- •Кереш сүз
- •Рәсәй археология һәм антропология Академиясе академигы, Казан (Идел буе) Федераль университеты профессоры, Татарстанның Атказанган фән эшлеклесе Борһанов Альберт Әхмәтҗан улы
- •Олы Әшнәк авылы
- •1911 Нчы елгы карта (архив рәсеме)
- •Рәсемдә археолог Калинин н.Ф.
- •Археолог Николай Истомин (сулдан беренче) Олы Әшнәктә табылган экспонатлар белән (фото- oshnjak/2013-08-09)
- •Сәвиләгә куелган кабер ташы (л.Садриева фотосы)
- •Кәрәкә күле җирлеге (л. Садриева фотосы)
- •Биләр каласы харәбәләре (интернет челтәреннән)
- •Алексеевск районы, Әшнәк авылы мәчете (интернет челтәреннән)
- •Лашманчылар, архив фотосы
- •Легендар Якуб Дҗиһангир улы Чанышев Татар атлы кавалериясе (интернет челтәреннән)
- •Миңсылу әби (сулдан беренче) авылда кунакта (г. Шиһапов фото-архивыннан)
- •Делегат Нәфисә Минһаҗева Съезддан күренеш (архиф фотосы)
- •Олы Әшнәк авылында сугышта корбан булган авылдашлар истәлегенә куелган беренче һәйкәл. (г.Шиһапов фото-архивыннан)
- •Олы Әшнәк авылында сугышта корбан булган авылдашлар истәлегенә куелган яңа һәйкәл. (л.Садриева фоторәсеме)
- •Медаль «За отвагу»
- •Орден Красной Звезды
- •Шиһапов Харис Хасамутдин (Хисаметдин) улы.
- •Орден Славы III степени
- •Орден Отечественной войны II степени
- •Олы Әшнәк авылы ветеранннары, 1972 нче ел (Шиһапов Габдулла фотоархивыннан)
- •Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңае белән Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән авылдашларыбыз исемлеге:
- •Соңгы ветераннар...
- •Фоторәсемдә р. Мингалиева
- •Авыл кибете, 1965 нче ел, (фоторәсемдә: кибетче ярдәмчесе Диярова Рәйсә)
- •Олы Әшнәк авылы кешеләре, 1955 нче еллар (Шиһапов Габдулла фотоархивыннан)
- •1993 Нчы елның сентябрь аенда Олы Әшнәктә таштан яңа мәчет ачыла.
- •Авылым кешеләре Утлар, сулар кичкән ветеран
- •Ветераннар. Гараев Бикмулла (уртада), сулда Ибатуллин Касыйм, уңда Гарипов Нәҗип абыйлар.
- •Гәрәев б. Г. Гаиләсе белән
- •Партизан батырлыгы
- •Рәсемдә сугыш һәм хезмәт ветераны, батыр партизан Мифтахов Габделхак.
- •Мифтахов Габдулхак абый тормыш иптәше Зәйтүнә апа белән
- •Бакчалар патшасы
- •Сахибетдин Мифтахетдинов (Мифтахов)- сугыш һәм хезмәт ветераны, мактаулы авыл хужалыгы хезмәткәре.
- •Әкияттәгедәй җиде бертуган...
- •Китапханәче Маһирә
- •Рәсемдә: Шакирова м. Авыл советы сәркатибе Рисаева с. Белән китапханәдә.
- •Рәсемдә: мәктәп укучылары - тимурчылар пионервожатая Мәрҗәнә апа җитәкчелегендә Маһирә апага булышалар.
- •Рәсемдә сугыш һәм хезмәт ветераны Госман Шәйхетдинов
- •Фоторәсемдә: уң яктан (өске рәт) Сәләхетдин Шәйхетдинов, әниләре Мәгърифә әби, Сахибетдин Шәйхетдинов, Рәбига, Фәния Шәйхетдиновалар, Сәләхетдинның улы Самат.
- •Улы Гомәрнең хәбәрсез югалуы турында белешмә
- •Госман Шәйхетдинов (уң якта) авылдашы Хафизов Вазих белән
- •Онытылмас еллар, яки алабута ипие белән кычыткан ашы кыйссалары (кыскартылган вариантта)
- •17.12.2014 “Авыл офыклары” гәҗите. Автор Гөлназ Зарипова
- •Рәсемдә: Гөлсем һәм Зәйтүнә Гариповалар, уртада күршеләре Әклимә Садриева белән.
- •Сер бирмә, якташ!
- •Фоторәсемнәрдә: г.С. Шиһапов
- •Г. Шиһапов хезмәтләре
- •Кыш белән яз тарткалашкан, җил-давыллы кичне Олы Әшнәк авылы китапханәчесе Гөлфия Мухаметшина авылдашларын китапханәгә кич утырырга ("библиотөн"гә) чакырды.
- •1 Нче сыйныфка кабул иткәндә 8 нче сыйныф чыгарылыш
- •Флера Гарипова “Почёт билгесе” орденына лаек булган укытучы
- •Әхәт Гаффар
- •Язучы Әхәт Габдрахман улы Гаффаров
- •Танылган каләм ияләре
- •Ренат Гаффар
- •Хикәяче, публицист Ренат Гаффар
- •Рәсемдә: Ренат Гаффар абыйсы Әхәт белән. Сабан туй бәйрәмендә авылдашлары белән
- •Рәкыйп Гаффар
- •Журналист Рәкыйп Гаффар.
- •Журналист Фоат Мәхмүт улы Гайсин.
- •Фотрәсемдә: Фоат Гайсин һәм Халидә Гәрәева мәктәп музеенда почётлы каравылда, 1970 нче ел
- •Авылдашлар сәхнәдә
- •Рәсемдә:; Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Хафизов Ирек Галимулла улы.
- •Легендар укытучылар коллективы...
- •4 Нче дәвер - 1960-1990 нчы еллар.
- •Мәктәп бинасы, 1970 нче ел
- •1Нче сентябрь линейкасы.
- •1971 Нче ел. Укытучылар коллективы. Г. Шиһапов фотосы.
- •Мәктәпнең газ-53 машинасы
- •Авылым мәзәкләре Олы Әшнәк авылы фоторәсемнәрдә Ләйсән Садриева фотолары.
Кыш белән яз тарткалашкан, җил-давыллы кичне Олы Әшнәк авылы китапханәчесе Гөлфия Мухаметшина авылдашларын китапханәгә кич утырырга ("библиотөн"гә) чакырды.
Күршегә керү, аулак өйләрдә утырулар онытылып барганда, авылдашлар аның бу тәкъдименә бик шатланып риза булдылар.Табигатьнең холыксызлануы да аларны туктатып кала алмады. Кичәне Гөлфия апа күп еллар элек төшерелгән, Наиль абый Салахутдинов тырышлыгы белән яңартылган фотолар белән таныштырудан башлады. Килгән апалар бер-берсен уздырып, фотода күргән таныш йөзләргә бәйле хатирәләре белән бүлештеләр. Пионер галстугы таккан, ак алъяпкычлы кызлар арасыннан үзләрен эзләп тапканда, аларның күзләрендәге очкыннарны күреп сокландым. Әйтерсең, алар хәзер дә,13-14 яшьлек япь-яшь кызлар. Укыткан укытучыларын, араларыннан бакыйлыкка күчкән дусларын, сыйныфташларын сагынып искә алдылар.
Хатирәләр, әкренләп, авылыбыздан чыккан шагыйрьләрнең шигырьләрен укуга, иҗатлары белән танышуга күчте. Сәгать телләре чаба да чаба...Апаларның аерыласы килми, сөйләшәсе сүзләре дә бетәрлек тугел. Шул арада, Гөлфия апа кунакларын түгәрәк өстәл янына дәште. Тәмләп чәй эчкән арада, авылыбызның "Урсай", "Шири бабайлар", "Матаука" чишмәләрен “урап” кайттылар. Алар белән бер кичәгә эләгүемә сөенеп, күңел дәфтәремә бик күп хатирәләрне теркәп утырдым. Һәрберсенең күңелендә никадәр хәзинә саклана икән бит! Кабат очрашырга сүз куешып, авылдашларым өйләренә таралдылар. Заманында "мең җанлы, яшьнәп торган Әшнәк"нең һәр кешесенең күңел сандыгында нинди генә хатирәләр сакланмый икән бит! Әлеге сандыкны ача алганнары өчен Наиль абый белән Гөлфия апага бик зур рәхмәт.
Истәлекләр еллар шаукымы арасында югалып калмасын өчен, онык-оныкчыкларыгыз белән ешрак уртаклашыгыз авылдашлар!
“Эш сөйгәнне – ил сөяр”
Г. Шиһапов
...1 нче сентябрь. Авылның төрле почмагыннан мәктәпкә таба балалар агыла. Араларында кулына чәчәк бәйләмнәре тоткан, беренче тапкыр уку йортына тәүге адымнарын ясаучы беренче сыйныф укучылары да бар. Аларны зәвык белән киенгән, көләч йөзле бер ханым каршылый. Ул үз-үзен иркен һәм гади тотышы, ягымлы җылы сүзләре белән нәниләрнең күңелендә булган шик-шөбһәләрне тиз тарата, үзенә карата аналарча ышаныч хисләре уята. Әйе, сабыйларның беренче мәртәбә мәктәп бусагасын нинди тирән дулкынлану белән атлап керүләрен ул күп еллар бирле күзәтә, йөрәге белән тоя. Кем соң ул, беренче караш белән балаларның мәхәббәтен яулап алган, тылысымлы көчкә ия булган ханым?!
Җиденче сыйныфны “5” ле билгеләренә генә бетергән Илсөярне әтисе Габдрахман, авылыбызның иң өлкән укытучысы, үз янына чакырып китерә дә:
-Мин үзем теләп абыйларың белән сугышка китәм. Үсеп җиткәч безнең кебек халыкка аң-белем бирүче укытучы булырсың. Яшь булсаң да, сиңа безне вакытлыча алмаштырырга кирәк. Тырышып эшлә, кызым, булдыра алмыйм дип югалып калма. Алдыңа максат куйда, шуңа иреш!- ди.
- Укыта башлап, ике ай үткәч, миңа 14 яшь тулды – дип искә ала ул вакытларны Илсөяр Габдрахман кызы Фазылова (Мингазова), - 30-35 бала булган сыйныфларда укучыларымның күпчелек өлеше үземнән зурлар иде. Зур кыенлыклар аша дәреслекләр, кәгазь-каләмнәр юнәтеп педагогик юлымны башладым...
Ул елларның авырлыклары, яшь буынны тәрбияләүдә кичергән кыенлыклар һәм ирешелгән уңышлар, барысы да аның хәтерендә бүгенгедәй саклана. Ул, яшь булуына карамастан, бары тик хатын-кызларга хас йөрәк җылысы, күңел сафлыгы белән укучыларның мәхәббәтен тиз арада яулап ала. Сугышта батырларча һәлак булган әтисе Габдрахман, һәм олы абыйсы өчен дә тырышып эшли.
Рәсемдә: Илсөяр Габдрахман кызы Фазылова (Мингазова). Дәрес вакыты
Дәһшәтле сугыш елларында яшь укытучы авылның иҗтимагый тормышында актив катнаша. Башка укытучылар белән беррәттән фронт өчен җылы киемнәр бәйли, төрле агитацион чараларда катнаша, авыл халкына концертлар, спектакльләр куюда башлап йөри. “Авылыбызның халык артисткасы” – дип әйтә аның турында авыл халкы. Авыл клубы сәхнәсендә ак күбәләктәй очып-очып биегәндә, чылтырап аккан чишмәдәй саф тавышы белән өздереп-өздереп җырлаганда, күңелләрне дулкынландырырлык итеп нәфис сүз сөйләгәндә ирләре сугышта булган фронтовик хатыннарның күзләреннән яшь ага, аз гына вакытка булса да борчуларын онытып торалар.
-Һай, бигрәк та бар яктан булган инде бу безнең Илсөяр, көлдертә тә, елата да...- ди авыл халкы.
Тырыш укытучы үз белемен күтәрер өчен читтән торып Казан педагогия училищесына укырга керә һәм аны яхшы билгеләргә генә тәмамлый.
