Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ДОМАШНЯЯ КОНТРОЛЬНАЯ РАБОТА.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
125.95 Кб
Скачать

Вариант 8

1.Имена числительные выпишите с нужными окончаниями.Объясните какие эти оканчании.

1)“Азнакаевскбурнефть” җәмгыятенең тарихы 1948 елның 12 маеннан башлана. Нәкь шул көнне СССР нефть промышленносте приказы нигезендә Азнакайда һәм Актүбәдә 2... һәм 3... бораулау эшләре конторасы төзелә.2) Аның составында 14 бригада, шул исәптән 12 бораулау бригадасы керә. Коллективта 1300... якын кеше эшли. 3)Идарәдә хәзер 1400... артык кеше эшли, шуның 415... яшьләр.4) Премьер- министрның беренче урынбасары Равил Моратов сүзләренә караганда, бүген комплекска караган 20 ... якын предприятиенең 8 ... республика буенча уртача хезмәт хакыннан да түбән акча алып эшлиләр.5)Тирән булмаган скважиналар бораулау белән 30 ... артык оешма шөгыльләнә.6)Бүгенге көндә4 000... артык кеше эшләгән бу җәмгыятьне Россиядә генә түгел, Казахстан, Таҗикстан, Иран ,Ирак кебек чит илләрдә дә яхшы беләләр. 7)Аларның 35 градуслы эсседә 40-50... метрлы торбалар белән уенчыктай эш итүләрен күзәтеп торганнан соң фотохәбәрче:

-Юк, миңа боларның 20 000 хезмәт хакы да кирәкми,-дигән нәтиҗә ясады.

8)Шуларның 34 ... хезмәт стажы 300 елдан күбрәк.9)2007 елның 19 октябре иртәсендә 50... артык кораллы кешенең каравыл хезмәткәрләрен кыйнап, “ Укртатнафта” АҖ территориясенә үтеп керүе һәм предприятиенең документларына,мөһеренә хуҗа булулары турында мәгьлум булды,-диелә Премьер-министр белдерүендә.10) Бу- мотор ягулыгыннан алып төрле пластиктан халык куллану товарларына кадәр тирән эшкәртелгән нефть продуктларының 20... артык төре. 11)Соңгы елларда үткәрелгән визуаль тикшерүләр курсәткәнчә, бу скважиналарның 9 ... сусаклагычларның су басу зонасында, 6 ... яңа торак йортлар, юллар, аэропорт төзү урыннарында калган, 4 ... авыл хуҗалыгы эшләре вакытында юкка чыгарылган.

2. Составьте предложения из данных слов ,подчеркните глаголы:

Җәяү, таза, атка, йөргәнче, чирле, артык, булып, булып, йөргәнең, утырып.Кылыч, тел, кисәр, кисәр,үткен, үткен,иясен, кынысын.Кешенең, булыр, аз, күңеле, сөйләгән, тыныч.Иләк, сирәк, авызым,сүзем, булса.Бер, ун, тырышмау, белмәү, белергә, гаеп,гаеп.

3.Выпишите местоимения, опредилите разряды местоимений .

Борис Годунов патшалык иткән чорда Ухта тирәсендә табылган тәүге нефть Мәскәүгә китертелә hәм аны “янучан куе су” дип йөрткәннәр.

Аны “казылмалар патшабикәсе” дип тә йөртәләр. Кешелек тарихының башлангыч чорында әлеге сыеклык “җир мае” дигән исем алган. Ул чорда, чыннан да, кое казыганда җир астыннан су урынына үзенә хас исле, майлы кара сыеклык чыккан. Аның бик яхшы сыйфаты була: ул бик әйбәт янган.

Мөгаен, кеше нефть белән эш итә башланган көннән алып, аны: ”Нефть нәрсә ул hәм ул кайдан килеп чыккан ?”- дигән сорау кызыксындыргандыр. Бу сорауга җавап әзләү юлында фән катлаулы юл үткән.

Нефть чикле hәм яңартылмый торган табигый байлыклар рәтенә керә. Ул -кабатланмас исле, янучан сыек казылма. Һәрбер нефть үзенә генә хас төскә ия.

Безнең илдә нефтьне промышленность максатында чыгару атаклы геолог И.Губкин исеме белән бәйле. Ул нефть барлыкка килү теориясе нигезләрен, аның ятмалары формалашу шартларын тирәнтен тикшерә.

Безнең төбәктә исә нефть эзләү Петр 1 заманында – 1703 елда ук башлана

4.Выпишите глаголы в настоящем времени.

2000 елда Бөгелмә механика заводында институт галимнәре белән берлектә өч метр озынлыктагы йөреш штангасының ПЦ-60 тәҗрибәле төре ясала. Өч елдан соң, Ростехнадзордан сертификат һәм рөхсәт алгач, серияләп җитештерү башлана. Аннары 6 метрлы озынлыкта йөрешле ПЦ-80 тәҗрибәле төре барлыкка килде, 2006 елдан башлап ул да серияләп чыгарыла.

Чылбырлы приводны куллану электр энергиясенә чыгымнарны шактый гына киметә. Ә бу нефть чыгаруның үзкыйммәтен киметүгә йогынты ясый.

Чылбырлы приводны җитештерүне Татарстанның башка бәйсез нефть компанияләре файдалана. Шулай ук соңгы өч елда Бөгелмә механика заводына заказ бирүчеләр рәтенә "КазМунайГаз" РД җәмгыяте (Казакъстан Республикасы), "Башнефть" җәмгыяте, "Сибойл" җәмгыяте (Көнбатыш Себер) керә.

Хәзергесе вакытта бу юнәлештә эшне тагын да киңәйтү, ягъни чит кулланучылардан берничә заказ кабул итү карала.

5. Переведите.Найдите слова в переносном значении,напишите их в прямом значении.

1) Усаллыкларын, шаянлыкларын кара син аларның: скважинаны бораулап бетерүгә министрга телеграмма сугалар. 2) Көне – төне тормоз чыгыры яныннан китмичә әшләүчеләр дә, бораулауның оптималь режимы турында баш ватучы инженер-технологлар да, хәзерге заман бораулау станокларын hәм борауларын иҗат итүче конструкторлар да омтылды.3)Моннан соңгы скважинасында Мөгаллим Гыймазов ярты ел буена авариядә утыра. 4) Скважина киреләнә башласа, шулай эшлиләр. 5)Көзге саран кояш әле офык артыннан күтәрелеп кенә килә, төбеннән иң очына кадәр челтәр төсле итеп баскычлар белән уратып алынган металл вышка чык белән капланган иде.