Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ист_Ошняк.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
49.7 Mб
Скачать

Кереш сүз

Рәсәй археология һәм антропология Академиясе академигы, Казан (Идел буе) Федераль университеты профессоры, Татарстанның Атказанган фән эшлеклесе Борһанов Альберт Әхмәтҗан улы

Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов үзенең бер чыгышында: “Авылсыз халыкның киләчәге юк” дигән иде. Авыллар юкка чыгу ихтималы булганда, туган авылыңның, туган төбәгеңнең тарихын белү, аны барлау, халыкка һәм киләчәк буыннарга җиткерү - изге гамәлләрдән санала. Күренекле галимебез Дамир Исхаковның мондый сүзләре бар: «Илебездә 4300 татар авылы яшәп тора, ә күпмесе юкка чыккан: аларның барысын да өйрәнергә кирәк. Татарстандагы авыллар тарихын өйрәнгәндә, татар гына түгел, бөтен милләтләрнең авыллары тарихын да язу мәҗбүри. Торак пунктларның тарихын белү — кемнәр монда җирле халык, кемнәрнең соңрак килеп утыруын ачыктан-ачык күрсәтәчәк».

Күптән түгел Тарих институтының Татаровед.рф сайтында «Википедия» форматында татар авыллары һәм шәһәрләре тарихына багышланган сәхифә ачылды. Вики.татаровед.рф адресы буенча кереп, хәзер һәркем Россия һәм Татарстандагы татар торак пунктлары тарихына кагылышлы үзе белгән мәгълүматларны язып калдыра ала. Шушы ук сәхифәдә галимнәр туган як тарихын язарга өйрәтүче методик тәкъдимнәр урнаштырган.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының туган як тарихын өйрәнү белән шөгыльләнүче татарларны барлауга һәм берләштерүгә алынуы, беренчедән, ул хәрәкәтнең елдан-ел киңрәк колач җәя баруы, ә инде, икенчедән, аларның китап итеп басылучы хезмәтләренең сыйфатын үстерү теләге белән бәйле. Шуңа күрә туган як тарихын өйрәнүчеләр һәм фәнни институтларда эшләүче галимнәр арасында элемтәләр урнаштыру бурычы куела. Алга таба туган якны өйрәнүчеләрнең хезмәтләрен татар тарихына кагылышлы фундаменталь фәнни эшләр язганда, яшь буынны тәрбияләү чарасы буларак кулланылышын арттыру ниятләнә.

Мин, бу өлкәдә эшләүче галим һәм Татар конгрессы кысаларында оешкан татар авыллары тарихын өйрәнү буенча комиссия рәисе буларак, Татарстан җөмһүриятендәге борынгы авылларның берсе булган Балык Бистәсе районындагы Олы Әшнәк авылының бай тарихын барлап, аерым басма әзерләүчеләргә уңышлар теләп калам.

Борһанов А.Ә.

Олы Әшнәк авылы

Кайсы гына якка карасаң да, Бары таныш, бар да яп-якын, Әнә «Күлле», «Баскан», «Ирек», «Урсай”, Әнә урман чорный як-ягын.

Әнә безнең «Әшнәк» кырларында Тезелеп утыра куе сосланнар. Үзәндәге яшел куаклыкта Җәйрәп ята безнең станнар.

Ш. Маннур, «Гайҗан бабай» поэмасыннан,

1934 нче ел.

Балык Бистәсе районында урнашкан “Олы Әшнәк” авылы Идел буе Болгар дәүләте чорындагы иң борынгы авылларның берсе. ОЛЫ́ ӘШНӘ́К авылы, Татарстан җөмһүрияте, Балык Бистәсе районында. Шәһәр тибындагы Балык Бистәсе посёлогыннан 19 чакрым төньяк-көнбатышта Әшнәк елгасы буенда урнашкан.

XVIII йөздә — ХIX йөзнең 1 нче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына кергән, авыл халкы игенчелек, терлекчелек, урманчылык, умартачылык, балта эше һәм тегүчелек белән шөгыльләнгән. XX йөз башында Олы Әшнәктә 2 мәчет, 2 тимерчелек алачыгы, 2 тегермән, 3 ярма яргыч, 12 вак-төякләр кибете (лавкалары) эшләгән. Бу елларда авыл җәмәгатенең имана җире 2794,8 дисәтинә тәшкил итә. 1920 нче елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Масловка волостенда, 1920 нче елдан ТАССР ның Лаеш кантонында, 1927 нче елның 14 февраленнән — Балык Бистәсе, 1944 нче елның 19 февраленнән — Солтан, 1946 нчы елның 5 апреленнән — Корноухово, 1954 нче елның 19 ноябреннән — Балык Бистәсе,1963 нче елның 1 февраленнән — Питрәч, 1965 нче елның 12 гыйнварыннан Балык Бистәсе районына керә. Олы Әшнәк авылы зиратында XIII - XIV йөзләргә карый торган ташъязма истәлекләре (кабер ташлары) саклана.

Халык саны:1782 елда — 236 ир-ат; 1859 да — барлык халык саны 1482 кеше, 1897 дә — 1942, 1908 дә — 2240, 1920 дә — 2337, 1926 да — 1982, 1949 да — 1236, 1958 дә — 1159, 1970 тә — 921, 1989 да — 562, 2002 дә — 405 кеше, 2008 дә- 356, 2010 да 330 кеше, 2015 нче елда - 251 кеше (татарлар) яши * Сайт «Татары без границ» (Village history Big Oshnyak nailtimler.comrayony_pages/rybno…big_oshnyak.html