- •Домашняя контрольная работа Вариант 1
- •Вариант 2
- •4. Спишите, вставляя пропущенные местоимения
- •Вариант 3
- •Переведите. Найдите прилагательные и укажите степени прилагательных.
- •Вариант 4.
- •Вариант 5
- •1. Составьте предложения из данных слов, употребляя нужные формы:
- •4.Выпишите имена существительные во множественном числе.
- •Вариант 6
- •5.Переведите текст, найдите глаголы и укажите время.
- •Вариант 7
- •Вариант 8
- •Вариант 9
- •Вариант 10
Вариант 4.
Составьте диалог на тему: “Бүген hава торышы” укажите разряды числительных.
Глоголы : уйларга, сөйләргә, эзләргә, карарга. Проспрягать в отрицательном настоящем времени составьте предложения
Найтдите местоимения, укажите разряды местоимений. Переведите текст
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ КОНСТИТУЦИЯСЕ
hәр бәйсез дәүләтнең үз Конституциясе була. Конституция – төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый hәм икътисади төзелеш нигезләре, гражданнарның хокукары hәм бурычлары билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителде. Конституциядә әйтелгәнчә, Татарстанда барлык хакимият халык кулында. Җир, су, урман hәм башка табигать байлыклары, дәүләт бюджеты акчалары, дәүләт банклары активлары, мәдәни hәм тарихи хәзинәләр- бөтенесе халык байлыгы.
4.Вместо многоточий вставьте окончании множественного числа и переведите
Кеше тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән. Табигать безгә азык, кием, торыр урын бирә. Җирдән без файдалы казылма... алабыз, кыр...да иген үстерәбез. Урман безгә агач, тире..., җиләк... ,гөмбә... бирә. Димәк, кеше тормыш өчен кирәкле бар нәрсәне табигатьтән ала. Шуңа күрә табигатьне сакларга кирәк. Табигатьне саклау – һәр кешенең изге бурычы.
Табигать безнең тормышыбызны бизи. Күпме шатлык китерә ул безгә! Кош... сайрый, чишмә ага, урман шаулый... Киң басу...да иген... үсә, елга... ага, зәңгәр күл... ялтырап ята.
Әмма табигать байлык...ы чиксез түгел. Кеше ул байлыкның кадерен белергә, аннан акыллы файдалана белергә тиеш.
5.Укажите степени прилагательных,замените их антонимами.
1)Монда берсеннән-берсе чибәррәк һәм бәдәнлерәк үз егетләребез-Виниамин Абдуллин белән Роберт Сахабдинов,бораулаучы ярдәмчеләре,Хәлил Кәримов-машинист.2) Бу установкаларның соңгы ике елда эшләвен анализлау аларның тагын да нәтиҗәлерәк файдалану резервларын да ачыклады һәм җитештерүчәнлекләрен күтәрү чаралары эшләнде.3)Нефть запаслары,санауга караганда,тизрәк яңара,дигән сүз түгелме бу?4)Татарстанның нефть компаниясе бик авыр шартларда халыкара нефть бизнесында уз урынын алып калырга тырыша.5)Грузия һәм Әзәрбайҗан чикләрендә, мәсәлән,ике бик кечкенә чыганак бар,әмма алар йөз елдан артык инде нефть бирә.
Вариант 5
1. Составьте предложения из данных слов, употребляя нужные формы:
Тотмасын, алдыңнан,артыңнан, телең, килеп, әйткән.Була, кемнең, ни, шул, күңелендә , телендә, булса.Урак,авыртмый, тел, биле, белән, урганның.Бар,теле, кешедә, сыймаган, бәла, авызына.Тегермән, он, аннан, белән, чыкмас, барыбер,телең, корма.
2.Переведите наречия на татарский язык, составьте текст, связанный с вашей будущей профессией. Днем, близко, медленно, как зеркало, пешком, зимой, весной, летом, осенью, далеко, босиком, сумеречно, по-детски, как моя мама, завтра, вчера, высоко, долго, быстро, вдруг, снова.
3.Найдите глаголы в прошедшем времени определите виды.
Тимәш
Тимәш нефть чыгару буенча республикабызны илдә беренче урынга күтәрде, ул әлеге беренчелекне 1974 елга кадәр үз кулында тотты. Тимәш илебез нефть предприятияләрендә эшләүче бер дигән командирларның тулы бер буынына хезмәт каһарманлыгына фатиха бирде. Биредә скважиналар бораулаучы һәм “кара алтын” чыгаручы осталарның тулы бер армиясе үсеп чыкты. Ә бит әле кайчан гына Тимәш крестьяннары мондый яңгыравыклы дан турында хыяллана да алмаганнар, әкияти бер хәзинә өстендә яшәп ятулары аларның башларына да килмәгән. Кая инде ул авыл агайларына ул хакта уйларга, хәтта 1911 елда Тимәш тирәсендә казынып йөргән зур галим, геолог Н.В. Нечаев та үзенең аягы астында, 1750 - 1800 метр тирәнлектә нефть диңгезе барын теркәп кую белән генә чикләнгән. Әйе, ул заманнарда Тимәш Рәсәйнең гадәти бер провинция авылы саналып, хәзерге данын күз алдына да китермәгән.
