Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ист_Ошняк.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
49.7 Mб
Скачать

Әкияттәгедәй җиде бертуган...

Авылыбызның Зариф Гарифы йортыннан Бөек Ватан сугышына җиде бертуган ир-егетләр китә...

Әкияттәгедәй җиде баһадир төрле фронтларда танкист, артиллерист, сапер, рота командиры, разведчик булып сугышалар.

Әхәт дигәне капитан дәрәҗәсендә рота командиры була. Фәйзерахман - өлкән лейтенант, взвод командиры, Габдрахман -отделение командиры, калган дүртесе - солдатлар иде. Аяусыз сугышта аларның һәрберсе батырларча сугыша. Бер-бер артлы диярлек, алты ир-егет һәлак була. Бары тик җиденчесе - төпчек Габдрахман гына исән кала. Сугыш ахырында, канкойгыч бер бәрелештә ул да яралана, шактый госпитальдә ятып чыканнан соң, хәрби комиссия аны демобилизацияләргә дигән карар чыгара.

Ул туган авылына кайтып төшкәндә әле сугыштан ирләр кайтмаган була. Колхозда хатын-кызлар һәм бала-чага гына эшли. Алар тракторист та, бригадир, терлекче, игенче... Барысы да фронт, җиңү өчен!

Авылдашлар Габдрахман абыйны авыл Советына председатель итеп сайлыйлар. Шул көннән аның өчен икенче “фронт” ачыла. Бу җаваплы эштә ул биш ел эшли.

Ә сугышка кадәр Габдрахман абый укытучы була. Башка авылдашлары белән ул 1937 нче елда Чистай педагогия техникумын гел яхшы билгеләргә генә бетереп кайта. Кызыл Йолдыз районының Шомырбаш авылына укытучы итеп билгеләнә һәм анда өч ел укыта. 1940 нчы елда Кызыл Армия сафларына хәрби хезмәткә чакырыла. Украинаның Шепетовка шәһәрендә хезмәт иткәндә сугыш башлана. Оделение командиры булып сугыш юлын үтә.

Габдрахман Мөхәммәтҗанов авыл советы рәисе булып эшләгәннән соң, аны Балыклы Чүкәй авылына, җидееллык мәктәп директоры итеп билгелиләр. 1950 нче елдан алып лаеклы ялга чыкканчы ул Шетнево-Тулуш сигезьеллык мәктәбендә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары, укытучы булып эшли.

Габдрахман абый тормыш иптәше, Олы Әшнәктән Фатыйма Кәрим кызы (P.S. Гарипов Габдулла Кәрим улының апасы) белән өч ул үстереп, тормыш юлына бастыралар. Олы Әшнәк авылы мактауга лаеклы, үрнәк кешеләре белән бик бай!

P.S. Миңа, педагогик тормыш башында, берничә ел Ш.Тулуш мәктәбендә эшләргә туры килде. Шунда бу гаилә белән якынрак таныштым. Фатыйма апа безгә туган тиешле. Алар хәл-әхвәл сорашкач, авылның яңалыклары турында һәрдаим белешеп тордылар. Олыгайгач, аралар ерак булмаса да, еш кайта алмадылар, ә авылны сагынганнары сизелеп тора иде. Бу гаиләгә самими тыйнаклык хас иде. Әтинең Габдрахман ага турында бу мәкаләсе басылгач, ул күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, гәҗитне китап киштәсеннән алып: “Бу турыда күп кеше белми, мондагы һәрбер сүз дөрес, мондый сүзләрне укыгач, тормыш юлы юкка, бушка гына узмаган икән... “ -дип куйды. Фатыйма апа икәүдән-икәү калгач: “Абыйлары исән булса...” дип офтанып алды.

Китапханәче Маһирә

Рух бирсә кеше кешегә,

Җир йөзе кадерлерәк!”

Казандагы тегү фабрикаларының берсендә Бөек Ватан сугышындагы солдатлар өчен шинельләр тегүдән башлана Шакирова Маһирә Шакир кызының хезмәт юлы.

1943 нче елдан алып 1978 нче елга кадәр Олы Әшнәк авылы китапханәсендә мөдир булып әшләде. 35 ел буе, бөек Тукай сүзләре белән әйткәндә Маһирә ханым- “Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич – кеше булган кеше”. Әйе, китапның кадерен-тәмен белә торган, башкаларда да китап дигән могҗизага мәхәббәт тәрбияләү өчен көчен-сәләтен кызганмаган кеше ул.

Күп еллар дәвамында авылдагы үзешчән сәнгать белән җитәкчелек итү, спектакль-концертлар кую, агитбригадалар белән чыгышлар ясау, төрле музыкаль бәйгеләрдә катнашу- берсе дә ансыз үтмәде, үзе дә менә дигән итеп җырлар җырлый, нәфис сүз сөйләп концертларны алып бара торган иде. Ул елларда кечесе дә, олысы да андый чараларда бик теләп катнаша торган иделәр. Шуңа күрә дә инде Әшнәк авылы сәнгать коллективы бәйгеләрдә адынгы урыннарны яулап, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек була иде.

Маһирә Шакирова агитатор, пропагандист буларак та халык арасында агарту өлкәсендә зур эш алып барды. Сугыш вакытында фронтовикларга оекбашлар, җылы киемнәр җыюда, салым, заем туплап тапшыруда да актив катнашты. Үтемле сүзе, яхшы мөгалләмәсе белән авылдашлары арасында абруйлы булды. Авылда чыгарылган “Яшен” гәҗите дә аның җитәкчелегендә дөнья күрде.