Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Исламда әхлак габдрахман кая.docx
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
152.5 Кб
Скачать

Вәгъдәдә тору

Кемгә булса да берәр вәгъдә бирсәк, аны җиренә җиткереп үтәү безнең дини вазифаларыбыздан санала. Ислам динендә, кайбер гыйбадәтләр фарыз кылынган ке­бек, кайбер эшләр вә гамәлләр дә фарыз кылына. Боларның берсе — вәгъдәдә тору.

Вәгъдәдә тормау беркемгә дә зарардан башка файда китермәс. Вәгъдәдә тормаучылар үзләрен генә түгел, баш­каларның да хак вә хокукына игътибар итмәсләр. Гадәттә мондый кешеләргә беркем дә ышанмый. Үз ихтирамнарын үзләре югалткан бу кешеләрне беркем хөрмәт тә итми, яратмый да. Вәгъдәдә тормаучылар кыямәт көнендә мәсул булачаклар. Коръәндә Аллаһы Тәгалә болай дигән: "...Вәгъдә биргән вакытта вәгъдәгездә торыгыз. Әлбәт­тә, кеше кыямәт көнендә вәгъдәсеннән мәсул булачак." (Исра сүрәсе,аять 34) Шул ук сүрәдә Аллаһы Тәгалә кешеүтерү,зина кылу, ким үлчәү, ятим малын ашау, тәкәббер­ләнү кебек зур гөнаһлар белән бер рәттән вәгъдә бозуны да санаган. Пәйгамбәребез дә бер хадисендә болай дигән: "Монафикның өч галәмәте бардыр. Сүз сөйләгәндә ял­ган сөйләр, вәгъдә бирсә, вәгъдәсендә тормас, әманәткә хыянәт итәр."

Пәйгамбәребез антлашуларга, вәгъдәләргә зур әһәмият бирә һәм һәрвакыт үзенең вәгъдәсен үти торган булган. 628 елда мәккәле мөшрикләр, кәферләр белән мәдинәле мөселманнар арасында Ходайбия янында бер килешү булган. Бу антлашма буенча, хиҗрәттән соң, мөселман булып, Мәдинәгә качкан мәңкәлеләрне кире кайтару турында сүз барган иде. Бу килешү ясалган вакытта мөселманнарның башлыгы Хәзрәти Мөхәммәд иде. Мәккә мөшрикләренең башлыгы Сүхәйл бин Гамр мөселман булган улын, Әбу Җәндәлне, Мәккәдән Мәдинәгә качып китмәс өчен кул-аякларын чылбырлар белән бәйләп зинданга япкан иде. Шуңа да карамастан, Әбу Җәндәл, юлын табып, Мәккәдән качып, мәдинәле мөселманнары янына килгән.

Сүхәйл бин Гамр улы, Әбу Җәндәлне күргәч, Пәйгам­бәребезгә болай дигән:"Минем белән килешенгән антлашмага таянып синнән беренчегә улымны сорыйм. Аны безгә кире бир." Пәйгамбәребез, үзенең вәгъдәсендә торып, Әбу Җәндәлне кире кайтарган. Бу хәлгә Әбу Җәндәлнең вә мөселманнарның эчләре бик пошкан. Хәтта Әбу Җәндәл: Мәккәлеләр динебезгә дошман, мине дошман кулына калдырмагыз!", дип ялварган. Пәйгамбәребез аңа: "Сабыр ит, әй Әбу Җәндәл! Аллаһтан өметеңне өзмә. Аллаһы Тә­галә тиз арада сиңа һәм синең кебек мөселманнарга бер чара табар", дип, килешү имзаланмаган булса да, вәгъ­дәсендә торган.

Әйтергә кирәк, Пәйгамбәребез заманында язулы антлашмалар бик аз иде. Мөселманнар көнлек эшләрендә бер-берләренә сүз бирсәләр, шул сүзгә ышаналар вә вәгъдәләрендә торалар иде. Безнең өчен дә мөселманның сүзе сәнәт диелгәндер. Сәнәт дигән сүз исә ике кеше ара­сында төзелеп, кул куелган кәгазьне аңлата.

Мөселман — дөреслек белән яшәүче кешедер. Ул алдау вә ялган кебек начар холыклардан ерак торыр. Ләкин вәгъдәләшүнең дә үзенең тәртипләре бар. Динебез буенча, түбәндәге очракларда вәгъдә бирешү дөрес саналмый:

  • хәлдән килмәгән мәсьәләләрдә;

  • Аллаһ харам кылган эшләрдә;

  • бер эшнең гөнаһ икәне беленмичә, вәгъдә бирелсә, соңрак ул эшнең гөнаһ булуы аңлашылса, ул вакыт вәгъдәдән кайту дөрес исәпләнер, чөнки хатадан сакла­нуның динебездә сәвабы бардыр;

  • бирелгән вәгъдә, мөһим бер сәбәп аркылы җиренә җиткерелеп үтәлмәсә, вәгъдәдә тора алмауның сәбәбен, гафу сорап, белгертергә кирәк;

Пәйгамбәребез болай дигән: "Вәгъдәдә тору иманнан­дыр." Ягъни иманы булган һәр мөселман вәгъдәсендә то­рырга, вәгъдәсен җиренә җиткереп үтәргә тиеш.

ТӘҮБӘ

ТӘҮБӘ — хатадан, гөнаһтан кайту, эшләгән гөнаһлар өчен Аллаһтан гафу сорау димәктер.

Тәүбә итү мөселманнарга фарыз кылынган. Коръән"нең төрле аятьләрендә Аллаһы Тәгалә үзенең колларына эшләгән гөнаһлары өчен тәүбә кыларга куша. Мәсәлән, "Нур" сүрәсенең 31 нче аятендә, "Таһрим" сүрәсенең 3 нче аятендә тәүбә итүнең фарызы турында сөйләнә. Пәйгамбәребез бер хәдисендә тәүбә итү турында болай аңлата: "Шик тә юк Аллаһы Тәгалә көндез гөнаһ эшләгән кешедән төнен тәүбә итүен, төнлә гөнаһ эшләгәннәрдән көндез тәүбә итүен көтәр".

Тәүбәнең кабул булуы өчен түбәндәге шартларның бу­луы хәерле:

  • тәүбә иткән кеше эшләгән гөнаһлары өчен үкенергә тиеш;

  • тәүбә иткән гөнаһларын яңадан кабатламаска тиеш;

  • гөнаһлы эшләрен Аллаһтан куркып ташларга тиеш. Аллаһ өчен гөнаһтан ваз кичмәсә, тәүбә кабул булмас. Мәсәлән, дәвамлы аракы эчкән кеше бу эшкә сәламәтлеген саклау максатында гына ташласа, бу тәүбә кабул булмас, чөнки ул моны Аллаһтан куркып түгел, сәламәтлеген саклау өчен генә ташлый.

Тәүбә итү өчен билгеле бер вакыт билгеләнмәгән, һәркем теләгән вакытта тәүбә итә ала. Тәүбәне тәүбә догалары белән итү дә шарт түгел. Кеше кайчан теләсә, шул вакыт, гөнаһларын Аллаһка белгертеп, аннан гафу үтенер. Иң мөһиме — тәүбә иткәннән соң ул гөнаһны яңадан эшләмәүдер. Түбәндә язылган вакытларда тәүбә кылу яхшырак дип санала:

  • Җомга көнне иҗабәт, кабул итү сәгатендә. Бу сәгатьнең нинди сәгать икәне билгеле түгел. Пәйгамбәребез бер хәдисендә шулай дигән: "Җомга көнне бер вакыт бар, ул вакытта мөселманның кылган догасы кабул булыр."

  • Сәхәр вакытында. Иртәнге намаздан әүвәл уянып, кешеләр йоклаган вакытта, хата вә гөнаһлы эшләр өчен Аллаһтан гафу итүен сорау.

  • Котлы көннәрдә вә кичәләрдә. Мәсәлән, Рагаиб, Миграҗ, Бәраәт кичәләре белән Кадер вә Мәүлид кичәләрендә, Гашура, җомга һәм бәйрәм көннәрендә.

Аллаһы Тәгалә хәлис ният белән кылынган тәүбәләрне кабул итәр. Аллаһ шулай боера: "Ул Аллаһ колларының тәүбәсен кабул итәр. Гөнаһларын багышлар. Нәрсәләр эшләгәнебезне белер" (Шура сүрәсе, аять 25).

Пәйгамбәребез дә бу турыда түбәндәгеләрне әйткән: "Тәүбә итүче Аллаһның сөекле бәндәседер. Тәүбә иткән кеше һич гөнаһ эшләмәгән кеше кебектер."

Тәүбәне соңа калдыру дөрес түгел, чөнки әҗәлнең ке­шегә кайчан киләчәген беркем дә алдан белә алмый. Ул яшькә, картка карамый, вакыты килгәч, һәркем бу дөньядан китеп бара. Әле мин яшь, картайгач тәүбә итәрмен, Аллаһның гафу итүен сорармын, хәзер тәүбә кылсам, шул ук гөнаһны тагын эшләргә туры килер, дип үзеңне алдарга ярамый. Чөнки Пәйгамбәребез түбәндәгечә боерган: "Әҗәл җиткәнче тәүбә итәргә ашыгыгыз." Икенче бер хәдисендә Пәйгамбәребез болай дигән: "Җәһәннәмдәге кешеләрнең күбесенең газабы тәүбәне кичектерүдәндер."

Тәүбәне сәламәт вакытта кылу киңәш ителә. Үләчәген белгәннән соң кылынган тәүбә кабул ителмәс. Коръәндә бу турыда болай диелгән: "Бу кешеләрнең тәүбәсе кабул булмас. Алар явызлыклар кыларлар. Үләчәген аңлап кы­на тәүбә кылдым дип әйтерләр. Ләкин бу хәлдә йларның тәүбәләре кабул булмас, һәм дә кяфир булып үлгән ке­шеләрнең тәүбәсе кабул булмас. Тәүбәләре кабул ителмәгән бу кешеләргә җәфалы газапны хәзерләдек." (Ниса сүрәсе, аять 18).

Кызганычка каршы беркем дә хаталардан азат түгел. Аллаһы Тәгалә кешеләрне хаталары белән бергә бар иткән. Шул уңайдан Пәйгамбәребезнең хәдисендә мондый сүзләр бар: "Адәм баласының һәммәсе хата эшләр. Хата эшләүчеләрнең иң хәерлесе тәүбә кылучылардыр."