Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
шпора2.docx
Скачиваний:
6
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
207.43 Кб
Скачать

17. Укучыларның сүзлек запасын баету һәм үстерү.

Укучыларның сүзлек запасын баету һәм үстерү мөһим. Сүзлек запасын сыйфат ягыннан да үзгәртүне күз алдында тотарга, сүзләрнең мәгънәсен ачыкларга, укучыларга билгеле булган сүзләрнең яңа мәгънәләре б/н таныштырырга кирәк. Укучылар күп вакыт үзләренең сөйләмнәрендә кайбер кереш сүзләрне, кисәкчәләрне, алмашлыкларны һ.б. (инде, ие, әйе, мәсәләк, димәк һ.5.) урынсыз кулланалар., бу укучының теле ярлы булуын күрсәтә,гадәттә нәрсә әйтергә белмәгәндә, яисә сүзләр сайлый алмагаңда, сөйләүче кирәкмәгән сүзләрне куллана. Һәм үз сөйләмен дөрес һәм эзлекле итеп оештыра алмый.

Укучылар яна сүзләрне төрле чыганаклардан (китап, газета, журналлар укып, ТВ карап, радиотапшырулар тыңлап һ.б.)файдаланып үзләштерә алалар һәм бу сүзләр аларныц сүзлек запасын баетуга ярдәм итә.

Укучылар үз сөйләмнәрендә һәрвакыт кулланыла торган сүзләр-актив сүзлек булып та, әле укучы сөйләменә кереп урнашмаган сүзләр-пассив сүзлек тазиләр. Вакытлар үтү б/н. пассив сүзлек укучының актив сүзлеген тулыландыра, аның сүзлек запасың баетырга ярдәм итә.

Аерым сүзләрне укучыларның сүзлек запасына кертү өчен укытучы аларга ул сүзләрнең әһәмиятен һәм кирәклеген төшендерә һәм гамәли куллана белү күнекмәләре бирергә омтыла.

Сүзлек запасын баету эшен планлы һәм системалы рәвештә алып барганда гына максатка ирешергә мөмкин. Шуна күрә укытучы кайсы сыйныфта һәм уку елының кайсы чирегендә нинди сүзләрне укучының актив сүзлегенә кертергә кирәклекне алдан планлаштырганы уку дәресләре төрле диктантлар яздыру эшләре б/н бәйләп алып бара. Укучылар берьюлы күп сүзне хәтерләрендә калдыра алмыйлар, шуңа күрә күп сүз бирмәскә, бәлки укучының кайсы сыйныфта укуын искә алырга, белем дәрәҗәсен истә тотып эш итәргә, сүзләрнен мәгънәсен ачыкларга дәфтәрләренә яки сүзлекләренә аңлатмасы б/н яздырырга кирәк була.

Сүзлек б/н эшләгәндә түбәндәге алымнарны кулланырга мөмкин: 1.тексттагы яңа сүзләрнең мәгънәләренә аңлатма бирү. аны тактага язу дөрес итеп әйтү һәм әйттерү. 2.яңа сүзләр белән җөмләләр төзетү, аларның төпле мәгънәне белдерә алуларына игътибар иттерү. З. мөмкин булганда башка телләрдән кергән сүзләрне ана теленә тәрҗемә итү юлы белән анлатыла: 4. яңа сүзләрне укучыларның сүзлекләренә яздырту. 5.төрле жанрдагы әдәби текстларны яттан сөйләтү. андагы аерым сүзләргә игътибар иттерү. 6. бирелгән сүзләрдән иркәләү һәм кечерәйтү исемнәрен ясату (кош-кошчык).7.предметны аңлаткан сүзне аның эш-хәрәкәтен аңлатучы сүз итеп үзгәртү (аш-аша,май-майла)8. предметны аңлаткан сүзне аның билгесен белдерүче сүз итеп үзгәртү (тоз-тозлы).

Бу төр күнегүләр беренчедән, укучының сүзлеген баетсалар, икенчедән, грамматика дәресләрендә өйрәнгәннәрне ныгыталар. өченчедән ул сүзләрне урынлы куллана белергә өйрәтәләр.

18. Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле укытуның үзенчәлекләре. Бер дәреснең, презентация кулланып, киңәйтелгән планынын төзү

Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде. Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре үсте. Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.

Лингвистик компетенция (укуыларның ана телелннән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.

Аралашу (коммуникатив) компетенциясе ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул – укучыларны сөйләмгә милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.

Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының күбрәк рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

19. Башка милләт балаларына татар теле укытуның үзенчәлекләре. Бер дәреснең, презентация кулланып, киңәйтелгән планынын төзү.

1992 елның 8 июлендә «Татарстан Республикасы халык­лары телләре турында »гы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Аның нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Шул ук елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конститу­циясендә дә дәүләт телләре хакындагы махсус маддә урын алды. 1994 елның 20 июлендә расланган «Татарстан Респуб­ликасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы »нда татар телен иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә куллану юллары билгеләнде. Күпмилләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенең нигезен тәшкил итә.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту буенча Мәгариф министрлыгында расланган беренче махсус про­грамма (Программа по обучению татарскому языку русско-язычных учащихся. 1—9 классы.— Казань: Магариф, 1995) нигезендә яңа дәреслекләр төзү эше башланып китте. Биш ел дәвамында бу программа мәктәпләрдә сынау үтте; телгә өйрә­түнең лингвометодик принципларының нигезле икәне ачык­ланды. Бу программа нигезендә 5 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр яңа дәреслекләр төзелде; 1 нче сый­ныфтан 4 нче сыйныфка кадәр дәреслекләрнең икенче бас­масы программага яраклаштырып үзгәртелде.

Укучыларның коммуникатив һәм лингвистик компетен­цияләрен формалаштыру эше төп максат итеп куелу сәбәпле, телгә өйрәтүдә коммуникатив методка өстенлек бирелә. Коммуникативлык телгә өйрәтү процессының барлык якларын үзенә буйсындыра. Укыту максатлары, бурыч, принцип, методлары, эш алымнары шуннан чыгып билге­ләнә.

Гомуми башлангыч белем мәктәбендә татар теленә өйрә­түнең төп максаты — гамәли максат, ягъни, телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү. Гомуми белем бирү максаты укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерүдән гыйбарәт. Тәрбияви максат балаларның рухи дөньяларын баету, аларны татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

Куелган максатларга ирешү өчен, аерым мәсьәләләрне хәл итү сорала. Гамәли максатка ирешү өчен, укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру; диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; төрле жанрдагы татар текстларын аңлап укуга өйрәтү; дөрес язу һәм язма сөй­ләм күнекмәләрен булдыру; татар теленең фонетик, орфо­эпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү бурычлары куела. Гомумди-дактик һәм тәрбияви максатларга ирешү өчен, укучыларның акыл хезмәте күнекмәләрен булдыру; татар сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, әңгәмә корырга, фикер йөртергә, хәбәр итәргә күнектерү; татар дөньясына караган милли традиция­ләр, ризыклар, бәйрәмнәр, уеннар, халык авыз иҗаты үрнәк­ләре белән таныштыру һәм татар әдәбияты, сәнгате, мәдә­нияте турында мәгълүмат җиткерү сорала.

Коммуникатив нигездә татар теленә өйрәтү гомумдидактик принципларга (фәннилек, аңлылык, аңлаешлылык, системалы­лык, эзлеклелек, күрсәтмәлелек, белемне ныклы үзләштерү); психологик принципларга (мотивация булдыру, укучыларның шәхси-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алу); лингвометодик принципларга (коммуникативлык, комплекслылык, укы­туны телдән алып бару, телгә өйрәтүне гамәли эшчәнлеккә юнәлтү, тел һәм сөйләм күренешләрен сайлау һәм өйрәтүгә функциональ якын килү, тел күренешләрен концентрик рәвештә урнаштыру һәм этаплап өйрәтү, тел күренешләрен ситуатив-тематик нигездә өйрәтү, лексик-грамматик матери­алны синтаксик нигездә үзләштерү, укучыларның ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу) таянып оештырыла.

Гомуми башлангыч белем мәктәбендә татар теле дәресләре укучыларның сөйләм телен үстерүгә юнәлтелә, бу исә аларның тыңлап аңлау, сөйләү һәм сөйләшү, уку, язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен формалаштыруны үз эченә ала.

Тыңлап аңлау — аерым авазларны, иҗек калыпларын, сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләрне, бәйләнешле текстларны ишетеп, мәгънәләрен һәм эчтәлекләрен аңларга өйрәтү дигән сүз. Башлангыч сыйныф укучылары укытучының, сыйныф­ташларының сөйләмен яки магнитофон тасмасына яздырыл-ган татарча сөйләмне, шулай ук җанлы сөйләмне тыңлап, эчтәлегенә төшенеп барырга, кирәкле мәгълүматны аерып, сорауларга җавап бирергә, сораулар куярга, эчтәлекне татарча яки русча (телдән яки язмача) сөйләргә күнегергә тиешләр. Тыңлап аңлауга өйрәтү барышында укучыларны сүз, сүзтезмә, синтагма, җөмлә чикләрен билгеләргә, төрле интонация белән һәм төрле темпта әйтелгән сөйләмне аңларга күнектерү сорала.

Диалогик сөйләмгә өйрәткәндә, укучыларны чынбарлык­тагы ситуацияләргә куеп карау кирәк. Татарча аралашырга өйрәтү өчен, укучыларның мәктәптәге, өйдәге, урамдагы һәм җәмәгать урыннарындагы көндәлек тормышыннан чыгып, үрнәк диалоглар тәкъдим ителә. Алар аша татар сөйләм этикеты үрнәкләре, сорау-җавап репликалары, синтаксик калыплар үзләштерелә. Уку аралашуы чын аралашуга китер­сен өчен, балаларны әңгәмәдәшнең фикерен хупларга яки аның белән килешмәскә, үз фикерләрен белдерергә, бәхәслә­шергә өйрәтү гаять мөһим.

Монологик сөйләмгә өйрәтү аерым кешеләрне, әйберләрне, табигать күренешләрен, хайваннарны тасвирлауга, сыйныф, мәктәп, авыл, шәһәр тормышы һ. б. турында хәбәр итүгә, укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген план буенча сөйләп бирүгә кайтып кала. Бу төр сөйләм күнекмәләрен булдыру өчен, укучыларны үз мөнәсәбәтләрен белдерергә, фикер йөр­тергә, бәя бирергә, дәлилләргә, төп фикерне аерып күрсәтергә әзерләү кирәк.

Укуга өйрәткәндә, рус телле балалар татар хәрефләрен танып, алар белдергән авазларны дөрес әйтергә; тартыкны сузыкка ияртеп, кыска сүзләрне бөтен килеш, озын сүзләрне иҗекләп укырга, алга таба сәнгатьле итеп, йөгерек һәм аңлап укырга; укылганның эчтәлегенә төшенеп барырга; яңа сүзләр­нең мәгънәләрен контексттан чыгып күзалларга яки сүзлек­тән табарга күнегәләр. Укуга өйрәтү өчен, ситуатив-тематик яки грамматик нигездә төркемләнгән сүзләр, җөмләләр яисә бәйләнешле текстлар тәкъдим ителә. Алар укучыларның яшь үзенчәлекләреннән чыгып сайлана. Башлангыч сыйныфларда кычкырып уку һәм эчтән уку төрләре кулланыла.

Язуга өйрәтү татар алфавитындагы хәрефләрнең дөрес язылышын истә калдыру; сүзләрне иҗекләргә бүлеп, юлдан юлга дөрес күчерү кагыйдәләрен үзләштерү; җанлы сөйләмдә актив кулланыла торган сүзләрне орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү; тәкъдим ителгән җөмләләрне яки текстны үзгәрешсез күчереп язу (1—2 нче сыйныфлар); нокта­лар урынына кирәкле сүзләрне куеп яки җәяләр эчендә бирел­гән сүзләрне кирәкле формада кулланып, җөмләләрне күчереп язу (3—4 нче сыйныфлар) эшләреннән гыйбарәт.

Язма сөйләмгә өйрәтү, терәк сүзләр, сүзтезмәләр һәм үрнәк җөмләләргә нигезләнеп, өйрәнелә торган лексик тема яки бирелгән ситуация буенча җөмләләр яза белүне үз эченә ала. Аерым җөмләләрдән бәйләнешле язма сөйләмгә күчелә.

Укучылар язма рәвештә үзләренең гаиләләре, мәктәпләре, сыйныфташлары һәм дуслары, яшәгән шәһәрләре яки авыл­лары турында кечкенә күләмле хикәяләр язарга өйрәнәләр. Моннан тыш, котлау кәгазе, кечкенә хат язуга да өйрәтелә. Рус теленнән татарчага тәрҗемә итү дә язма сөйләм күнек­мәләрен камилләштерүгә китерә.

Башлангыч сыйныфларда язма сөйләмгә караганда телдән сөйләмгә күбрәк игътибар бирелергә тиеш. Укучыларның уку һәм язу күнекмәләре тыңлап аңлау һәм сөйләү нигезендә үстерелә.

Дәресләрдә тел һәм сөйләм материалы аша балаларга татар халкының тормыш-көнкүреше, сәнгате, йолалары һәм гореф-гадәтләре турында мәгълүмат җиткерү аларны әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияләргә ярдәм итә, дөньяны танып белү мөмкинлекләрен арттыра.

Башлангыч белем мәктәбендә татар телен укыту, беренче­дән, рус телле балаларда лингвистик компетенция булдыруга китерә, чөнки алар өйрәнелә торган телнең фонетик, лексик, грамматик күренешләрен гамәли үзләштереп, сөйләмдә кулланырга күнегәләр; икенчедән, ал арның коммуникатив компетенциясе үсеш ала, чөнки татар теле сөйләшү-аңлашу, аралашу чарасы буларак укытыла.

Программада лексик, грамматик һәм фонетик минимумнар телнең фәнни системасына нигезләнеп бирелә. Башлангыч сыйныфларда бу бүлекләр комплекслы, ягъни үзара тыгыз бәйләнештә өйрәнелергә тиеш. Тел күренешләрен гамәли үзләштерү түбәндәгечә оештырыла: өйрәнелә торган лексик берәмлекләр һәм аларның грамматик формалары җөмлә калыбы аша укучыларга җиткерелә (Бу — китап. Китап матур. Китап минеке һ. б.), үрнәк буенча яңа җөмләләр төзелә, махсус күнегүләр башкарыла, алган белемнәрне бәй­ләнешле сөйләмдә куллануга ирешелә.

Татар телендә сүзләрнең җөмләдә урнашу тәртибен һәм җөмләдәге сүзләрнең үзара бәйләнешен аңлы-гамәли үзләш­терү өстендә эшләү игътибар үзәгендә булырга тиеш. Баш­лангыч сыйныфларда 1000 лексик берәмлекне актив үзләште­реп, аларны сөйләмдә кулланырга күнектерү күздә тотыла.

Лексик минимумга сүзләр татар телендә кулланылыш ешлы­гына карап кертелде. Моның өчен компьютер технологияләре ярдәмендә ясалган нәтиҗәләр нигез итеп алынды.

Укучылар шулай ук татар телендә сүз ясалышы ысулла­рын да гамәли үзләштерәләр: -чы/-че, -лык/-лек, -даш/-дәш, -таш/тәш кушымчалары ярдәмендә ясалган исемнәр; -лы/-ле, -сыз/-сез, -гы/-ге, -кы/-ке кушымчалы сыйфатлар белән танышалар. Моннан тыш, кулъяулык, ашъяулык, көньяк, төньяк, өчпочмак, ташбака кебек кушма исемнәрне; кура җиләге, каен җиләге, су анасы шикелле тезмә исемнәрне; әти-әни, әби-бабай, хатын-кыз, бала-чага, савыт-саба, кием-салым кебек парлы исемнәрне танып белергә күнегәләр. Терминнар­ны атамыйча гына, мәгънәләре ягыннан якын, капма-каршы яки әйтелешләре охшаш сүзләргә күзәтү ясыйлар (антоним­нар, синонимнар, омонимнар). Укылган текстларда очраган күп мәгънәле сүзләргә игътибар итәләр. Татар телендә кулла­ныла торган рус алынмалары һәм интернациональ сүзләр хисабына да укучыларның лексик байлыгы арта бара (теле­визор, компьютер, кино, парк һ. б.).

Грамматик минимумга килгәндә, башлангыч сыйныф уку­чылары лексик темаларга караган нәрсә? кем? нинди? ничә? нишли? нишләде? кая? кайда? кайдан? кайчан? сорауларына җавап бирә торган сүзләрдән дөрес файдалана белергә тиеш­ләр. Алар исемнең берлек һәм күплек саны, ялгызлык һәм уртаклык исемнәр; сыйфат + исем һәм сан+исем төзелмәлә­ре; хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнүе, барлыкта һәм юклыкта килүе; боерык фигыль, инфинитив; зат, күрсәтү һәм сорау алмашлыклары; урын һәм вакыт рәвешләре; бәйлекләр һәм кисәкчәләр, теркәгечләр ту­рында төп мәгълүмат алалар. Бу белемнәр сөйләм күнегүләре аша гамәли күнекмәләр булдыру нигезендә үзләштерелә.

Актив үзләштереләсе лексик берәмлекләрнең исемлегендә фигыльнең тамыры бирелде һәм аваз чиратлашуы түбәндә­гечә күрсәтелде: сип(б)-, тек(г)-, [ак(г)а].

Башлангыч мәктәптә татар сөйләменең фонетик-орфоэпик нигезләре салынырга тиеш. Аваз-хәреф мөнәсәбәтләре; татар теленә хас булган үзенчәлекле авазларның әйтелеше; әйтелеш берәмлекләре буларак иҗек калыплары; хикәяләү һәм сорау интонациясе; сүз басымының күпчелек очракта сүзнең соңгы иҗегенә төшүе; сорау алмашлыкларында басымның беренче иҗеккә төшүе; сүздә юклык кушымчасы булганда, басымның аның алдына куелуы һ. б. нигезле итеп өйрәтелергә тиеш.

Бу сыйныфларда ук татар теленең сүз тәртибе законча­лыкларына өйрәтүгә нигез салынырга тиеш. Татар җөмләсе, гадәттә, хәбәр белән тәмамлана. Хәбәр алдына яңалыкны белдерүче сүз куела; бу сүзгә, гадәттә, логик басым төшә. Татар телендә аергыч + аерылмыш бергә килә (Биек агачлар үсә) һәм аларның урынын алыштырып булмый.

Алда күрсәтелгән лингвистик күренешләр, һичшиксез, укучыларның туган теле — рус теле белән чагыштырылып өйрәтелергә тиеш.

Гомуми башлангыч белем мәктәбендә татар телен укыту өч этапка бүленә:

I этап — 1 нче сыйныф (нигез салу этабы); II этап — 2—3 нче сыйныфлар (төп этап);

III этап — 4 нче сыйныф (гомумиләштерү этабы).

1 нче сыйныфта татар телен укыту телдән әзерлек чоры белән башланып китә. Телдән әзерлек чорында балалар төрле ситуацияләргә караган сүзләрне күрсәтмәлелек аша үзләштерергә, аларны дөрес һәм аңлаешлы итеп әйтергә, укытучының сорауларына җавап бирергә, кечкенә диалоглар һәм монологлар төзеп сөй­ләргә күнегергә тиешләр. Телдән әзерлек чорында, укучылар­ның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, кечкенә шигырьләр, тизәйткечләр, җырлар өйрәтү, төрле кызыклы уеннар кулла­ну, физкультпаузалар үткәрү дә мөһим. Лексик темаларны өйрәнгәннән соң кабатлау дәресләре үткәрү өчен, һәр сыйныфта 10—12 сәгать каралырга тиеш.

20. Татар телен укытуда яңа казанышлар. Үстерешле укыту методикасы. Бер дәрескә, презентация кулланып, киңәйтелгән план төзү.

Татар телен укыту методикасында һәрвакыт яңа казанышлар сынап карала, уңай тәҗрибә күрсәткәннәре гамәлдә кулланыла башлый.

Татар телен укыту методикасын яңа баскычка күтәрү, укытуның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген арттыру, укучыларның әлеге предметка кара­та кызыксынуларын көчәйтү белеем бирүнең яңа технологиясе дип йөртелә.

Хәзерге вакытта мәктәп практикасына шәхескә юнәлтелгән технологияләр һаман саен ешрак кертелә бара. Бу — укучыга шәхес итеп карамау, авторитар якын килү, укытуның инструктив-репродуктив характерыннан качу дигән сүз. Аның урынына үзара аңлашу, ихтирамлылык атмосферасы, укы­тучы белән укучының демократик, гуманлы, әзләнүчән һәм иҗади эш стиле, баланың шәхесен хөрмәт итүгә нигезләнгән укыту системасы, яңа информацияне аңлы рәвештә кабул итәргә омтылу, табигый сәләтне исәпкә алу, төрле тормыш шартларында файдаланырлык яңа тәҗрибә киңрәк кулла­ныла.

Ш. А. Амонашвилиныц шәхескә хөрмәт белән карау технологиясе. Ул, телгә өйрәткәндә иң мөһим шарт итеп, укучыларның язма, телдән сөйләм эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруны, аңлап укуны һәм лингвистик мөмкинлекләрне үстерүне саный. Бу вакытта укучыларның эшен билгеләр аша (оценка) бәяләүне Ш. А. Амонашвили дөрес түгел дип исәпли. Мәктәп системасындагы гадәти билгеләргә ул «аксак педагогиканың таяклары» дип карый, балалар хез­мәтен үзанализ аркылы һәм сүз белән характерлап, сөйләп биреп бәяләргә тәкъдим итә.

Дәресне укучы тормышының төп формасы дип исәпләп, аны түбәндәгечә үткәрүне кулай күрә: дәрес-кояш, дәрес-дуслык, дәрес-шатлык, дәрес-тормыш, дәрес-иҗат, дәрес-очрашу, дәрес-хезмәт, дәрес-уен.

Үзара хезмәттәшлек педагогикасы технологиясе. Төп максатлары: таләп итү педагогикасыннан мөнәсәбәтләр педа­гогикасына күчү, баланың шәхесенә хөрмәт белән карау, укыту һәм тәрбия бергәлеге. Үзара хезмәттәшлек педаго­гикасында мөһим урынны укытучы белән укучы арасындагы мөнәсәбәт алып тора. Билгеле булганча, традицион белем бирү вакытында укытучы — педагогик процессның субъекты, ә укучы тәэсир итү объекты булып тора. Үзара хезмәттәшлек педагогикасында алар икесе дә субъект һәм, үзара килешеп, бергәләп, хезмәттәшләр дәрәҗәсендә эш итәргә тиешләр. Үзара хезмәттәшлек педагогикасының эчтәлеген түбәндәгеләр тәшкил итә: баланың шәхесенә хөрмәт белән карау, дидактик активлаштыручы һәм үстерелешле комплекс, тәрбия концеп­циясе, әйләнә-тирә мохитне педагоглаштыру.

Дәрес-шоу. Дәресне уздыру өчен, сыйныф берничә төр­кемгә бүленә. Һәрбер группа үзенең лидерын сайлый. Ул укытучы биргән тема буенча әңгәмә оештыра һәм аны сый­ныфка тәкъдим итә белергә тиеш. Теманың эчтәлеге берничә укучының аралашуы, спектакль яки әкият формасында ачы­лырга мөмкин. Әңгәмәгә башка группа укучылары да кушыла ала. Шул тәртиптә башка группалар да үз темалары буенча чыгыш ясыйлар.

«Нәрсә, кайда, кайчан?» дәрес-уены. Бу уен телетапшыру үрнәгендә оештырыла. Аны алган белем һәм күнекмәләрне тикшерү максатыннан чыгып оештырырга була, мәсәлән, теманы өйрәнеп бетергәч, чирек, яки уку елы ахырында һ.б.

Дәрес-аукцион. Мондый характердагы дәресләрне оешты­ру башлангыч һәм урта сыйныфларда нәтиҗәлерәк була. Мәсәлән: «Ашамлыклар кибетендә», «Ашханәдә» һ.б. шун­дый темаларны өйрәнгәндә. Аукционда темага караган әйбер­ләр өчен «түләү» түбәндәге формада барырга мөмкин: сорау­лар бирү, сүзләрне тәрҗемә итү, сүзтезмәләр яки җөмләләр төзү; шулай ук әйберләрнең үзенчәлекле якларын: төсен, тәмен, формасын, күләмен атый белү; репликалар, диалоглар, зур булмаган текстлар төзү. Дәресләрне болай оештыру татар телен өйрәнүгә карата кызыксынуны көчәйтә, балаларның активлыгын арттыра.

«Татар телен яратучылар» клубы утырышы. Утырыш һәр чирек ахырында оештырылырга мөмкин. Ул татар теленнән теоретик, гамәли белем һәм күнекмәләрне тирәнәйтү макса­тыннан чыгып оештырыла. Ь.әр утырыш аерым бер темага ба­гышлана. Өй эше буларак, тема буенча әсәрне сәхнәләштерү яки зур булмаган теоретик чыгышлар әзерләү тәкъдим ителә ала.

Терәк схемаларны кулланып, алга китеп укыту технологиясе. Педагог-новатор С. Н. Лысенкова башлангыч сыйныфларда үзенең шәхси тәҗрибәсендә яңа методика — төрле интел­лектуаль мөмкинлекләре булган укучыларны өстәмә дәрес­ләрсез бер үк вакытта укыту методикасын төзи. Бу очракта әти-әниләр ягыннан балага ярдәм булмый. Дәрестә авыр темаларны өйрәнгәндә, башта — көчле, аннары — уртача, ахырдан исә йомшаграк укучылар эшли. Шулай итеп, белем бирү процессында, көчләреннән килгәнчә, барлык балалар да катнаша. Бу методиканың төп нигезләмәләреннән берсе — эзлеклелек, өйрәнелә торган материалны бирүгә системалы якын килү; сәләтле укучының көчсезрәгенә ярдәм итүе; балага шәхси якын килү; хаталарны кисәтү; сыйныфта үзара ярдәмләшү мохите, уңайлык тудыру; уку материалының һәр укучыга көч җитәрлек итеп бирелүе.

Терәк схемалар, укытучы материалны аңлаткан вакытта, балалар күз алдында ук туа һәм схема, таблица, рәсем, кар­точкалар рәвешендә тәкъдим ителә.

XIX йөзнең беренче яртысында чит ил педагоглары И. Г. Песталоцци, А. Дистервег, рус галим-педагоглары Л. С. Выготский, К. Д. Ушинский һ.б. тарафыннан үстерелешле белем бирү технологиясенә нигез салына. XX гасырның 60 нчы елларыннан бу теория көчле үсеш ала. Аның нигезен укучыларның танып белү мөмкинлеген активлаштыру һәм үстерү тәшкил итә. Бу теория традицион белем бирү чик­ләреннән заманча теорияләр рәтенә чыкты (М. Н. Скаткин, И. Я. Лернер, Ю. К. Бабанский, М. И. Мәхмүтов һ.б.).

Үстерелешле белем бирү теориясе Л. В. Занков, Д. Б. Эльконин, В. В. Давыдов һ.б. педагогларның хезмәтләрендә алга таба эшкәртелде.

Педагогикага караган әдәбиятта үстерелешле белем бирүгә түбәндәге гомумиләштерүче билгеләмәләр бирелә: «Үсте­релешле белем бирү — ул укытуның аңлату-иллюстратив ысулына (тибына) алмашка килүче яңа актив эшчәнлекле ысул (тип)»; «Үстерелешле белем бирү үсешнең законча­лыкларын исәпкә ала һәм файдалана, индивидуумның дәрә­җәсенә һәм үзенчәлекләренә җайлаша»; «Педагогик тәэсир итү үстерелешле белем бирүдә шәхеснең нәселдәнлек билге­ләре үсешен стимуллаштыра һәм тизләтә»; «Үстерелешле белем бирүдә бала эшчәнлекнең субъекты булып тора» һ.б. Проблемалы-үстерелешле белем бирү методларын эш­ләүгә академик М. И. Мәхмүтов зур өлеш кертә (1983). Ул үз хезмәтләрендә, күпсанлы мисаллар белән, укучыларның интеллектуаль мөмкинлекләре үсешендә, аларның танып белү мөстәкыйльлегең формалаштыруда һәм укуга карата кызык­сынуын арттыруда бу методның нәтиҗәле булуын исбатлады.

Л. В. Занковныц үстерелешле белем бирү технологиясе түбәндәге дидактик принциплар нигезендә төзелгән: эчтәлек­нең системалылыгы һәм бөтенлеге, материалның җитәрлек кыенлыкта булуы, теоретик белемнәрнең әйдәп баручы роле, материалны тиз темплар белән өйрәнү, барлык укучыларның белемнәрен үстерү, аларга аерым якын килү һ.б. Укытканда, дидактик уеннар, дискуссия формаларын куллану тәкъдим ителә. Уку эшчәнлегенең төп шарты — балада танып белүгә кызыксыну уяту.

Д. Б. Элъконин, В. В. Давыдовның үстерелешле белем бирү технологиясе баланың логик һәм теоретик фикерләвен үстерүгә юнәл телгән. Әлеге авторлар системасының үзенчә­леге — укыту эчтәлеген теоретик белемнәр нигезендә төзү. Алар рус телен укытканда төп принцип дип фонематик прин­ципны саныйлар.

21. Яңа материалны өйрәтү дәресе. Бер дәрескә, презентация кулланып, киңәйтелгән план төзү.

Мондый дәресләр, материалның характерына, аның алдагы сыйныфлар­да өйрәнелү яки өйрәнелмәвенә карап, үзләре берничә төрле була ала, бер­ничә этаптан тора: белем һәмкүнекмәләрне актуальләштерү; яңа төшенчә һәм билгеләмәләрне формалаштыру; алган белем­нәрне гамәлдә куллана белергә күнектерү — материалны ныгыту (өч этаплы). Укучыларның белемнәрен исәпкә алып, аларга бәя кую да, өйгә эш бирү дә өченче этапта — дәреснең азаккы өлешендә булыр­га мөмкин. Билгеле, исәпкә алу дәреснең һәр этабында да игътибар үзәгендә тора һәм өйгә эш бирүне дә, бирешен, күләмен һәм максатын алда тоткан холдә, дәреснең азагына калдырмыйча, аның теләсә кайсы этабында (хәтта башында да) бирергә яисә бөтенләй бирмәскә дә мөмкин.

Әгәр алдагы дәрестә элек өйрәнгәннәр кабатланып, гомумиләштерелгән-системалаштырылган булса, укучыларның белемнәрен актуальләштерүне планлаштырмыйча, дәресне яңа материалны өйрәтүдән, ягъни төшенчә һәм билгеләмәләрне формалаштырудан башларга һәм материалны ныгытырга, нгьни алган белемнәрен гамәлдә куллана белү күнекмәләрен бирергә була (дорес ике этаплы).

Яңа төшенчә һәм билгеләмәләрне формалаштыру (яңа материалны өйрәтү) — дәреснең иң мөһим этабы. Бу этап төрлечә башланырга мөмкин: кайвакыт ул, төрле күрсәтмәлелектән файдаланып, укучылар алдына танып белү бурычы куюдан, мөстәкыйль эшне оештырудан башлана ала; бу оч­ракта, билгеле, укытучы яңа төшенчәнең билгеләмәсен табу-эзләү буенча укучыларның фикерләү-акыл эшчәнлеген оештыра, проблемалы ситуация тудыра. Укучыларның эзләнү эше фараз итүләрдән башлана; ә кайсы оч­ракта, тема авыр булып, укучылар беренче мәртәбә ишетә торган төшенчә-лорне өйрәткәндә, укытучы теманы әйтеп, күрсәтмә әсбаплардан файдала­нып, сирәк очракта гына аның эчтәлеген мисаллар өстендә үзе сөйләп аңлата, Гшлгеләмәне әзер килеш әйтә һәм аны истә калдырырга куша. Шул вакыт, нлботтә, укучылар алдына танып белү сораулары да куеп, аларны да кай­бер төшенчәләрне ачыклау эшенә тарта һәм үз фикерләрен мисаллар белән дәлилләргә әйтә. Шул вакытта аларның фикерләү эшчәнлеге дә активлаша.

Дәреснең бу этабы проблемалы ситуация барлыкка китерүдән, проблемалы сораулар куюдан башланса уңышлы була. Укучыларда булган бе­лемнәр белән яңа төшенчәләр арасында, предметның үз эчендә һәм башка фон мэр белән бәйләнеш урнаша, дәрестә эш атмосферасы булдырыла. Болар барысы да материалны яхшы үзләштерергә, укытуда дәвамчанлык прин­цибын тормышка ашырырга ярдәм итә. Фәнара һәм бүлекара бәйләнеш һәм дәвамчылык принцибын, билгеле, белемнәрне актуальләштерүдән алып, дәреснең азагына кадәр тормышка ашырырга мөмкин.

Укучыларга яңа материалны аңлату, алдан билгеләнгән план нигезендә, логик эзлеклелектә бара; яңа төшенчә, билгеләмә һәм кагыйдәләр алар өчен әкренлек белән ачыла. Төп билгеләр, укучылар төшенерлек рәвештә, төрле күрсәтмә әсбаплардан файдаланып бирелә. Мисаллар өйрәнә торган грам­матик яки орфографик күренешләрне тиешле дәрәҗәдә яктыртырлык, төп максатка җавап бирерлек, белем бирү белән бергә, укучыларга төрле яклы тәрбия бирерлек итеп сайлана.

Алдагы дәресләрдә үтелгән материалны яхшы үзләштергән булса, яңаны аңлатканда укытучы үткәнгә таяна алса, укучы яңа белемнәрне яхшы аңлап кала. Шуңа күрә дәрес өчен сайланган мисалларның алдагы дәрестә үткәннәрне искә төшерерлек, шуларга таянырлык булуы да кирәкле шарт булып тора.

Билгеләмә һәм кагыйдәләрне дөрес формалаштыруга һәм аларны уку­чыларның аңлап калуларына игътибар итүнең әһәмияте зур. Алар билгеләмә һәм кагыйдәләрне механик рәвештә ятламасын, бәлки аңлап үзләштерсен, үз мисаллары өстендә аларны исбат итә белсен. Тәҗрибәле укытучылар бу тип дәресләрне уңышлы үткәреп киләләр.

Материалның күләменә, аның авырлык-җиңеллек дәрәҗәсенә, түбәнрәк сыйныфларда үтелү-үтелмәвенә карап, дәреснең төрле этабында укытучы вакытны үзенчә бүлә, үзенчә планлаштыра һәм дәресләрне дә үзенчә, мөстәкыйль үткәрергә әзерләнә, аңа иҗади якын килә. Мәсәлән, белемнәр­не актуальләштерүгә һәм, әгәр өйгә эш бирелгән булса, аны тикшерүгә 4-5 яки 7-8 минут (әйткәнебезчә, өйгә эшне яңа материалны аңлатуга яки ны­гытуга бәйләп тә, яисә дәрес азагында да, яки дәфтәрләрне өйгә алып китеп тә тикшереп була), яңа материалны аңлатуга 10-15 яки 15-20 минут, белем һәм күнекмәләрне камилләштерүгә 10-15 яки 15-20 минут, өйгә эш бирүгә 2-3 минут вакыт бирелә.

22. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресләре. Бер дәрескә, презентация кулланып, киңәйтелгән план төзү.

Белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллана белергә өйрәтү укыту эшендә зур әһәмияткә ия. Укучыларның билгеләмә һәм кагыйдәләрне, күренеш һәм фактларны белүе генә җими, бәлки ул аларны киләчәктә тормышта файдалана белергә дә өйрәнсен. Алган белемнәрен камилләштерүгә, танып белү осталыгын, күнекмәләрен ныгытуга төрле мөстәкыйль эшләр үткәреп кенә ирешеп була.

Билгеле, яңа материалны өйрәтү дәресендә дә белем һәм күнекмәләрне ныгытуга урын бирелә: төрле күнегүләр эшләтелә, диктантлар яздырыла, төрле иҗади эшләр үткәрелә һ.б. Укучыларның белемнәре ныклы булсын һәм аны үзенең гамәли эшендә файдалана белергә өйрәнсен өчен, ул дәрестә генә күнегүләр эшләтү җитми әле, бәлки кайбер темалар буенча яки авыр­рак, катлаулырак тема булганда, аерым дәресләр үткәреп тә укучылардагы белем һәм күнекмәләрне ныгытып барырга, сөйләмнәрендә һәм язма эшлә­рендә аларны урынлы куллана белү күнекмәләре бирергә кирәк була.

Үзләренең төзелеше буенча ныгыту дәресләре башка тип дәресләрдән нык аерыла: анда укучыларга алган белемнәрен ныгытырдай төрле күнегүләр эшләтү зур урын алып тора, укучылардан иҗади һәм мөстәкыйль эшләр эшләтелә, алардан күбрәк сорала, сөйләм үстерү эшләре белән бәйләнешле иҗади язма эшләр үткәрелә, сөйләү һәм язу телен үстерүгә аеру­ча игътибар ителә.

Ул дәресләрдә вакытны шартлы рәвештә түбәндәгечә бүләргә мөмкин: 1) өйгә эш булса, аны тикшерүгә— 5-7 минут; 2) укучылардан сорауга — 8-10 минут; 3) белем һәм күнекмәләрне ныгытуга— 20-25 минут; 4) өйгә эш бирүгә — 2-3 минут.

Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресләрен мондый тәртиптә үткәрү мәҗбүри түгел. Ул дәресләрдә, яңа материалны өйрәтү дәресләрен­дәге кебек, дәреснең беренче этабында өйгә бирелгән эшләрне тикшерү яки укучылардан сорау булмаска да мөмкин. Алда әйтелгәнчә, өй эшләрен дәрес­нең уртасында, азагында, күнегүләр үткәрүгә бәйләп тә тикшерергә ярый (өйгә эш бирелмәгән булуы да мөмкин).

Ныгыту дәресләрендә укучыларны ялыктыра торган, аларның көче җитә алмаслык яки һаман бер төрле эшләрне бирүдән сакланырга кирәк. Күбрәк укучыларның уйлау сәләтләрен, танып белү эшчәнлекләрен һәм мөстәкыйль активлыкларын үстерә алырлык эшләр бирергә, төрле күнегүләр эшләтергә тәкъдим ителә. Шуның белән бергә эш төрләрен еш алмаштырып торырга да ярамый; ул вакыт укучы бер эшне бетермичә икенчесен башларга, ашы­гырга мәҗбүр була һәм бу — көткән нәтиҗәне дә бирми: өйрәнә торган грамматик яки орфографик формаларны укучы гамәлдә дөрес файдалана белергә өйрәнми.

23. Кабатлау-йомгаклау дәресләре. Бер дәрескә, презентация кулланып, киңәйтелгән план төзү.

Мондый дәресләр үткән материалны системага салу, гомумиләштереп кабатлау максаты белән үткәрелә, ул дәресләрдә алган белемне укучылар­ның хәтерләрендә ныгытырга, аларга тагын да күбрәк гамәли күнекмәләр бирергә ярдәм итә.

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресләре берничә төрле була:

1. Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне V сыйныфта кабатлау-искә төшерү дәресләре.

V сыйныфта төрле мәктәптән килгән укучылар булуы мөмкин, аларның белем дәрәҗәләре дә төрлечә һәм хәтта кайберләренең белеме бик сай бу­луы ихтимал. Бу— Ү-1Х сыйныфларда программа материалын үтәргә ко­мачаулый, кайбер темаларны аерым укучыларның начар үзләштергән бу­луы укытучының эшен кыенлаштыра. Шуңа күрә V сыйныфта уку елының башында башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау, аларны система­га салу һәм берникадәр тирәнәйтү күздә тотыла. Ул — Ү-1Х сыйныфларда ойрәнеләчәк темаларны җиңелрәк үзләштерергә, язма эшләрне уңышлы баш­карырга ярдәм итә. Шуны истә тотып, Ү-1Х сыйныфлар өчен төзелгән та­тар теле программасында уку елы башында үткәннәрне кабатлау өчен ва­кыт бирелә.

2. Тема яки бүлекне үтеп бетергәннән соң системалашты­рып кабатлау дәресләре.

Кайбер темалар шактый катлаулы һәм аларны өйрәнү өчен байтак вакыт бирелә. Шул вакыт эчендә алданрак өйрәнгән аерым грамматик төшенчә яки формаларны укучылар оныткан булуы ихтимал. Шуңа күрә, тел курсының аерым бүлекләрен яки катлаулырак темаларны үтеп бетергәч, аларны систе­мага салу һәм гомумиләштереп ныгыту максаты белән, кабатлау-йомгаклау доресләре үткәрелә. Бу тип дәресләрдә укучылар материалны өйрәтү яки ныгыту дәресләрендә башкарган кебек эшләрне яки күнегүләрне генә түгел, Гхжки тагын да катлаулырак биремнәр үтиләр. Анда, укучыларның кабатла­на торган теманы яхшы үзләштереп калулары белән бергә, аны гамәлдә фай­далана белергә күнектерү һәм аларның сөйләү һәм язу телен үстерү дә игъти­бар үзәгендә торырга тиеш, Мәсәлән, V сыйныфта фонетика, графика һәм орфографиягә 36 сәгать бирелә. Шул вакыт эчендә байтак материал үтелә. Ллданрак үткәннәрен аерым укучылар оныткан булырга мөмкин. Кабатла­ганда исә алар искә төшерелә, тагын да катлаулырак биремнәр эшләтү юлы белән белемнәр гомумиләштерелә, системалаштырыла һәм тагын да тирә-пойтелә. Мондый дәресләр фронталь сорау, төрле язма эшләр үткәрү, табли­ца һәм схемалар төзү, анализлар ясау кебек биремнәр белән төрләндерелә. М орфология курсыңда да кайбер темалар бик катлаулы һәм аларны өйрәтүгә накыт та күбрәк бирелә. Мәсәлән, иң катлаулы тема булган фигыльне алыр­га була. Тема үтелеп беткәч, ул бөтен килеш кабатлана, системага салына һәм укучыларның хәтерләрендә ныгытыла. «Фигыль» темасын өйрәнү буен­ча ')шләү үрнәкләре «Грамматиканың аерым темалары өстендә эшләү алым­нары» бүлегендә бирелде. Моңда бу теманы гомумиләштереп кабатлау, сис­темалаштыруга карата бер дәреснең үрнәге тәкъдим ителә.

3. Чирек һәм ел азагында гомумиләштереп кабатлау, системага салу. Укытучы алдан әзерләнә. Бөтен темалар искә төшерелә, эш төрләре сайлана. Иҗади язма эшләр, диктантлар, сочинениеләр яздырыла.

24. Белем-күнекмәләрне тикшерү, ягъни контроль дәресләр. Бер дәрескә, презентация кулланып, киңәйтелгән план төзү.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү, яңа материалны үзләштерергә әзерләү, үткән белән бәйләү өчен нәтиҗәле чараларның берсе. Укучыларга сорауны төрлечә оешытырыла: телдән һәм язмача. Сорауларга укучы төрлечә җавап бирә ала: урынында басып, такта янын­да, укытучының өстәле яныңда һәм утырган килеш тә. Әгәр укучыга нинди дә булса сорауга кыска гына җавап бирергә кирәк булса (иптәшләре җавап бирә алмаган очракта), ул урынында баскан килеш; тактага язып яки сы­зып җавап бирергә кирәк булганда, такта янына чыгып; өй эшләрен тик­шерү белән бәйләнешле яки сөйләп кенә бирергә кирәк булганда, укытучы өстәле янында, дәфтәрләргә язу белән бәйләнешле яки берәр нәрсәне ачык­ларга гына кирәк булганда, укучы утырып та җавап бирә ала.

Фронталь сорау һәм аерым укучылардан сорау булырга мөмкин. Фронталь сорау булганда теге яки бу материалны кабатлаганда яки искә төшергәндә, яисә яңа материалны аңлатырга керешкәндә сыйныфка сорау бирү һәм мөмкин кадәр күп укучылардан җавап алу күздә тотыла. Ул берь­юлы күп укучыдан сорарга, сыйныф укучыларын активлаштырырга, бай­так материалны искә төшерергә яки кабатларга ярдәм итә. Кагыйдә була­рак, сорау сыйныфка бирелә, укытучы алдан билгеләп кергән укучыдан да һәм башка укучылардан да сорый; дәрес буенча катнашуына карап, азакта аларга бәя куя. (Дәрестә аерым укучылардан кат-кат сорарга, хәтта 4—5 со­рауга җавап бирүен таләп итәргә дә мөмкин.)

Билгеле, сыйныфка бирелгән сораулар укучылар тиз җавап бирерлек, уйланган һәм аңлаешлы булырга тиеш; укучылар җавап биргәндә, алар­ның дөрес һәм әдәби телдә сөйләүләренә, өйрәнә торган күренешләрне дөрес-яктырта алуларына игътибар ителә; укучылар иптәшләренең җавапларын игътибар белән тыңлый, кирәк урында төзәтмәләр кертә һәм тулыландыра алалар. Бәя куйганда исә андый төзәтүләр яки өстәүләр дә искә алына. Бо­лар барысы да укучыларны активлаштырырга, игътибарлы булырга өйрәтә. Укучыларның алдагы, яки чиреклек материалны ничек үзләштерүләрен сынау максаты белән, укытучы аерым укучылардан да сорый. Җавап бирү өчен, берничә укучы­ны бергә чакырырга да мөмкин: аның берсе тактага язып җавап биргәндә, икенчесе, алдагы партага утырып, бирелгән карточкалар өстендә, өченчесе күчмә тактага язып җавап бирергә әзерләнә. Сыйныфтагы башка укучылар аларның җавабын тыңлый, кирәк булса төзәтергә яки тутырырга әзерләнә. Шул рәвешле, дәрестә күп укучының белемен бәяләргә, ә чирек азагында укучыларга объектив бәя чыгарырга мөмкинлек туа. Бер дәрестә 4-5, хәтта 6-7 укучының белемен бәяләргә мөмкин.