Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
шпора2.docx
Скачиваний:
6
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
207.43 Кб
Скачать

3. Укытучы өчен укыту чаралары: программа, дәреслек, методик кулланма, аудио-видео әсбаплар, фәнни-методик әдәбият.

Укыту-тәрбия эшчәнлеген оештыру һәм үткәрүгә булышучы барлык уку материалын белем бирү чаралары дип атала. Татар теленә өйрәтүнең төп чаралары түбәндәгеләр: программа, дәреслек, тавыш яздыру, ягъни укыту-методик комплектка керүче чаралары керә; ә ярдәмче чараларга билгеле бер этаптагы эш өчен кирәкле чаралар керә: методик ярдәмлекләр, «Мәгариф», «Фән һәм мәктәп» журналлары, һәртөрле әйберләр, карти­налар (предметлы, тематик, ситуатив), уенчыклар, дидактик тарату материаллары.

Программа — грек сүзе. Про — «алдан», грамма — «язу», ягъни «алдан язып кую» дигән сүз. Татар теле программасы укучыларга татар теле буен­ча бирелә торган белем һәм күнекмәләрнең эчтәлеген һәм күләмен алдан билгели торган дәүләт документы булып исәпләнә.

Гамәлдәге программалар укучыларга татар теленнән тирән һәм ныклы белем бирүне күздә тотып, тагын да камилләштерелеп чыгарыла:

— V сыйныфта башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү, татар теленең фонетика һәм орфоэпия, графика һәм орфогра­фия бүлекләре буенча белем бирү; лексика һәм сөйләм культурасы, сүзлекләр, алардан файдалану; сүз ясалышы, сөйләм культурасы турында белем һәм күнекмәләр бирү;

— VI сыйныфта алдагы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау һәм морфо­логия буенча белем бирү;

— VII сыйныфта сүз ясалышы һәм морфология буенча үткәннәрне ка­батлау, гади җөмлә синтаксисы буенча мәгълүмат бирү;

— VIII сыйныфта туры һәм кыек сөйләм, тезмә һәм иярченле кушма җөмләләр, катлаулы төзелмәләр һәм шушы төр җөмләләрдә тыныш билге­ләрен дөрес куярга өйрәтү; пунктуацияне гомумиләштереп кабатлау;

— IX сыйныфта У-УШ сыйныфларда үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау, стилистика һәм сөйләм культурасы, тел турында гомуми мәгълүмат бирү;

— X сыйныфта IX сыйныфта бирелгән тел турында гомуми мәгълүмат­ны искә төшерү; төрки халыклар өчен гомуми булган борынгы әдәби тел, иске төрки тел, иске татар әдәби теле, хәзерге татар әдәби теле; рун язуы, гарәп язуы, гарәп графикасы, латин графикасы, рус графикасы турында өйрәтү, аның үрнәкләрен бирү;

— XI сыйныфта телнең иҗтимагый әһәмияте турында белемнәрне тирәнәйтү; төрки, фин-угыр, славян телләре; Идел татарлары, Кырым та­тарлары, Добруджа татарлары; Литва һәм Себер татарының Идел татарла­рына мөнәсәбәте; татар этнонимикасы, татар топономиясе; татар теле га­лимнәре һ. б. турында белешмәләр һәм үрнәкләрен бирү.

Һәр сыйныфта да укучыларның алган белемнәрен сөйләмнәрендә дөрес файдалана белергә өйрәтүгә һәм бәйләнешле сөйләм үстерүгә зур урын би­релә. Күренгәнчә, әлеге программада, алда чыккан программалардан аер­малы буларак, 1Х-Х-Х1 сыйныф укучыларына татар теле турында күп кенә яңа мәгълүмат бирелергә тиешлеге күздә тотылган.

Мәктәптә белем бирү шартларында дәреслек гыйлем алу­ның төп чыганагы, программаны нәтиҗәле гамәлгә ашырырга ярдәм итүче, укытучының һәм укучының эшен билгеләүче булып тора. Шулай ук, дәреслек уку процессының әһәмиятле өлеше булып тора, шул ук вакытта укытуның хәлиткеч чарасы да булып санала.

Дәреслек – укытуның теориясен һәм методиканы, эшчәнлек тәҗрибәсен чагылдыручы укытуның информацион моделе.

Дәреслек функцияләре:

  • информацион функция (мәҗбүри үзләштерелергә тиеш информациянең төп чыганагы);

  • системалаштыру функциясе. Аерым фән буенча белемнәрне эзлеклелеген һәм системасын булдыра;

  • үзлегеннән белем алу функциясе. Мөстәкыйль рәвештә белем алуга мөмкинлек булдыра;

  • ныгыту һәм үзконтроль функциясе. Белемнәрне ныгытуга тикшерергә һәм җитешсезлекләрне бетерүгә мөмкинлек тудыра;

  • интеграллаштыру функциясе. Дәреслек укыту программасы рамкасында төрле чыганаклардан алынган белемнәрне берләштереп, төп белемнәр системасын булдыра;

  • тәрбияви һәм үсеш булдыру функциясе.

Дәреслектәге материал тәрбияви мәгънәгә ия һәм укучыларның акыл сәләтен үстерүгә мөмкинлек булдыра.

Шулай да дәреслекнең төп функцияләре: 1) информацион; 2) трансформацион (әверелдерү мәгънәсендә үзгәртү, үзгәрү); 3) системалаштыру; 4) тәрбияви санала.

Дәреслектә билгеле бер системада гомуми һәм хосусый күнекмәләр формалаштыручы белемнәр бирелә. Дәреслектәге бөтен материал укучыларда чынбарлыктагы фактларны дөрес һәм мөстәкыйль бәяләү күнекмәләре тәрбияләүгә һәм алдагы тормышта иҗади эшләүне тәэмин итүгә корылган.

Дәреслектә программадан аермалы буларак тел күренешләренә аңлатмалар, белемнәрне ныгыту, тел, язу, сөйләм күнекмәләре булдыру өчен күнегүләр бирелә.

Дәреслек өйрәнелә торган төшенчәләр турындагы мәгълүматның күләмен билгели.

Дәреслектәге билгеле бер методик эзлеклелектә бирелгән һәм үзендә кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар тупланган күнегүләр системасы укучыларда дөньяга караш һәм әхлакый сыйфатлар тәрбияли.

Дәреслек түбәндәге компонентлардан тора:

  • текстлар яки аңлатмалар рәвешендә бирелгән тел турындагы теоретик материал (фәнни мәгълүматлар);

  • эшне оештыру аппараты (сораулар, биремнәр);

  • иллюстратив материал;

  • ориентлашу аппараты (күрсәткечләр, бүлек исемнәре)

Тел турындагы текстлар дәреслекнең төп өлешен тәшкил итәләр, алар икегә бүленәләр: төп һәм өстәмә. Төп текстларда тел күренешләре тасвирлана, төшенчәләрнең билгеләмәсе бирелә, төп билгеләре күрсәтелә, нәтиҗәләр һәм гомумиләштерүләр була. Өстәмә текстларда белешмәләр, искәрмәләр, хөкем йөртү үрнәкләре бирелә.

Эшне оештыру аппараты:

  • тел күренешләрен күзәтү һәм нәтиҗә чыгару, белем һәм күнекмәләр формалаштыру;

  • өйрәнгәнне гомумиләштерү һәм системалаштыруга китергән сораулар һәм биремнәрдән тора.

Иллюстратив материал (рәсемнәр, таблицалар, схемалар, график билгеләр) өйрәнгәнне ныграк аңларга, тулыландырырга, конкретлаштырырга ярдәм итә һәм ул дәреслектәге теоретик материал белән тыгыз бәйләнештә була.

Ориентлашу аппараты (күрсәткечләр, башлам исемнәре) дәреслекнең төзелешендә ориентлашырга, кирәкле материалны җиңел табарга ярдәм итә. Дәреслек укытучы һәм укучыга хезмәт итә. Укучы өчен ул – белем, мәгълүмат чыганагы, белешмә әсбап күнекмәләр алу чарасы булып тора. Укытучы өчен дәреслек – методик система чыганагы. Дәреслеккә нигезләнеп укытучы материалны үзләштерүнең төрле этапларында эшләү методларын һәм ысулларын билгели.

Укучыларның татар теле буенча белем һәм күнекмәләрнең ныклы булуы өчен, дәреслек белән эшне яхшы һәм системалы оештыруның әһәмияте зур.

Китап белем бирү, тәрбияләү, камилләштерү бурычларын хәл итә. Уку материалының системасы укыту методларына хәлиткеч йогынты ясый:

  • Яңа материалны өйрәнгәндә укучы дәреслектән төрле максат белән файдалана ала;

  • Дәрестә өйрәнергә тиешле материалны укучы, дәреслектән укып мөстәкыйль үзләштерә. Моның өчен укытучы элек укучылар алдында сораулар куя. Укырга кирәк булган параграфны күрсәтә һәм укучыларга шул сораулар нигезендә үз мисаллары белән җавап әзерләргә куша;

  • Төрле методлар кулланып, яңа материалны дәрестә биргәч, аны укучыларның хәтерләрендә ныгыту максаты белән, дәреслектән шушы параграфны укырга, әйтелмәгән фикерләргә игътибар итәргә, ягъни материалның бер өлешен танып белергә куша.

Дәреслектән һәм башка уку әсбапларыннан материалны ныгытканда файдалана алалар, күнегүләрне эшлиләр, дәреслектәге таблицаларны укыйлар һәм анализ ясыйлар, таблицаны сызып, аларны үз мисаллары белән иҗади тутыралар. Укучыларның иҗади һәм танып белү эшчәнлеген, мөстәкыйль активлыгын үстерә;

  • Дәреслектән өйгә бирелгән эшләрне үтәгәндә дә файдаланыла, укучылар андагы грамматик билгеләмә һәм кагыйдәләрне өйрәнәләр һәм күнегүләрне эшлиләр.

Укучыларның белемнәрне ныклы үзләштерүләренә ирешү өчен, дәреслектән файдалана белергә өйрәтүнең әһәмияте гаять зур. Моның өчен түбәндәге дидактик таләпләрне үтәргә кирәк була:

  • Дәреслектән файдалана башлаганчы, укытучының кереш әңгәмәсе булырга тиеш, ул дәреслек белән эшләү методикасын, эшләү юлларын кәрсәтә, аның исеме, титул бите белән таныштыра;

  • Дәрестә мөстәкыйль үзләштерү өчен, материалны дөрес сайлый белү. Моның өчен укучының көче җитәрлек материалларны гына сайлап алу зарур;

  • Укучыларның игътибарын өйрәнә торган материалның төп мәсьәләләренә юнәлтергә, аларның мәстәкыйль эшләрнең тәртибен билгеләргә;

  • Дәрестә укучының мөстәкыйль эшләрне күзәтергә, аерым укучылардан төп мәсьәләләрне ничек аңлауларын сорап карарга ярдәм итә;

  • Дәреслек белән эшләүне дәрес буена алып бармаска, аны башка метод һәм эшләр белән аралаштырырга;

  • Дәрестә өйрәнә торган яңа материалны укучының мөстәкыйль рәвештә аңлау һәм үзләштерү дәрәҗәләренә игътибар итәргә кирәк.

Укучыларны дәреслек белән мөстәкыйль эшләргә өйрәтү өчен, укытучының белемле булуы һәм аны төрле алымнар кулланып оештыра белү бик әһәмиятле.

Укытучыгы дәрестә өстәмәм ярдәмче әсбаплар методик кулланмалар дип атала. Диктант җыентыклары, дәрес эшкәртмәләре үрнәкләре һ.б.

Аудио-видео әсбаплар укытуның техник чара­ларына керә. Материалны үзләштерү процессында мөһим урын тоткан, чынбарлыкта булмаган предметларны күзалларга мөмкинлек бирә, «аралашуның күрсәтмәле-хисси ситуациясен торгыза», кире бәйләнеш аша белем бирүнең индивидуаль темпын тәэмин итә һәм аны җайга сала.

Фәнни-методик әдәбият – телгә өйрәтүдә кулланыла торган барлык фәнни һәм методик китаплар.