Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ист_Ошняк.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
49.7 Mб
Скачать

Кәрәкә күле җирлеге (л. Садриева фотосы)

Тарихи чыганаклардан безгә Биләр каласының 1236 нчы елда Бату хан гаскәрләре тарафыннан җимерелүе ачык мәгълүм.

Биләр каласы харәбәләре (интернет челтәреннән)

Исән калган халыкның бер өлеше җимерек шәһәрдән качып китәргә мәҗбүр була. Бату гаскәрләре урыс кенәзлекләрен һәм Европаны тезләндерү өчен көнбатышка киткәч, Җик-мәргән һәм Баян-батыр җитәкчелегендәге Болгарлар 1238 нче елда үз илләрен кабат торгызу өчен милли-азатлык көрәшенә күтәрелеп чыгалар. Шул елларда, Биләр каласы җимерелгәч, шәһәр халкының бер өлеше (күбесенчә хатын-кызлар һәм балалар) Каманың уң ягына күчеп, шул рәттән Әшнәк авылына нигез салганнар дигән фикер дә бар. Казан ханлыгы чорында гына “Әшнәк” атамасына “Олы” сүзе өстәлә.

Алексеевск районында “Әшнәк” атамалы авылның булуы да бу бергәлекне исбатлаучы мисал булып тора. Биләр төбәге “Әшнәк” авылы белән элемтәне түбәндәге мисаллар да раслый: Олы Әшнәк авылының берничә ир-аты чиратлап Каманың аръягы, хәзерге Алексеевск районында калган Болын-хуҗа ханның каберен саклый торган булганнар. Казан белән Сафаргәрәй хан идарә иткән вакытта (1524-1549) Болын-хуҗа кабере өстенә таш пулат та төзеп куялар. Хан фәрманы буенча Барямгос, Тюлялчеин Шахкамалов (урыс документларынан шулай булып кергән) һәм аларның 6 иптәшенә Биләр хәрабәләреннән 2-3 чакрым ераклыкта Кече Чирмешән елгасы буенда махсус җир дә бүлеп бирелә. Ләкин, 1552 нче елда Явыз Иван Казан каласын яулап алганнан соң, Болын-хуҗа таш пулатын һәм аның сакчыларын юкка чыгаралар. Тик XVII гасыр башында гына яңадан хәтер эшен дәвам итүчеләр табыла. Олы Әшнәк авылыннан Ишбулат Иһәммәтов (Ишмөхәммәтов (Ишмухаметов)), Кече Укмас авылыннан Васильев Теләнче, Чытыдан (Питрәч районы) Бәрәмәй Кунаев һәм аның энесе Кадрәч, Кыек Атау авылыннан (Октябрь районы) Иштуган Янсариннар Болын-хуҗа кабере өстендәге таш пулатны өр-яңадан төзеп, үзләре шул урыннан 1,5 чакрым ераклыкта “Әшнәк” дигән авылга нигез салалар. Әмма 1654 нче елда урыс стрелецлары килеп Биләр кирмәненең калдыкларын һәм таш пулатны кабат җимерәләр, халкын дала ягына куып җибәрәләр. Алар урынына авылга мишәр казакларын китереп утырталар. Авыл гына исемен югалтмый, ул бүгенге көнгә кадәр “Әшнәк” атамасын йөртә.

Авылдан ярты чакрым ераклыктагы борынгы зиратта 1339-1347 нче елларда куелган һәм куфи ысулы белән язылган, Олы Әшнәктәге кебек, 5 кабер ташы сакланган. Мишәрләр әлеге урынны “мазарка” дип йөртәләр. Алексеевск районындагы “Әшнәк” белән Балык Бистәсе җирлегендәге “Олы Әшнәк” авылын менә шундый борынгы җепләр бәйли. Гаҗәбе шул: Олы Әшнәктә яшәп калган туганнары да читкә куылган таш пулат сакчыларын озак еллар буена онытмыйлар. Олы Әшнәктән Морза Мәмәт Кәмлә 1677-1678 нче елларда патша Алексей Михайлович исеменә берничә тапкыр үтенеч хаты язып, Биләр ягыннан читкә куылган Ишбулат һәм аның энесе өчен ясак түләргә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итә.

Алексеевск районы, Әшнәк авылы мәчете (интернет челтәреннән)

XIV-XV гасырларда Олы Әшнәк авылы Кашан әмиренә буйсынып яши. Авыл кешеләре әле бүген дә тау һәм сыртларны “каш” дип телгә ала, сөйләмдә “Кашан юлы”, “Кашан” дигән сүзләрне куллана. Урыс басканнары XV гасырда Кашан каласын, 1556 нчы елда Чаллы кирмәнен җимергәндә Олы Әшнәк халкы бик зур кайгылар кичерә. Аксак Каратун 1742-1743 нче елларда якын-тирәдәге барлык мәчетләрне җимергән вакытта, Олы Әшнәк авылы халкы илаһи сихри көч белән 1640 нчы елда төзелгән мәчетләрен саклап кала алган.

Авыл халкы 1705-1708 нче еллардагы Алдар-Күчем фетнәсендә дә, Пугачев яуларында да актив катнаша, батырлыклар күрсәтә. Бу турыда тарих фәннәре докторы, күренекле тарихчы Сәлям Хатыйп улы Алишев үзенең “Каһарман бабайлары” дигән китабында билгеләп үтә. Авыл кешеләре Мәгьсүм Гомәров җитәкчелегендәге полкка туплана. 1812 нче елгы Ватан сугышында да байтак кына авыл кешеләре ополчениегә языла.

Гражданнар сугышы чорында кызыл гаскәрләр сафында сугышучылардан авылда җиде кеше табылды. Галим бабай Галимов кызыл гаскәрләр сафында сугышканда, Колчак армиясе тарафыннан әсирлеккә алына. Колчакчылар “үлем баржасына” дүртесен төяп алып китәләр һәм кызыл армеецларны шунда атып үтерәләр, ә Галим бабай качу бәхетенә ирешә, суга сикереп, ярга йөзеп чыга. Ә Гражданнар сугышында катнашкан Җәләл бабай Җамалиев үзенең истәлекләрендә болай дип сөйли: “...мин иң беренче Колчак армиясендә сугыштым, берничә айдан качып киттем, аннан соң “кызыллар” үз сафларына алдылар. Сугышны 1921 нче нче елда Омск губерниясе “Тар” фронтында тәмамладым”.

Олы Әшнәк авылы XIV -XV гасырларда бик нык зурая һәм киңәя. Авыл картларының сөйләвенә караганда, аның буе 3 чакрымнан да артып киткән, ә киңлеге 1 чакрым чамасы булган. 1391 енче елда, Кашан шәһәре җимерелгәннән соң, авылның кинәт зураюын, шушы шәһәр халкы хисабына арткан дип фараз итәргә нигез бар. Җирле сөйләмдә шәһәрне еш кына “кала” дип әйтү киң таралган. Аннан соң моңа өстәп “Эзәр” атамасы турында да әйтергә кирәк. “Эзәр” атамасы ул – “билбау” дигәнне аңлата. Хәзер дә билбауны “эзәр” дип йөртәләр (бу атаманың Болгар чорында киң таралганы мәгълүм).

Тарихчы Д. Кикильман 1566-1568 елларга, И. Болтеннның 1606-1603 нче елларга төзелгән санау китапларында элгәреге Казан патшалыгы авыллары буларак, Олы Әшнәк һәм Кече Әшнәк авыллары теркәлгән. Димәк, Олы Әшнәктән чакрым ярым ераклыктагы Кече Әшнәк авылының Олы Әшнәкнең борынгы тарихы белән уртаклыгы юк. Иван Грозный яулары басып алганчы Кече Әшнәк кешеләре Шәһри Казан тирәсендә яшәгән булганнар.

Әшнәк авылы урнашкан төбәкне канализацияләү XVIII гасырның урталарында гына башланып китә. 1718 нче елда патша Петр I нең Указы буенча Казанда адмиралтейство (суднолар, кораблар төзү) эшләгән. Хәзерге Әшнәк авылы урнашкан урынның көньяк-көнчыгышындагы, Чулман елгасына кадәр җиткән, иксез-чиксез урманда, кораблар төзүгә яраклы имәннәр үскән. Элек шушы урманлыклар уртасынныан зур гына инеш аккан. Бу инешне соңыннан ”Лашман елгасы” дип атый башлаганнар. Хәзер дә авылда “Лашман юлы”, “Лашман чокыры”, “Лашман төбәге” дигән атамалар яшәп килә. Эчтәлегенә килгән вакытта, ул атама урман кисүчеләр, урман әзерләүчеләр дигәнне аңлата. Авыл кешеләре нигездә дәүләт крестьяннары - “лашманчылар” булып та эшләгәннәр. **** Гарипова Венера Миңнулла кызы, Гарипов Ильяс Нәҗип улы һәм мәктәп музее эзтабарлары тарафыннан җыелган мәгълүмат, Олы Әшнәк авылы.

“Лашманчылар”-  Петр I заманында ясала башлаган сугыш көймәләре өчен, агач кисүче крестьяннар. Лашман сүзе немецчәдән- “Laschmann” – «агач кисүче кеше» дигән сүздән алынган. 1721 нче елда махсус штаб ачыла һәм лашман хезмәтенә башта 170 мең, соңрак 120 мең кеше билгеләнә. Шул вакытлардан башлап, сугыш көймәләре ясау тукталганчы һәм лашман хезмәте беткәнче, халыкның имән кискәне исбатланса, ул яман җәзага тартыла һәм аңа үлем куркынычы яный. Лашман хезмәтенә язылган кеше 15 яшьтән 60 яшькә кадәр хезмәт иткән. Байлар яллап эшләткәннәр. Үз кул көчләре белән эшләмәгән өчен, байлар казнага 2 сум 30 тиен акча түләгәннәр. XVIII йөз дәвамында лашманчыларга эш хакы түбәндәгечә түләнә: 1729 нчы елда көнлек хезмәт хакы 4–6 тиен, 1757 нче елда 5–8 тиен, 1776 нчы елда 10–16 тиен, 1782 нче елда 10–20 тиен, 1797 нче елда 20–40 тиен (җәяүлегә – 20 тиен, атлыга – 40 тиен). Петр I заманында лашманчылар бернинди дә салым түләмәгәннәр. Ул үлгәч, аларны, башка халыктан алган төсле, салым түләтеп, башка төрле эшләр эшләтеп, солдатка да ала башлаганнар. Хәтта хөкүмәт аларның иткән хезмәтләре тәкабеленә мунчадан алына торган бер сум салымны алудан да туктамаган. 1859 нчы елда «Лашман» хезмәтен, атлы һәм җәяүлесен дә бетерәләр.