Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ист_Ошняк.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
49.7 Mб
Скачать

Олы Әшнәк авылында сугышта корбан булган авылдашлар истәлегенә куелган беренче һәйкәл. (г.Шиһапов фото-архивыннан)

Олы Әшнәк авылында сугышта корбан булган авылдашлар истәлегенә куелган яңа һәйкәл. (л.Садриева фоторәсеме)

Сугышның беренче көннәрендә, көтелмәгән һөҗүмннән соң, күп кенә сугышчылар пленга эләгә:

Пленга эләккән Шамсутдинов Закирның шәхси эше ( Германия архивыннан)

Интернет челтәреннән Бөек Ватан сугышы чорына караган кайбер мәгълүматлар:

Әхмәтов (Ахметов) Әбдери (Габдри)- 1909 нчы елгы, Олы Әшнәктән сугышка китә. Кызылармеец. 1942 нче елда һәлак була. “Хәтер” китабында теркәләгән. Медальоны 2009 нчы елның 8 июнендә табылган.

Гәлиев (Галеев) Шәмси (Шамси) Мөхәммәтович (Мухаметович)- 1899 нчы елгы. Олы Әшнәктән сугышка китә. Кызылармеец. 1942 нче елның 16 октябрендә Ленинград өлкәсе Киров районы Эшчеләр поселыгы янында һәлак була. (теркәлү 818883-с, эше №256. 133б.) “Хәтер” китабында теркәләгән. Хезмәт иткән урыны 553 нчы рота сп. 128 сд.

Гәлиев (Галеев) Фатыйх (Фатых). 1917 нче елда Олы Әшнәк авылында туа. Кызылармеец. 1941 нче елның 24 нче декаберендә һәлак була. Шәхси эше 977521.

Гәйнетдинов (Гайнутдинов) Гыйматдин (Гиматдин). 1923 нче елда туган. 26 нчы аерым стрелковая бригадада сугышкан. 1942 нче елның 9 мартында һәлак була. Сугышка Түбән Новогород өлкәсе, Холмск районы Тараканова авылыннан китә. Шәхси эше- 818883с. 1307-56.

Баһутдинов (Багаутдинов) Гыйлман (Гильман). Хәтер китабы. 1912 нче елгы. 1943 нче елның март аенда һәлак була.Шәхси эше- 977524 №107 б.-328.

Бикмөхәммәтов (Бикмухаметов) Шири- 1910 нчы елгы. Олы Әшнәктән сугышка китә. Кызылармеец. 1941 нче октябрь аенда вафат була. (Шәхси эше 977520 -877 263б.). Сугышка киткәнче чишмә табып, чистартып калдыра. Бүгенге көннәргә кадәр авыл халкы бу чишмәне “Шири чишмәсе” дип йөртә.

Бәдретдинов Әнвәр Гариф улы. Әтисе Бәдретдинов Гариф 1941 нче елны сугышка китә һәм батырларча һәлак була. Әнвәр 17 яшендә, 1944 нче ел башында сугышка китә. Әнисе әтисенең һәлак булганлыгын әйтми. Кара диңгез флотында сугыша. Сугыштан 7 ел узгач кына кайта, Олы Әшнәк авылыннан Әминә Хафиз кызына өйләнә. Бергә Корноухово совхозында эшлиләр. Әминә апа күп еллар Ырга башлангыч мәктәбендә эшләп, лаеклы ялга чыга. Гаиләләре белән Ырга авылында яшиләр, аннары балалары янына, Корноуховога күчәләр. Исән.

Закиров Каюм Закирович- 1919 нчы елда Олы Әшнәктә туган. Кызылармеец. 1942 нче елда һәлак була.

Звание: гв. мл. сержант  в РККА с 1939 года Место призыва: Рыбно-Слободский РВК, Татарская АССР, Рыбно-Слободский р-н с. Б.Ошняк Место службы: 79 гв. сп 26 гв. сд Дата подвига: 13.07.1943 № записи: 17071490

Орден Отечественной войны II степени 

Хисамов Рәхим (Рахим)- Олы Әшнәктә туган, кызылармеец. 1942 нче елның 21 нче февралендә Калуга өлкәсе Юхнов районы ст. Износки станциясендә һәлак була.

Дәминов (Даминов) Мулла (Муллаҗан)- 1907 нче елгы, туган авылы Олы Әшнәк. 1942 нче елның апрель аенда һәлак була. Шәхси эше №977520 – 344 249б.

Гарипов Кәрим (Карим)- 1898 нче елда туган. Балык Бистәсе военкоматы аша сугышка алынган. Хезмәт иткән часте п/п 97704. 1944 нче елның гыйнвар аенда Түбән Новогород өлкәсе Батецк районы, Волжная (Ж) Горки госпиталендә вафат була.

Мөхәммәтҗанов (Мухамадзянов) Габдулла Мөхәммәтҗанович (Мухамадзянович)- 1910 нчы елгы. Медальоны 2003 нче елда Волгоград өлкәсе Городише районы Самофаловка авылы янында табыла. Тобольск шәһәренең “Взрыв” эзләнү группасы таба. 2003 нче елның 4 августында Россошинское хәрби мемориалына кире күмелә. Хәзерге вакыттагы Олы Әшнәктәге туганнары- Галиев Азат.

Мөхәммәтҗәнов (Мухаметзянов) Муллаәхмәт (Муллахмет) Мөхәммәтҗәнович (Мухаметзянович). 1907 нче елгы. Кызылармеец, п-3.

Шәймәрданов Мөхәммәт Габидин улы. Интернет чыганакларында Олы Әшнәк авылыннан сугышка киткән Шәймәрданов Мөхәммәт Габидин улының тормыш юлы белән кызыксынган язма бар. Мөхәммәт гаиләсендә дүрт бертуган ир-ат була. Ул иң олысы, 1919 нчы елгы. Сугышка беренчеләрдән булып китә. Аның артыннан энекәше Әхмәт һәм калган ике балалары да үзләре теләп, яшь өстәп сугышка китәләр. Мөхәммәт сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Аларның атасы Габидин бай гаиләдән була (кулак итеп игълан ителгән мулла Фазылов Шәмәрдән гаиләсеннән булырга тиеш). Габидин ярлы кыз Загидуллина Хәдия Загидулла кызына өйләнергә уйлагач, әтисе аны байлыктан мәһрүм итеп, өеннән куып чыгара. Габидин мәктәптә укытучы булып эшли. Төпчек уллары гаиләсе белән 1931 нче елга кадәр Олы Әшнәктә яши, аннары, әтиләре үлгәч, әнисе авылына, Урта Сәрдә авылына күчеп китәләр. Иң олысы Мөхәммәт бронетанк гаскәрләрендә полковник дәрәҗәсенә ирешә, аннары генерал Малиновский исемендәге бронетанк Академиясендә укыта.

Шәйхетдинов (Шайхутдинов) Кирам. Олы Әшнәктә туган. 1942 нче елның 20 февралендә һәлак булган. Ленинград өлкәсе, Колпино шәһәре. Сугышкан часте- Сп.329, 70сд.

Шиһапов (Шигапов) Кашаф Шигапович. 1909 (10) нчы елгы. Хезмәт иткән урыны- 169 (161) сп,86 (229) сд. 1944 нче елның 30 мартында Псков өлкәсе. Русски Уварово авылы янындагы 380 нче номерлы госпитальдә вафат була. Эше- №326. 230 бит.

Сабиров Каюм Сабир улы. Фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша. 1946 нчы елда авыр яралардан терелә алмыйча вафат була.

Хәкимов Зиннәт 1919 нчы елда туа. 1938 нче елда Мәскәү авиация училищесын тәмамлый. 1941 нче елда Мәскәүне саклаганда, 22 яшендә һәлак була.

Бертуган Гариповлар. Гарипов Нәҗип Гарипович. 1917 нче елда туа. Хәрби хезмәткә 1940 нчы елны алына. Сугыш башланганда чиктә хезмәт итә. Нарва шәһәре янында каты яралана. Сугыштан кайткач күп еллар авыл мәктәбендә хезмәт укытучысы булып эшли.

Звание: красноармеец  Место призыва: Кзыл-Юлдузский РВК, Татарская АССР, Кзыл-Юлдузский р-н  Б.Ошняк Место службы: 936 ап 362 сд БелФ  Дата подвига: 25.03.1944-29.03.1944 № записи: 45392213