- •Бака малае Бакылдык айга менә
- •Акыллы куян баласы
- •Шук йомгак
- •Кабак һәм аның дуслары
- •Тиен белән төлке
- •Бирән белән малай
- •Наян белән Шаян шаяра
- •Йомгак белән Чикыл
- •Акбай белән Йомгак
- •Мактанчык күбәләк
- •Йөзә торган утрау
- •Чишмә суы шаяра
- •Тиктормас болыт
- •Көртлек авылга килә
- •Йөнтәс туплы уйный
- •Куян кәбестә үстерә
- •Татлы җәймә
- •Тылсымлы инә
- •Кешегә чокыр казыма
- •Кунак ашы – кара каршы
- •Песигә сабак
- •Нәни болан баласы
- •Дустың булса, шундый булсын
- •Бака-бакылдык
- •Акбаш белән Сөтлебикә
- •Ак дус белән Кара дус
- •Тычкан белән чикерткә
- •Акбаш кыяр үстерә
- •Йорт хайваннары яшелчә үстерә
- •Куян, тиен, тукран
- •Песи белән тычкан
- •Чуарбикәнең туган көне
- •Икенче көн
- •Өченче көн
- •Дүртенче көн
- •Бишенче көн
- •Алтынчы көн
- •Җиденче көн
- •Сигезенче көн
- •Тугызынчы көн
- •Серле алан
- •1996-2000 Елларда тнв каналында “Әлли-бәлли-бәү” тапшыруларында күрсәтелделәр.
Бака-бакылдык
АЛЫП БАРУЧЫ. Булган ди бака-бакылдык. Ул әле бик кечкенә булган, шуңа үзе яши торган күлләвек аңа бик тирән, бик киң тоелган. Ул анда көне буена йөзгән, уйнаган. Йөзеп-йөзеп арыгач, төпкә төшкән, ләм өстендә ял иткән, су өстендә очкан чебен-черкиләрне күзәткән. Ашыйсы килмәсә, судан башын чыгарып авызын ачкан һәм вак чебен-черки аны-моны белештерммичә туп-туры аның авызына ук килеп кергән.
Шулай көн артыннан көн , төн артыннан төн үткән. Бакылдык үскән һәм менә дигән бака егете булган. Ул хәзер су астында гына ятмаган, ә суда үскән камышка менеп утыра да үзенчә җырларга тотына, ди.
Хәзер аңа монда тар тоелган. Яхшылабрак караса, үзе үскән күл бөтенләй күл булмаган, яңгыр яугач чокырга гына җыелган су икән.
БАКА. Бак-бак-бак! Нишләп болай бик кечкенә калган минем күлем? Элек шундый зур, шундый тирән иде! Хәзер тәпиемне дә күмәрлек түгел.
КҮЛЛӘВЕК. Элек син үзең бик нәни идең шул. Хәзер дәү үстең. Мин бит яңгыр, кар суларыннан гына җыелып монда калдым. Синең үскәнеңне көттем. Хәзер мин парга әйләнеп, болытларга кушылам да сине монда калдырып китәм. Син миннән башка да бик шәп яшисең хәзер.
БАКА. Китмә! Калдырыгыз минем күлләвегемне! Әй-әй! Калдырыгыз аны.
КҮЛЛӘВЕК. Ху-уш! Ху-уш!(Болытка ияреп китә.)
БАКА. Китте... Үзем генә нишләрмен инде, ә ?
АЛЫП БАРУЧЫ. Бака-бакылдык үзе генә калгач, бик курыккан. Болыт артыннан йөгереп караган, тик кая ул! Болытны бака-бакылдыклар гына түгел, очар кошлар да тота алмыйлар. Бака болытка җитәм дип сикереп тә караган, әмма елан каршына егылып төшкән.
ЕЛАН. Тсс... Ары барырга ярамый. Тычканнарны куркытасың.
БАКА. Кемнәр соң алар тычканнар? Үзләре мине куркытмасалар, мин аларны куркытмыйм.
ЕЛАН. Алармы? Алар шундый матурлар, йомшаклар, тәмлеләр. Телисеңме,мин сине тычкан белән сыйлыйм?
БАКА. Мин тычкан ашамыйм. Мин чебен-черки яратам!
ЕЛАН. Фу! Чебен-черки дә булдымы ризык? Ярар, булышмасаң булышмассың. Тик бүтән күземә күренмә! Юкса, тычкан дип уйлап, кабып йотуым бар.
БАКА. Юк, юк... Күренмәм... Син дә минем күземә күренмә.
Елан ыжгыра. Бака кача. Сикерә торгач, тычкан янына ук килеп төшә. Тычкан ялт итеп оясына качмакчы буда, бакылдык аның койрыгын эләктерә.
ТЫЧКАН. Зинһар өчен чибәр, бакылдык апакаем, җибәрсәң, мин сине шундый кунак итәрмен. Оямны да күрсәтәм.
БАКА. Оя дигәнең нәрсә соң ул? Күрсәт алайса. Мин чебен-черки яратам. Синдә чебен-черки бармы?
ТЫЧКАН. Фу... Чебен-черки дә булдымы ризык? Ярар, ярар! Үпкәләмә... Мин болай гына... Бик яраткач, ашый бир шунда, минеке янга калыр.
Тычкан оясы.
БАКА. Ояң мактанырлык икән синең! Минем су астында мондый оя күргәнем юк иде. Ышык, җылы. Бүлмәләрең дә күп.
ТЫЧКАН. Шунсыз булмый. Минем үземә йокларга бер карават җитә. Тик менә көннәр суыткач, җирне кар каплагач, тычканнарга яшәве кыенлаша. Шуңа без кышлык ризыкны алдан ук күп итеп әзерлибез. Ризык җитәрлек булса, кыш буена без оядан башны да чыгарып карамыйбыз.
БАКА. Ну, малай! Әле кыш дигән җәнлек тә бармыни?
ТЫЧКАН. Кыш – җәнлек түгел. Ул беркем дә түгел!
БАКА. Нәрсә соң алайса?
ТЫЧКАН. Кыш һәм бетте-китте! Кыш көне салкын, кыш көне буран, кыш көне кар ява һәм кыш көне безгә ризык табуы кыен.
БАКА. Алай икән... Миңа да шундый оя ясарга туры килер.
ТЫЧКАН. Телисең икән, миңа өйдәш бул. Чебен-черки генә ашагач, минем ризыкны киметерсең дип кайгырасы булмас. Беләсеңме, без болай итик. Син минем белән яшәрсең, андый-мондый песи килсә, аның койрыгын эләктереп алырсың да, ояга кертмәссең.
БАКА. Песи? Кем соң ул песи? Аны ничек белергә?
ТЫЧКАН. Бигрәк сабый шул син! Кем дә кем “мияу” дисә, шул песи була инде. Тик кайгырма, бәлки песи безнең ояга якын да килмәс әле.
БАКА. О-о! Синең монда җир өстендәгедән бер дә ким түгел икән!
АЛЫП БАРУЧЫ. Тычкан белән бер ояда бака-бакылдык яшәвен бүтән тычканнар да ишеткән. Алар баканы күрергә килгән.
ТЫЧКАН. Бу – минем яңа дустым – бака-бакылдык! Ул безнең барыбызның да дусты булыр!
ТЫЧКАННАР. Нинди матур бака!
АЛЫП БАРУЧЫ. Һәркайсы бака-бакылдыкка үзе яраткан ризыгын алып килгән. Берсе - солы орлыгын, берсе – бодай орлыгын, берсе - көнбагыш һәм тагын әллә нәрсәләр алып килгәннәр. Тик бака-бакылдык берсен дә ашамаган. Ашамаганга тычканнар кайгыргандыр, дисезме? Һич юк! Баканың ризыкка талымлы булуы аларга ошаган гына!
Тычканнар шундый әйбәт булсалар да, бака-бакылдык үзенең чебен-черкиле, бәләкәй күлләвеген сагынган. Кичләрен ул оядан чыгып болытларга карап моңайган һәм күлен эзләгән.
БАКА. Бак-бак-бак! Әнә теге болытта түгел микән минем күлем? Бак-бак-бак! Ишетмәде...
ТЫЧКАН. Сиңа ни булды? Нигә гел күккә карап моңланасың? Кемне шулай сагынасың?
БАКА. Минем суда чупырдыйсым, чебен-черки тотасым, күл төбеннән өскә - зәңгәр күккә карыйсым килә.
ТЫЧКАН. Мин суны яратмыйм. Миңа җир астында да бик рәхәт. Сиңа монда ошамыймыни?
БАКА. Миңа суда рәхәт.
ТЫЧКАН. Монннан ерак түгел, бер елга бар барын. Бәлки, ул беләдер?
БАКА. Әйе шул, белергә мөмкин бит! Мин аны табып, аңардан сорыйм әле.
ТЫЧКАН. Мин сиңа бик ияләшкән идем. Син барда ризыкларымны бүтән җәнлекләр урлавыннан да курыкмый идем. Нишлисең, көчләп тотып булмый инде. Хәерле юл сиңа.
Кочаклашып саубуллашалар. Бака елга янына килә.
БАКА. Минем күлемне ияртеп киткән болытны күрмәдеңме?
ЕЛГА. Күрдем. Синең күлне урлаган болыт яңгыр булып миңа төште.
БАКА. Кая соң ул? Күрсәт тизрәк!
ЕЛГА. Ул диңгезгә агып төште.
БАКА. Мине дә диңгезгә алып төш әле.
ЕЛГА. Һи, тиле бака, диңгездә синнән башка да җәнлек-җанварлар күп! Алар синең кебек тиле бакаларны шунда ук кабып йотачак!
АЛЫП БАРУЧЫ. Шулай дигән дә баканы калдырып әллә кая агып та киткән.
БАКА. Күлем үземә кайтты! Күлем үземә кайтты!
АЛЫП БАРУЧЫ. Элеккечә рәхәтләнеп чума-чума суда йөзә башлаган. Тик тагын кояш чыккан да, күлләвек тагын парга әйләнеп, зәңгәр болытка күтәрелгән.
Бака-бакылдык тагын тычкан дусты янына килгән.
ТЫЧКАН. Күлеңне таптыңмы?
БАКА. Күлемне тапкан идем, тагын болыт алып китте.
ТЫЧКАН. Бер дә кайгырма, хәзер көз җитте. Хәзер сиңа күл түгел, кыш чыгарга коры урын кирәк. Минем белән кыш чыгасыңмы ? Юкса, берүземә бик күңелсез!
БАКА. Ярый әле синең кебек дустым бар!
ТЫЧКАН. Ә минем синең кебек дустым бар!
АЛЫП БАРУЧЫ. Чынлап та көзге яңгырлар киткән, алар көне-төне яуганнар, әйтерсең лә күкнең төбе тишелгән. Бөтен тирә-якны исәпсез-хисапсыз күлләвекләр каплаган, әмма аларның берсе дә безнең бакылдыкны үстергән күлләвек булмаган шул. Бака тычкан дусты белән җир астындагы ояга кыш чыгарга дип кереп китикән.
БАКА. Яз гына җитсен, болытка ияреп күлем генә кайтсын, җиргә генә төшсен, койрыгыннан бик шәпләп тотармын да, ул кая барса, шунда барырмын.
АЛЫП БАРУЧЫ. Әмма алдагы җәйләрдә дә күлнең койрыгын тота алмаган. Кайчагында, җил көчәеп китеп, бака-бакылдыкны болытка элеп калдыра , аннан соң яңгыр белән җиргә төшерә дә, күлләвеген тагын үзе белән алып китә икән.
