Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ист_Ошняк.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
49.7 Mб
Скачать

Лашманчылар, архив фотосы

1719 нчы елда Казанда, корабларга җилкәннәр эшләү максатында, мануфактуралар барлыкка килә. Бу мануфактураларга һәм адмиралтействоларга авылның шактый кешеләре даими эшкә көчләп күчерелгәннәр. Картлар әйтүенчә, аерым алганда моннан 20 еллар элек, 90 яшьләрендә мәрхүм булган Гайнетдинов Гайнетдин истәлекләренннән күренгәнчә, Казанда авылдан чыккан күп кенә кешеләр белән байтак заманнардан бирле яшәп килгән туганлык җепләренең өзелмәве шул турыда сөйли.

Шул елларда дәүләт, чәчүлек җирләре белән беррәттән, урманннардан чистартып, элек авылга караган җирләрне Макашин, Завалишин кебек бай кешеләргә бирә. XVI гасырларда Мәскәүдән ерак булмаган Корноухово дигән авылдан Мертваго дигән кеше күчеп килеп Ырга һәм Әшнәк елгалары кушылган урында “Корноухово” дигән авылга нигез сала. Бик уңдырышлы, су буйларында терлек йөртерлек киң болыннар җәелгән бу җирләрдә XIX гасырның беренче яртысында Мертвагоның токымы- Мертваго (Депрейс) Марья Николаевна дигән бай алпавыт хакимлек иткән. Аның ире - Мертваго Петр Дмитриевич (штаб-ротмистр) була. Аларның 190 крестьян һәм 2.372 дисәтинә җирләре була. Соңыннан аларның уллары Александр бай хуҗалыкны бөлгенлеккә төшерә. Әнисе Марья Николаевна үлгәч, боларның барлык хуҗалыгын Лаештан килгән, елга хуҗалыгында эшләгән, приказчик, урта куллы бай Капитон Макашин сатып ала. Ул, күп хезмәт куеп, хуҗалыкны күтәрә, төрле милләт кешеләре аңа эшкә яллана. Авылда яңа мәктәп, кирпеч, спирт заводы ача, чиркәү сала, ат конюшнялары төзи, җир биләмәләрен арттыра. Якын- тирәдәге авыллардан күп кенә кеше бу хәлле байга эшкә ялланалар. 1919 нчы елда Корноухово авылына Германиядән һәм Польшадан эшчеләр килә. Алман иленнән (Германиядән) Россиядә беренче трактор кайтартыла. Шул елларда бу авылда хуҗалык МРС (международная рабочая солидарность) дип үзгәртелә. Бөтен Макашин байлыгы МРС ка күчә. Аның җитәкчесе Фридрих Фриц була. 1921 нче елда крестьяннар эшчеләргә әверелә. Авылда ач балалар өчен 2 ашханә ачыла. Совхоз әкренләп күтәрелә. 1930 нчы елларда бу авылга сугыштан качып немец һәм поляк гаиләләре күчеп килә. Төрле милләт кешеләре яши.

Отставкадагы генерал - майор Завалишин Иринарх Иванович Йөзем (Зюзино) авылында алпавытлык итә, Әшнәк халкы аңа да эшкә яллана. Аның ике туган абыйсы - рус шагыйре Ф.И. Тютчев һәм атаклы астрофизик Д.И. Еропкин. Улы- Дмитрий Завалишин атаклы декабрист була.

1783 нче елда халык исәбен алу вакытында (перепись) Олы Әшнәктә 119 йомышлы татар ире генә исәпкә алынса, 1834 нче елда авылдагы 134 хуҗалыкта 460 ир-ат һәм 463 хатын-кыз яши (уртача алганда һәрбер гаиләдә 6-7 кеше).

Ревизские сказки” 1834 нче ел, Олы Әшнәк халкы

1830 - 1840 нчы елларда авыл мәчетендә Сәйфетдин Хәмзин белән Фазыл (Фазлый) Бикмөхәммәтов имам-хатыйб, ә Фәтхулла Нигмәтуллин азанчы вазифаларын үти. Шушы елларда 60 ир-балага исәпләнгән аерым мәдрәсә эшли.

Мәчет

Күрше Кече Әшнәк авлында да нәкъ шундый ук сандагы балалар укытыла. Анда Шаһимәрдән Нигматуллин имам һәм азанчы вазифаларын башкара.

Ревизские сказки” 1858 нче ел, (архив фотосы)

1866 нчы елда авылдагы хуҗалыклар саны 231 гә җитә. Аларда 771 ир-ат һәм 711 хатын-кыз яши. Халык саны күпкә арткач, авыл 2 мәхәлләгә бүленә. 1872 нче елда тагын бер яңа мәчет ачыла. Фазыл Бикмөхәммәтовтан башка дини вазифаларны Шаһимәрдән Фәйзуллин, Бәдретдин Сәйфетдинов һәм Гыймадетдин Фәтхуллиннар башкаралар. Мәдрәсәдә 50 ир бала һәм аерым бинада 45 кыз бала укый. 1883 нче елда иске мәчет урынына яңасы төзелә. ***** Гарипова Венера Миңнулла кызы, Гарипов Ильяс Нәҗип улы һәм мәктәп музее эзтабарлары тарафыннан җыелган мәгълүмат, Олы Әшнәк авылы.

1891 нче ачлык елында туган Минһаҗ кари Гәйнетдиновның гыйбрәтле тәрҗемәи хәле, авыл картларының сөйләгән истәлеге булып тора. Аны авыл кешеләре Карый бабай исеме белән хәтерлиләр. Өйләре Фаттахов Каюм бабайлар каршында, су буенда була. Алардан ерак түгел мәдрәсә (мәптек) бинасы. Аның әтисе Гәйнетдин, иманага түләүләр күп булу сәбәпле, атын да, сыерын да сатырга мәҗбүр була. Зур гаилә фәкыйрьлектә кала. 1893 нче елда, ике яшьтә чагында аның чәчәк авыруыннан күзләре сукырая. Өч яшендә пычрак вакытта абыйсы яисә апасы аны җилкәләренә салып мәдрәсәгә укырга илтә торган булганнар. Бу дөм сукырлыктан түгел, аяк киеме булмау аркасында шулай эшләгәннәр. Ул 16-17 яшьләр тирәсендә үзе мәдрәсәдә дин сабаклары укыта башлый. 1932 нче елдан соң күрше авыларда эшләп ала. Сукыр килеш Коръән ятлаган, кари булган егет, Оренбург якларында туып-үскән, дини белемле, бик матур мөнәҗәтләр сөйләүче Маһибәдәр исемле затлы кызга яучы җибәрә. Яшь кыз, гарип егетнең рәнҗүе төшәр дип, кияүгә чыгарга риза була. Аларның Шафия, Кафия, Факия исемле кызлары, Нәҗип, Даниял исемле уллары туа. Нәҗип дигән малайлары лаеклы ялга чыккач, Казан шәһәре Киров районындагы “Рамазан” мәчетендә имам-хатыйб булып тора һәм үзе дә инвалид булган бертуган энекәшен тәрбияли. Карый бабай: “...балаларымны белемле итәсем килү сәбәпле, 1945 нче елның 1 сентяберенә кадәр колхозда әшләгән тормыш иптәшем Маһибәдәр белән балаларны алып, Әшнәктән Казанга күчендек", - дип сөйли. Казандагы “Мәрҗани” мәчетендә хезмәт итә.

1907 нче ел да – авылда халык күп яшәгән чор булып тора. Барлык халык саны- 2468, 350 хуҗалык була. 2794,8 дисәтинә җир, 2 мәчет, 2 тимерчелек алачыгы, 3 тегермән, 12 лавка (ваклап сату һ.б.). Халык саны тиз арту, чәчүлек җире җитмәү аркасында Олы Әшнәктән - 70, Кече Әшнәктән - 35 ир-ат Кама елгасына бурлак хезмәтенә ялланырга мәҗбүр булалар.

1917 нче елгы инкыйлаб (революция) авыл кешеләренә әллә ни бәхет китерми. Илдәге вәзгыять авылда да чагылыш таба. Күп кенә ир-егетләрне мәҗбүри рәвештә Кызыл Армия сафларына алып китәләр. Садриев Гариф гражданнар сугышы чорында легендар полк командиры Якуп Чанышевның шәхси ординарецы булып хезмәт итә. 1919 елны бер аягын өздереп (Дудов армиясенә каршы сугышканда) авылга кайта. Авылда төрле җаваплы эшләрдә эшли, 1927 нче елда авыл советының беренче рәисе итеп сайлана. Озак еллар Якуп Чанышев белән хат алышып тора. 1947 елны Оренбургка күчеп китә. Озак еллар буена мулла вазифасын үти. Граҗданнар сугышы чорында, гадәттә, мондый эштә эшләгән өчен атканнар. Аны да атарга хөкем итәләр. Хөкем карарын үтәргә Якуп Чанышев үзе алына. Ул атып, Гариф аганың кулын гына яралый. Гариф ага исән кала. Легендар полк командиры бу адымны үзенең ординарецын бик ихтирам иткәнгә шулай эшли.