Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
шпора2.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
207.43 Кб
Скачать

25. Татар теле дәресләрендә тел материалларына анализ: урыны, әһәмияте, методикасы.

5-11 сыйныфларда татар теле дәресләрендә, өлешчә татар әдәбияты дәресләрендә дә, грамматик анализның төрле төрләре (фонетик анализ, морфологик анализ, синтаксик анализ һәм аларның катлауландырышкан фор­малары: фонетик-лексик, фонетик-морфологик, морфологик-синтаксик ана­лиз, әдәби әсәрләрнең телен анализлау һ.б.) еш үткәрелә. Грамматик ана­лиз укучыларның мөстәкыйльлеген һәм танып белү активлыгын үстерүдә үзеннән зур өлеш кертүче нәтиҗәле укыту алымнарыннан санала

V сыйныфта «Лексика һәм сөйләм культурасы», «Сүз ясалышы. Сөйләм культурасы» бүлекләрен, IX сыйныфта «Лексикология» «Сүз ясалышы» бүлекләрен кабатлаганда, XI сыйныфта «Милли телнең иҗтимагый тормыш­тагы әһәмияте, телне саклау — милләтне саклауның төп өлеше икәнен үзләштерү»; татар телен кайсы телләр белән мөнәсәбәткә керүен белү, мо­ның сәбәбен аңлау-төшеңдерүне тәэмин иткәндә, лексик анализга тиешле урын бирү, һичшик­сез, зарур. Болай эшләү, сүзләрнең лексик-семантик үзенчәлекләрен ти­рәнрәк ачарга мөмкинлек тудыру белән бергә, укучыларга матур әдәбият әсәрләре телендә сүзләрнең сурәтләү-художество чарасы буларак кулланы­лышларын калкурак сиземләттерә, сүзләрнең тел тарихы һәм халык тари­хы белән тыгыз мөнәсәбәттә булуларын аңлатырга булышачак.

Этимологик анализ ясау — сүзнең беренчел формасын һәм аның төп, бе­ренчел килеп чыгыш мәгънәсен табудан гыйбарәт. Бу алым эчтәлеге таныш булмаган күп кенә сүзләрнең, фәнни һәм иҗтимагый-сәяси терминнарның мәгънәсен һәм генезисын укучыларга аңлату-төшендерү өчен гаять отыш­лы һәм кызыклы алым-чара булып тора. Укучыларның тел байлыгын, сүзлек хәзинәсен үстерүгә зур өлеш кертә. Сүзләрнең тарихи үсү-үзгәрү эволюция­сен күзалларга, фонетик-морфологик үзгәрешләрен, язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләрен хәтергә яхшырак сеңдерергә ярдәм итә.

Тел дәресләрендә «Сүз төзелеше» темасын укыту процессында анализлар үткәрү сүзнең тамырын, аның беренчел мәгънәсенең киңәюен һәм мәгънәдәш (синонимик) оясын билгеләргә ярдәм итә, «Сүз төзелеше» темасын дәресләрдә анализланган мисаллар аша аңлап үзләштерергә булы­ша, укучыларда туган телгә мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияли.