Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ист_Ошняк.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
49.7 Mб
Скачать

1993 Нчы елның сентябрь аенда Олы Әшнәктә таштан яңа мәчет ачыла.

Беренче имам Шәйхетдинов Габдрахман Хафиз улы була. 1995 нче елдан бүгенге көннәргә кадәр мәчетнең имам-хатыйбы булып хәзрәт Шиһапов Рөстәм Габдулла улы тора.

Рәсемдә сулдан беренче Рөстәм хәзрәт Шиһапов Намаз бүлмәсе

Авылда балалар бакчасы эшләп килә. Тәрбиячеләр: Нурсинә Сәгетдинова, Суфия Гатиятова, Гөлсинә Хисамова.

1966 елда Олы Әшнәк сигезъеллык мәктәбендә Олы Әшнәк, Кече Әшнәк, Югары Әшнәк авылларыннан 367 бала йөреп укыган. Мәктәп, балалар саны бетү сәбәпле, 2014 нче елның 23 нче июнендә ябыла.

Олы Әшнәк мәктәбен тәмамлаучылар арасында күп кенә республикабызда танылган шәхесләр дә бар. Менә шуларның кайберләре:

Вакыйф Нуруллин (Югары Әшнәк) - татарстанның халык язучысы. Дистәдән артык китап авторы, лаеклы ялга чыкканчы Язучылар берлеген җитәкли, Татарстан китап нәшриятенең баш редакторы, “Казан” журналының баш мөхәрире булып эшли.

Әхәт Гаффар драматург, авыл темасына яңача фәлсәфи якын килү ягыннан үзенчәлекле язучы. Татарстанның күренекле язучыларыннан берсе; Гәрәев Рафаил – кинооператор, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”;

Хәнифә Хәмитова - “РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы”, “Ленин ордены” кавалеры;

Гарипова Флёра Хуҗиәхмәт кызы - “Почёт билгесе” ордены кавалеры; Әхәт Фазылов (1907-1976) Советлар Союзы Герое Барый Шәвәлиевны Югары Тегермәнлек авылында укыткан укытучы;

Минҗамал Мазунова - татар хатын-кызлары арасында беренче профессионал баянчы - (композитор Мөнир Мазуновның тормыш иптәше); “Рәсәйнең халык мәгарифе отличнигы” исеменә лаек булган укытучылар:

Гайсина Бәнат Шәрәфи кызы, Мингазова Илсөяр Габдрахман кызы, Гарипов Габдулла Кәрим улы, Мифтахов Габдулхак Мифтах улы, Исхаков Мингалим Хафиз улы һәм Исхакова Гүзәл Гәрәфетдин кызы,

Ренат Гаффар - публицист-тәнкыйтьче;

Рәкыйп Гаффар –радиожурналист;

Фоат Гайсин – тележурналист, “Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре”;

Ирек Хафизов - “Татарстан республикасының атказанган артисты”, Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты;

“Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булган авылдашларыбыз:

Гәйнетдинова Гөлсинә Габдрахман кызы,

Әхмәтова (Шиһапова) Венера Габдулла кызы;

Шиһапов Ренат Габдулла улы - ”Рәсәй Федерациясенең урта белем бирү буенча Почётлы хезмәткәре”- һ.б.

Авылым кешеләре Утлар, сулар кичкән ветеран

Хикәябезнең герое, Гәрәев Бикмулла турында сөйләгәнче, аның әтисе, Гәрәй бабай белән булган вакыйганы бәян итәсе килә...

Илдә беренче Бөтендөнья сугышы бара. Булдыксыз патша генераллары әле бер бәрелештә, әле икенчесендә даими җиңеләләр. Олы Әшнәк егете Нуриев Гәрәй хезмәт итә торган полк, көненә күп тапкырлар атакага күтәрелеп карый, ләкин немецларның көчле утына чыдый алмыйча тагын чигенергә мәҗбүр була. Исән калган солдатларны җыеп сафка тезәләр. Тәбәнәгрәк буйлы, “көрәк” сакаллы полковник аларга мөрәҗәгать итә:

-Ничек кенә булса да, дошманның бер “телен” кулга төшерергә кирәк иде. Моны кайсыгыз булдыра ала, бер адым алга чыксын?!

Солдатлар умарта күчедәй гөжләп алалар, ләкин алга чыгучы булмый. Күп еллар сабан туйларда батыр калган, төпле, кечерәк буйлы Гәрәйнең йөрәге түзми:

-Миңа, Нуриев Гәрәйгә рөхсәт итегез! –дип кычкырып җибәрә.

Пәһлеван кебек солдатлар бу йомры гына гәүдәле татар егетенең тәвәкәллегенә гаҗәпләнеп, көлемсерәп карыйлар.

Үзе белән бер якташын ияртеп Гәрәй “ау”га китә. Ярты юлны узу белән, якташы шүрли башлый һәм алга барудан баш тарта. Гәрәй аптырап калмый, үзе генә юлын дәвам итә. Караңгылыктан файдаланып дошман штабына якынлаша. Тавышсыз гына штаб сакчысын юк итә. Төн уртасы булуга карамастан штабта нәрсәдер язып утырган немец офицерына юлыга. Гаҗәпләнеп, югалып калган немецка ишарәләп портфелен алдыртып, кайтыр юлга чыга. Офицер русча шактый “сукалый” икән. Башта Гәрәйгә үзенең алтын сәгатен биреп котылмакчы була, бу нияте барып чыкмагач, әтисенең бик бай фабрикант икәнен әйтә, исән-имин җибәрсә, күп байлыклар вәгъдә итә. Гәрәй офицерның бик кирәкле мәгълүматларга ия булганын аңлый, “телне” частькә алып кайтып җиткерә. Немец чыннан да бик күп мөһим мәгълүматлар бирә. Менә шушы батырлыгы өчен ул Рәсәй империясенең иң зур бүләге- Изге Георгий орденына лаек була.

Каты сугышларның берсендә аягына ярылучан снаряд кыйпылчыгы тиеп, фронт хастаханәсенә эләгә. Сугыш тәмамланып 28 ел вакыт үткәч, шул яраның сызлавына түзә алмыйча аягын тездән түбән кистерергә мәҗбүр була. Олырак авыл халкы аның агач протездан йөргәнен яхшы хәтерли.

Гәрәй бабайның улы Бикмуллага да шул немец фашистлары белән йөзгә-йөз сугышырга туры килә.

-Сызланып үткәргән елларым, киселгән аягым өчен дә фашист илбасарларыннан үч ал, улым! – дип бердәнбер улын сугышка озата Гәрәй бабай.

Бикмулла Гәрәй улы Нуриев (рәсми кәгазләрдә- Гәрәев) 1924 нче елның 9 мартында туа. Сугышка 18 яше тулар-тулмас, 1942 нче елда китә. Кыска вакытлы хәрби хәзерлек курслары узганнан соң, аны 3 нче Белоруссия фронтына 7 нче гвардия-миномёт дивизиясенең 24 нче аерым бригадасы карамагына җибәрәләр. Биредә яшь артиллеристны М-31 яки солдатлар арасында “Катюша” ның абыйсы “Андрюша” дип йөртелгән үзйөрешле реактив минометның командиры итеп билгелиләр. Һәр снарядның авырлыгы 100 килограмм булган бу миномёт дошманның теләсә нинди оборона, хәрби ныгытмаларын, техникасын юк итәргә сәләтле була.

Егет берничә көннәрдән үк үзен тәвәккәл, батыр сугышчы итеп таныта. 1943 нче елда аны партия сафларына кабул итәләр. Сугышчан дуслары белән бергәләп Смоленск өлкәсен, Белоруссияне, Балтик буе республикаларын дошманнан азат итүдә катнаша. Көньяк Пруссиядә дошман оборонасын өзүдә, Кенигсберг шәһәрен штурмлауда, соңрак Хинган тауларын үтеп Япон самурайларын тар-мар итүдә дә зур батырлыклар күрсәтә Бикмулла.

- Шулай бер вакыт Көньяк Пруссия чигендә дошман оборонасын өзеп, һөҗүмгә ташланган чакта, безнең расчёт сул флангтан хәрәкәт итә иде, - дип искә ала Бикмулла Гәрәевич. – Кинәт уң флангтагы установка утка эләгеп, зарарланып, туктап калды. Төтен, тузан аркылы дошманның кайдан атканын да күреп тә, билгеләп тә булмый. Күзәтә торгач сизеп алдым, куе куаклар арасында ике немец танкы яшеренеп засадада калган икән. Шулар үлем уты ачкан. Санаулы минутлар эчендә установканы шул якка борып, ут ачтым. Кара тәреле танкларны янгын чорнап алды. Андый вакытлар күп булды инде ул...

Кызыл Байрак орденлы 7 нче гвардия миномет дивизиясенең командиры Советлар Союзы Герое Казбек Дрисович Карсановның “Гвардия минометлары ут ача” дигән китабында шундый сүзләр бар: “Проникновенные, идущие от сердца слова звучали на митинге личного состава 4-го дивизиона. Назывались боевые командиры огневых групп - гвардии сержанты Б. Г. Гараев и Н. Д. Рогов. Их мужество, не раз проявленное в боевой обстановке, восхищало всех!”.

К.Д. Карсанов китабының титул бите Кызыл Йолдыз ордены

Шушы ук китапта Бикмулла аганың күкрәге орден-медальләр белән тулган фоторәсеме дә урнаштырылган. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул өч Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән!

Бикмулла ага сугыштан 1947 нче елны кайта һәм тыныч хезмәткә керешә. Берөзлексез 37 ел буе район финанс бүлегендә дәүләт керемнәре буенча инспектор булып эшли. Нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәтләре өчен РСФСР, ТАССР ның финанс министрлыгы, район Советы Башкарма комитетының Мактау грамоталары белән күп тапкырлар бүләкләнә.