- •Кереш сүз
- •Рәсәй археология һәм антропология Академиясе академигы, Казан (Идел буе) Федераль университеты профессоры, Татарстанның Атказанган фән эшлеклесе Борһанов Альберт Әхмәтҗан улы
- •Олы Әшнәк авылы
- •1911 Нчы елгы карта (архив рәсеме)
- •Рәсемдә археолог Калинин н.Ф.
- •Археолог Николай Истомин (сулдан беренче) Олы Әшнәктә табылган экспонатлар белән (фото- oshnjak/2013-08-09)
- •Сәвиләгә куелган кабер ташы (л.Садриева фотосы)
- •Кәрәкә күле җирлеге (л. Садриева фотосы)
- •Биләр каласы харәбәләре (интернет челтәреннән)
- •Алексеевск районы, Әшнәк авылы мәчете (интернет челтәреннән)
- •Лашманчылар, архив фотосы
- •Легендар Якуб Дҗиһангир улы Чанышев Татар атлы кавалериясе (интернет челтәреннән)
- •Миңсылу әби (сулдан беренче) авылда кунакта (г. Шиһапов фото-архивыннан)
- •Делегат Нәфисә Минһаҗева Съезддан күренеш (архиф фотосы)
- •Олы Әшнәк авылында сугышта корбан булган авылдашлар истәлегенә куелган беренче һәйкәл. (г.Шиһапов фото-архивыннан)
- •Олы Әшнәк авылында сугышта корбан булган авылдашлар истәлегенә куелган яңа һәйкәл. (л.Садриева фоторәсеме)
- •Медаль «За отвагу»
- •Орден Красной Звезды
- •Шиһапов Харис Хасамутдин (Хисаметдин) улы.
- •Орден Славы III степени
- •Орден Отечественной войны II степени
- •Олы Әшнәк авылы ветеранннары, 1972 нче ел (Шиһапов Габдулла фотоархивыннан)
- •Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңае белән Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән авылдашларыбыз исемлеге:
- •Соңгы ветераннар...
- •Фоторәсемдә р. Мингалиева
- •Авыл кибете, 1965 нче ел, (фоторәсемдә: кибетче ярдәмчесе Диярова Рәйсә)
- •Олы Әшнәк авылы кешеләре, 1955 нче еллар (Шиһапов Габдулла фотоархивыннан)
- •1993 Нчы елның сентябрь аенда Олы Әшнәктә таштан яңа мәчет ачыла.
- •Авылым кешеләре Утлар, сулар кичкән ветеран
- •Ветераннар. Гараев Бикмулла (уртада), сулда Ибатуллин Касыйм, уңда Гарипов Нәҗип абыйлар.
- •Гәрәев б. Г. Гаиләсе белән
- •Партизан батырлыгы
- •Рәсемдә сугыш һәм хезмәт ветераны, батыр партизан Мифтахов Габделхак.
- •Мифтахов Габдулхак абый тормыш иптәше Зәйтүнә апа белән
- •Бакчалар патшасы
- •Сахибетдин Мифтахетдинов (Мифтахов)- сугыш һәм хезмәт ветераны, мактаулы авыл хужалыгы хезмәткәре.
- •Әкияттәгедәй җиде бертуган...
- •Китапханәче Маһирә
- •Рәсемдә: Шакирова м. Авыл советы сәркатибе Рисаева с. Белән китапханәдә.
- •Рәсемдә: мәктәп укучылары - тимурчылар пионервожатая Мәрҗәнә апа җитәкчелегендә Маһирә апага булышалар.
- •Рәсемдә сугыш һәм хезмәт ветераны Госман Шәйхетдинов
- •Фоторәсемдә: уң яктан (өске рәт) Сәләхетдин Шәйхетдинов, әниләре Мәгърифә әби, Сахибетдин Шәйхетдинов, Рәбига, Фәния Шәйхетдиновалар, Сәләхетдинның улы Самат.
- •Улы Гомәрнең хәбәрсез югалуы турында белешмә
- •Госман Шәйхетдинов (уң якта) авылдашы Хафизов Вазих белән
- •Онытылмас еллар, яки алабута ипие белән кычыткан ашы кыйссалары (кыскартылган вариантта)
- •17.12.2014 “Авыл офыклары” гәҗите. Автор Гөлназ Зарипова
- •Рәсемдә: Гөлсем һәм Зәйтүнә Гариповалар, уртада күршеләре Әклимә Садриева белән.
- •Сер бирмә, якташ!
- •Фоторәсемнәрдә: г.С. Шиһапов
- •Г. Шиһапов хезмәтләре
- •Кыш белән яз тарткалашкан, җил-давыллы кичне Олы Әшнәк авылы китапханәчесе Гөлфия Мухаметшина авылдашларын китапханәгә кич утырырга ("библиотөн"гә) чакырды.
- •1 Нче сыйныфка кабул иткәндә 8 нче сыйныф чыгарылыш
- •Флера Гарипова “Почёт билгесе” орденына лаек булган укытучы
- •Әхәт Гаффар
- •Язучы Әхәт Габдрахман улы Гаффаров
- •Танылган каләм ияләре
- •Ренат Гаффар
- •Хикәяче, публицист Ренат Гаффар
- •Рәсемдә: Ренат Гаффар абыйсы Әхәт белән. Сабан туй бәйрәмендә авылдашлары белән
- •Рәкыйп Гаффар
- •Журналист Рәкыйп Гаффар.
- •Журналист Фоат Мәхмүт улы Гайсин.
- •Фотрәсемдә: Фоат Гайсин һәм Халидә Гәрәева мәктәп музеенда почётлы каравылда, 1970 нче ел
- •Авылдашлар сәхнәдә
- •Рәсемдә:; Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Хафизов Ирек Галимулла улы.
- •Легендар укытучылар коллективы...
- •4 Нче дәвер - 1960-1990 нчы еллар.
- •Мәктәп бинасы, 1970 нче ел
- •1Нче сентябрь линейкасы.
- •1971 Нче ел. Укытучылар коллективы. Г. Шиһапов фотосы.
- •Мәктәпнең газ-53 машинасы
- •Авылым мәзәкләре Олы Әшнәк авылы фоторәсемнәрдә Ләйсән Садриева фотолары.
Онытылмас еллар, яки алабута ипие белән кычыткан ашы кыйссалары (кыскартылган вариантта)
17.12.2014 “Авыл офыклары” гәҗите. Автор Гөлназ Зарипова
Сугыш вакыты, аннан соңгы елларның әчесен-төчесен татыган, хәзерге вакытта Олы Әшнәк авылында яшәүче Гөлсем һәм Зәйтүнә Гариповаларга кереп киләм. Ул елдагы кешеләр, хәзергеләрдән аермалы буларак, кычыткан, алабута, юа ашап үскәнгәме, сәламәт һәм эшкә ныклар. Капка төбе, ишегалды баскыч төбенә кадәр кардан чистартып, пөхтә итеп себерелгән. Хатын-кызлар яшәгәнлеге өй эчендәге чисталык, тәртиплелектән күренеп тора. Гөлсем әби белән Зәйтүнә әби кара-каршы чәй эчеп утыралар. Сирәк кенә сөйләшеп алалар, Зәйтүнә әби бик үк ишетеп бетерми. Шулай да хәтере яхшы, балачагы хатирәләрен бер дә онытмаган. Барысын да түкми-чәчми сөйли.
Зәйтүнә әби тумышы белән Олы Елга авылыннан. Сугыш башланган вакытта аңа унбер яшь була. Авылда ир-егетләр белән бергә әтиләрен сугышка алалар. Ул олы бала, үзеннән соң ике энесе һәм бер сеңлесе бар. Әниләре колхозда эштә, бала карау, йорт эшләрен башкару аның өстендә.
1945 елның май ае, орчык кадәрле кыз көне буе бакча казый. Шулчак хат ташучы әтисенең үле хәбәрен китерә. Ә бит сугыш тәмамланырга бер генә көн калган була. “Сугыш беткәнгә дә сөенә алмадык, урамда балалар ура, сугыш бетте, дип шатланып кычкырып йөрделәр”,–ди ул күз яшьләрен сөртеп. “Яшь дип сине кем кызганып торсын, яшәргә кирәк. Авылдашлар белән Кама аръягына болынга печән җыярга йөрдем. Тугыз ел Мәскәү өлкәсендә торф чыгару эшендә эшләдем. Аннан бераз акча, күлмәклек ситсалар алып кайта идем”,–ди ул үткәннәрне барлап.
Утыз яшен тутырган чорларда итек бастырырга, дип Олы Әшнәк авылындагы туганнарына килгән җирдән Камалетдин исемле егеткә кияүгә алып калалар аны. Сугыштан соңгы еллар җиңел булмый. Колхозда эш күп. “Эштән калырга ярамый, яшь баланы кабыктан ясалган арбага салып, амбарга эшкә йөрдем. Аена 30 тәңкә эш хакы һәм бер килограмм икмәк бирәләр иде”,–ди ул хатирәләрен яңартып. Тормыш иптәше Камалетдин абый җиде яшеннән икенче группа инвалид. Шулай да озак еллар хат ташучы булып эшли. Ул елларда авыл зур, күп итеп гәҗитләргә яздыралар. Хатлар язышалар. Көн саен зур сумкасын күтәреп, авыл буйлап өләшә ул аларны. Черек бәрәңгене дә авырлык белән таптык. Сугыш чорында, аннан соңгы елларда да илне торгызу авыл халкы җилкәсенә төшә. Сыер асрасаң, елына 300 литр сөт, сарык асрасаң йон, 40 килограмм ит, тавыгың булса йомырканы хөкүмәткә бирергә кирәк. Ике сарыкның берсен җитәкләп, районга алып барырга туры килгән. Өйдә ач, ялангач балаларны ашатырга кирәк. Кемгә генә җиңел булды икән ул елларда?
Рәсемдә: Гөлсем һәм Зәйтүнә Гариповалар, уртада күршеләре Әклимә Садриева белән.
Гөлсем әби 1927 елгы. Әтисе авырып киткәч, биш класстан ары укый алмаган. “Ач булмас өчен сыер, сарык асрадык. Корноухово авылы кырында кача-поса черек бәрәңге җыеп, үзебезнең колхоз кырындагы бер чокырга ташыйбыз. Хуҗа агайлар күрсә безне куалар, җыйдырмыйлар. Аннары чокырдагы бәрәңгене чистартып өйгә алып кайтабыз. Балачак бит, бер сыңар бияләем төшеп калды. Гомеремдә дә онытасым юк”, –ди ул бала вакытындагы авырлыкларны искә алып. Сугыш вакытында авыл кешеләре белән урман кисәргә йөргәннәре әле дә онытылмаган. «Ул чорның авырлыгын сөйләп бетерә торган түгел. Урман кисәргә баручыларга колхоздан дүрт кило он бирәләр. Аннан ипи пешерәбез. Ат артыннан җәяү барабыз, кеше күп, үзәккә үтәрлек салкын. Чиратлашып бераз атка утырып ял итәбәз дә, яңадан җәяүлибез. Бәрәңгеләребез барганда ук өшеп килә. Шуңы пешереп ашый идек»,–ди ул авыр сулап. Яшьтән шәл бәйләргә өйрәнгән Гөлсем әби. Мамыгын сатып алып, сукыр лампа яктысында шәл, оекбашлар бәйләп сата торган булган. “Керосинны чират торып ала идек. Ун литрдан да артыгын бирмиләр”,– ди әби. Башта авыру әти-әнисен тәрбияләгән, аннары энесе Камалетдин өйләнгәч, алар белән яшәп калган.
Кул арасына керә башлаганнан бирле колгозда бригадир булып эшли ул. Иртән наряд биргәннән соң, авыл буйлап халыкка эш кушып йөргән. “Сугыш беткәч ат бирделәр, аны җигеп чыгып китә идем, авылны әйләнеп чыгарга җиңел булды”,– ди Гөлсем әби. 1969 елда авылга электр чыбыгы сузып, электр лампалары тоташтыралар. Дөньялар бераз яхшыра башлагач, Гөлсем әби энеләре белән яңа йорт салганнар. “Олыгайган көнебездә мондый муллыкта яшәвебезгә сөенеп туймыйбыз. Балалар, оныклар сугыш афәтен, без күргән авырлыкларны күрмәсеннәр, тамаклары тук, өсләре бөтен булсын, тыныч тормышта яшәсеннәр иде”,–дип теләкләр тели алар.
P.S. Бүгенге көндә бу изге җанлы кешеләр инде мәрхүмәләр.
