Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ист_Ошняк.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
49.7 Mб
Скачать

Легендар Якуб Дҗиһангир улы Чанышев Татар атлы кавалериясе (интернет челтәреннән)

Гражданнар сугышында (алда әйтеп кителгәнчә) Җәләл Җамалиев та катнаша. Соңыннан “Кызыл юл” колхозында төрле җаваплы урыннарда эшли.

Җәләл Җамалиев (Шиһапов Габдулла фото-архивыннан)

1918 нче елда елга буенда мәдрәсә бинасында беренче мәктәп ачыла. Аның беренче укытучылары булып Фазылов Шәмәрдәнның балалалары Зәки һәм Сәгъдия булалар. Аларны әтиләре Пенза өлкәсе Әҗе авылынннан чакырып китерә. Шулай ук мәктәптә Хәмзин Бәдретдиннең балалары Фатыйма һәм Сәгъдәт, Насыйбуллин Габделхак һәм Хәсәнов Мәлик тә эшли. Алар башлангыч сыйныфларда яңача укыта башлыйлар. Авыл халкы аларны бик ихтирам итә һәм озак еллар горурланып искә ала. Мәктәп 1918-1930 нчы елларга кадәр эшләп килә. 1931 нче елда мәктәп ШКМ (школа крестьянской молодёжи) дип үзгәртелә. 1933 нче елда мәктәпкә ТГУМ (татарская гимназия учёбы молодёжи) исеме бирелә. ****** Гарипова Венера Миңнулла кызы, Гарипов Ильяс Нәҗип улы һәм мәктәп музее эзтабарлары тарафыннан җыелган мәгълүмат, Олы Әшнәк авылы.

1920-1921 нче елларда Идел буе районнарында корылык һәм ачлык еллары була. Олы Әшнәк авылында халык саны 1926 нчы елда 1920 нче ел белән чагыштырганда 355 кешегә кими. 1920-1930 нчы елларда күп кенә кешеләр эш эзләп читкә чыгып китәләр. Шундыйларның берсе - Миңсылу әби Бәдретдинова. Ул 1910 нчы елның 15 июнендә туа. Аның ике сеңлесе - Минзифа һәм Минниса авылда калалар. Аларның әтисе Вәли абзый була. Ул умарталык тота. Авыл халкы әле дә “Вәли” аннары “Ибни чүнниге” дип искә ала. Миңсылу әби 1930 нчы елда Сахалин утравына, Оха шәһәренә чыгып китә. Шунда төпләнеп кала. Тормышлар рәтләнгәч, җәй айларында туган авылына еш кайтырга тырыша.

Миңсылу әби (сулдан беренче) авылда кунакта (г. Шиһапов фото-архивыннан)

2013 нче елда Татар конгрессы төркеме белән Сахалинга барган язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәузия Бәйрамова Миңсылу әби белән очрашуы турында болай дип яза: “Сахалин утравының иң карт кешесе – 102 яшьлек татар карчыгы Миңсылу әби Бәдретдинова да биредә яшәп ята! Ул гаиләсе белән утызынчы елларда ук Охага килгән була, аның туган яклары – Балык Бистәсе районының Олы Әшнәк авылы булып чыкты. Мин Миңсылу әби белән махсус очраштым, аның күзләре күрмәгәнен алдан ук белгәнгә, туган якларының исе-төсе итеп, кипкән мәтрүшкәләр алып килгән идем… Миңсылу әбинең сукыр күзләреннән кипкән мәтрүшкәләр өстенә яшь тамчылары тәгәрәп төште… Аның 6 баласыннан инде 2 кызы гына исән, алары да материкта яшиләр икән, инде үзләренә дә 80 яшь… Әби хәзер үлгән төпчек улының хатынында – Люба киленендә яши, татарлар да һәрвакыт аның хәлен белеп торалар икән…”. Миңсылу әби 2014 нче елда 103 яшендә бакый дөньяга китә.

Язучы Ф.Бәйрәмова Бәдретдинова М. очрашу вакытында

(Татар конгрессы фото-архивыннан)

Оха шәһәре татарлары Миңсылу әби белән, 2013 нче ел

Олы Әшнәк авылыннан 1933 нче елда мәктәпне тәмамлаган 28 укучы Чистай педагогия техникумына укырга керәләр. Аларның күбесе техникумны тәмамлагач туган авылларына укытучы булып кайта, башкалары- алган һөнәрләре буенча күрше-тирә авылларда эшли башлыйлар.

Кулакка чыгару” (Раскулачивание) чоры

Хәлле крестьяннарны кулакка чыгару

Олы Әшнәктән Солтан Бикмөхәммәтов (мулла Фазылның энесе булырга тиеш), “Чүрәкә” кушаматлы Шәмсетдин, Гайфулла Ибәтуллиннар кулакка чыгарылып Себергә сөрелә.

Авылның 9 ярлысы күмәк хуҗалыкка берләшә. “Кулаклар”дан җыелган 4 ат белән 7 сыерны Гайфулла Ибәтуллин абзарына кертеп “тутыралар”. Күмәк хуҗалыкның беренче рәисе итеп Йосыф Хафизов атлы крестьян сайлана.

Беренче колхоз рәисе Йосыф Колхозга берләшеп эшләү

Хафизов гаиләсе белән (“Мәйдан” җурналы №6/2009)

Ни сәбәптәндер, авыл рәисе Садриев Гариф күмәк хуҗалыкка керергә ашыкмый. Аннан күрмеш, башкалар да бик керми.

1931 елның 1 мартында Иосиф Сталин мәкаләсе басылып чыкканнан соң күмәкләшү җанланып китә. 1929 нчы елда оешкан колхозга “Кызыл юл” дигән күтәренке исем бирәләр. 1930-34 нче елларда авыл хуҗалыгы продуктларын әзерләү буенча Татарстанда иң алдынгы колхозчыларны самолётка (“кукурузник”) утыртып һавада әйләндерә торган булганнар. 1934 нче елда Балык Бистәсендәге МТС (машина-трактор паркы)ның политоешмасы җитәкчесе Вәли Шафигуллин районга агитсамолет чакыра. “Тимер кош” ны күп кешенең әлеге вакытта күргәне булмый.

Шагыйрь Шәйхи Маннур 1934 нче елда Олы Әшнәк авылына иҗади командировкага шул самолётка утырып килә. Шул елны үзенең атаклы “Гайҗан бабай” дигән поэмасын яза. Ул авылның мәртәбәле кешесе, мәктәп директоры Вәлиев Мәннан абзыйларда тора. Гайҗан Хисаметдин улы Хисамов ул вакытларда ат караучы булып эшли. Ул елны 28 тай тәрбияләп үстерә. Ш. Маннур соңыннан «Гайҗан бабайның алтын көшеле» дигән поэмасын да яза, ләкин әсәр утызынчы елларда ук укучы күңеленә кереп утырган Гайҗан бабай характерының үсеше, яңа яклары белән ачылышы буларак яңгырамый. Шуңа күрә бу әсәр матбугатта басылып чыкмый. “Гайҗан бабай” поэмасы, мәктәп программасына кертелеп, күп еллар әдәбият дәреслекләрендә урын алды.

Күренекле язучы Шәйхи Маннур “Гайҗан бабай” поэмасына иллюстрация

1934 нче елның февраль аенда “Кызыл юл” колхозында арыш игүче, звено башлыгы Нәфисә Минһаҗеваны колхозчы-ударникларның 1 нче Бөтенрәсәй съездына делегат итеп сайлыйлар. Ул анда Михаил Калинин җитәкләгән Бөтенсоюз башкарма комитеты һәм ТатЦик әгъзасы итеп сайлана.