Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ист_Ошняк.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
49.7 Mб
Скачать

Журналист Фоат Мәхмүт улы Гайсин.

“Фидакарь хезмәт өчен” медале кавалеры, “Татарстан Рес­пуб­ликасының атказанган мәдә­ният хезмәткәре”, Рафаэль Төх­вәтуллин исемендәге премия лауреаты.

“Авылда язуга һәвәслек Гаффаровлар династия­сен­нән башланды. Әхәт абый – күре­некле язучы, Ринат бе­лән Рә­кыйп журналистика юлын сайладылар. Ул чорда район газетасында авылдаш­ларның фа­милияләре күренү олы бер вакыйгага тиң иде. Алардан кү­реп, калганнар да ярыша-ярыша яза башлады. Редакция хезмәткәрләре без­гә хатлар язып, темалар да тәкъдим иттеләр.

Фотрәсемдә: Фоат Гайсин һәм Халидә Гәрәева мәктәп музеенда почётлы каравылда, 1970 нче ел

  Университетка мин мәк­тәп­не тәмамлауга керә алдым һәм рәхәтләнеп укыдым. Флорид Әгъ­замов, Людмила Пивоварова, Розалина Нуруллина, Җәүдәт Акчурин кебек педагоглар безгә белем биреп кенә калмады, яшәргә өйрәттеләр. Без­нең чыгарылыштан мин бер­үзем телевидениегә, “Татарстан” дәүләт телерадио­ком­паниясенең “Яңалыклар” бү­легенә килеп эләктем. Ул вакытта анда Рөстәм Нәбиуллин, Абдулла Дубин, Иркә Сакаева кебек күренекле дикторлар, Әгъзам Фәйзрахманов, Наил Ганиев кебек бик яхшы бел­гечләр эшли иде. Барысы да бик таләпчән, шул ук вакытта ярдәмчел булдылар. Алар янәшәсендә өйрәнми калу мөмкин түгел иде.

Әлмәт төбәгендә мине якташлары итеп кабул итәргә күнек­кәннәр. Гомеремнең иң матур вакытлары шунда үтте бит.

"Татнефть" җитәкчесе Наиль Маганов Ф. Гайсинга Мактау хаты тапшыра

Хәзер инде оныкларым да үсеп килә. Бик еш булмаса да, туган җиребезгә дә кайтып киләбез. Хәләл җефетем Фирдания белән бер авылдан без, шуңа күрә дә туган туфракка эзне суытмаска исәп. Хәзер без шундый чорга килеп җитек бит”.

“Ватаным Татарстан”,   /№ 139, 24.09.2014/

Авылдашлар сәхнәдә

Рәсемдә:; Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Хафизов Ирек Галимулла улы.

Хафизов И.Г. 1976 нчы елның 16 октябрендә туа. 1998 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый. 1998 нче елдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли.

Башкарган рольләре: Рафаэль- “Туй алдыннан”- Хәй Вахит; Дана, Ширбәтче; "Йосыф- Зөләйха”- Нурмөхәммәт Хисамов; Мәрвән - “Өти балак Гөлүзә”- Юныс Әминов; Алмаз –“Мәхәббәт чишмәсе” - Исламия Мәхмүтова; Галимҗан —“Күрәсем килгән иде… “- Исламия Мәхмүтова; Сәләхетдин - “Сакла, шартламасын!” - Кәрим Тинчурин; ”Полицейский- "Без барыбыз да кешеләр”- Эрих Мария Ремарк; Фәндәс- “Өзелгән яфраклар”- Рәмзия Габделхакова;

Сафа- “Гашыйклар тавы”- Илдар Юзеев; Галимҗан- “Эх,алмагачлары!”- Шамил Фәрхетдинов; “Кияү” («Канлы туй») - Ф.Г.Лорка; Низам – «Ак тәүбә, кара тәүбә» - Т.Миңнуллин; Наил - «Яңадан мәхәббәт турында” - Х.Вахит; Эраст -«Галиҗәнап де Пурсоньяк» - Мольер; Офицер - «Кураж ана һәм аның балалары» - Б.Брехт; Айтуган – «Сандугачлар килгән безгә» - И.Юзеев; Алчын - «Хуҗа Насретдин» Н.Исәнбәт; Мәрдән – «Танышу- кавышу театры» Д.Салихов һ.б.

Авылдашыбызга Татарстан Республикасы президенты Р.Н. Миннеханов Указы белән 2016 нчы елның 2 нче декабрендә “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелә.

 

Мәктәп музее

Мәктәп музеен беренче оештыручылар булып тарих фәне укытучысы Гарипов Ильяс Нәҗип улы һәм география фәне укытучысы Гарипова Венера Миңнулла кызы тора.

Гарипов И.Н. Гарипова В.М.

Иске мәктәптән күчкән экспонатлар 2005 нче елда Гарипов И.Н. тарафыннан системага салынып туган якны өйрәнү мәктәп музее буларак яңадан ачыла. 2007 нче елда яшь туган якны өйрәнүчеләр республикада оештырылган бәйгеләрдә катнашып Дипломнар белән бүләкләнәләр. Соңгы елларда музей белән Гарипова В.М. җитәкчелек итә. Әһәмиятле һәм файдалы материаллар, экспонатлар белән музей даими баетыла. Музей үз эченә төп 4 бүлекне ала:

-Олы Әшнәк авылының борынгы 770 еллык тарихы;

-Совет власте елларында авыл;

-Авылдашлар Бөек Ватан сугышында (бүлекчә –әфганчылар);

-Туган якның мәгърифәтчелек тарихы.

Олы Әшнәк авылы, борынгы эш кораллары

Борынгы чүлмәк Корыч һәм тимердән эшләнгән кораллар

Китмән,ыңгырчак, чырапычак, кулдан ясалган агач кашык

Борынгы көзге Кулдан эшләнгән кайчы

Йон эрләү җайланмасы Итек басу формасы

Чабата, күмер үтүге Кискеч, үткен таш

Пионер дружинасының стена гәҗите һәм альбомы

Кулдан чигелгән чигү үрнәкләре

Туган якны өйрәнү кысаларында иҗат ителгән проект “Казан асты”

(Балык Бистәсе районы “Олы Әшнәк” авылы җирлегендә)

Казан шәһәре Мәскәү районы К(П)ФУ каршындагы Ш. Мәрдҗани исемендәге 2 нче номерлы гимназиянең туган якны өйрәнү үзәге

Олы Әшнәк авылының тарихы бай һәм үзенчәлекле. Авылда туфрак төрлелеге дә күзгә чалына. Бу җирлектә соры-көрән, кызыл, катнаш кара һәм торфлы туфрак өстенлек итә. Торф катнаш туфракны - ак, кызыл балчык дәвам итә. Туфрак - үзенә бер төрле табигый җисем. Ул җир өстендә тере (органик) һәм тере булмаган (неорганик) табигатьнең үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсендә ясала. Туфрак фәненә нигез салучы бөек рус галиме В.В. Докучаев туфракны “табигатьнең көзгесе” дип атый. Өч төрле процесс туфракның вертикаль киселешендә үзара бәйләнгән берничә катлам – туфрак горизонты ясалуны билгели. Һәр катлам билгеле процессларның берсе йогынтысында ясала Шуңа күрә формалашып беткән туфракта, кагыйдә буларак, төп өч катлам аерылып тора.

Культура катламнары (исторический культурный слой земли) да кызыклы. Культура катламнары үзгәртелмәгән хәлдә сакланган урыннар күп. Мин тикшергән өлештә (элеккеге Минзифа Бәдретдинова яшәгән урында) 3х3 зурлыгында 1,5 метр тирәлегендә иске казан асты урынына тап булдым.

Җирне казый башлагач, 1 метр чамасында 3-4 рәт дөрес итеп салынган иске кызыл кирпечләргә тап булдым. Кирпечләрнең уң ягы бер-берсенә салынган 70-80 см диаметрдагы табигый ташлар белән тәмамлана иде. Озынлыгы 2м 80см булган бу корылманың баш-башында диаметры зур булмаган черегән агач урыны белән тәмамлана иде.

Элеккеге заманнарда авыл кешеләре ачык һавада, кирмән формасы ясап, өйдән билгеле бер ераклыкта казан асып, шунда ашарга пешерә торган булганнар. Яңгыр явып, учакны сүндермәсен өчен, як-ягына багана утыртып, өсте капланган куыш ясаганнар. Кирпечләр өстенә аш пешерү өчен кирәк яраклар (кухонная утварь) куйганнар. Табигый таш өстенә казан элгәннәр. Казан астына ут ягып шунда пешергәннәр. Моны бу корылма тирәсененән чыккан экспонатлар да дәлилли. 1,3 метр тирәнлектә иске сынган пычак (бәрәңге әрчү өчен дип уйлыйм), бик күп чүлмәк ватыклары, иске кадак, хайван сөякләре, иске келә чыкты.

Археологлар бу табылдыкларны карагач, якынча XVI-XVII нче йөзләр булыр дигән фикергә килделәр. XIX-XX нче йөзләрдә бу урында өй булган.

Шиһапов Р.Р. Казан шәһәре Ш. Мәрҗани

исемендәге 2 нче номерлы гимназия укучысы.

ХХ нче гасыр башларында авылда 2 мәчет һәм 2 мәдрәсә эшләп килгән. Аларда Хәмзин Бәдретдин һәм Фазылов Шәмәрдән дигән муллалар хезмәт иткән. Мәдрәсәдә дин сабаклары укытылган. Октябрь инкыйлабыннан соң, 1918 нче елда “сәвит” (советская, светская) мәктәбе ачыла. Анда беренче укытучылар булып Шәмәрдән Фазыловның малае Зәки Фазылов һәм килене Сәгъдия Фазылова эшли. Алар әтиләре чакыруы буенча Пенза өлкәсе Әҗе авылыннан киләләр. Бу 2 укытучы башлангыч мәктәптә балаларны яңача укыта башлый. Шул вакыттан мәктәп тарихын 5 дәвергә (периодка) бүлергә мөмкин.

1 нче дәвер - 1918-1930 нчы еллар. Беренче мәктәп Әшнәк елгасы янында урнашкан мәчет бинасында ачыла. Зәки Фазылов һәм Сәгъдия Фазылова белән беррәттән мәктәптә Бәдретдин Хәмзинның балалары Сәгъдәт һәм Фатыйма Хамзиналар, Габдрахман Хамзиннар хезмәт итә. Аларга Гәптелхак Насыйбуллин һәм Хәсәнов Мәлик кушыла. Олы буын вәкилләре бу укытучыларны бик зур ихтирам белән искә алалар.

2нче дәвер - 1930-1945 нче еллар. Бу еллар эшче-крестьян балаларыннан чыккан укытучыларның мәктәпкә килүе белән үзенчәлекле. 1931 нче елда мәктәп “ШКМ” (школа крестьянской молодежи) дигән исем ала, ә 1933 нче елда “ТГУМ” (татрская гимназия учёбы молодежи) дип үзгәртелә.

1935 нчы елның 18 августында Олы Әшнәктә 180 балага исәпләнән яңа мәктәп бинасы ачыла. Мәктәп проект буенча төзелә, түбәсе калай белән ябыла, сыйныф бүлмәләреннән тыш - спорт залы, пионерлар бүлмәсе һәм китапханә була. 1943 нче елдан соң ул урта мәктәп буларак эшли башлый. Ләкин сугыш ахырында, 1945 нче елның салкын гыйнвар аенда янгын чыгып, мәктәпнең зур бер өлеше юкка чыга. Өлкән сыйныф укучылары күрше Олы Солтан авылына йөреп укырга мәҗбүр булалар. 1933 нче елда мәктәпне тәмамлаган 28 укучы Чистай педагогия техникумына укырга китәләр. Аларның күбесе техникумны тәмамлагач туган авылларына укытучы булып кайталар, башкалар, алган һөнәрләре буенча күрше-тирә авылларда эшли башлыйлар. 1933 нче елдан башлап 1936 нчы елга кадәр мәктәп белән Вәлиуллин Мәннән Вәлиулла улы идарә итә. 1936-1939 нчы елларда мәктәп директоры булып Борханов Гаяз Гали улы тора. Бу елларда мәктәп тирә-якта үзенең бик көчле укытучылары белән дан тота. Алар: Фазылов Фәйзерахман, Данил Тимячев, Костина Татьяна, Фоат Камалов, Сөләйман Вильданов, Лидия Мамакова, Дания Баһаутдинова, Разия Маулина, Георгий Харитонов, Алексей Попов, Семен Максимов, Георгий Шиптов, Фаина Филимонова, Фәкия Хәкимова һәм Алексей Ефремов. Кайбер укытучылар милләтләре буенча керәшен яисә күрше авыллардан килгән руслар булалалар.

Дәһшәтле 1941-1945 нче елларда мәктәп белән таләпчән, көчле авторитетлы директор Хәлифә Рәхимова җитәкчелек итә. Сугыш чоры укытучылары - Мәрзия Камалова, Акулина Харитонова, Асия Бәдретдинова, Фатыйма Гарипова, Зәйтүнә Хафизова, Галия Гарипова, Агния Мамакова, Кадыйр Фәхриев һәм Фатыйх Рәхимовлар. Күп кенә укытучылар фронтка китә.

3 нче дәвер- 1946-1960 нчы еллар. Аеруча истә кала торган сугыштан соңгы еллар. Фронттан ирләр кайта. Алар арасында укытучылар - Нәҗиб Гарипов, Габдулхак Мифтахов, Гомәр Ишмухаметов. 1945-1950 нче елларда мәктәп директоры булып Бәдретдинова Асия Бәдретдин кызы тора. 1950-1954 нче елларда мәктәп директоры- Барый Габитов. Бу елларда күрше Корноухово авылы район үзәге буларак үзгәртелә һәм кайбер укытучылар шул авылдан киләләр - Августина Захарова, Анна Кутузова һәм Сөембикә Садыйкова. Бу елларда эшләгән авыл кешеләре: Илсөяр Фазылова, Шамил Шиһапов, Ләмига Фазылова һ.б. Сугыштан соңгы еллар да - авыр еллардан санала.