- •Кереш сүз
- •Рәсәй археология һәм антропология Академиясе академигы, Казан (Идел буе) Федераль университеты профессоры, Татарстанның Атказанган фән эшлеклесе Борһанов Альберт Әхмәтҗан улы
- •Олы Әшнәк авылы
- •1911 Нчы елгы карта (архив рәсеме)
- •Рәсемдә археолог Калинин н.Ф.
- •Археолог Николай Истомин (сулдан беренче) Олы Әшнәктә табылган экспонатлар белән (фото- oshnjak/2013-08-09)
- •Сәвиләгә куелган кабер ташы (л.Садриева фотосы)
- •Кәрәкә күле җирлеге (л. Садриева фотосы)
- •Биләр каласы харәбәләре (интернет челтәреннән)
- •Алексеевск районы, Әшнәк авылы мәчете (интернет челтәреннән)
- •Лашманчылар, архив фотосы
- •Легендар Якуб Дҗиһангир улы Чанышев Татар атлы кавалериясе (интернет челтәреннән)
- •Миңсылу әби (сулдан беренче) авылда кунакта (г. Шиһапов фото-архивыннан)
- •Делегат Нәфисә Минһаҗева Съезддан күренеш (архиф фотосы)
- •Олы Әшнәк авылында сугышта корбан булган авылдашлар истәлегенә куелган беренче һәйкәл. (г.Шиһапов фото-архивыннан)
- •Олы Әшнәк авылында сугышта корбан булган авылдашлар истәлегенә куелган яңа һәйкәл. (л.Садриева фоторәсеме)
- •Медаль «За отвагу»
- •Орден Красной Звезды
- •Шиһапов Харис Хасамутдин (Хисаметдин) улы.
- •Орден Славы III степени
- •Орден Отечественной войны II степени
- •Олы Әшнәк авылы ветеранннары, 1972 нче ел (Шиһапов Габдулла фотоархивыннан)
- •Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңае белән Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән авылдашларыбыз исемлеге:
- •Соңгы ветераннар...
- •Фоторәсемдә р. Мингалиева
- •Авыл кибете, 1965 нче ел, (фоторәсемдә: кибетче ярдәмчесе Диярова Рәйсә)
- •Олы Әшнәк авылы кешеләре, 1955 нче еллар (Шиһапов Габдулла фотоархивыннан)
- •1993 Нчы елның сентябрь аенда Олы Әшнәктә таштан яңа мәчет ачыла.
- •Авылым кешеләре Утлар, сулар кичкән ветеран
- •Ветераннар. Гараев Бикмулла (уртада), сулда Ибатуллин Касыйм, уңда Гарипов Нәҗип абыйлар.
- •Гәрәев б. Г. Гаиләсе белән
- •Партизан батырлыгы
- •Рәсемдә сугыш һәм хезмәт ветераны, батыр партизан Мифтахов Габделхак.
- •Мифтахов Габдулхак абый тормыш иптәше Зәйтүнә апа белән
- •Бакчалар патшасы
- •Сахибетдин Мифтахетдинов (Мифтахов)- сугыш һәм хезмәт ветераны, мактаулы авыл хужалыгы хезмәткәре.
- •Әкияттәгедәй җиде бертуган...
- •Китапханәче Маһирә
- •Рәсемдә: Шакирова м. Авыл советы сәркатибе Рисаева с. Белән китапханәдә.
- •Рәсемдә: мәктәп укучылары - тимурчылар пионервожатая Мәрҗәнә апа җитәкчелегендә Маһирә апага булышалар.
- •Рәсемдә сугыш һәм хезмәт ветераны Госман Шәйхетдинов
- •Фоторәсемдә: уң яктан (өске рәт) Сәләхетдин Шәйхетдинов, әниләре Мәгърифә әби, Сахибетдин Шәйхетдинов, Рәбига, Фәния Шәйхетдиновалар, Сәләхетдинның улы Самат.
- •Улы Гомәрнең хәбәрсез югалуы турында белешмә
- •Госман Шәйхетдинов (уң якта) авылдашы Хафизов Вазих белән
- •Онытылмас еллар, яки алабута ипие белән кычыткан ашы кыйссалары (кыскартылган вариантта)
- •17.12.2014 “Авыл офыклары” гәҗите. Автор Гөлназ Зарипова
- •Рәсемдә: Гөлсем һәм Зәйтүнә Гариповалар, уртада күршеләре Әклимә Садриева белән.
- •Сер бирмә, якташ!
- •Фоторәсемнәрдә: г.С. Шиһапов
- •Г. Шиһапов хезмәтләре
- •Кыш белән яз тарткалашкан, җил-давыллы кичне Олы Әшнәк авылы китапханәчесе Гөлфия Мухаметшина авылдашларын китапханәгә кич утырырга ("библиотөн"гә) чакырды.
- •1 Нче сыйныфка кабул иткәндә 8 нче сыйныф чыгарылыш
- •Флера Гарипова “Почёт билгесе” орденына лаек булган укытучы
- •Әхәт Гаффар
- •Язучы Әхәт Габдрахман улы Гаффаров
- •Танылган каләм ияләре
- •Ренат Гаффар
- •Хикәяче, публицист Ренат Гаффар
- •Рәсемдә: Ренат Гаффар абыйсы Әхәт белән. Сабан туй бәйрәмендә авылдашлары белән
- •Рәкыйп Гаффар
- •Журналист Рәкыйп Гаффар.
- •Журналист Фоат Мәхмүт улы Гайсин.
- •Фотрәсемдә: Фоат Гайсин һәм Халидә Гәрәева мәктәп музеенда почётлы каравылда, 1970 нче ел
- •Авылдашлар сәхнәдә
- •Рәсемдә:; Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Хафизов Ирек Галимулла улы.
- •Легендар укытучылар коллективы...
- •4 Нче дәвер - 1960-1990 нчы еллар.
- •Мәктәп бинасы, 1970 нче ел
- •1Нче сентябрь линейкасы.
- •1971 Нче ел. Укытучылар коллективы. Г. Шиһапов фотосы.
- •Мәктәпнең газ-53 машинасы
- •Авылым мәзәкләре Олы Әшнәк авылы фоторәсемнәрдә Ләйсән Садриева фотолары.
Сер бирмә, якташ!
“Октябрь юлы” гәҗите, 18.04.1991. Бакиров Габдерәхим
...1965 нче ел.Олы Әшнәк сигезеллык мәктәбе. Мәктәп тыкрыгыннан авыл үзәгенә таба мәһабәт гәүдәле, җиңелчә адымлы бер ир-ат атлый.
Бераз бара да, артына әйләнеп карый. Бу хәл берничә тапкыр шулай кабатлана.
Мәктәпнең укытучылар бүлмәсеннән уч төбендәге кебек бөтен авыл күренә. Бу бүлмәдән әлеге күренешкә карап торучылардан директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Габделхак Мифтах улы Мифтахов:
Ул бүтән артына борылып карамас инде- дип куйды.
Юк, тагын аскарак төшкәч, тагы борыла әле- диде мәктәп директоры Сибгатуллин Габдулла.
Һәм шулай булды да, авыл Советы бинасына җиткәч, тагын борылып карады, Габдулла Сахип улы Шиһапов. Янәсе, моннан, үзәктән ничек күренә икән?
Фоторәсемнәрдә: г.С. Шиһапов
Ул вакытта мин дә бу авылда мәктәптә укытучы булып эшли идем әле. Бөек Җиңүнең 20 еллыгы уңае белән сугыш кырында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә, мәктәп каршысына обелиск төзедек. Аның очына калайдан, кабарынкы итеп, кызыл буяуга буяп, эченә электр лампочкасы куеп, йолдыз ясап куйдык. Ә Габдулла Сәхипович бөек юлбашчыбыз В.И. Ленин портреты ясап, аны мәктәп бинасы кыегына урнаштырды. Артына борыла-борыла каравы шуңа иде.
Язмамны әлеге сюжеттан башлавым очраклы хәл түгел иде. Мин моның белән шуны әйтәсем килә: Габдулла Сәхипович, һәвәскәр рәссам, шагыйрь, нәрсә ясарга яисә язырга тотынса, шуны җиренә җиткереп, коеп куя. Ул ясаган портретлар, плакатлар, һәм аның проекты буенча эшләнгән бу обелиск та озак еллар авылга, мәктәпкә гамь һәм ямь биреп тордылар.
Г. Шиһапов хезмәтләре
Габдулла әфәнде ул вакытта рәсем, сызым һәм физик тәрбия дәресләрен укыта иде. Казан шәһәрендә 3 еллык махсус курсларда укып, белемен дә күтәреп кайтты. Укытучы булып эшләү дәверендә кино-фотосөючеләр, рәсем-сызым, чаңгычылар түгәрәкләре дә оештырды. Укучылар бу түгәрәкләргә бик теләп йөрделәр, район бунча үткәрелгән ярышларда даими призлы урыннар яуладылар. Укытучы үз фәнен бик яхшы белә, эзләнә, кызыксына иде. Шул ук вакытта бик таләпчән дә иде.
Әле дә хәтеремдә нык саклана: Казаннан мәктәпкә ниндидер аппаратуралар алып кайттылар. Габдулла Сәхипович үз бүлмәсендә радиоузел оештырды. Һәр класс-кабинетка радио урнаштырды. Тора-бара күп кенә класстан тыш тәрбия чаралары, төрле биналарда булуларына карамастан кирәкле информация, белдерүләр радио аша гамәлгә керә башлады. Хәтта дәрескә звонок радио аша яңгырый башлады. Мәктәп иске булса да, һәрчак чиста, ялт иткән иде. Биналарның тышкы ягында, коридорларда һәм сыйныфларда ул эшләгән картиналар, плакат-лозунглар иде.
Эштән, укытучы булса да, арып кайта торган иде,- ди Габдулла Сәхиповичның тормыш иптәше Тәзбирә апа ире хакында,- Кайберәүләр кебек, хәзергечә көн узсынга түгел, ә эшем югары сыйфатлы, йөзгә кызыллык китермәслек, кешеләрне куандырырлык булсын дип эшләде ул!
Шул ук вакытта, төп хезмәтеннән тыш, җәмгыятькә файдалы эшләрдә дә актив катнашты укытучы Г. Шиһапов. Колхоз партоешмасын Җамалиев М.В. җитәкләгән елларда, 12 ел рәттән агитатор булды. Колхоз идарәсе каршындагы, производство участокларында һәм урамнардагы барлык күрсәтмә агитацияне берүзе башкарды. Яраткан эшеннән авыру сәбәпле киткәч тә, төшенкелеккә бирелми Габдулла әфәнде, чын ирләрчә ныклык, тормышка ышаныч күрсәтә. Аның балаларын тәрбияләүдәге, гаилә тормышын үрнәк алып барудагы хезмәтләренә тукталып тормыйча, шуны гына әйтәсем килә: Габдулла Шиһапов, республика, район газеталарының 1946 нчы елдан бирле штаттан тыш хәбәрчесе булып тора, редакция белән даими элемтәдә. Аның тирән эчтәлекле шигырьләре, прозаик парчалары, фоторәсемнәре, көн кадагына суккан мәкаләләре, бизәк-орнаментлары газета-журналлар аша күпләргә таныш.
- Редакция каршындагы “Кама таңнары” иҗади берләшмәсе әгъзаларының басылган әсәрләрен туплап, берәр җыентык әзерләнсә, яхшы булыр иде –дигән гозерен белгерде. - Куелган хезмәтләребез эзсез югалмасын иде!
...Тынгысыз, тормышның, җирдә яшәүнең кадерен белүче хезмәттәшем һәм каләмдәшем Габдулла Шиһаповка 10 апрельдә 60 яшь булды. Шул уңайдан аны гомер юбилее белән чын күңелдән котлыйсы, аңа саулык, гаилә бәхете яңадан-яңа иҗади уңышлар телисе килә! Сер бирмә, якташ!
"Библиотөн" аулак өйдә утыртты, фотолар каратты, хатирәләр барлатты
“Авыл офыклары” гәҗите. 29.04.2015. Авторы Ләйсән Садреева
