Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Серле алан курчак театрлары өчен.doc
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.16 Mб
Скачать

Ак дус белән Кара дус

АЛЫП БАРУЧЫ. Яшәгән ди ике дус. Берсе яхшы күңелле, ә икенчесенең күңеле кара икән. Берсе – кешегә шатлык килсә - сөенгән, кайгы килсә - көенгән. Аны Ак дус дип атаганнар. Ә икенчесе – киресенчә, шатлык килсә, көенгән, кайгы килсә - сөенгән. Аны Кара дус дип йөрткәннәр.

Кешеләр Ак дусны яратканнар, ә Кара дусны берәү дә сөймәгән. Тик моның сәбәбе үзендә икәнен Кара дус аңламаган.

Шуннан Кара дус сихерчегә барган.

СИХЕРЧЕ. Кем йөри анда мине бимазалап? Ак күңелле булсаң, тотып ашыйм, кара күңелле булсаң,түремә утыртам!

КАРА ДУС. Кара күңелле мин, кара күңелле!

СИХЕРЧЕ. Алай булса, рәхим ит! Яратам мин кара күңеллеләрне! Йә, ни йомыш?

КАРА ДУС. Син яратасыңдыр да, мине бүтәннәр яратмый шул.

СИХЕРЧЕ. Яратырлар! Сине дә яратырлар! Ак дустыңның күңеленең бер өлешен сора. Шуннан яратырлар!

Кара дус Ак дус янына килә.

КАРА ДУС. Дустым, күңелеңнең бер өлешен миңа биреп тормассыңмы?

АК ДУС. Бик кирәкмени?

КАРА ДУС. Кирәк иде дә... Үзеңә кирәк булмаса гына, диюем.

АК ДУС. Бирәм, дуслар өчен берни кызганыч түгел. Ал кирәк кадәр, рәхәтен күр!

АЛЫП БАРУЧЫ. Ак дусның аңа карап күңеле әз генә дә тараймаган. Хәзер инде Кара дусны да ярата башлаганнар. Әмма аның кара белән тулган үз күңеле дә булган бит. Андагы каралык Кара дусны котырта икән:

- Ак дусны бөтенләйгә куарга кирәк! Синең үзеңә Ак дус булып калырга кирәк! – ди икән.

Кара дус тагын сихерчегә барган. Сихерче аны шундый итеп сихерләгән, Ак дусны хәзер беркем дә яратмый башлаган, Кара дусны мактап туймыйлар икән.

Кешеләр. Кара дус, Ак дус.

БЕР КЕШЕ. Кара дус кебек акыллы, игелекле булырга кирәк!

ИКЕНЧЕ КЕШЕ. Булса да булыр икән шундый әйбәт кеше!

АЛЫП БАРУЧЫ. Хәзер кешеләр үзләре дә яхшылык белән яманлыкны бутый башлаганнар. Алар үзләре дә начарлык кына эшләгәннәр. Ак дусны куа башлаганнар.

КЕШЕЛӘР. Йөрмә монда безне хурлыкка калдырып. Син әшәке!

АК ДУС. Кешеләрне танырлык түгел! Әллә нәрсә булган аларга!

Бу тиккә генә түгел. Сәбәбен белергә кирәк.

КЕШЕЛӘР. Бар, бар! Әгәр кире кайтсаң, яшәрмен дип уйлама!

Ак дус елый. Бөкрәеп бер карчык килә.

КАРЧЫК. Ник елыйсың, улым?

АК ДУС. Ничек еламыйм , ди? Минем дустым бар иде. Мин аңа күңелемнең бер өлешен биргән идем, авылдан кудыртты.

КАРЧЫК (туп бирә). Туп кая таба тәгәри – шунда бар. Сикертә-сикертә кайт, сикертүеңнән туктама. Ул сиңа булышыр.

АК ДУС.Рәхмәт, әбекәй! (Сикертә-сикертә китә.)

АЛЫП БАРУЧЫ. Туп Ак дусны авылга алып кайткан.Ә анда яшүчеләр аны кайсы күсәк, кайсы таш тотып, каршысына чыккан. Ә туп сикерә дә сикерә икән. Кешеләр кулларында ни бар – шуны Ак дуска ыргытсалар да, ыргыткан бере тупка гына эләгеп, кире үзләренә кайта ди. Тегеләр куркып кача башлаган. Йөгерә торгач, күлгә килеп җиткәннәр һәм шунда кереп чумганнар.

Шулай көн утырганнар, төн утырганнар. Алардагы сихер су белән юылып чыккан. Шуннан аптырап бер-берсенә карашганнар.

КЕШЕЛӘР:

- Нишләп монда утырабыз без?

- Кайтырга кирәк, күпме эшебез кала!

- Син юкта әллә нинди албасты ияләште, нишләгәнебезне үзебез дә белмәдек, син кая тордың? Без сине шундый сагындык!

(Ак дусны кочаклыйлар.)

АК ДУС. Мин дә сезне шундый сагындым!

АЛЫП БАРУЧЫ. Кара дус аларның дуслашканын күргәч, ачуыннан кабарынган да шартлап ярылган. Начарлык эшләсәң, шулай була ул.