- •Бака малае Бакылдык айга менә
- •Акыллы куян баласы
- •Шук йомгак
- •Кабак һәм аның дуслары
- •Тиен белән төлке
- •Бирән белән малай
- •Наян белән Шаян шаяра
- •Йомгак белән Чикыл
- •Акбай белән Йомгак
- •Мактанчык күбәләк
- •Йөзә торган утрау
- •Чишмә суы шаяра
- •Тиктормас болыт
- •Көртлек авылга килә
- •Йөнтәс туплы уйный
- •Куян кәбестә үстерә
- •Татлы җәймә
- •Тылсымлы инә
- •Кешегә чокыр казыма
- •Кунак ашы – кара каршы
- •Песигә сабак
- •Нәни болан баласы
- •Дустың булса, шундый булсын
- •Бака-бакылдык
- •Акбаш белән Сөтлебикә
- •Ак дус белән Кара дус
- •Тычкан белән чикерткә
- •Акбаш кыяр үстерә
- •Йорт хайваннары яшелчә үстерә
- •Куян, тиен, тукран
- •Песи белән тычкан
- •Чуарбикәнең туган көне
- •Икенче көн
- •Өченче көн
- •Дүртенче көн
- •Бишенче көн
- •Алтынчы көн
- •Җиденче көн
- •Сигезенче көн
- •Тугызынчы көн
- •Серле алан
- •1996-2000 Елларда тнв каналында “Әлли-бәлли-бәү” тапшыруларында күрсәтелделәр.
5-14-00-67 кәр.89196405060 89869151350
Казан шәһәре
Сәмига Сәүбанова
Серле алан
Нәни әкияти тамашалар
Сабыйлар һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына курчак театры уйнар өчен
Казан
201З ел
Таган үзенә дуслар тапкан
АЛЫП БАРУЧЫ.
Тезелеп киткән
Рәт-рәт урман.
Рәхәт торган
Шунда куян.
Баш очында
Алтын чәчәк
Чатырларын
Корып куйган*.
Урман күренеше. Куян баласы чатырда уенчык куяннар белән уйный, аларны бишектә тирбәтә.
КУЯН БАЛАСЫ.
Мин куяннар әнкәсе,
Әннәсе дә нәннәсе.
Өчәү минем бәбием,
Өчесе дә нәнием.
Зуры сикерә мурт-мурт,
Уртанчысы һүп-һүп!
Иң кечесе бик шаян,
Ике күзе дүрт-дүрт!
Куян күтәренеп кайта.
КУЯН БАЛАСЫ. Әни!
КУЯН. Мин юкта курыкмадыңмы, улым?
КУЯН БАЛАСЫ. Тамчы да курыкмадым!
КУЯН. Бик әйбәт! Алайса. син көнләп түгел, сәгатьләп үсәсең икән.
КУЯН БАЛАСЫ. Әйе, көнләп түгел, сәгатьләп үсәм.
КУЯН. Йә, шуның өчен мин сиңа нәрсә алып кайттым? Уйлап кара әле.
КУЯН БАЛАСЫ. Алма?
КУЯН. Юк.
КУЯН БАЛАСЫ. Кәбестә?
КУЯН. Кәбестә дә түгел.
КУЯН. Кишер?
КУЯН. Кишер дә түгел.
КУЯН БАЛАСЫ. Нәрсә икән? (Уйланып тора.) Белдем! Таган! Таган!
КУЯН. Таган шул.
КУЯН БАЛАСЫ. Рәхмәт, әнием! Рәхмәт! (Куанычыннан тәпиләрен чәбәкләп сикерә.)
Таганны биек бер агачның аскы ботагына элеп куялар. Куян баласы уенчыкларын таганга утыртып, атына башлый, әмма бөтенесе бергә таганнан егылып төшә. Агач башындагы саескан алар тирәсендә очып йөри.
САЕСКАН.
Куян дигән киек
Арт аягы биек.
Алгы аягы тәбәнәк.
Таган атынам дигән иде,
Төште-китте тәгәрәп.
КУЯН БАЛАСЫ. Әйем! Син әшәке! Әни!
КУЯН. И, мин сине зур үскән дип тора идем. Син бөтенләй бәләкәй икәнсең бит!
КУЯН БАЛАСЫ. Үсәм мин! Үсәм!
САЕСКАН. Ярар, үпкәләмә. Мин шаярттым гына. Без синең белән күршеләр. Без бу агач башында ябалак белән бергә яшибез.
КУЯН БАЛАСЫ. Ябалак? Нишләп аның күзе йомык?
САЕСКАН. Ябалаклар көндез йоклый.
КУЯН БАЛАСЫ. Хәзер уятам мин аны! Ябалак! Ябалак, дим! Әйдә, таган атынабыз.
САЕСКАН. Тамагың киерелгәнче кычкырсаң да, ишетми ул.
КУЯН БАЛАСЫ. Алайса, әйдә, икәү атынабыз.
САЕСКАН. Әйдә!
Таганда атыналар.
КУЯН БАЛАСЫ. Әй-әй-әй! Кемнең таган атынасы килә? Килегез, атыныгыз!
АЛЫП БАРУЧЫ. Таганда атынырга песнәкләр дә, чыпчыклар да, тукран да, баласын ияртеп керпе дә, хәтта тычкан да килгән. Таганда атыну барысына да ошаган. Шулай итеп кич җиткән. Барысы да кайсы кая йокларга таралган. Куян баласы гына йокларга ятарга теләмәгән. Таганда утырган килеш йоклап киткән. Әнисе аны күтәреп урынына салган. Кояш баеп, җир өстенә караңгы төшкәч, ябалак йокысыннан уянган һәм ауга чыккан. Чыгар алдыннан баласына агачыннан төшмәскә кушкан.
ЯБАЛАК БАЛАСЫ. Минем дә синең белән ауга чыгасым килә!
ЯБАЛАК. Канатларың ауга чыгарлык булып ныгымаган шул әле. Менә ныгыгач, минем белән ауга чыгарсың!
ЯБАЛАК БАЛАСЫ. Канатларым үскәнче күпме вакыт үтәр бит әле!
АЛЫП БАРУЧЫ. Ябалак ауга киткән. Ябалак баласы якын-тирәдән генә очып кайтмакчы булган. Тик әнисенең сүзе исенә төшкән. Шуннан соң ул агачыннан төшмичә генә аска караган һәм таганны күргән.
ЯБАЛАК БАЛАСЫ. Таган? Каян чыккан икән бу? Кичә дә, аннан алдагы көнәрдә дә юк иде бит. Кемнеке икән бу? (Як-ягына каранып.) Әй-әй! Кем таганы бу? Миңа да атынырга ярыймы? Берәү дә эндәшми. Алайса бу беркемнеке дә түгел? Алайса, миңа аны Урман бабай калдырып киткән? (Таганда атына башлый.)
АЛЫП БАРУЧЫ. Таганда атыну ябалак баласына да бик ошаган. Атына торгач, төн үткәнен дә сизмичә калган. Менә шәфәкъ балкыган, яктырган, аннан кояшның беренче нурлары күренгән һәм кояш күтәрелә башлаган. Ябалак баласы таганда утырган килеш йоклап киткән.
Ябалак та аудан кайткан. Ул бик арыган булган, ботакка куну белән күзләре йомылган. Ул, билгеле, таганны да, анда утырган баласын да күрмәгән. Ә иртә белән куян баласы таганда атынырга дип чыкса, анда ябалак баласын күргән.
КУЯН БАЛАСЫ ҖЫРЫ:
Чәп-чәп ит, бала, чәп-чәп ит,
Чәп-чәп иткәч, үсеп кит.
Чәп-чәп ит тә, йөреп кит.
КУЯН БАЛАСЫ. Әни, таган үзенә дус тапкан!
КУЯН. Кара әле, чынлап та таган үзенә дус тапкан!
КУЯН БАЛАСЫ. Болай булгач, таган мине атындырмас та инде.
КУЯН. Тукта, без болай итик әле. Катыда йоклавы кыендыр, синең йомшак караватыңа күчереп салыйк. Шулай итсәк, тагын сиңа атынырга рөхсәт итәр.
КУЯН БАЛАСЫ. Йокласын, йокласын!
АЛЫП БАРУЧЫ. Аны куян баласының караватына кертеп салганнар. Куян баласы тагын көн буе таганда атынган, ә ябалак баласы исә бу юлы да таганда атынган килеш йоклап киткән. Әнисе аны тагын күтәреп алып кергән һәм ябалак баласы янына салган, үзе дә йокыга киткән.
Ябалак баласы караңгы төшкәч, йокысыннан уянып, тагын таган янына атынырга чыккан. Ул үзенең куян баласы янында йоклаганын да сизмәгән. Шул вакыт ябалак та ауга киткән. Ул да баласының юклыгын сизмәгән.
Куян баласы тагын таганда атынган килеш йоклап киткән. Ябалак исә аудан кайтып килешли таганны да, анда йоклап утырган баласын да күргән. Тик аның янына утыруы булган, күзләре йомылган. Ә иртән... Куян баласы таганда атынырга чыкса...
КУЯН БАЛАСЫ. Әни, таган тагын үзенә дус тапкан!
КУЯН. Көн саен таган дус тапмый инде. Юкны сөйлисеңдер.
КУЯН БАЛАСЫ. Чынлап, әни, чынлап тапкан!
КУЯН. Тапкан икән шул! Бусы нинди зур! Ай, бигрәк авыр! Күтәрерлек тә түгел. Берни эшләп булмый инде балакаем. Әйдә, туйганчы йокласыннар. Йокылары туеп уянгач, сөйләшербез.
АЛЫП БАРУЧЫ. Тик бу көнне дә алар ябалак белән сөйләшә алмаганнар. Бүтән көннәрдә дә. Чөнки ябалаклар көне буена йоклаганнар, үсә төшкәч, бергәләп ауга йөри башлаганнар. Шулай булмыйча, төне буена таганда канат кагына-кагына атына торгач, нәни ябалакның канатлары ныгыган, үзе дә әнкәсе кебек зу-ур үскән. Әнисе аны ауга йөрергә, тычканнар тотарга өйрәткән. Ябалак баласы таганда атынам димәгән инде, анда нәниләр генә атынганын белгән ул хәзер.
Куян баласы да үскән,әни булган. Хәзер ул таганда аның үзенең бәби куяннары , төннәрен исә кайчагында нәни ябалаклар да төшеп атына икән.
Бака малае Бакылдык айга менә
АЛЫП БАРУЧЫ. Бака малае Бакылдык яшәгән. Үзе шундый шук, үзе шундый тиктормас, бер дә туктамыйча әле өскә, әле аска сикерә дә сикерә икән. Дөрес, барлык бакалар да сикерергә яраталар яратуын. Тик бу бака малае барысыннан да уздырып җибәргән шул. Өскә сикерсә - Айга менгән, аска сикерсә, күкнең төбен тишеп, җирнең икенче ягына ук килеп чыккан.
Сикерүен сикерсен иде, берәүгә дә зыяны гына тимәсен иде. Тик менә бака малае Бакылдык сикерүенең зыяны шул хәтле зур булган шул. Күлнең суы ул тишкән тишектән җирнең икенче ягына саркып чыгып, анда сазлык хасил иткән, ә күл үзе бөтенләй бәләкәйләнеп калган.
Күл буе.
БАКЫЛДЫК.
Бер сикердем - Айга мендем,
Бер сикердем – Җиргә төштем,
Бер сикердем – Күлгә кердем,
Бер сикердем- Күлне тиштем.
БАКАЛАР.
- Тукта, диләр сиңа!
- Болай да Күл төбен иләк кебек итеп бетердең бит инде!
- Синең аркада Җирнең икенче ягындагы сазлыкка батып үлә яздык!
БАКЫЛДЫК.
Туктыйм-туктыйм-туктыйм!
Бер сикерәм, бер туктыйм!..
БАКАЛАР.
- Юньлегә түгел бу!
- Үз башына кыланадыр!
- Үз башына гына түгел, бөтен бакалар башына!
БАКЫЛДЫК.
Бак-бак-бак!
Бака күле күңелле.
Күңеллесен күңелле дә,
Ай-ай-ай!
Айга хәтле түгелде.
Бакылдык Айга менә.
АЙ. Бу нинди афәт тагын?
БАКЫЛДЫК. Ай абзый, Ай абзый, зинһар өчен мине аска төшермә, үзеңдә тотып тор.
АЙ. Син монда нишләрсең соң? Монда бик салкын, мин тоташ боздан гына торам, катып үләсең бит.
БАКЫЛДЫК. Юк, юк, катмыйм! Мин бер генә минутка да тик тора алмыйм , гел сикереп кенә торам.
АЙ. Юк, болай булмый.Син шундый салкында да туңмагач, синнән чыккан парның миңа күчеп, эри башлавым бар. Ул чагында Җир өстенә бер дә туктамыйча яңгыр гына явып торачак.
БАКЫЛДЫК. Бакаларга су кирәк! Бакаларга су җитми!
АЙ. Кит әле моннан! Тозсыз сүзләрең белән хәзер үк эретә яздың! (Төртеп төшерә.)
БАКЫЛДЫК(Җиргә ялына). Җир, Җир, тотып тор әле мине, зинһар, ычкындырма!
ҖИР. Әй, тиле бака! Сине тотып торган арада Җир әйләнүеннән туктап калса, булыр менә! Ул чагында Җирдә Яз да, Көз дә, Кыш та, Җәй дә тукталып кала бит. Бер урында гел кояш, бер урында гел караңгы төн, бер урында гел кыш, бер урында гел көн генә булыр. Эсседән Җир ярылыр, салкыннан туңып катар, караңгыдан күк томаланыр, тоташ яктылыктан күз сукыраер.
БАКЫЛДЫК. Нишләргә миңа. ничек тукталырга?
АЛЫП БАРУЧЫ. Бака-бакылдык бик кайгырган. Шуннан ул агачлар, йортлар, таулар өстенә менеп сикерә башлаган. Тик агачка сикерсә - агач сынган, тауга сикерсә - тау ярылган, йортка сикерсә - йорт селкенгән. Бака малае Бакылдык шундый курыккан, куркуыннан бакчада үсеп утырган карбыз өстенә егылып төшкән. Карбыз да ярылган. Бака карбыз эчендә дә туктала алмыйча сикерә икән. Аңа ияреп, карбыз төшләре дә сикергәннәр, сикерә торгач, болытларга җиткәннәр, аларны узып та киткәннәр. Тик аларның берсе дә җиргә кире төшмәгән, күктәге йолдызларга әйләнгәннәр алар.
Шуннан соң коры карбыз кабыгы гына калган. Карбыз кабыгы сикереп маташмаган, әйләнгән дә Бакылдыкның аркасына ябешкән. Бакылдык сикерү т үгел, бермәлне кузгала да алмыйча торган.
Бераз хәл алгач, карбыз кабыгын сөйрәп алып киткән һәм ташбакага әйләнгән.
