иман бер якта, ялган бер яктадыр. Ялган белән иман бер үк кешедә тормас,"—дигән.

Икенче бер хәдисендә ул түбәндгеләрне әйткән: "Туг­рылыкны нык саклагыз, тотыгыз, чөнки тугрылык ке­шене яхшылыкка, яхшылык җәннәткә илтәр. Кеше һәрвакыт тугры сөйләсә, Аллаһ янында сиддик, бик тугры кеше дип язылыр. Ялганнан сакланыгыз, чөнки ялган начарлыкка, начарлык кешене җәһәннәмгә илтәр. Кеше дәвамлы ялган сөйләсә, Аллаһ янында ялганчы дип язылыр."

Ялганчы, кешеләрне алдаса да, Аллаһны алдый алмас, чөнки Аллаһы Тәгалә кешеләр эшләгән һәр нәрсәне күрәдер, беләдер, сөйләгән сүзләрен дә ишетәдер.

Иң зарарлы вә иң гөнаһлы ялган — маһкәмәдә (суд) таныклык кылганда әйтелгән ялгандыр."Ниса" сүрәсенең 135 нче аятендә Аллаһы Тәгалә биргән таныклыгыбыз үзе­безгә, ата-анабызга, якыннарыбызга зарар китерә торган булса да, дөрес таныклык бирергә куша. Димәк, бу минем кардәшем, якыным дип кенә хаксыз булган очракларда беркемне дә якларга ярамый.

Ислам динендә кайбер хәлләрдә ялган әйтергә рөхсәт ителә:

  • бер-берсе белән сөйләшмһгән ир белән хатынны яки ике мөселманны килештерер өчен;

  • сугышта дошманны алдар өчен;

  • кемнең булса да җанына, малына, диненә вә намусына золым вә хаксызлык белән зарар килгәндә, аларны котка­рыр өчен;

  • хаста кешеләргә өмет вә яшәү көче бирер өчен.

Пәйгамбәребез бер хәдисендә шулай дигән: "Халыкның арасын төзәтер өчен изге максат белән сүз йөрткән яки изге ният белән ялган сөйләгән кеше ялганчы түгелдер."

Хәйлә дә алдауның бер төре булып санала. Шуның өчен ялган кебек хәйлә дә харамдыр. Хәйләкәр кеше икейөзле була. Ул башкаларны алдар өчен үзен башкача күрсәтергә тырыша. Чын мөселман күренгәне кебек булыр, булганы кебек күренер, һәр көн башкача булып кылынмас. Ислам динендә кеше зур хөрмәткә лаеклы бер барлыктыр, әмма хәйләкәр кеше башкаларны хөрмәт итмәс. Үзеннән бүтәннәрне түбән күреп, үз мәнфәгате турында гына кай­гыртыр. Шуның өчен дә ялганчы вә хәйләкәрләрнең дус­лары, иптәшләре, якыннары юктыр. Аларга беркем дә ышанмас.

Пәйгамбәребез бер хәдисендә шулай дигән: "Бер мөселманга зарар иткән вә аны алдаган кеше бездән түгелдер".