- •1. Фән буларак татар теле методикасы. Аның предметы һәм бурычлары. Татар теле укытуның гомуми дидактик принциплары.
- •3. Укытучы өчен укыту чаралары: программа, дәреслек, методик кулланма, аудио-видео әсбаплар, фәнни-методик әдәбият.
- •4. Туган телгә өйрәтүнең төп формасы буларак дәрес. Хәзерге татар теле дәресләренең типлары һәм этаплары.
- •5. Татар теле дәресләрен планлаштыру. Тематик план.
- •14. Орфографиягә өйрәтү методикасы. Язма эшләрне бәяләү нормалары.
- •17. Укучыларның сүзлек запасын баету һәм үстерү.
- •25. Татар теле дәресләрендә тел материалларына анализ: урыны, әһәмияте, методикасы.
5. Татар теле дәресләрен планлаштыру. Тематик план.
Укытучы, укыту процессын өлешләп, аерым детальләрдә һәм тулысынча күз алдына китереп, укыту эшен план нигезендә алып барырга тиеш. План, прорамма нигезеңдә уку материалын укучыларга биргәндә, системалылыкны, тшеклелекне саклаган хәлдә, элек үткәнне киләчәктә үтеләчәк белән (Ыһюргә, тел курсының аерым бүлекләре һәм башка фәннәр белән бәйләү, дини мчанлык, укытуны тормыш белән бәйләү, укучыларга шәхси якын килү, нчарга төрле яклы тәрбия бирү һ.б. принципларны тормышка ашырырга, метод һәм алымнарны чиратлаштырырга ярдәм итә; программа материалны үтүнең төрле этабында эшне тигез бүлергә, аны билгеләнгән вакытта үтәргә мөмкинлек тудыра. Шулай итеп, план бөтен укыту процессын күз алдында тотып төзелә.
Мәктәп практикасы күрсәткәнчә, укытучы үз эшендә төрле варианттагы планнардан файдалана. План эчтәлекле, ачык аңлаешлы һәм конкрет төзелергә тиеш.
Укытучы өчен кирәкле саналган һәм гамәлдә киң таралган түбәндәге планнар бар: 1) календарь план, 2) тематик һәм 3) чираттагы дәрес планы.
Тематик план аерым темаларны системалы рәвештә, элек үтелгәннәр белән бәйләп, алда үтеләчәгенә җирлек тудырып, укучыларга ныклы һәм тирән белем бирү өчен төзелә. Анда дәреснең темасы һәм максаты, аны үткәрү методикасы, дәрестә эшләнәчәк эшләрнең кайбер төрләре, кайбер тел үстерү күнегүләре, дидактик материал һәм техник чаралар, өйгә биреләчәк кайбер эшләр, үткәнне кабатлау, укучыларның белемнәрен актуальләштерү кебек эш төрләре дә языла.
Шул рәвешчә, тематик планда программа материалының бер темасы буенча эшләүнең бөтен процессы күрсәтелә. Ул дәрестә метод һәм алымнарны, укучылар белән мөстәкыйль һәм иҗади эшләрне чиратлаштырырга, дәрес өчен кирәкле һәм уңышлы материал сайларга, күрсәтмә әсбаплардан һәм техник чаралардан урынлы һәм кирәгенчә файдаланырга, укучыларга тел үстерү күнекмәләре бирергә һәм аларга аерым якын килү принцибын тормышка ашырырга, шул рәвешле, дәреснең максатын, эчтәлеген һәм аны үткәрү методикасын билгеләргә мөмкинлек бирә. Билгеле, алар барысы да аерым графаларда бирелми, бәлки үткәнгә бәйләү, фәнара бәйләнеш, тел үстерү күнегүләре, белемнәрне актуальләштерү, укучыларның мөстәкыйль эше кебек бүлекләрдә яктыртыла.
Үтелә торган теманың күләменә һәм аңа бирелгән сәгать санына карап, тематик план 15-20 яки 30 сәгать өчен дә төзелергә мөмкин. Башка темалар буенча тематик план төзегәндә, алдагы темаларны үткән вакытта булган кимчелек яки уңышсыз яклар да, укучыларның ул теманы аңлау яки үзләштерү дәрәҗәсе дә искә алына. Ул эшне төрләндерергә, укучыларның мөстәкыйль активлыгын үстерергә һәм аларга ныклы белем бирергә ярдәм итә. Укытучы, аны төзегәндә, иҗади якын килә белергә тиеш. Ул, көндәлек дәрескә әзерләнгәндә, укытучыга маяк булырлык, аның көндәлек эшен җиңеләйтерлек булсын. Аны, укыту процессының барлык ягын, укучыларның шәхси үзенчәлекләрен һәм әзерлек дәрәҗәләрен истә тотып, бик уйлап төзегәндә генә укытучы куелган максатына ирешә ала.
Кайбер хезмәтләрдә тәкъдим ителгәнчә, тематик планны катлаулы төзүнең кирәге юк: монда үткәнне кабатлау графасын аерым бирмичә, ул белемнәрне актуальләштерү графасында урын алачак; теманы үтү датасын (календарь срок), шулай ук монда бирүнең кирәге юк, аны теләгәндә «дәрес №» графасында бирергә була.
Укыту шартларына карап, бу планга үзгәреш тә кертергә, тагын да конкретлаштырырга да мөмкин.
Тематик планнан чыгып, көндәлек дәрес планнары төзелә.
6. Көндәлек дәрес планнары, аларның төрләре һәм структурасы. Бер дәрескә студент теләге буенча, презентация кулланып, план төзергә.
Дәрес планы һәм укытучының дәрескә әзерләнүе дәрес нәтиҗәле һәм уңышлы булсын өчен, укытучы аңа ныклы әзерлек белән керергә тиеш. Аның дәрескә ныклы әзерлеге укыту эшендә җаваплы этапларның берсе булып санала.
Дәрескә әзерләнгәндә, ул укучыларга бирелә торган материалның катлаулылык дәрәҗәсен, аның аерым укучылар өчен нинди кыенлыкта булуын да истә тотарга тиеш. Укытучы дәрестә төрле дәрәҗәдәге проблемаларны ачыклау яки хәл итү процессын дөрес оештыра белергә, укучыларның алда алган белемнәрен искә төшерү, элек үзләштергән белем һәм күнекмәләрне яңа ситуациядә кулланырга өйрәтергә тиеш. Төрле катлаулылыкта- .-гы танып белү мәсьәләләре рәвешендә материалны укучыларга бирә белергә һәм, һәр укучыга аерым якын килеп, аның шәхси үсешен тизләтү, ягъни укытуны индивидуальләштерү турында да онытмаска тиеш.
Дәрескә әзерләнгәндә, аның түбәндәге таләпләрне дә истә тотып эш итүе
бик мөһим:
1) дәреснең темасын, максатын, аның күләмен ачык һәм дөрес билгеләү;
2) өйрәтә торган тема буенча фәнни-теоретик һәм методик әдәбиятны кабат карау; дәреслектәге кирәкле материалны, укучылар өчен кыен очракларны, дәрестә эшләнәчәк күнегү, мөстәкыйль һәм иҗади эшләрнең күләмен, аның эчтәлеген ачыклау; эшләү методикасын билгеләү;
3) максатка ярашлы күрсәтмә әсбаплар, техник чаралар, тарату материалларын әзерләү, аларны тикшереп карау;
4) дәрескә план яки план-конспект төзү. Планда дәреснең темасы һәм максаты, кулланылачак метод һәм алымнар, белемнәрне актуальләштерү өчен сораулар, бирелергә тиешле төп материал күрсәтелә; грамматик билгеләмә һәм кагыйдәләр, терминнар ачыклана; тел курсының аерым бүлекләре һәм башка фәннәр белән бәйләнеш, шулай ук дәвамчанлык принцибын алда тотып белемнәрне ныгыту, ягъни алган белемнәрне гамәлдә файдалана белергә күнектерү, сөйләү һәм язу телен үстерү өчен материал күрсәтелә, дәреслек белән эшләү алымнары билгеләнә, өйгә биргән эшләрнең күләме һәм аны эшләү методикасы, аерым укучылар белән эшләү алымнары, укучыларга тәрбия бирү юллары күрсәтелә.
Дәрес планнары төзегәндә дә, укытучы мөстәкыйль һәм иҗади якын килергә, дәресләрне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп, укучыларның зур активлыгы белән үткәрергә әзерләнергә тиеш. Бу, билгеле, укытучыдан зур әзерлек таләп итә.
Дәрес планы ике төрле була ала: аның берсе — дәрес барышын кыскача, схематик рәвештә генә бирү (бу төре дәрескә тулы конспект язганда төзелә), икенчесе— дәрестә барлык эш процессын күрсәткән, дәресләргә куела торган таләпләрне эченә алганы, дәресне уңышлы итеп үткәрергә ярдәм иткәне — план-конспект. Анда дәрестә кулланылган материал (җөмләләр, мисаллар), укучыларга бирелгән сораулар, күрсәтмә әсбапның үрнәге һ.б. бирелә.
7. Мәктәптә фонетика укыту методикасы. 5 нче сыйныфта "[н] нәм [х] тартыклары" темасына, презентация кулланып, дәреснең киңәйтелгән планын төзергә.
Татар теленә өйрәтүне телнең фонетика бүлегеннән башка күз алдына китереп булмый. Һәрбер телгә хас үзенчәлекләр шул телнең авазлар составында чагылыш таба. Шуңа күрә телгә өйрәтүдә фонетика әһәмиятле роль башкара.
Фонетика – телнең аваз төзелешен өйрәнә торган фән. Сөйләм авазларын өйрәнүнең әһәмияте бик зур. Ул аеруча әдәби телдә дөрес сөйләү, сөйләм культурасы, туган телне укытуда кирәк.
Тел башта ук аваз теле буларак формалашкан. Авазлар телнең материал ягын тәшкил итәләр һәм сүзләр, җөмләләр, сөйләм кисәкләренең материаль тышчасы булып торалар.
Авазлардан тыш, фонетика сөйләменең фонетик кисәкләргә бүленешен, интонация, басым (просодия) мәсьәләләренә дә туктала.
Фонетиканың практик әһәмияте гаять зур. Укуга һәм язуга өйрәтүнең фәнни нигезләнгән методикасы фонетикадан башка була алмый. Аннан башка орфографияне дә, орфоэпияне дә, грамматиканы да белү мөмкин түгел.
Мәктәптә фонетиканы өйрәтүдә, сүзләрнең аваз составын тикшерүдә чагылыш таба.
Программа нигезендә фонетика бүлеге V сыйныфта өйрәнелә башлый. Укучылар аерым авазлар, аларның әйтелеше һәм язылышы турында мәгълүмат алалар. Иҗек, басым, интонацияне авазларны ишетә һәм аера белергә өйрәнәләр. [к], [қ], [г], [ғ] тартыкларын артикуляцион яктан әйтергә өйрәнәләр. «Иҗек һәм басым» темасы үтелә. Шулай ук фонетика курсы IX сыйныфта үткәннәрне искә төшерү максатында өйрәнелә. Программа нигезендә укучылар аваз һәм фонема, авазларның охшашлануы, чиратлашуы, йотылуы турында мәгълүмат алалар.
фонетиканы өйрәтү укучыларга әдәби тел нормаларын үзләштерергә, әдәби тел культурасына ия булырга ярдәм итә.
Мәктәптә фонетиканы өйрәтүне дөрес куйганда, кызыклы мавыктыргыч материаллардан файдаланганда гына укучыларга телнең аваз системасы турында ныклы белем бирергә, сөйләм культурасына аңлы мөнәсәбәт тудырырга, орфоэпик нормаларны үзләштерергә һәм, гомуми, сөйләм үстерү күнекмәләре булдырырга мөмкин. Укучылар сөйләмдәге авазларның мәгънәгә үзгәреш кертүдәге ролен, телдәге фонетик чараларның байлыгын, аваз белән хәрефнең һәрвакыт тәңгәл килмәве, орфоэпия һәм орфография арасындагы кайбер аерманы, ягъни барлык очракта да ишетелгәнчә язылмавын яки язылганча әйтелмәвен (тозсыз, борынгы, төзелеш һ.б.) белергә һәм үзләренең сөйләмнәрендә һәм язуларында, аваз һәм хәрефләрне дөрес кулланырга, дөрес сөйләү һәм язу күнекмәләре алырга тиешләр.
8. Мәктәптә лексикага өйрәтү методикасы. Бер темага, презентация кулланып, киңәйтелгән планын төзергә.
Лексика грек телендәге «лексикос» сүзеннән килеп чыккан һәм телнең сүзлеге, сүзлек составы дигән мәгънәне аңлата. Билгеле бер телдә булган сүзләрнең һәм әйтелмәләрнең бөтенесе бергә шул телнең сүзлек составын тәшкил итә («Татар теленең сүзлек составы», «Башкорт теленең сүзлек составы»). Аерым язучы, әсәр, кеше телендәге сүзләрне дә лексика дип йөртү бар («Тукай лексикасы», «Муса Җәлил шигырьләренең лексикасы», «Аның лексикасы бай»).
Кешеләрнең үзара аралашып яшәве һәм тормышның үзгәреп торуы аркасында, телнең сүз байлыгы арта. Сүзлек запасы баеган саен, кешенең сөйләме эчтәлекле, аңлаешлы һәм матуррак була бара. Телнең сүзлек составында кешеләрнең тормыш тәҗрибәсе, аларның образлы фикер йөртү сәләте, үткенлеге, зирәклеге чагыла. Халык, сүз осталары туган телнең сүзлек хәзинәсеннән һәр сүзне яратып, аның күптөрле төсмерләрен табып, бер-берсе белән аңлашу өчен дә, шигъриятле сурәт ясау өчен дә файдаланалар. Билгеле бер тәртиптә төзелгән, шул телдә кабул ителгән, һәркемгә аңлаешлы таныш сүзләр, кешене үзен чолгап алган мохит белән таныштырып, аның актив үзгәртүчесе итәләр; хезмәткә, кеше көченә, матурлыкка дан җырлыйлар; уй-тойгылар уяталар, хисләргә тәэсир итәләр.
Менә ни өчен мәктәптә һәм гимназияләрдә тел укыту программасына кертелгән «Лексика» бүлеген өйрәнү зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дә мәктәптә барлык фәннәрне, шул исәптән татар телен һәм әдәбиятны укытканда укучыларның сүзлек запасын баету, аларга телнең барлык чараларыннан уңышлы файдалана белү күнекмәләре бирергә; аларның сөйләмендә очраган әдәби телдә булмаган, диалекталь, архаик яки кулланылыштан төшеп калган сүзләрне кулланмаска ярдәм итәргә, тик әдәби телдә генә сөйләшергә күнектерергә кирәк.
Программа нигезендә V сыйныф укучылары лексика буенча түбәндәгеләрне белергә тиешләр: татар әдәби теленең сүз байлыгы турында төшенчә алырга; аның үзгәрүен, тагын да байый һәм камилләшә баруын, аның чыганакларын белергә; сүзләрнең күп мәгънәлелеге, туры һәм күчерелмә мәгънәле була алулары; омонимнар, синонимнар, антонимнар, тотрыклы сүзтезмәләр турында мәгълүмат һәм шуларны үзләренең сөйләмнәрендә куллана белү күнекмәләре алырга; сүзлекләр һәм аларның төрләре белән танышырга, алардан гамәли файдалана белү күнекмәләре булдырырга.V сыйныфта лексика буенча башланган эш башка сыйныфларда барлык уку елында да дәвам иттерелергә тиеш.
Тел дәресләрендә сүзлек запасын баету матур әдәбият текстлары телен тикшерү аркылы тормышка ашырыла. Матур әдәбиятта исә телнең (сүзнең) функциясе киңәя, катлаулана.
Лексиканы тикшерү түбәндәге эш төрләрендә алып барыла:
- укучыларның сүзлек запасын баету һәм үстерү эшендә;
- омонимнарны, синонимнарны, антонимнарны өйрәнү дәресләрендә;
- алынма сүзләрне өйрәнгәндә;
- тотрыклы сүзтезмәләрне тикшергәндә;
- лексик анализ вакытында.
Укучыларның сүзлек запасын баету турында сөйләгәндә, аны сан ягыннан гына түгел, бәлки сыйфат ягыннан да үзгәртүне күз алдында тотарга, ягъни сүзләрнең мәгънәсен ачыкларга, укучыларга билгеле булган сүзләрнең яңа мәгънәләре (күп мәгънәлелек), метафоралар, семантик төсмерләр һ.б. белән таныштырырга кирәк.
Укучылар яңа сүзләрне төрле чыганаклардан (китап, газета һәм журналлар укып, укытучы яки олылар сөйләменнән, телевизор яки кинофильмнар карап, радиотапшырулар тыңлап һ.б.) файдаланып үзләштерә алалар, һәм ул сүзләр аларның сүзлек запасын баетуга ярдәм итә. Башта алар ул сүзләрне аңлап җиткермәскә яки дөрес үзләштермәскә, үз сөйләмнәрендә әле аларны тиз генә куллана белмәскә мөмкиннәр, тик әкренлек белән, төрле күнегүләр эшли-эшли генә, аларны сөйләмнәрендә куллана башлыйлар.
Укучыларның сүзлек запасын баету һәм үстерү өстендә эшне алып баруны шигырь текстларыннан файдалану юлы белән алып барырга да мөмкин.. Бу очракта укытучы сүзлекләрдән файдалана.
Программа нигезендә лексикология IX сыйныфта өйрәнелә. Лексикология бүлегендә сүзләрнең мәгънәләрен ачыклауга гына кайтып калмыйча, омоним, синоним, антонимнар һәм тотрыклы сүзтезмәләр дә карала. Шуңа мөнәсәбәтле рәвештә, мәктәптә омоним, синоним, антонимнарны өйрәнү V сыйныфта өйрәнелә башлый.
9. Мәктәптә сүз төзелешен өйрәтү методикасы. Бер темага, презентация кулланып, киңәйтелгән планын төзергә.
Сүз ясалышы хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы нинди юллар белән байый, ничек үсеп, ни рәвешле үзгәреп тора дигән сорауларга да җавап бирә, тел белеменең башка бүлекләре белән бәйләнешен, аларга карата булган мөнәсәбәтен ачыклый.
Озак вакытлар сүзьясалышы морфологиянең бер бүлеге буларак өйрәнелеп килде. Хәзерге вакытта исә сүзьясалышының аерым тел белеме тармагы булуы һәм аны мөстәкыйль өйрәнү кирәклеге дәлилләнә. Мәктәп программасында да сүзьясалышын аерым тармак буларак өйрәнү V сыйныфта каралган. Аның өчен 40 сәгать вакыт бирелә. Аннан соң IX сыйныфта сүзьясалышы өчен 3 сәгать вакыт билгеләнгән.
5 сыйныфта сүз төзелеше буенча сүз төзедеше, сүз төзелеше турында төшенчә бирелә. Сүзнең мәгънәле кисәкләре, тамыр һәм кушымча, сүз ясагыч һәм мөнәсәсбәт белдерүче кушымчалар, аларны сүзгә ялнгану тәртибе, тамыр һәм нигез өйрәнелә.
Сүз төзелешен яхшы белү сүз төркемнәрен һәм орфографияне яхшы үзләштерергә дә ярдәм итә. Мәсәлән, каенлык, үләнлек кебек сүзләрдә укучы элек тамырны таба (каен, улән), аннары, аларга -лык, -лек кушымчалары кушып ясалуын һәм ул сүзләрнең ясалма булуын, -лык, -лек кебек ясагыч кушымчаларның ничек язылуын белә.
V сыйныфта сүз төзелеше турында мәгълүмат бирелә һәм ул сүз төркемнәрен өйрәнүгә, синтаксисны үткәндә, теге яки бу сүз төркемнәренең җөмлә кисәге булып килүенә бәйләп, системалы рәвештә кабатлана һәм тирәнәй-телә.
Бу тема буенча эшләгәндә, аны укучылар җиңел аңлый алырлык мисаллар сайлауның әһәмияте зур: элек тамыр һәм кушымчага аерыла торган, аннары кушымчаның төрләрен укучылар җиңел аңлый алырлык мисаллар алу уңышлы. Мәсәлән, урындык сүзе ике кисәктән тора: урын — тамыр, -дык — кушымча, урын сүзе бер мәгънәне белдерсә, урындык сүзе икенче мәгънәне белдерә, ягъни утыра торган әйберне күз алдына .китерәбез, урындыклар сүзендәге -лар кушымчасы исә аның күп булуын күрсәтә. Димәк, сүз ике кисәктән тора дигән нәтиҗә ясала: 1) тамыр— сүзнең мәгънәсен белдерә, үзе аерым да кулланьша, тагын да ваграк мәгънәле кисәкләргә бүленми; 2) кушымча — телдә аерым кулланылмый, тамырга кушылып кына килә һәм аңа өстәмә мәгънә бирә.
Моннан соң мисаллар өстендә кушымчаларның төрләре турында мәгълүмат бирелә. Мәсәлән, башлаганнар сүзен морфемаларга аертып, кушымчаларның төрләре билгеләнә: баш — тамыр, -ла — сүз ясагыч кушымча (башка мәгънәдәге сүз ясаган), -ган — мөнәсәбәт белдерүче (модельлек) кушымча (бер төр фигыльдән икенче төр — нигез фигыльдән хикәя фигыль ясаган), -нар — бәйләгеч (күп кешеләрнең эшләвен-катнашуын белдерә һәм бер сүзне икенче сүзгә бәйләү хезмәтен үти) кушымча. Димәк, кушымчалар өч төрле була: сүз ясагыч, мөнәсәбәт белдерүче (модельлек) һәм бәйләгеч кушымчалар.
Югарыда сөйләгәннәрне гамәли ныгыту максаты белән, төрле күнегүләр, мөстәкыйль эшләр үткәрелә.
1) Сүз төзелешенең схемасын сызалар, укучылар сыза алмаса, укытучы аның үрнәген бирә:
2) Бирелгән сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга аералар һәм кушымчаларның төрен билгелиләр: балыкчылыкны, авьглдашларымнан, эшләткәннәр. Бу эшне телечә башкарырга мөмкин:
а) морфемаларны аерып язу:
балык — тамыр, -чы, -лык — сүз ясагыч, -ны — бәйләгеч кушымча; авыл — тамыр, -даш — сүз ясагыч, -лар, -ым, -нан — бәйләгеч кушымча; эш — тамыр, -лә — сүз ясагыч, -т, -кән — мөнәсәбәт белдерүче (модельлек), -нәр — бәйләгеч кушымча;
б) тамыр һәм кушымчаларны шартлы билгеләр белән күрсәтү: тамырга дуга (∩), ясагыч кушымчага (/\), мөнәсәбәт белдерүчегә (|——|) һәм бәйләгеч кушымчага (| |) шундый шартлы билгеләрне сызалар.
3) Бирелгән сүзләргә кушымчалар ялгап, төрле мәгънәне белдерүче сүзләр ясау, аларны дәфтәрләренә язып, тамыр һәм кушымчаларның асларына сызу: сүз (сүзлек, сүзчән, сүзсез...), аш (ашлама, ашлык...), яшь (яшьлек, яшьләрчә...), тимер (тимерче, тимерле, тимерсез, тимерчелек, тимер-томыр...) һ.б. Шушы сүзләр белән җөмләләр төзеп язарга кушарга да мөмкин.
4) Түбәндәге кушымчалар белән сүзләр ясау һәм аларга төр ясагыч яки төрләндергеч кушымчалар кушып язу, асларына сызу: -лык, -лек; -лы, -ле; -чы, -че; -гыч, -геч; -ак, -әк һ.б. (башдьҗны, тозлырак, эшчеләрне, кыргьщ-тан, урщка, көрәкләрне һ.б.).
5) Бирелгән җөмләләр яки тексттагы кайбер сүзләргә югарыда күрсәтелгән ысуллар белән анализ ясала.
6) Түбәндә бирелгән тамыр сүзләргә кушымчалар ялгап, тёрле мәгънәне белдерүче тамырдаш сүзләр ясау, шул сүзләр белән җөмләләр төзеп әйтү һәм язу: юл (юлчы, юллы, юлсыз, юллык, юлсызлык, юлдаш, юллама, юллау, юлыгу, юлбашчы, юлбасар, юлаучы), таш (ташлы, ташсыз, ташчы, ташлык, ташбака, ташбасма, ташаяк, ташбаш, таштабак, ташкүмер), көрәш (көрәш-сугыш, көрәшче, көрәш-талаш, көрәшчән, көрәштәш...). Укучылар үзләре үк бер тамырдан берничә мәгънә белдерүче сүз ясарга мөмкин булуын танып беләләр. Шул сүзләрне кертеп кыска хикәя яздырырга була һәм, шулай итеп, укучыларның тел байлыгын үстерергә дә мөмкинлек туа. Укучыларга шәхси якын килү максаты белән, карточкаларга язып, төрле укучыга аерым сүзләр бирергә дә ярый; бу алым укучыларның мөстәкыйль активлыгын һәм кызыксынуларын үстерергә дә ярдәм итә.
7) Укучыларга төрле сүзләр тәкъдим итеп, «Кем күбрәк сүз ясый?» уенын үткәрү аларның активлыгын үстерергә гаять зур ярдәм итә.
8) Укучыларның алдагы сыйныфларда алган белемнәрен актуальләштерү максаты белән, түбәндәге тамыр сүзләрдән төрле мәгънә белдерүче сүзләр ясату һәм кайсы сүз төркеменә керүен әйттерү: бел (фигыль), белем (исем), белемле (сыйфат), белгән (фигыль); ак (сыйфат), агар (фигыль), аксым (исем), аксакал (исем) һ.б. Бу алым, бердән, алда әйтелгәнчә, белемнәрне актуальләштерү өчен дә һәм моннан соңгы дәресләрдә сүз төркемнәрен өйрәнүгә алып керү өчен дә файдалы була.
9) Программалы укыту элементларыннан файдалану: перфокарталар яисә сорауларга җавапларны билгеләү юлы белән күнегүләр эшләү. Бу алым укучьшарның материалны үзләштерү дәрәҗәләрен исәпкә алырга да мөмкинлек бирә.
Шундый күнегүләр укучыларның сөйләү һәм язу телен үстерергә яки сүзлек запасын баетырга да ярдәм итә.
Күнегүләр өчен алынган ул эш төрләре, билгеле, бер дәрестә генә үткәрелми, ә максатка туры китереп, төрле дәрестә эшләтелә. Андый күнегү яки мөстәкыйль эшләрне үткәргәндә, биремнәр язылган карточкалар һәм дәрес тактасыннан да файдаланырга һәм төсле акбурлар кулланырга да була. Бу алым укучыларның активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерүгә, аларның кызыксынуларын арттырырга һәм өйрәнә торган тел материалына аңлы мөнәсәбәт булдырырга, шулай ук тактага яза белү күнекмәләрен бирергә дә ярдәм итә.
Кайбер сүзләрнең, бигрәк тә авазлары бер төрле яңгыраган яки охшаш булган сүзләрнең тамырларын билгеләргә укучылар кыенсыналар, аларны дөрес билгеләмиләр. Мәсәлән, балдак, балык, баллы; балкый яясә.бармак, барган кебек сүзләрнең тамырын бал яки бар дип күрсәтергә телиләр. Шуңа күрә сүзләрнең тамырларын билгеләгәндә, аның аваз төзелешенә карап кына хәл итмәскә, бәлки тамыр сүзнең төп мәгънәсенә, аның тагын да ваграк кисәкләргә бүленә алмавына, ваграк кисәкләргә бүлеп караганда аның төп мәгънәне сакламавына игътибар итәргә кирәклек искәртелә. Мәсәлән, балдак, балдыз, балык, балкый, балкыш сүзләре — тамыр сүзләр; ә баллы сүзенең тамыры — бал, аңа төрле кушымчалар кушып, башка сүзләр ясаганда яки төрләндергәндә дә шул ук мәгънә саклана: баллы, балсыз, балга, балны, балавыз (ике тамыр сүз кушылып ясалган кушма сүз), бал-май (парлы сүз).
Аерым очракларда сүзләрнең тамырларын билгеләгәндә, тарихи белешмәләр биреп китүнең дә әһәмияте зур. Мәсәлән: күмәч (күммә аш), иртән (иртә илә — иртә белән), төнлә (төн илә — төн белән — төнлә) һ.б.
Модальлек һәм бәйләгеч кушымчаларны билгеләүдә дә укучылар кыенсына. Шуңа күрә башлангыч сыйныфта өйрәнгән кайбер грамматик күренешләрне: килеш һәм тартым кушымчаларын; сыйфат дәрәҗәләре, сан төркемчәләре кушымчаларын; фигыльләрдәге зат, сан һәм кайбер фигыль төркемчәләрен ясаучы, фигыльләрдәге юклыкны белдерүче кушымчаларны һ.б. искә төшереп, мисаллар белән ныгытып үтү зарури. Ул кушымчалар аерым сүз төркемнәрен өйрәнгәндә дә ныгытыла.
10. Мәктәптә сүз ясалышын өйрәтү методикасы. Бер темага, презентация кулланып, киңәйтелгән планын төзергә.
Сүз ясалышы хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы нинди юллар белән байый, ничек үсеп, ни рәвешле үзгәреп тора дигән сорауларга да җавап бирә, тел белеменең башка бүлекләре белән бәйләнешен, аларга карата булган мөнәсәбәтен ачыклый.
Озак вакытлар сүзьясалышы морфологиянең бер бүлеге буларак өйрәнелеп килде. Хәзерге вакытта исә сүзьясалышының аерым тел белеме тармагы булуы һәм аны мөстәкыйль өйрәнү кирәклеге дәлилләнә. Мәктәп программасында да сүзьясалышын аерым тармак буларак өйрәнү V сыйныфта каралган. Аның өчен 40 сәгать вакыт бирелә. Аннан соң IX сыйныфта сүзьясалышы өчен 3 сәгать вакыт билгеләнгән.
Сүз ясалышының гомуми өйрәнелү дәрәҗәсе аның мәктәп программаларында урын ала. Телебездәге сүзләрнең мәгънәле кисәкләре, ясалыш ысуллары программа нигезендә тулаем V сыйныфта өйрәнелә.
Сүзьясалыш ысулы – нинди дә булса телнең материаль берәмлекләреннән, алар арасында сүзьясалыш мөнәсәбәтләре хасыйл итеп, яңа сүзләр ясау алымы, методы. Үзенең барлык чаралары һәм типлары белән барлык ысуллар телнең сүзьясалыш системасын тәшкил итә.
Татар телендә сүзьясалышының түбәндәге ысуллары бар:
1) фонетик ысул;
2) кушымчалау ысулы;
3) сүзләр (нигезләр) кушылу;
4) сүзтезмәнең кушма сүзгә күчүе (лексикалашуы);
5) сүзтезмәнең кушымча алып кушма сүзгә күчүе;
6) конверсия (лексик-грамматик ысул);
7) лексик-семантик ысул;
8) аббревиация (кыскартылмалар ясалышы).
Менә шушы ысулларның һәрберсе 5 сыйныфта өйрәнелә.
Төрле күнегүләр һәм мөстәкыйль эшләр үткәрү юлы белән, алган белемнәре ныгытыла:
1) түбәндәге сүзләргә кушымчалар кушып, яңа мәгънәле сүзләр ясау һәм шул сүзләр белән җөмлә төзеп күчереп язу: кыю, дус, агач, үлән, иртә һ.б.;
2) бирелгән җөмлә яки тексттан тамыр һәм ясалма сүзләрне табу һәм дәфтәрләренә язу, тамыр һәм кушымчага аерып кушымчаларның асларына сызу;
3) диктантлар яки аңлатмалы язу үткәрү;
4) карточкалар өстендә эшләү;
5) бирелгән кушымчалар белән яңа сүзләр ясау;
6) видеоязмада бирелгән яки, укытучы әйткән сүзләр арасыннан тамыр сүзләрне бер, ясалма сүзләрне икенче графага сайлап язу;
7) тамыр һәм ясалма сүзләрне кертеп, хикәя яки сочинение язу;
8) перфокарта белән эшләү һ.б.
Кушма һәм парлы сүзләрне бер дәрестә үтәргә була. укытучы әзерләп килгән таблицага яки тактага (яисә күчмә тактага) язылган мисаллар нигезендә (таблицаның өске графасы каплана), теманы укучылар шулай ук үзләре танып белә алалар
Укучыларның актив катнашы белән шундый нәтиҗә ясала:
— Кушма сүзләр ике яки берничә сүздән кушылып ясала һәм яңа бер мәгънә белдерә. Алар һәрвакыт кушылып языла. Парлы сүзләр бер-берсенә я мәгънәдәш, я аваздаш, яки каршыдаш сүзләрне теркәү юлы белән ясала. Алар сызыкча аша языла.
Кушма һәм парлы сүзләрне аңлап үзләштерсеннәр өчен, аларның мәгънәләренә игътибар итгерелә: узйөрешле — үз йөрешле (үзе йөри торган мәгънәсендә) ике сүздән ясала, җыеп бер мәгънәне белдерә; уен-көлке (уен да, көлке дә бар), йорт-җир (өй һәм каралтыларны эченә ала) һ.б. парлы сүзләр төрле мәгънәдәге сүзләрне теркәү юлы белән ясалалар, бер гомуми-ләштерелгән мәгънәне белдерәләр.
Теманы ныгыту һәм укучыларга гамәли күнекмәләр бирү максаты белән, югарыда саналган күнегүләрне һәм өстәмә рәвештә башка төр күнегү яки иҗади эшләрне үткәрергә кирәк була:
1) открыткалар яки сюжетлы рәсемнәр, яисә картина эчтәлеге буенча, тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләр кертеп, җөмләләр, яки хикәя, яисә кыска сочинение язу. Соңыннан, язган хикәя яки сочинениене укытып, төрле ясалыштагы сүзләрне әйттерү;
2) бирелгән сүзләрнең беренче яки икенче өлешен тутырып, кушма һәм парлы сүзләр ясап язу: ак..., бер..., Ак..., Галия..., көн..., ун..., тирә..., тамыр..., төяк..., салым..., белмәс һ.б.;
3) әдәбият дәреслегенең күрсәтелгән битеннән тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләр кергән 3-4 җөмлә күчереп язу һәм ул сүзләрнең ясалышын һәм язылышын аңлату.
Тезмә сүзләр белән сүзтезмәләрне буташтырмасыннар өчен, түбәндәге таблица ярдәмендә аларга аеруча игътибар иттерелә: укучылар сүзләрне укыйлар, чагыштырып карыйлар, сораулар бирәләр, язылышын күзәтәләр һәм укытучы ярдәме белән аны танып беләләр.
Сүзтезмәләрдә һәр сүзнең үз мәгънәсе саклана, һәркайсына сорау куябыз һәм аерым җөмлә-кисәге итеп карыйбыз. Түбәндәге җөмләдән сүзтезмәдә һәр сүзнең мәгънәсе саклануын, аңа аерым сорау куеп булуын һәм һәркайсының аерым җөмлә кисәге булып килә алуын ачыклыйлар:
Сүзләрнең ясалышы турында өйрәтеп бетергәч, аны ныгыту, кабатлау яки йомгаклау дәресләрендә укучылар тагын да катлаулырак мөстәкыйль эшләр үтиләр; шул ук вакытта сүз төзелешен дә кабатлыйлар.
1) Тәкъдим ителгән җөмлә яки тексттагы сүзләргә, ясалыш ягыннан сүз торкемнәрен күрсәтеп, телдән һәм язмача морфологик анализ ясау: сүздәге тамыр һәм кушымчаларны аеру, кушымчаларның төрләрен билгеләү, схемалар яки таблицалар ярдәмендә тикшерү.
2) Тамыр сүзләрдән төрле ясалыштагы сүзләр ясап язу.
3) Тексттагы сүзләрне, ясалыш ягыннан сүз төрләренә аерып, таблицага язу.
4) Бирелгән җөмлә яки тексттагы күп нокталар урынына тиешле сүзләрне, тамыр яки кушымчаларны куеп, күчереп язу.
5) Диктантлар (искәртмәле, аңлатмалы, иҗади, сайланма.), аңлатмалы язу үткәрү.
6) Тамыр сүзләрдән тамырдаш сүзләр ясату.
7) Ятлаган шигырьләрдән өзекләр сөйләтеп, шундагы төрле төзелештәге сүзләрне әйттерү.
8) Картина, открыткалар яки сюжетлы рәсемнәр буенча грамматик биремле хикәя яки кыска сочинение язу.
9) видеофильмнар күрсәтеп, шуның эчтәлеге буенча грамматик биремле хикәя яки сочинение язу.
10) аудиоязмаларыннан файдаланып, төрле иҗади һәм мөстәкыйль эшләр башкару.
11) Тел байлыгын үстерү һәм ясалыш ягыннан сүз төрләрен дөрес язарга күнектерү максаты белән, стена сүзлекләрен һәм орфографик яки тематик сүзлекләр төзетеп бару. Стена сүзлекләрен таблица рәвешендә эшләп, яңа сүзне шунда яза барырга, сүз төркемнәрен өйрәнгәндә, сүзлеккә сүзләр язуны дәвам итәргә була.
12) Укучыларның алда өйрәнелгән темаларны ничек үзләштерүләрен сынау һәм белемнәрен тагын да тирәнәйтү максаты белән, перфокарталарда эшләү. Укытучы түбәндәге текстны укый һәм, синтагмаларга бүлеп әйткәндә, укучылар перфокарталарында билгеләп баралар.
Теманы өйрәнеп, төрле күнегүләр белән ныгыткач, укучыларның аны үзләштерү дәрәҗәләрен белү һәм бәя кую максаты белән, тагын зачет үткәрергә мөмкин. Ул карточкаларга төрле сораулар һәм биремнәр язу юлы белән үткәрелә ала.
«Сүз төзелеше», «Сүз ясалышы» темаларын укучыларның яхшы белеп калулары сүз төркемнәрен тирән үзләштерү өчен дә ярдәм итәчәк, аларның алда алган белемнәренә таянырга, танып белү активлыгын үстерергә, үзләрен нәтиҗә ясарга юнәлтәчәк, аларның орфография буенча белемнәрен үстерүгә һәм сүзлек байлыгын арттыруга да ярдәме зур булачак.
11. Урта мәктәптә морфология укыту методикасы. Бер темага, презентация кулланып, киңәйтелгән планын төзергә.
Морфология – сүз төркемнәрен һәм аларга хас грамматик категорияләрне билгеле бер системага салып өйрәнүне күздә тота. Мәктәптә морфология курсын өйрәнү сүз төркемнәре турында төп, нигез төшенчәләрне бирү белән бергә (сүз төркемнәре системасы, төрле сүз төркемнәренең грамматик табигате, төрләнеше, мәгънә төрлелеге һ.б.), телебезнең грамматик яктан камиллеген, байлыгын һәм аның бөтен мөмкинлекләрен күрсәтеп бирергә, алардан дөрес файдалану юлларын өйрәнергә тиеш. Фәнни грамматика белән чагыштырганда мәктәп программаларында «Морфология» курсы беркадәр гадиләштереп, җиңеләйтеп бирелә. Укучылар сүз төркемнәрен өйрәнү нәтиҗәсендә әдәби телнең күптөрле нормаларын үзләштерә алалар: исемнәрдәге килеш, тартым һәм сан кушымчаларын, аларның телдәге ролен, фигыльләрдәге зат, сан кушымчаларын һәм заман төрләрен; сүзләрнең төрләнүен яки төрләнмәвен, мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүзләрнең телдә кулланылуын һәм, шуларга бәйле рәвештә, аларның дөрес язылышын һ.б. өйрәнәләр. Димәк, морфология курсы буенча укучылар сүз формасын һәм сүз төркемнәрен өйрәнә. Шулай да, мәктәп программасы нигезендә морфология курсы урта мәктәпнең VI сыйныфында үзләштерелә.
Укучыларга башлангыч сыныфтан ук морфологик төшенчәләр җиткерелә башлый. Алар конкрет мисаллар белән аңлатыла.
Ясагыч һәм төрләндергеч кушымчаларның күбесе, нигездә, орфографик кагыйдәләр белән беркетелә. Сүз төркемнәрен өйрәнгәндә, алар ул сүзләрнең дөрес язылышын да үзләштерә алалар һәм әдәби телебезнең орфоэпик нормаларын үзләштерергә дә мөмкин була.
Грамматик формаларны ачыклаганда, сүзләрнең морфологик билгеләрен, ягъни үзләренә нинди кушымчалар алуы турында да мисаллар өстендә аңлатыла. Мәсәлән, исем килеш, тартым һәм сан белән төрләнә, сүз модальлек кушымчаларын ала; фигыль зат-сан, заман, юнәлеш һәм барлык-юклык һ.б. категорияләрне ала; рәвеш төрләндергеч кушымчалар алмый, артыклык һәм чагыштыру дәрәҗәсендә килә һәм төрле сүзләрдән ясала ала. Әлеге эш шигъри текстлар өстендә алып барылса, ул тагы да уңышлы була.
Сүз төркемнәрен өйрәнгәндә, укучылар кайбер урыннарда кыенлыкларга очрыйлар: сүз төркемнәрен җөмлә кисәкләре белән, бер сүз төркемен икенче сүз төркеме белән буташтыралар (күңелле кичә, күңелле яшиләр); тышкы аермалары белән, ягъни аваз төзелеше ягыннан бер төрле булган сүзләрне аерып җиткермиләр: бүлмә (исем), бүлмә (фигыль) һ.б.
Шундый ялгышуларны укытучы алдан күрә һәм шуны булдырмау чараларын билгели белергә тиеш. Сүз төркемнәрен өйрәнү процессында грамматик формалар ачылып җитсә һәм грамматик билгеләмәләрне һәм кагыйдәләрне укучы аңлы рәвештә үзләштерсә, сыйныфта һәм өйдә төрле күнегүләр эшләтеп, аны ныгытса һәм күнекмәләр алса, билгеле, алар югарыда күрсәтелгән төр ялгышларны булдырмыйлар, грамматик формаларны, грамматик күренешләрне үзләренең сөйләмнәрендә һәм язма эшләрендә дөрес куллана белергә өйрәнәләр.
Кайбер сүз төркемнәрен укучылар өлешчә башлангыч сыйныфта ук өйрәнәләр. Шунлыктан V-VI сыйныфларда сүз төркемнәрен өйрәтүне аларда булган белемнәргә таянып бирү уңышлы була. Элек сыйныфка берничә танып белү соравы куела:
1. Сүз төркемнәре ничә һәм ниндиләр? 2. Алар арасында нинди аерма бар? 3. Мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүзләр ничә һәм нинди төркемнәргә бүленә? Укучылар, шул сорауларга җавап бирү өчен, элек алган белемнәрен искә төшерәләр, тактага язылган җөмләдәге сүзләрне сүз төркемнәре ягыннан тикшерәләр. Моннан соң, укытучы алдан әзерләп кергән сүз төркемнәренең схемасын күрсәтеп, аларның катнашында сүз төркемнәре турында нәтиҗә ясала; мисаллар өстендә мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүзләрнең ымлык һәм аваз ияртемнәренең, хәбәрлек сүзләрнең аермасы турында бераз аңлатма бирелә һәм, төрле күнегүләр эшләтеп, «Сүз төркемнәре турында гомуми мәгълүмат бирү» темасы ныгытыла. Моннан соңгы дәресләрдә сүз төркемнәре аерым-аерым өйрәтелә.
12. Синтаксис укыту методикасы. Бер темага, презентация кулланып, киңәйтелгән планын төзергә.
Синтаксис тел гыйлеменең мәктәптә өйрәтү өчен катлаулы тармагыннан санала. Синтаксик берәмлекләрне күзәтү, тикшерү, чагыштырып карау юлы белән укучылар сөйләм төзелеше закончалыкларын үзләштерә. Программа нигезендә синтаксис VII-VIII сыйныфларда өйрәнелә. VII сыйныфта синтаксик берәмлекләр, төрле калыптагы гади җөмләләр үзләштерелсә, VIII сыйныфта иярчен җөмләләр һәм катлаулы төзелмәләр турында мәгълүматлар бирелә.
Укучыларны татар әдәби телендә фикер йөртә белергә, үз фикерләрен мөмкин кадәр матур итеп формалаштыра алырга өйрәтү – синтаксистан белем бирүнең төп максаты. Синтаксис – грамматикада: җөмләне, җөмлә өчен кулланыла торган тәгъбирләрне, җөмлә кисәкләренең үзара бәйләнеш ысулларын, чараларын тикшерүгә багышланган тармак. Үз чиратында төп синтаксик берәмлекләр булып сүзтезмә һәм җөмлә тора. Җөмләләр гади һәм кушма булып, иярченле һәм катлаулы кушма җөмләләргә бүленә. Иярчен кушма җөмләләрнең баш һәм иярчен җөмләсе, катлаулы кушма җөмләләрнең берничә баш һәм берничә иярчен җөмләсе була. Шулай итеп, синтаксис буенча укучылар төрле катлаулыктагы җөмлә төрләрен үзләштерәләр. Шуңа күрә бу курста укучыларны җөмләдә сүзләрне бәйләү, җөмләләр төзү һәм аларны дөрес интонация белән әйтү (уку) күнекмәләре белән коралландыруга зур игътибар ителә. Югары сыйныфларда кушма җөмләләр: иярчен һәм катлаулы төзелмәләр, аларның төзелешләре, бәйләүче чаралары турында тирәнтен мәгълүмат бирелә. Синтаксис буенча укучыларның башлангыч сыйныфларда алган белемнәре V сыйныфта уку елы башында кабатлана һәм, өйрәнелгән тыныш билгеләрен (нокта, сорау, өндәү билгесе, өтер, ике нокта, сызык, өтер һәм сызык, куш җәяләр) язма эшләрендә дөрес куллана белергә күнектерү максаы оелән, төрле мөстәкыйль һәм иҗади эшләр үткәрелә. Ә VII сыйныфта инде, укучыларда элек алган белемгә нигезләнеп, синтаксис курсы буенча тирән мәгълүмат бирелә башлый.
VII сыйныфта гади җөмлә синтаксисын өйрәнү күбрәк яңа белемнәрне иҗади юл белән үзләштерүгә нигезләнә. Сыйныфның әзерлек дәрәҗәсеннән чыгып, традицион укытуның тормыш тарафыннан акланган метод һәм алымнарыннан рациональ файдаланган хәлдә, бер очракта гади җөмлә синтаксисын проблемалы итеп аңлату белән укучыларга җиткерелә. Иярчен кисәкләр турында мәгълүматны укучылар алдагы сыйныфларда танып белергә өйрәнәләр. Бу очракта укытучы дөрес юнәлеш һәм баш һәм иярчен кисәкләргә дөрес сорау куя белү күнекмәләре бирә. Икенче вакыт синтаксик материалның бер өлеше (бер-ике проблемасы) укытучы тарафыннан аңлатылса, калган өлешен (проблемаларын) укучылар мөстәкыйль рәвештә үзләштерә алалар. Бу материалны проблемалы итеп аңлату һәм өлешчә эзләнү методларына таянып оештырылган дәресләрдә була.
Билгеле, VIII сыйныфта өйрәнелә торган кушма җөмләләрне иҗади юл белән үзләштерүне оештыру шактый катлаулы, укытучыдан зур осталык һәм шуңа инану таләп итә. Чөнки синтаксисның бу бүлеге катлаулы өлкәсе. Яңа белем, тулысынча диярлек (әйе, тулысынча диярлек аналитик һәм синтетик төзелешле җөмләләр турында мәгълүмат аңлы төстә бирелә: чөнки танып белү процессы укытучы һәм дәреслек ярдәмендә эшләнә) «яңаны ачуга» имитация төсендә мөстәкыйль рәвештә үзләштерелә. Бу юлы эзләнү-тикшеренү методы ярдәмгә килә. Яңа белемнәрне шушы рәвешчә үзләштерү процессында укучыларның акыл эшчәнлеге операцияләреннән – анализ һәм синтез, күзәтү һәм чагыштыру, аналогия, абстракция, гомумиләштерү һәм нәтиҗәгә килү кебекләрдән – оста файдалану күнекмәләре формалаша. Шулай итеп, укучыларның танып белү эшчәнлеге һәм мөстәкыйльлеге тагын да камилләшә.
Бу эштә укытучыга, бигрәк тә яшь педагогка, алдан ук дәреслек белән танышу ярдәм итә. Моннан тыш, уку комплексына кергән башка материалларны – кушма жөмләләргә багышланган таблицалар, дидактик материаллар, диктантлар җыентыгы, изложениеләр җыентыгы, программа, бәяләү нормалары, ниһаять, синтаксисны укыту методикасы – алдан карап чыгылган булырга тиеш.
13. Диктант һәм аның төрләре. Бер дәрескә, сайланма диктантны кертеп, киңәйтелгән планын төзергә.
Диктант укучыларның орфографик һәм пунктуацион яктан белемнә-рен тикшерү максатыннан яздырыла һәм, башкарылу алымнарына карап, ике төргә бүлеп йөртелә: өйрәтү һәм контроль диктантлар.
Өйрәтү диктантларына сүзлек диктанты, искәртмәле, аңлатмалы, ирекле, сайланма, хәтер, иҗади һәм күрмә диктантлар керә.
Сүзлек диктанты күбрәк башлангыч сыйныф укучылары белән дөрес язу кагыйдәләрен кабатлау максатында үткәрелә. Мондый алымны югары сыйныфларда «Фонетика», «Орфография», «Орфоэпия», «Лексика», «Сүз төзелеше», «Сүз ясалышы» һ. б. темаларны узгач куллану яхшы нәтиҗәләр бирә.
Яңа темаларны үткәндә очраган авыр язылышлы һәм яңа сүзләр, сүз тезмәләре, тема саен барланып барылып, сүзлек диктанты өчен файдаланыла ала. Димәк, диктантның күләме төрлечә — 5—6 сүздән 20—30 сүзгә кадәр булырга мөмкин.
Искәртмәле диктантта текстны укыганчы яки тиешле өлешне яздырыр алдыннан кайбер кагыйдәләр, орфограммалар мисаллар ярдәмендә искәртелә ала. Бу төр диктантны «Орфография», «Сүз ясалышы». «Алынма сүзләргә кушымча ялгану тәртибе» һ. б. темаларны үткәндә файдаланырга мөмкин.
Аңлатмалы диктант. Мондый диктантны язганда, тиешле аңлатмалар текстны укыганчы да, өлешләп язу барышында һәм язып бетергәч тә бирелергә мөмкин. Шулай итеп, укучыларга, үз хаталарын табып, аңлап токггү мөмкинлеге бирела
Ирекле диктант. Укучы, тексттагы аерым җөмлачәрнең мәгънәви эчтәлеген саклаган хәлдә, хәтерендә калган сүзләр янына үзе теләгән башка сүзләрне өстәп яза ала.
Сайланма диктантта, баланың игътибары кирәкле орфограммаларга юналтелен, текст тулысыңча укыла. Аннары язылышы, ясалышы, төрләнеше һ. б. кагыйдәләргә караган сүзләр, сүзтезм.шоре, җөмләләр генә сайлап яздырыла. Мондый тор диктантта тексттан синоним, омоним, антонимнарны һәм сурәтләү чараларын ла сайлап яздырырга мөмкин.
Хәтер диктанты. Алдан тактага язылып куелган текстны башта укытучы укып чыга. Уку барышында яки соңыннан укытучы балаларның игътибарын аерым сүзләрнең язылышына, тыныш билгеләренең куелышына юналта Аннан соң текстны укучылар укып чыга. Билгеле бер вакыттан соң хәтердә калган текст Дгхрторго языла. Мондый диктант өчен укытучы укучылар яттан өйрәнгән яки ал арга яхшы таныш текст сайласа яхшырак.
Иҗади диктантта укучы, тексттагы җөмләләрнең мәгънәви эчтатегсн саклап, җөмләне яңа сүзләр, сүч тезмәләре белән тулыландыра. Бер грамматик категорияне, форманы, конструкцияне икенчеләре белән алыштыра яки тексттагы кайбер сүзләр урынына аларның синонимнарын файдалана.
Күрмә диктантта укытучы, текстны уку (язу) барышында кирәкле урыннарда тукталып, авыррак язылышлы сүз яки җөмләләргә аңлатма бир;). Текст дәфтәргә язылып беткәч, укучылар, тактага язылган тексты үз язмалары белән чагыштырып, булган хаталарны төзәталәр.
Контроль диктантлар, гадатта тема үтелеп беткәч һәм уку елының беренче, икенче яртысы тәмамлангач яздырыла.
Контроль диктант өчен алынган текстка өстәмәләр кертелми: бернинди аңлатма һәм искәртмәләр бирелми. Ләкин укучылар контроль диктантның булачагы, нинди орфограммаларны кабатларга кириклеге турында алдан кисәтелә.
Яза башлаганчы, укытучы контроль диктант текстын тиешле интонация белән укып чыга. Диктантны әйтү тизлеге шул сыйныф укучыларының уртача уку тизлегенә якын булырга тиеш. Язын ОетерГйЧ, укучыларга язмаларын тикшерү өчен 3 — 5 минут вакыт җитә.
Күрмә диктант, хәтер, иҗади, сайланма, сүзлек һәм ирекле д-тлар 5-6 нчы сыйныфларда ешрак язылса, контроль дик-танталар бүлек, курс буенча белемнәрне тикшереп, гамәли куллана белүне бәяләү максатында югарырак сыйныфларда кулланыла.
